“Сау бул, Әлифба!”, 1 класс
классный час (1 класс) на тему

Сибгатуллина Гульфания Габдулхаевна

Әлифба дәреслеге белән саубуллашу кичәсенең эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл lifba_byrme_1_klass.docx34.08 КБ

Предварительный просмотр:

Укытучы: Кадерле укучылар, әти-әниләр, килгән кунаклар! Бүген бездә зур бәйрәм – беренче класс укучыларының Әлифба белән саубуллашу тантанасы. Әлифба бәйрәме – кечкенәләрнең яртыеллык  эшенә йомгак ясау ул. Әле кайчан гына балаларыбыз кулларына чәчәк бәйләмнәре тотып беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергәннәр иде. Инде хәзер алар барысы да укырга, язарга, исәпләргә, матур итеп сөйләргә, хикәяләр төзергә, әдәпле булырга, өлкәннәрне һәм кечкенәләрне ихтирам итәргә, коллектив белән дус яшәргә, ирешкән уңышларга шатланырга, кимчелекләрне төзәтергә, ярдәмчел булырга өйрәнделәр.

Кадерле укучыларым! Сезне мәктәп дигән белем йортындагы беренче җиңүегез – әлифбаны өйрәнүне тәмамлавыгыз белән котлыйм. Һәр көнне яңа хәреф өйрәнү, алардан сүз һәм җөмләләр төзү җиңел булмады. Әмма сез бик тырыш булдыгыз, авырлыклар алдында баш имәдегез. Бүген горурланып әйтә аласыз – сез чын-чынлап укучылар булдыгыз.

Хөрмәтле әти-әниләр! Әлифба бәйрәме – сезнең өчен дә зур тантана ул. Балаларыгызның ирешкән уңышларында сезнең өлешегез дә бик зур булды. Рәхмәт сезгә. Алга таба да балаларны тәрбияләүдә, укытуда кулга-кул тотынып, бер-беребезне аңлап эш итсәк иде, ә нәниләребез безне үзләренең уңышлары белән сөендереп торсыннар иде. Бәйрәмнәребез котлы булсын!

Күчкәнме бүлмәгә,

Дөньяның бар яме.

Күңелләр түрендә

Әлифба бәйрәме.

           Бу матур бәйрәмгә

           Кушыл, дус, әйдәле.

           Дөньяны гөрләтсен

           Әлифба бәйрәме!

1. Бәйрәм бүген, бәйрәм бездә –

Көттек аны ел буе.

Котлы булсын, гөрләп торсын

Әлифба Сабантуе.

2. Күч безнең күңелгә,

Җыр яме, җир яме.

Рәхим ит, түрдән уз,

Әлифба бәйрәме!

Бергә: Рәхим ит, түрдән уз,

            Әлифба китабы!

Әлифба керә: -Исәнмесез, минем нәни дусларым.

Бергә: Исәнме, Әлифба, бәйрәмгә рәхим ит.

Әлифба:

Хәерле көн, дусларым,

Сөенә-сөенә киләм мин.

Мине шулай олылап

Чакыруга рәхмәт дим.

Машинистлар, тегүчеләр, пешекчеләр, тимерчеләр,

Урманчылар, шахтёрлар, космонавтлар, актёрлар,

Трактористлар, врачлар, җырчылар, савымчылар –

Барысы да кайчандыр

Беренчегә кергәннәр.

Парта артына утырып

Әлифбаны күргәннәр,

Әлифба укыганнар,

Укучылар булганнар.

3. Әлифбабыз тәмам булды,

Без җыелдык бәйрәмгә.

Шатлыгыбыз эчкә сыймый –

Ничек сезгә сөйләргә?!

4. Әлифба – ул иң баш китап,

Китапларның патшасы.

Аннан башка укый алмый

Хәтта патша баласы.

5. Китап язучыларны да

Укыткан ул, белеп тор.

Әлифбадан башлаган ди

Хәтта безнең директор!

6. “А”дан башлап  “һ”гә чаклы

Аһ итсәк тә өйрәндек.

Әлифбадан туган телнең

Моңнарына иярдек.

“Туган тел” җыры

1. Түзем булдың син, Әлифба,

Теле ялгышканга да.

Синең яныңа кайталар

Юлы адашканнар да.

2. Әти-әнием әле дә

Әлифбаны сагына.

Кызыгып торалар иде

Мин укыган чагында.

