Нәүрүз бәйрәм
методическая разработка (3 класс) на тему

Гайфуллина Гульсина Вагизовна

Сценарий внеклассного мероприятия "Нәүрүз бәйрәм"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл nuruz_bayrm.docx19.39 КБ

Предварительный просмотр:

                                     Нәүрүз – бәйрәме.

Сыйныф :3

Максат : баларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен  

үстерү , сүз байлыгын арттыру, шигъри юллар, бию һәм уен аша халкыбызның гореф-гадәтләренә мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Җиһазлар: костюмнар, плакатлар, авыл өе жиһазлары.

Алып баручы: Бүген бездә Нәүрхз бәйрәме. Элек татарлар Яңа елны  22мартта каршылаганнар.Аны Нәүрүз бәйрәме дип атаганнар. Бу көнне малайлар һәм кызлар матур киемнәр кигәннәр , аннан соң  һәр өйгә кергәннәр,матур җырлар җырлаганнар, биегәннәр. Хуҗаларны бәйрәм белән котлаганнар.(Балалар тәрәзә янына киләләр.)

Балалар:Ач ишегең, керәбез.

                Нәүрүз әйтеп киләбез!

                Өйдәме , түтәй?

                Тизрәк бир күкәй,

                Бирсәң безгә өч күкәй,

                Тавыгың  салыр йөз күкәй.

(Хуҗалар тәрәзәдән ярма , күкәй бирәләр)

Хуҗабикә: И балакайларым , и матуркайларым. Исән саулармы барыгызның әти-әниләре. Менә сезгә миннән бүләкләр. (Балаларга күкәй,ярма бирә)

                   Нәүрүз котлы булсын!

                  Нәүрүз котлы булсын!

Балалар: Нәүрүз котлы булсын!

                Нәүрүз котлы булсын!

Бию: бабалар хуҗаларны котлап бию бииләр.

Алып баручы: Әйдәгез әле, балалар , бергәләп Нәүрүз бикәне чакырыйк.

Балалар: Нәүрүзбикә! Нәүрүзбикә!

                  (Нәүрүзбикә керә.)

Нәүрүзбикә: Исәнмесез, балалар!

                  Бик күп сулар үттем мин,

                  Агымсулар кичтем мин,

                  Сезгә килеп җиттем мин,

                   Нәүрүз әйтеп үттем мин.

                  Нәүрүз мөбәрәк булсын!

1 бала: Кыш китте, яз килде,

            Үрдәк белән каз килде.

            Былбылдан аваз килде.

            Нәүрүз мөбәрәк булсын.

2 бала: Нәүрүз килде, тиз килде.

             Нәрүз килде, яз килде,

             Яз белән байлык килде,

            Яз белән шатлык килде.

Җыр: “Яз җитте.”

Нәүрүзбикә: Яратыгыз көзне дә,

                    Яратыгыз җәйне дә,

                    Яратыгыз язны да.

Балалар: Нәүрүз, Нәүрүз зур рәхмәт!

                Нәүрүз, Нәүрүз зур рәхмәт!

(Кыңгырау тавышы ишетелә.)

Алып баручы: Бабалар, ишеттегезме, кыңгырау таышы. Безгә кунаклар килә, ахрысы.

(Кыш бабай керә.)

Балалар: Исәнме , Кыш бабай.

Кыш бабай:( Нәүрүзгә) Бу нинди бәйрәм монда?

                                Миңа әйтми киткәнсең,-

                                   Ха-ха-ха.

                               Бер өрсәм, җил исәр,

                                Ике өрсәм, кар явар,

                                Кит, Нәүрүз, кит..

Нәүрүзбикә: Шып итсәм- җил туктар.

                        Елмайсам- карың елар,

                        Үзең кит, Кыш бабай.

Кыш бабай: Минем җитез атларым бар,

                       Гыйнвар, февраль айларым бар.

Нәүрүзбикә: Минем да бит   бар,

                      Җылы апрель, майларым бар.

Кыш бабай : Әйдә, алайса  ярышыйк, кем җиңә, шул кала.

Кыш бабай: Менә кашык, менә күкәй,

                       Тот кулыңа чибәркәй .

                       Син дә йөгер, мин дә калмам,

                       Кайсыбыз килер алдан?

                         (Нәүрүзбикә җиңә).

Алып баручы: Инде хәзер биеп алабыз.

                           (Кыш бабай бии дә егыла).

