"Экологик конституция"
методическая разработка по теме

Валиева Назиля Масбатовна

. Табигать – безнең яшәешнең биологик средасы, яшәү чыганагы гына түгел, матурлык чыганагы да. Табигатьне юкка чыгарсак, без үзебезне юкка чыгарабыз була. Моны аңларга кирәк. Җирдә табигатьтән башка тормыш булмаячак. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ekologik_konstitutsiya.docx22.92 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:    “Экологик конституция” (Презентация кулланыла)

Максат: 1. Укучыларның табигатьтәге бәйләнешләр турындагы белемнә -        

          рен тирәнәйтү, булган белемнәрен системалаштыру, иҗади куллану;

        2.  Иҗади сәләтләрен, фикерләүләрен  үстерү;

        3. Табигатьне аңларга, яратырга өйрәтү һәм аны сакларга өндәү;

           4. Табигатьнең чын байлык булуын аңлату; укучыларның рухи байлыкларын үстерү.

Җиһазлау:  презентация, плакатлар, фломастерлар, кәгазь битләре.

Техник кулланма:  компьютер, проектор

        

                                Дәрес барышы.

I. 1.Уңай каеф тудыру. -

        Укучылар! Менә тагын безне куандырып Туган җиребезгә яңа көн туды. Әйдәгез, бергәләшеп яңа көн һәм якты кояш белән исәнләшик.

            - Исәнме, яңа көн!

        - Исәнме, якты кояш!

        - Исәнмесез, кунаклар!

Исәнмесез,хәерле көн,

Иминлек телим сезгә.

Якты чырай,яхшы кәеф

Күрәм мин йөзегездә.

-Балалар, мин сезгә иминлек теләдем. Нәрсә дигән  сүз бу?

-Нинди бәла-казалар була?

-Ә бүгенге көндә без экологик иминлек турында сөйләшәбез.

Нәрсә дигән сүз икән ул?

-Балалар,экология сүзе сезгә таныш. Кайсыгыз мәгьнәсен аңлата

алыр икән? (тереклек ияләре һәм аларны чолгап алган тирәлек

арасындагы бәйләнешле өйранүче фән.)

-Бу терминны  моннан 150 еллар элек үк немец галиме Эрнест Геккел керткән.

Ни өчен соңгы вакытта бу сүзләрне еш ишетәбез?

-Бу безнең табигать йортыбыз-яшел йортка куркыныч янавы белән бәйле.

-Нинди куркыныч яный?

(Һава, су пычрана, урман киселә, елгалар саега,үсемлек,хайваннар,кими)

 Укучылар! Безнең җиребезгә куркыныч яный. Табигать балалары – кешеләр көннән – көн упкынга тәгәри, җиргә экологик куркыныч яный. Урманнар коточкыч тизлек белән кими.Табигый байлыклар азая. Чишмәләр,сулыклар саега һәм пычрана.

    Җиргә безнең дә кайгырту кирәк бит. Без табигать балалары дип кемнәрне  атыйбыз?   Дөрес, кешеләрне. Табигать балалары дип нәрсәләрне әйтерсез? Әйе, кошлар, бөҗәкләр, хайваннар, куаклар, үсемлекләр, чәчәкләр.

Без табигать белән көн саен очрашабыз. Аның матурлыгына шул кадәр ияләшәбез, хәтта күрми дә башларга мөмкинбез.Ниндидер яңалык булса гына, шаккатып күзәтәбез. Күкрәктә әллә нинди әйтеп булмаслык хис-тойгы уяна. Табигать бит матурлыкның нигезе ул.

 Балалар, ә табигать нәрсә соң ул?

( Җаваплар тыңлана) Табигать ул – хайваннар, киекләр, диңгез хайваннары, бөҗәкләр, үсемлекләр: агачлар, куаклар, чәчәкләр, үләннәр.

Бу шулай ук ел фасыллары да: кыш, җәй, яз, көз айлары. Бу күренешләр дә - яңгыр, кар, җил, давыл, яшен, төньяк балкыш.

Укытучы: Әйе, бик күп санарга була. Чөнки, табигать безне чолгап алган барлык әйберләр.  

Минем гаиләм зур икән:

Үләннәр дә, яфрак та,

Басудагы башак та.

Елга суы , күк йөзе-

Була барысы минеке!