3. Кадерләп йөрттек без сине,

Буямадык, ертмадык.

Өф итеп кенә сакладык,

Төштә күреп йокладык.

4. Һәр хәрефең белән синең

Таныштык берәм-берәм.

Инде барлык китапларның

Сер ачкычларын беләм.

5. Киңәшең истә, Әлифба,

Берсен дә онытмыйбыз.

Укырга өйрәткән өчен

Сиңа рәхмәт укыйбыз.

6.Әлифба, син алып кердең

Безне белем иленә.

Ялкаулык та, тырышлык та

Шушы илдә беленә.

“Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җыры.

Әлифба: Булдырдыгыз, балалар, сез бик тырыш, уңганнар икән. Һәр битемне   иренмичә укыдыгыз, һәр хәрефемне  зурлап шигырьләр өйрәндегез. Онытмадыгызмы аларны? Ягез, сөйләп карагыз әле.

1. Кызылканат тарта дисәм,

Кысла капкан кармакны.

Ычкындырыйм дигән идем

Капты куйды бармакны.

2.И хәрефен бик яратам:

Икмәк тә ул, иген дә.

Зур булгач та ипине мин

Үстерермен үзем дә.

3.Тау шуабыз шаулашып,

Төшәбез җыйнаулашып.

Шунда берәү чәүмәлә –

Өелә зур чүмәлә.

4.А хәрефе бик күп сүздә:

Алма, акбур, агачта.

А хәрефен яратабыз –

Өйрәнәбез иң башта.

5.Песи “мияу-мияу” ди,

-Мин һәрвакыт уяу, - ди.

- Тычкан тотам, май ашамыйм,

Хуҗам җыеп куя, - ди.

Укытучы: Балалар, бүгенге бәйрәмгә кунаклар да килгән. Хәзер сүзне аларга бирик.

Шәвәли: Мин – Шәвәли, шук малай,

Үткен малай, ут малай.

Мин бик уңган, өлгер мин,

Юк-бар белән көлдермим.

Бик тапкыр мин, җыйнак мин,

Мин, мин, мин бик тыйнак мин.

-Исәнмесез, дусларым, бәйрәмегез бигрәк күңелле уза. Сезнең зирәклекне тикшереп карыйсы идем. Сорауларыма җавап табарсызмы икән?

-Әлифба сезне нәрсәгә өйрәтте?

-Укырга, язарга.

-Сез боларның барысын да өйрәндегезме?

-Әйе.

-Бөтен-бөтен хәрефләрне дә беләсезме?

-Беләбез.

-Татар алфавитында ничә хәреф бар?

-39 хәреф бар.

-Әйтегез әле, “Әлифба” сүзен нинди хәрефләр төзи?

1.”Әни” дип телем ачылган,

Әни сөйгән, назлаган.

Кайсыбыз соң дәфтәренә

“Ә” хәрефен язмаган.

2.Лимон үскән җылы якта

Бигрәк тә ямьле диләр.

“Л” хәрефен яхшы белсәң

Лимон да тәмле диләр.

3.Иген үскән, биек үскән,

Башаклары тулып пешкән.

Комбайннар туктап тормый

Ашлык суга җырлый-җырлый.

4.Фил бүрәнә ташып йөри,

Кара урман эчендә.

Һаман тора күз алдымда –

Күрсәм дә тик ...төшемдә.

5.Бака-бака-бака-ка.

Бака җәйне ярата.

Болыт күрсә “Яңгыр килә!”

Диеп хәбәр тарата.

6.Ачкыч тотып апа белән

Кердек белем иленә.

Татар теле -  туган телем,

Дуслаштык без гомергә.

Бергә:        Һәммәбезнең үз урыны,

                 Барыбыз да кирәкле.

                 Безне Әлифба китабы

                 Дус булырга өйрәтте.

“Әлифба” җыры.

Кызыл калфак: Ә мин сезгә шигьри мәсьәләләр алып килдем.

  1. Уңган кыз ул Рәзилә,

Бик матур чигә белә.

Иртән чикте 3 чәчәк,

Кичен 2 гөлчәчәк.

Барысы ничә чәчәк?

Кемнәр җавап бирәчәк?

  1. Кызлар китте урманга

Җир җиләге җыярга.

Ландыш 10 җиләк тапты:

Дүртне авызга капты.

Ничә калды чиләккә?

Уйла тизрәк, исәплә!

