Экологик конституция"
презентация к уроку на тему

Валиева Назиля Масбатовна

Экологик конституция" дигән темага үткәрелгән класс сәгатенә ясалган тренингка презентация

Скачать:

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

ПРОЕКТ « Экологик конституция!»

Слайд 2

2002 нче елның 19 апрелендә Татарстан Дәүләт Советы тарафыннан республика Конституциясенең яңа редакциясе кабул ителде . Конституциядә кеше , аның хокуклары һәм иреге иң зур байлык дип игълан ителә . Һәм Татарстан Республикасының бурычы - кеше һәм гражданның хокукларын һәм иреген танырга , үтәргә һәм якларга . Татарстан Конституциясендә шулай ук гомуми сайлау хокукы , сүз һәм вөҗдан иреге , сәяси партия һәм оешмаларда катнашу мөмкинлеге кебек принциплар урын алган

Слайд 3

Татарстан Республикасы Конституциясе - Татарстан Җөмһүриятенең төп кануны

Слайд 4

Әлеге Конституция, Татарстан Республикасының күпмилләтле халкы һәм татар халкы ихтыярын чагылдырып, кеше һәм граждан хокукларының һәм ирекләренең өстенлеген гамәлгә ашыра, халыкларның гомумтанылган үзбилгеләнү хокукына, аларның тигез хокуклылыгы, ихтыяр белдерүнең иреклелеге һәм бәйсезлеге принципларына нигезләнә,

Слайд 5

тарихи, милли һәм рухи традицияләрнең, мәдәниятләрнең, телләрнең сакланып калуына һәм үсешенә, гражданнар татулыгын һәм милләтара килешүне тәэмин итүгә ярдәм итә, демократиянең ныгуына, Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенә, Русия Федерациясе халыкларының федерализм принципларында тарихи барлыкка килгән бердәмлеген саклап калуга шартлар булдыра.

Слайд 6

- Хокуклар - кешегә шәхес буларак яшәү һәм үсү өчен кирәк шартлар. Һәрбер кешенең яшәргә, ирекле һәм бәхетле булырга хокукы бар. Ә балаларның аерым хокуклары да бар. Бу белем алу, әти-әни белән яшәү, хөкүмәт тарафыннан яклану хокукы

Слайд 7

Бурычлар – кеше тарафыннан ул үзе һәм калган-нар тыныч кына яшәсеннәр һәм эш-ләсеннәр өчен башкарылырга тиеш хәрәкәтләр. Һәрбер кеше башлангыч һәм төп мәктәпне тәмамларга тиеш, урлашмаска, салымнарны вакытында түләргә бурычлы.

Слайд 8

Хокуклар Бурычлар Хезмәткә хокук Дәүләтебезнең Конституциясен һәм законнарын үтәү Ял итүгә хокук Сәламәтлекне саклауга хокук Белем алуга хокук Ватанны саклау Балаларны кайгырту , тәрбияләү Табигатьне саклау , табигый байлыкларга сакчыл мөнәсәбәт Шәхси тормышыңның , торак йортыңның кагылгысызлыгына хокук Салымнар түләү Ил буйлап ирекле күченүгә һәм яшәү урынын сайлауга хокук Тарихи һәм мәдәни ядкарьләр турында кайгырту

Слайд 9

Бала хокуклары турындагы конвен ц ия 1989 елның ноябре – Берләшкән Милләтләр Оешмасының Бала хокуклары турындагы Конвенциясен кабул иткән көн. Россиядә Конвен ц ия 1990 елның 15 сентябрендә гамәлгә керде. Конвенция , 18 яшькә кадәрге һәрбер кешенең шәхси хокуклары күрсәтелгән, 54 маддәдән тора.

Слайд 11

Проект « Безне ң дүртаяклы дусларыбыз-ны саклагыз !»