II. Тема һәм максатны хәбәр итү.

Көн саен табигать белән очрашып торгач, без аның дуслары булырга тиеш булабыз.

 Әлбәттә, табигать кешеләр арасында бәйләүче звено булып тора. Ул безгә матурлык төшенчәсен тудыра.

Табигать – безнең яшәешнең биологик средасы, яшәү чыганагы гына түгел, матурлык чыганагы да. Табигатьне юкка чыгарсак, без үзебезне юкка чыгарабыз була. Моны аңларга кирәк. Җирдә табигатьтән башка тормыш булмаячак. Кайберәүләр табигатькә зыян сала: агачларны сындыра, чәчәкләрне өзә, кошларны ата, ояларын туздыра.

“Табигатьнең дә кеше кебек җаны бар,

Иреге бар, яратуы һәм дә үзенең теле бар” Бу сүзләрне шагыйрь Тютчев әйткән.

Кешене нәрсә яклый? (Закон) законнар кайда язылган, әйтә аласызмы? (Конституциягә)

2002 нче елның 19 апрелендә Татарстан Дәүләт Советы тарафыннан республика Конституциясенең яңа редакциясе кабул ителде. Конституциядә кеше, аның хокуклары һәм иреге иң зур байлык дип игълан ителә. Һәм Татарстан Республикасының бурычы - кеше һәм гражданның хокукларын һәм иреген танырга, үтәргә һәм якларга. Татарстан Конституциясендә шулай ук гомуми сайлау хокукы, сүз һәм вөҗдан иреге, сәяси партия һәм оешмаларда катнашу мөмкинлеге кебек принциплар урын алган.

Татарстан Республикасы Конституциясе

Әлеге Конституция, Татарстан Республикасының күпмилләтле халкы һәм татар халкы ихтыярын чагылдырып,

кеше һәм граждан хокукларының һәм ирекләренең өстенлеген гамәлгә ашыра,

халыкларның гомумтанылган үзбилгеләнү хокукына, аларның тигез хокуклылыгы, ихтыяр белдерүнең иреклелеге һәм бәйсезлеге принципларына нигезләнә,

тарихи, милли һәм рухи традицияләрнең, мәдәниятләрнең, телләрнең сакланып калуына һәм үсешенә, гражданнар татулыгын һәм милләтара килешүне тәэмин итүгә ярдәм итә,

демократиянең ныгуына, Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенә, Россия Федерациясе халыкларының федерализм принципларында тарихи барлыкка килгән бердәмлеген саклап калуга шартлар булдыра.

Безнең конституциягә безнең хокукларыбыз һәм бурычларыбыз язылган, без аларны үтәргә бурычлы һәм хокуклы.

1989 елның ноябре – Берләшкән Милләтләр Оешмасының Бала хокуклары турындагы Конвенциясен кабул иткән көн.

Россиядә Конвенция 1990 елның 15 сентябрендә гамәлгә керде.

Конвенция, 18 яшькә кадәрге һәрбер кешенең шәхси хокуклары күрсәтелгән, 54 маддәдән тора.

Бала үз хокукларын яклый алсын өчен без конвенцияне белергә тиешле.

Икенче төрле әйткәндә закон ике өлештән тора. Шуларны әйтеп карыйк әле.

- Хокуклар һәм бурычлар.

(Тактага “Хокуклар һәм бурычлар” дигән язу эленә)

- Нәрсә соң ул кеше хокуклары?

- Хокуклар - кешегә шәхес буларак яшәү һәм үсү өчен кирәк шартлар. Һәрбер кешенең яшәргә, ирекле һәм бәхетле булырга хокукы бар. Ә балаларның аерым хокуклары да бар. Бу белем алу, әти-әни белән яшәү, хөкүмәт тарафыннан яклану хокукы.

- Ә нәрсә соң ул бурычлар?

- Бурычлар – кеше тарафыннан ул үзе һәм калганнар тыныч кына яшәсеннәр һәм эшләсеннәр өчен башкарылырга тиеш хәрәкәтләр.

Һәрбер кеше башлангыч һәм төп мәктәпне тәмамларга тиеш, урлашмаска, салымнарны вакытында түләргә бурычлы.

- Хәзер сезнең хокуклар һәм бурычларны дөрес аңлаганыгызны тикшереп карыйк.

