Класс сәгате "Игелекле эшнең иртәсе-киче юк"
классный час на тему

Валиева Назиля Масбатовна

Укучыларда кешелеклелек, шәфкатьлелек, ярдәмчеллек, изгелек сыйфатлары тәрбияләү максатыннан төзелгән класстан тыш чара

Скачать:


Предварительный просмотр:

                

        Укытучы.

        -Саумы кояш, саумы көн!

        Дусларым, хәерле көн!

        Телим сезгә сәламәтлек,

        Бәхет һәм яшәү дәртен.

        Уе изге баласына

        Булышыр табигать тә,

        Эшкә керешик, дусларым,

        Хуш, хәерле сәгатьтә!

        Менә шулай, балалар, таң атканда һәрбер кеше изге теләкләр теләргә, бер-берсенә яхшы сүзләр әйтергә тиеш. Көнне яхшы сүз белән башласаң, көнең дә яхшы үтәр диләр.Әйтеп китегез әле миңа, яхшы күз кешегә ничек ярдәм итә, ә яман сүз ничек тәэсир итә?(Г. Латыйпның «Яхшы сүз, яман сүз» шигыре)

        1 нче укучы.

        Яхшы сүз яшәртә, көч бирә,

        Кулыңа сәләт һәм эш бирә.

        Яхшы сүз кузгата җырларны,

        Бизи ул матурлый дөньяны.

        2 нче укучы.

        Яхшы сүз шифалы, тылсымлы,

        Юа ул аруны, борчуны.  

        Яхшы сүз кузгата тауларны.

        Яхшы сүз ярдәмгә ашыга,

        Әйтерсең эретә ташны да.

        3 нче укучы.

        Яман сүз агудай әшәке,

        Хәтта ул корыта чәчәкне.

        Ул сезне калдыра чырага,

        Йөзеңә җыерчык чыгара.

        4 нче укучы.

        Яман сүз еландай сугыла,

        Ул салкын бозны да туңдыра.

        Яхшыны күрегез, аңлагыз,

        Яманга битараф калмагыз.

        Укытучы.

        Яхшы сүз  ишетү һәммәбезгә дә рәхәт.Күңелләр күтәрелеп, ачылып китә. Яхшы сүз, тәмле тел турында татар халкының элек-электән килгән мәкальләре бар. Сез шундый мәкальләр өйрәнеп килергә тиеш идегез. Сезне тыңлап үтик

әле..

        1 нче укучы.

        Яхшы сүз- җан азыгы,

        Ачы сүз- баш казыгы.

        2 нче укучы.

        Адәмгә иң кирәге - ягымлы чырай, җылы сүз.

   3 нче укучы.

        Яхшы сүз сау кешегә рәхәт, авыруга дәва.

4 нче укучы.

Яхшы сүз бер генә булса да, бар кешегә дә җитә.

5 нче укучы.

Яхшы сүзне җаның тели синең,

Начарлыктан күңелең көрсенә.

Ә син үзең андый яхшы сүзне

Әйтәсеңме, башка кешегә.

Укытучы.

Әйтәсезме? Әйтүен әйтәбез, ләкин һәрвакытта түгел.Менә шул күңел күтә-рә торган сүзләрне ешрак кулланыйк, үзебезнең сөйләмгә игътибарлы булыйк.Матур, тылсымлы сүзләрне кулланучыларны нинди кешеләр дибез без?

Укучылар.

-Әдәпле кешеләр дип атыйбыз.

Укытучы.

-Әдәпле булу өчен тылсымлы сүзләрне куллану гына җитәме?

Укучылар.

-Юк!

Укытучы.

-Әдәпле кеше нинди булырга тиеш соң?                

 Укучылар.

тәртипле

яхшы күңелле

үз-үзен тота белүче

игелекле

ярдәмчел

Укытучы.

