Белем бәйрәме
классный час (1, 2, 3, 4 класс) на тему
Үзенчәлекле сценарий, татар телендә язылган, бары тик үзем тарафыннан уйлап чыгарылган, күп укучылар катнашында үткәрелә ала. Хөрмәтле укытучылар, класс җитәкчеләре! Сезгә бу сценарий бәйрәм үткәрүдә ярдәм итәр дип ышанып калам!
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 17.98 КБ |
Предварительный просмотр:
А.б.: Исәнмесез, хөрмәтле укучылар, укытучылар, тәрбиячеләр, әти-әниләр, килгән кунаклар! Сезне барыгызны да Белем бәйрәме белән котлыйбыз. Бүген мәктәпләрдә һәр бала көтеп алган, кызыклы вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башлана. Күңелләрдә сөенеч, йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый. Яңа уку елы мәктәп бусагасын әле яңа гына атлап кергән сабый балага да, инде чәчләренә ак кырау кунган өлкән яшьтәге укытучыга да шатлыклар, сөенечләр генә алып килә. Бу көн әти-әниләрне дә битараф калдырмый. Алар да шундый ук шатлык хисләрен кичерә. Бу уку елы барыгызга да зур уңышлар, биек үрләр, сәламәтлек, тынычлык алып килсен.
(Мәктәп директоры, килгән кунакларга сүз бирелә).
Рамазан 2 гр: Мәктәптә бүген бәйрәм,
Бәйрәмнең дэ ниндие!
Барыбыз да көтеп алган
Кояшлы белем иле.
Зөлфәт 2 гр: Мәктәпкә ашыктык бүген
Тотып чәчәк бәйләмен
Чыңлый кыңгырау моңнары
Котлап белем бәйрәмен.
Җыр: “Бүген белем бәйрәме” Зөлфия Минһаҗева . (Адилә 5 гр)
А.б. Бүген бәйрәмдә 1 нче сентябрь көнен зур түземсезлек белән көтеп алган нәни дусларыбыз – 1 нче сыйныфка укырга керүче балаларда катнаша. Әйдәгез аларның үзләре белән танышып китик.
Нурмухаметов Рәмис
Хутарная Ильвина
Галиуллин Әсхәт.
- Шулай ук безнең мәктәпкә быел беренче тапкыр аяк басучы укучы балаларыбызда бар.
Решёткина Камилла
Решёткин Тимур
Мифтахов Данил
Залялиев Инсаф
Багаветдинова Альфина
Ахметзянов Назир
Хакимов Дилус
Ефимова Лиана
Ившин Рамазан
Гибадуллин Рамазан
Свинина Александра
А.б. Аларга һәм әти-әниләренә уңышлар, безнең мәктәпне якын итеп, уңышларга ирешеп укуларын телибез. Адымнарыгыз нык, фикерләрегез көчле, белемнәрегез якты булсын.
Рәсим 5 гр: Син нәни дус, быел тәүге тапкыр
Китап, дәфтәр алдың кулыңа.
Тормыш үзе китап. Укы, өйрән
Гел уңышлар булсын юлыңда.
Киләчәктә син бу дөньяның
Серле йомгакларын сүтәрсең.
Галәм киңлекләрен айкап чыгып,
Гыйлем сукмагына үтәрсең.
Җыр: “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”
Укытучы: Исәнмесез минем шаян дуслар!
Хуш килдегез, рәхим итегез!
Кулга тотып белем ачкычларын.
Я, әйдзәгез, түрдән үтегез.
- Нәни дусларыбыз! Сезгә мирас итеп “Белем йорты” ачкычын тапшырабыз. Әлеге ачкыч сезгә белем иленә юл күрсәтүче, киңәш бирүче булсын.
А.б.: Авыр вакытларыгызда
Ачкыч ярдәмгә килер.
Гаҗәеп белем иленә
Ул сезне алып керер.
Рәсим 2 гр: 1000 кат ишеткәнче, килеп
Күрсәң бик шәп әлбәттә
Әйдәгез, рәхим итегез
Дуслар. Безнең мәктәпкә.
Илдан 1 гр: Мәктәбебез тирә-юне
Күмелгән гөл-чәчәккә
Тик уңышлар гына сезгә
Телибез киләчктә.
Эльвина 1 гр: Мәктәбебез матур безнең
142 бала
Шушы зур якты мәктәптә
Белем-тәрбия ала.
А.б.: Хөрмәтле укытучы-тәрбиячеләребез!
Мәрхәмәтле, изге олы җанлы,
Йомшак, назлы күңел җылыгыз.
Гомер юлыгызга якты нурлар
Сипсен сезгә Рәхмәт җырыбыз!
Җыр:
Иванов 6 гр: Әти-әниләр сүз бирде
Сезгә ярдәм итәргә.
Хәрефләрне өйрәтергә,
Мисалларны чишәргә.
Айваз: Шулай булгач, сезгә кирәк,
Тик тырышып укырга.
Артык шаярмыйча дуслар
Зирәк, тапкыр булырга.
Горурланып һәрбер әни:
-Бу минем балам дияр.
Чын күңелдән алар сезгә
Хәерле юл телиләр.
А.б.: Әйдә дустым, хәбәр итик,
Башлануын уку елының.
Күреп соклансыннар сихри көчен,,
Җиз кыңгырау чыңының.
Яңгырый бүген һәр төбәктә,
Көмеш кыңгырау чыңы
Мәктәпләргә рхәим ит әйдә,
Яңа уку елы.
Чакыра, тагын чакыра
Кыңгырау классларга
Бүгеннән – белем көненнән
Уку елын башларга.
(Беренче кыңгырау яңгырый)
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Урок литературного чтения "Тема семьи в русской народной сказке "Белая уточка"
Представлен конспект урока чтения во 2 классе по программе «Начальная школа ХХIвека». Целью урока является анализ сказки, раскрытие темы семьи, добра и зла, воспитание нравственных качеств: дружбы, чу...

Урок литературного чтения В.Белов "Малька провинилась"3 класс УМК "Школа России"
Урок литературногочтения по теме В.Белов "Малька провинилась"составлен с целенаправленным и систематическим использованием приема антиципации для усиления субъектной позиции младших школьников....
тест по сказке Джанни Родари "Приезжает дядюшка Белый Медведь"
Тест по сказке Джанни Родари "Приезжает дядюшка Белый Медведь" для учащихся 2 класса по УМК"Перспективная начальная школа" можно провести с целью проверки осознанности прочитанного....

Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында башлангыч һәм төп гомуми белем бирү арасында дәвамчанлык".
ШМО учителей начальных классов....

Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында белем һәм тәрбия бирүдә дәрестән тыш эшчәнлекнең роле
Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында белем һәм тәрбия бирүдә дәрестән тыш эшчәнлекнең роле...