Хокуклар һәм бурычларның исемлеге:

Яшәү хокукы                                         Башлангыч һәм төп белем алу

Граңданлык хокукы                              бурычы

Ата-аналар белән яшәү                        Салымнарны вакытында түләү

Ял хокукы                                              Тирә-юньдәгеләрнең иминле-

Белем алу хокукы                                   генә зыян китермәү

Сүз иреге                                                Алдашмау

Яшәү урынына хокук                            Тирә-юнь мохитны саклау

Дәүләт органнарына сайлау                  Урлашмаска

Һәм сайлану                                            Өлкән яшьтәгеләргә һәм авы-

                                                                  ларга һәрчак ярдәм итү

III. Белем һәм күнекмәләр бирү, ныгыту.

Җир шары – безнең галәмдәге корабыбыз. Ул ватылмыйча исән-имин йөзсен өчен, безнең дә өлеш булырга тиеш, дидек. Без - дәүләт җитәкчеләреләре, дип үзебезне күз алдына китерик. Безгә законнар чыгырырга кирәк. Сезнең алда Экологик Конституция төзү бурычы тора . Безгә дүртьаяклы һәм яшел дусларыбызның хокукларын һәм бурычларын яклау өчен проект төзергә кирәк. Проектлар “Безнең яшел дусларыбыз”, “Безнең дүртьаяклы дусларыбызны саклагыз! ” дип атала. Сез шуларның хокуклары һәм бурычлары турында закон чыгарырга тиеш.

 IV. Физкультминут. “Чәчәкләр” биюе башкарыла.

Группаларда эш.

Укучыларның эшләр укыла, анализ ясала. Тактага хокуклар һәм бурычлар языла.

 Йомгаклау.

V.Йомгаклау өлеше.

Җирнең үтенече укыла.

Пычратмагыз мине! Байлыкларымны; урман, болын, елгаларымны саклагыз! Җәнлекләремне, кошларны кыерсытмагыз! Агач – куакларымны сындырмагыз! Минем гомерем куркыныч астында!

- Укучылар! Димәк, сез, җирне сакларга һәм якларга сүз бирәсезме?

- Бик яхшы. Җир – ана да сезгә җавапсыз калмас. Үзенең матур көннәрен, тыныч төннәрен сезгә бүләк итәр.

-Укучылар! Сез табигатьне саклау өчен нинди эшләр башкарырсыз?

Дөрес. Чәчәкләрне өзәргә, агачларны, куакларны сындырырга, кояш ояларын,туздырырга, энә каракларын, күбәләкләрне ауларга ярамый.

Бәхет, шатлык, канәгатьләнү – боларны барысын да безгә табигать бирә. Анда гына без матурлыкны һәм гармонияне табабыз. Табигатьне саклагыз укучылар. Һәм ул сезгә рәхмәтен белдерер: үзенең матурлыгы белән, үзенең байлыгы белән. Табигатькә сокланыгыз, ул иң матуры! Табигатьтән өйрәнегез – ул иң олы укытучы. Табигатькә рәхимле, рәхмәтле  булыгыз. Аның аркасында гына без яшибез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Башлангыч сыйныфта экологик тәрбия.

Экологик проблема иң зур проблемаларның берсе. Башлангычта  бу проблеманы читшү өчен ниләр эшләгәнебезне яздым....

Халык педагогикасы һәм экологик тәрбия

Халык педагогикасына таянып, балаларга экологик тәрбия бирү....

Экологик сәяхәт.

Разработка для урока или внеклассного мероприятия на тему "Экология"....

Экологик культура

Бу презентация "Табигать ялгышларны кичерми" темалы тәрбия сәгатенә багышланган презентация. Табигатьнең кайсы законнары бозылган икәнлеген аңлату....

Башлангыч сыйныфларда экологик белем һәм тәрбия.

Бу материалны әйләнә-тирә дәресләрендә кулланырга мөмкин...

Эшлекле уен. Экологик сукмак буйлап.

Әлеге эшлекле уен табигатьне саклауга багышланган. Ул  төрле табышмакларны, кызыклы сорауларны үз эченә алган....

Экологик конституция"

Экологик конституция" дигән темага үткәрелгән класс сәгатенә ясалган тренингка презентация...