-Балалар, без игелекле эшләрне аеруча күп башкарырга, туганнарыбыз- якыннарыбыз белән тагын да күбрәк аралашырга, бер- беребезгә игътибарлы, ихтирамлы, түзем, миһербанлы булырга, ятим- мохтаҗларга җан җылысын, мат-ди ярдәмне кызганмаска, изге гамәлләр башкарганда юмартлык күрсәтергә тиешбез.

Бер укучы Ш. Маннаповның «Маһруй әби теләге» исемле шигырен укый.

        Маһруй әби ялгызы

        Яши безнең күршедә.

        Юк малае, юк кызы,

        Юк туганы - берсе дә.

        Мәктән кайту белән

                Аның янына керәм.

        Ишек алларын көрим,

        Утынын ярып бирәм.

        Маһруй әби шатлыктан

        Нишләргә белми йөри,

        Озата килә мине,

        Теләкләр тели- тели.

        Аның әйткән сүзләрен

        Мин күңелдән ятладым:

        «Сызламасын, улым, ди,

Кулларың, аякларың».

Хәйләкәр дә соң үзе,

Белә бит ул: сәбәп бар,

Эшләп үскәч, билгеле,

Сызламый кул-аяклар!

         Укытучы.Безнең күршедә дә ялгыз әбиләр бик күп бит, балалар. Ялгыз

әби - бабайларга сез дә ярдәм итәсез. Ул әби- бабайларга сез шефлык итәсез.Үзегезнең  тимурчылык эше турында безгә дә сөйләп алыгыз әле.( Яңача тимурчыларны  волонтерлар дип атыйлар. Балаларга аңлатып китәргә мөмкин.)

        Укучыларның тимурчылык эше турында сөйләүләре.

        Укучылар хор белән яки бер укучы «Гайдар-безнең комиссар» җырын җырлый.Р.Яхин музыкасы, Мәхмүт Хөсәен сүзләре.

                Без - тимурчылар,

                Зирәк кеше без.

                Һәркем өчен дә

                Кирәк эшебез.

                        Кушымта.

                        Нык безнең адым,

                        Йөрәкләр кайнар.

                        Безнең комиссар-

                        Аркадий Гайдар.

                Күрше бабайга

                Бакча казыйбыз.

                Ялгыз әбигә

                Сулар ташыйбыз.

                        Һәркемгә дә без

                        Ярдәм итәбез.

                        Тимур исемен

                        Горур йөртәбез.

                                

        Укытучы.          

                        Үзе яхшының

                        Эше дә яхшы,

Үзе яхшыга

                        Кеше дә яхшы.

                Чит әби- бабайларга ярдәм итәбез. Ә өйдә үзебезнең әби- бабайларга мөнәсәбәт начар була күрмәсен. Алар озын гомер юлы үткән кешеләр. Үтелгән юлларында яхшылык-яманлык та, сөенеч- шатлыклар да, кайгы- хәсрәтләр дә    күп булгандыр. Әби- бабаларыбыз безнең яхшы мөнәсәбәткә, җылы сүзгә

 мохтаҗ.

                Бер укучы М. Әхмәтҗановның «Рәхмәт рәхәт икән» шигырен укый.        

        

                Тәрәз буена утырып,

                Әбием нидер текте.

                Энәсеннән җебе чыккач,

                Кертә алмый интекте.

                        Йөгереп кенә килдем дә

Җебен бирдем мин саплап.

Әбиемнең күңеле булды:

Рәхмәт әйтте кочаклап.

                Рәхмәттән дә шул кадәр

                Рәхәт була икән.

                «Рәхмәт» сүзе серле бит ул,

                Күбрәк куллан икән.  

                

        Икенче укучы С. Батыршинаның «Трамвайда» исемле шигырен укый.

        Әнә бала- чагалар,

Трамвайда баралар.

Һәммәсе дә утыра,

Карт- коры басып тора.

                Алар шундый кап- картлар:

                Җыерчыклы яңаклар,

                Сап- сары йөзләре,

                Начар күрә күзләре.