  1. Алмагачта алмалар

Кып-кызыллар, ап-аллар.

Унау иде барысы.

Әллә ашап карыйсы?

Дилбәр 1 алма алды.

Агачта ничә калды?

  1. Безнең Әскәр һәм Фәнзил

9 “йолдыз” алдылар.

Әскәрдә “йолдыз” икәү.

Ә соң Фәнзилдә ничәү?

  1. Сәйдәш җәен тырышты-

Әнисенә булышты:

Бибиләр үстереште.

Башта үстерде бишне,

Аннан соң тагын өчне.

Ничә биби үстерде?

Кем уйлады – шул белде!

-Булдырдыгыз, дусларым, сез бик зирәк, уңган балалар икәнсез. Алдагы классларда да тырышып укыгыз, үзара дус-тату булыгыз. Ә безгә китәргә вакыт, сау булыгыз.

Укытучы: Укучылар, дустыбыз Әлифба да безнең белән саубуллаша инде. Аны алда зур эшләр көтә, беренче класска укырга керергә балаларны әзерлисе бар. Без Әлифбага тагын бер тапкыр рәхмәтебезне җиткерик.

1.Укытучы апа бирде,

Әлифбаны кулыма.

Гүя шуннан нур сибелде

Минем барыр юлыма.

2.Әлифба, Әлифба,

Беренче битеңне

Ачкан көн хәтердә

Зур бәйрәм шикелле.

3.Иң якын дустыбыз

Булдың син гел безнең.

Һәр хәреф елмаеп

Әйтте үз исемен.

4.Әлифба – тормышта

Беренче баскычым.

Син – белем дөньясын

Ачучы ачкычым.

5.Әлифба, Әлифба,

Китәсең бит инде.

Җыр итеп җырлыйбыз

Иң соңгы битеңне.

6.Өйрәттең син безне

Укырга, язарга.

Рөхсәт ит зур рәхмәт,

Мең рәхмәт дияргә.

Бергә: Рәхмәт сиңа, Әлифба!

Әлифба: Сезнең белән хушлашканчы шуны белеп китәсем килә: алга таба да шулай тырыш булырсызмы, сынатмассызмы?

Бергә: Синең алда, Әлифба,

Вәгъдә бирәбез:

Ялкауланмаска,

Артта калмаска,

“Икеле” алмаска,

Тырыш булырга,

“Бишкә” укырга.

Укытучы:        Укучылар, бүген сез әти-әниләрегез, килгән  кунаклар алдында тырыш булырга, яхшы билгеләргә генә укырга сүз бирдегез. Без сезгә ышанып калабыз: белем илендә яңа үрләр яулаганда һәрвакыт бердәм, ярдәмчел, кызыксынучан булырсыз һәм безне үзегезнең уңышларыгыз белән шатландырып торырсыз.

“Бәйрәм бүген” җыры.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әлифба 1 класс к хәрефе

Интерактив такта өчен презентация к хәрефе белән таныштыра...

Белем иленә сәяхәт. 1 нче класс. Әлифба бәйрәме.

Прощание с букварём.Игра- путешествие в мир знаний.Почему нам нужны знания? Знания нужны, чтобы получить желаемые профессии.Показ родителям своих знаний.Праздник можно проводить перед праздником 8 мар...

1 класс "Әлифба бәйрәме"

"Әлифба бәйрәме" эшкәртмәсе...

ӘЛИФБА, ӘЛИФБА!

Гомуми белем мәктәпләренең I классларында һәр елның ноябрь, декабрь айларында Әлифба бәйрәме үткәрелә. Бәйрәмгә әзер­лек уку елы башыннан ук алып барыла, һәр хәрефкә карата ши- гырьләр, җырлар,...

ӘЛИФБА I КЛАСС. ТЕМА: ЧЧ Өн-хәрефен тамғалау.

Методическая разработка урока по Букварю в I классе.  ТЕМА:  ЧЧ өн-хәрефен тамғалау....

Әлифба бәйрәме сценарие 1 класс өчен

"Әлифба бәйрәме" - укучыларның беренче җиңүләре, зур бәйрәмнәре. Бу бәйрәмдә укучылар узләренең яраткан дәреслекләре белән саубуллашалар....

Хәрефләр аланы (1 нче класс укучылары белән үткәрелгән әлифба бәйрәме)

1 нче класс  укучылары белән үткәрелгән  әлифба бәйрәме...