Слайд 12

Җәнлекләр-нең хокуклары:

Слайд 13

- табигатьтән яшәү өчен әһәмиятле шартлар: яктылык һәм җылылык, сулау өчен һава, сыену урыны һәм ризык алу; әйләнә-тирәнең шартлары төрле булган территорияләрен биләп алу; үзебезнең балаларыбызны саклау; төрле саклану чараларына ия булу; туклану чаралары буенча төрлечә булу; кыргый җәнлекләрне кешеләр тарафыннан аулауда һәм тотуда чикләү таләп итү; йорт хайваннары кешеләрдән асрау өчен тиешле шартлар таләп итү; юкка чыгып баручы сирәк очрый торган төрләрне тергезергә һәм сакларга.

Слайд 14

Җәнлекләр-нең бурычлары:

Слайд 15

планетаны матурларга, кешеләрләрдә мәрхәмәтлелек хисе һәм барлык тереклеккә карата хөрмәт хисе тәрбияләү; туклану чылбыры составына керү; үсемлекләргә ашлама чыганагы булып хезмәт итү, туклану өчен углекислый газ, орлыкларын тарату чарасы булу; кешегә хуҗалыкта, авыл хуҗалыгында, промышленностьта, йортларны саклауда, йөк ташыганда, ризык табуда, йон бирүдә ярдәм итәргә һәм башкалар.

Слайд 16

ПРОЕКТ « Безнең яшел дусларыбыз »

Слайд 17

Үсемлекләрнең хокуклары: - - табигатьтән яшәү өчен әһәмиятле шартлар алу: яктылык һәм җылылык, һава , су, минераль тозлар; әйләнә-тирәнең шартлары төрле булган территория-ләрен биләп алу; үзләренең орлыкларын төрле юллар белән тарату: һава, су, “атылу”, хайваннар һәм кешеләр ярдәмендә; төрле үзлекләргә ия булу: чәнечкеле, агулы, чагучы һәм б.т. үзеңә хөрмәт, кайгырту, саклау таләп итү; юкка чыгып баручы сирәк очрый торган төрләрне тергезергә һәм сакларга.

Слайд 18

Үсемлекләрнең бурычлары: - табигатьне бизәү, кешегә шатлык, куаныч бүләк итү; -кислород бүлеп чыгару, һаваны углекислый газдан чистарту, тавыш һәм тузанны тоткарлау; -җәнлекләрне сыену урыны һәм ризык белән тәэмин итү; кешеләргә һәм хайваннарга дару үләннәре җитештерү; кешегә туклану продукты сыйфатында, кием – салым, мебель һәм б. җитештерү материалы буларак хезмәт итү.

Слайд 19

2 бирем . Акыл штурмы. « Агачлар - безне ӊ яшел дуслар»диләр . Ни ѳчен ?

Слайд 20

Агач - - дус , дәвалаучы, т авышны йота, саклаучы, һаваны микробтан чистарта, кислород чыганагы булып тора, - елганы мул сулы итә , тауларны җимерелүдән саклый , туфракны таркалудан саклый , төзелеш материалы, туендыручы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Башлангыч сыйныфта экологик тәрбия.

Экологик проблема иң зур проблемаларның берсе. Башлангычта  бу проблеманы читшү өчен ниләр эшләгәнебезне яздым....

Халык педагогикасы һәм экологик тәрбия

Халык педагогикасына таянып, балаларга экологик тәрбия бирү....

Экологик сәяхәт.

Разработка для урока или внеклассного мероприятия на тему "Экология"....

Экологик культура

Бу презентация "Табигать ялгышларны кичерми" темалы тәрбия сәгатенә багышланган презентация. Табигатьнең кайсы законнары бозылган икәнлеген аңлату....

Башлангыч сыйныфларда экологик белем һәм тәрбия.

Бу материалны әйләнә-тирә дәресләрендә кулланырга мөмкин...

Эшлекле уен. Экологик сукмак буйлап.

Әлеге эшлекле уен табигатьне саклауга багышланган. Ул  төрле табышмакларны, кызыклы сорауларны үз эченә алган....

"Экологик конституция"

. Табигать – безнең яшәешнең биологик средасы, яшәү чыганагы гына түгел, матурлык чыганагы да. Табигатьне юкка чыгарсак, без үзебезне юкка чыгарабыз була. Моны аңларга кирәк. Җирдә табигать...