Чуалышкан уйлары,

Дер - дер килә куллары.

Ерак микән аларның

Бара торган юллары?

                Ә балалар япь - яшьләр,

                Чем - кара шомырт чәчләр,

                Ап - алсу яңаклары

                Тулып пешкән чаклары.

Шул балалар урынында

Үзегез дип белегез.

Олыларга ярдәмгә

Ничек килер идегез?

                -Яле, Шәүкәт, әйт әле,

                Син нәрсә кылыр идең?

                -Күрмәмешкә салышып

                Укып утырыр идем.

        -Ә син, Җәмил, нишләрсең?

Син нәрсә кылыр идең?

-Йоклаганга салышып,

Күземне йомыр идем.

                -Ә син, Муса, нишләрсең,

                Нинди уйга килерсең?

                -Тиз - тиз торып урынымны

Карт әбигә бирермен.

-Хәзер ясыйк нәтиҗә:

Нинди булырга кирәк?

-Муса кебек балалар

Булсын иде күбрәк.

        Укытучы. Балалар, Муса нинди бала?

        Балаларның җаваплары тыңланыла.

        Укытучы.Олыны олы ит, кечене кече ит, дигәннәр борынгылар. Безгә дә

бу мәкальнең мәгънәсен онытырга ярамый.Өлкәннәргә, үзебездән кечеләргә, көчсезләргә һәрвакыт, һәркайда игътибарлы, мәрхәмәтле булырга кирәк.

        Әле, укучылар, безнең «кече туганнарыбыз»- хайваннар да бар. Алар да безнең ярдәмгә, киң күнеллелеккә мохтаҗ. Кешеләр аларга да шәфкать күрсәтер-гә тиеш. Алга таба Р. Мингалимнең «Чит мәче» шигырен тыңлап үтик.

        Өченче укучы шигырьне укый.

                Аны өйгә кертмиләр,

                 Перес-перес, кит, диләр.

                -Мияу- мияу!- ди мәче,

                Һаман өйгә кермәкче.

                        Ник туган бу чит мәче,

                        Ник ялгышкан шулай ул?!

                        Шәһәр хәтле шәһәрдә

                        Бер мәчегә урын юк.

Дүртенче укучы Р. Миңнуллинның «Акбай шулай ди» шигырен укый.

                Акбай белән бик дуслар без.

                Мин аның телен беләм.

                Ул үзе дә нәкъ кешечә

                Сөйләшә минем белән.

                        Ул миннән берни яшерми,

                        Сиңа бер сер сөйлим, ди.

                        Мин бит безнең урамдагы

                        Малайларны сөймим, ди.

                Урамга да чыгып булмый,

                Мине рәнҗетәләр, ди.

                Я миңа таш аталар, ди,

                Я үртәп үтәләр, ди.

                        

                              Үртәсеннәр әле , әйдә,

                        Мин әлегә түзәм, ди.

                

        Әгәр тагын үртәсәләр,

                        Чабуларын өзәм, ди.                

                Анда да туктамасалар,

Аякларын тешлим, ди.

                Алар миңа нишләсәләр,

                Мин дә шуны эшлим, ди.

                        Урамга да чыгармыйм, ди,

                        Тагын усаллансагыз!

                        Әнә үзеннән сорагыз,

                        Әгәр ышанмасагыз!

        Бишенче укучы С. Шакирның «Песинең зары» шигырен сөйли.

                « Мансур тәртипсез бала,            

                Төрле уеннар таба.

                        Баса минем койрыкка,

                        Буйсын, имеш, боерыкка!

                Кычкыр, имеш, мыраула,

                Сикер артка, я алга.

                        «Звонок» дип мыскыллый,

                        Баскан саен кычкыр, ди.

                Мөмкинме сикерергә

                Койрык кысылган көйгә?

                        Мияу, мияу, мияу, дим,

Биткә сөртмә буяу, дим.

Тартма, дим, мыегымны,

Киертмә оегыңны!