Кыш бабай : Уф, арыдым, су кирәк,

                        Эредем бит, эредем.

                        Яз хуҗа булды инде .

                         Сезнең белән Нәүрүз кала,

                        Ә мин киттем, хушыгыз.

Алып баручы: Балалар әйдәгез , Нүәрүзбикәгә шигырьләр сөйлибез.

1бала: 

             Көннәр озая,

              Төннәр кыскара.

               Бу, кайсы вакыт,

               Я, әйтеп кара?

2 бала:

              Көннәр аяз, күктә алсу,

              Нур сибеп  кояш көлә.

              Җиргә тама , көмеш тамчы,

              Сагынып көткән яз килә.

3 бала:

              Әйтегезче , кайсы вакыт

             Яздагыдан  ямьлерәк?

             Кыш айларын да яратам,

            Әммә, яз күңеллерәк.

4 бала:

             Көннәр җылы, күктә алсу,

          Нур сибеп кояш көлә.

         Җәйге шатлык, көзге бәхет,

         Яз белән бергә килә.

Нәүрүзбикә: Балалар ! Нәүрүз....Бу исем  безгә  ят  та,таныш  та.Нәүрүз—борынгы  әби-бабайларыбыз  үткәргән язны  каршылау  бәйрәме  ул.”Нәүрүз” сүзе  фарсы—таҗик  телендә “Яңа  көн” дигән

мәгънәне  аңлата.Борынгы  бәйрәмне  атна буе  дәвам  иткәннәр.Һәр көннең  үз  гадәте,үз тәртибе,язылмаган  кануннары  булган; 7 көн буена  гайбәт сөйләмәгәннәр,каргыш  теләмәгәннәр  туган тумачага,күрше-күләнгә  миһербанлык  кылганнар,ата-баба  каберенә  барганнар,сугышлар тукталып  торган.Хөрмәтле классташларым  , кунаклар! Сезне халкыбыз  йолаларының берсе-Язгы  Яңа  ел---Нәүрүз бәйрәме  белән  котлыймын.Саулык-сәламәтлек,бәхет,уңышлар  телимен.Барлык  өметләрегез  дә  тормышка  ашсын,Язгы    Яңа  ел  котлы  булсын    !  Нәүрүз   мөбарәкбат. Нәүрүз мөбәрәк булсын!Әйдәгез мин сезгә бер уен өйрәтәм

Уен  “ Чокыр туп”

Балалар бер  рәткә  чиләкләр  тотып торалар,оялар  сыман.Бер  бала билгеле бер  ераклыктан  туп җибәрә .Кем  тупны  тота    шул  җиңүче.

Нәүрүзбикә : Ошадымы сезгә  язгы уен ?  Әле минем  сезгә табышмакларым  да бар:

---Аяксыз кулсыз  дөп-дөп кое казый      (тамчы)

---Сорыйлар,көтәләр,килсә бар да  качалар   (яңгыр)

---Утта янмый,суда  батмый  (боз)

---Лампа  түгел,яктырта.мич  түгел җылыта (кояш)

Балалар язгы җыр җырлыйлар “Яз килә”

Көн жылы һәм иркә,

Кояш та елмая.

Бар дөнья уяна,

Бар дөнья уяна.

Яз килә, яз килә чәчәкләр уяна

Йөрәккә яз килде

Бар дөнья куана

Яз килә, яз килә чәчәкләр уяна

Йөрәккә яз килде

Бар дөнья куана. Яз килә.

Канатлы жырчылар

Моңлана талларда

Бар дөнья уяна,

Бар дөнья уяна.

Яз килә, яз киәэ чәчәкләр уяна

Йөрәккә яз килде

Бар дөнья куана

Яз килә, яз килә чәчәкләр уяна

Йөрәккә яз килде

Бар дөнья куана. Яз килә.

Яз киәэ, яз килә чәчәкләр уяна

Йөрәккә яз килде

Бар дөнья куана

Яз килә, яз килә чәчәкләр уяна

Йөрәккә яз килде

Бар дөнья куана. Яз килә.

Бар дәнья куана, ЯЗ КИЛӘ!!!

Алып баручы:

                Гөлләр, чәчәкләр тотып,

                Тәмле исләр аңкытып,

                Тагын килеп җитте яз-

                Сагынып көтеп алган яз.

Шуның белән Нәүрүз бәйрәмебез тәмам, игътибарыгыз өчен рәхмәт.