Ә ул һаман үчегә,

Масаямы көченә?

Күтәрә сырттан тотып,

Ала йонымны йолкып.

Башы җитми уйларга:

Ничек болай уйнарга?

Кыланса һаман шулай,

Мин дә тик кенә калмам!

Аңа соңгы сүз менә:

Үпкәләсен үзенә!

Үткен минем тырнагым,

Тотармын да тырнармын

        Укытучы.Кемнәрнең өйләрендә песиләр, этләр бар? Аларның кушаматла-

ры белән дә безне таныштырып үтәрсез. Сез ул дүртаяклы дусларыгызга нинди мөнәсәбәттә? Аларны кем тәрбияли, ашата? Шуны тыңлап карыйк хәзер.

        Укучыларның йорт хайваннары турында сөйләүләре тыңланыла.

        Укытучы.Кешенең күңеле нинди икәнлеген, аның хайваннарга мөнәсәбәтендә ачык күреп була. Без бергәләшеп җимлекләр ясадык.Аларны

бакчага элдек, икенче көнне урманга да илтеп элдек, җимнәр сиптек. Салкын көннәрдә җим салып торасыз. Шул турыда язган иншаларыгыз да бар. Иншаларны укып үтик.

        Иншаларны уку.

 Бер бала Ә.Кариның “Кошлар туйдырам” шигырен укый.

                Җимлек ясап бирде миңа

                Абыем Сәлим.

                Шунда хәзер кошлар өчен

                Җимнәр сибәм мин.

                        Бире килә күк күгәрчен,

                        Песнәк һәм чыпчык.

                        Җыелалар бер- бер артлы

                        Пыр- пыр очынып.

                Ашап туйгач китә алар

                Төрле якка.

                Тик күгәрчен генә кала

                Иң азакка.

                        Ул да туйган,

                        Биегән күк

                        Уйнап йөри.

                        Миңа рәхмәт әйткән сыман:

                        “Гөлдергү,”- ди.

        Г. Лотфи сүзләре,  З. Хәбибуллин музыкасы , “Балалар ярдәм итә”

 жыры башкарыла.

                Кышын бездә яшиләр:

                Песнәкләр һәм чыпчыклар,

                Күгәрченнәр, чәүкәләр,

                Тагын башка кошчыклар.

                        Кыен була аларга

                        Кышын салкыннар җиткәч,

                        Ачыгалар, туңалар,

                        Ашарга җимнәр беткәч.

                Шундый салкын кышларда

                Бу сөекле кошларга

                Балалар ярдәм итә

                Рәхәт, тыныч кышларга.

                        Җим сибәләр аларга,

                        Оя ясый балалар.

                        Шатланышып, кошкайлар

                        Канатларын кагалар.

                                        

Укытучы. Игелекле эшнең иртәсе- киче юк. Димәк, игелек эшләүнең төр-

ле юллары бар. Табигать тә безнең ярдәмгә, булышуга мохтаҗ.

Укучы Ә. Ерикәйнең “Каен” шигырен укый.

                Юл буенда зифа каен үсә,

                Күп яшәргә җирдә чамалый;

                Тик ниндидер рәхимсезләр килеп

                Бертуктаусыз аны яралый.

                        Рәнҗетәләр билге уйгалап та,

                        Тәмле суын эчәр өчен дә;

                        Карап торсаң, күпме яра эзе

                        Ак каенның ап- ак түшендә...

Укытучы. Сез миңа шәфкатьлелек сүзенең  антонимын әйтегез әле.

Укучылар. Шәфкатьсезлек, гамьсезлек, мәнсезлек, мәрхәмәтсезлек һ. б.

Укытучы. Кешеләрнең каенга карата кылган гамәлләрен, сез атап киткән сүзләр белән тасвирлап буламы?

Укучыларның фикерләрен тыңлау.        

Укытучы.Шәфкать төшенчәсе белән бәйләнешле нинди мәкальләр һәм әйтемнәр беләсез.

Укучылар.

Игелек ит тә диңгезгә сал: балык белер, балык белмәсә Халик (Алла) белер.

Игелекле эшнең иртәсе- киче юк.

Изгелек итсәң яшер, изгелек күрсәң фаш ит.

Изгелек эшен озакка сузарга ярамый.

Изгелек иткән юлда калмас.

Изгелек итә алмасаң, яманлык кылма.

Кешегә игелек итсәң- үзеңә булышырлар.

Матурлык- бер көнлек, игелек- мәңгелек.

Укытучы.Димәк, элек-электән үк игелек, шәфкатьлелек бик тирән мәгънәле сүзләр булганнар. Халыкта игелек кылу зур савап саналган, кылган игелек юкка чыкмый, кире әйләнеп кайта. Бу хактан да шулай.

                Дога белмим дисең нигә?

                Яхшылык-үзе дога!

                Бар кеше изгелек кылса,

                Яктырыр иде дөнья.

                        Изгелек ул-беркайчан да

                        Тузмый торган хәзинә.

                        Яхшылык эшлик һәрвакыт,

                        Ул үзе изге дога.

                        

 

                

        

 

Тукай районы Яңа Бүләк төп белем бирү мәктәбе

“Игелекле эшнең иртәсе- киче юк”

(Класс сәгате)

        

                                                             

                                                                 

                                                                  Вәлиева Нәзилә Мәсбәт кызы,

                                                                 1 нче категорияле башлангыч

                                                                 сыйныфлар укытучысы

Максат: укучыларда кешелеклелек, шәфкатьлелек, ярдәмчеллек, изгелек сыйфатлары тәрбияләү.

        Зал алдан бизәлеп куела.Стенада

        “Яхшылык кыл, яхшылыкта бар файда,

        Кем яманлык кылса, ул таба җәза.”

        “Әгәр итсәң берәүгә син изге эш,

        Үзеңә дә килер шундый ук өлеш.

        Әмма кылсаң яманлык бер балага,

        Салмас димә сине бер көн бәлагә.”

        “Игелекле эшнең иртәсе-киче юк” кебек плакатлар эленә. Укучыларның

тимурчылык эше буенча язылган иншаларыннан, ясаган рәсемнәреннән стенд-лар, альбомнар куела.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

өйгә эшне ничек эшләргә?

Ата-аналар өчен. Балаларны ничек мөстәкыйль дәрес хәзерләргә өйрәтергә....

Урок литературного чтения в 3-4 классах по темам "Мари калык муро. Мыскара влак." (3 класс), "Мари калык муро. Такмаквлак." (4 класс)

Урок проводится в малокомплектной школе на марийском языке. Урок посвящен использованию культуры, обычаев, традиции марийского народа в учебно-воспитательной работе. Культурно- педагогическое наследие...

Фәнни-гамәли эшнең исеме: “Шагыйрьләр иҗатында-Казан”.

Төрле чорда яшәгән һәм иҗат иткән шагыйрьләрнең Казан турында язган шигырьләрен уку һәм татар шигъриятендә Казан темасы бирелешенә күзәтү ясау....

“ФГОСны тормышка ашыру кысаларында кече яшьтәге мәктәп балалары белән группалы эшне оештыру” темасына мастер – класс.

“ФГОСны тормышка ашыру кысаларында кече яшьтәге мәктәп балалары белән группалы эшне оештыру” темасына мастер – класс тәкъдим итәм....

«Мәктәпнең үсеш» программасы кысасында башлангыч сыйныфларда эшнең торышы.

Татарстан  Республикасы  Балтач  районы  Шеңшеңәр  төп  гомуми  белем  мәктәбе       «Мәктәпнең  үсеш»  программасы...

Товчлгч кичял:Бяялгня нерн

Конспект открытого урокаКичәлин төр:Товчлгч кичәл: Бәәлһнә нерн...