"Әлифба нигә үпкәләгән?"
методическая разработка (1 класс) по теме

Галиева Алсу Мирхазияновна

1 класста Әлифба бәйрәме сценариесе.

Катнашалар: 1 сыйныф укучылары, “Әлифба” һәм “Азбука” дәреслекләре, Шүрәле, Убырлы, Су анасы, чакырылган кунаклар.

Рольләрдә - ата-аналар яисә зуррак сыйныф укучылары.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл lifba_nig_upklgn.docx19.94 КБ

Предварительный просмотр:

Әлифба нигә үпкәләгән? 

(Әлифба бәйрәме сценариесе)

Катнашалар: 1 сыйныф укучылары, “Әлифба” һәм “Азбука” дәреслекләре, Шүрәле, Убырлы, Су анасы, чакырылган кунаклар.

Рольләрдә - ата-аналар яисә зуррак сыйныф укучылары.

I пәрдә

  Укытучы:  Хәерле кич, хөрмәтле кунаклар, кадерле укучыларым!                                                                                                                                                                              Күчкәнме бу залга дөньяның бар яме?

                   Күңелләр түрендә – Әлифба бәйрәме!

                   Бу матур бәйрәмгә  кушыл, дус, әйдәле,

                   Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме!

Әйе, бүген бездә зур бәйрәм - Әлифба бәйрәме. Әле яңа гына мәктәп ишеген ачып кергән укучыларыбыз бүген беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр. Әйе, балалар, сезгә хәрефләрне тану, алардан иҗекләр, сүзләр төзү җиңел булмады. Әмма сез югалып калмадыгыз, тырыштыгыз. Бүген безнең сыйныфтагы һәр бала укый, яза белә. Чын күңелдән котлыйм сезне, укучыларым!  

 Укучы: Тышта ап-ак кар яуганда

                Без җыелдык бәйрәмгә.

                Безнең шатлык эчкә сыймый

                Сезгә ничек сөйләргә?

Укучы:  Яфрак яуган көзге көндә

                Тыйнак үттек класска.

                Әлифбаны кулга алдык            

                Әй, сөендек шул чакта!

Укучы:  Бүген бездә зур тантана!

                Моңсу да ул, ямьле дә.

                Әлифбабыз китә бездән -

                Бу көн калыр хәтердә!

 Укучы:  39 хәреф белән                              

                Таныштык без тиз генә.

                Олы ярдәмчем булдың син

                Рәхмәт инде, Әлифба!

1 укучы: Исәнмесез, хәерле көн барчагызга да! Бүген без сезнең белән бик зур бәйрәмгә – “Әлифба” бәйрәменә җыелдык.

2 укучы: Әйе, менә тиздән зур кунагыбыз үзе дә килеп җитәргә тиеш.

3 укучы: (йөгереп кереп) ЧП, ЧП, ашыгыч хәбәр! “Әлифба” юкка чыккан!

1 укучы: Ничек инде юкка чыккан?! Тел бетә дип сөйләшүләр элеккедән калган ул... Яле, аптыратма юкка, сөйлә, нәрсә булды?

3 укучы: Менә хатны укыгыз, барысын да аңларсыз.

4 укучы: (кулыннан кәгазь битен алып) Әйдә, үзем укыйм. “Хөрмәтле, беренче сыйныф укучылары! Без туган телебез, Тукай телебез өчен бик борчылабыз. Хәзерге вакытта сәясәт тә, балалар, өлкәннәр дә аны бик каты үпкәләттеләр. Шуңа күрә, без – урман сакчылары – барысын да үз кулыбызга алырга булдык. Әгәр дә сезгә туган тел кирәкми икән, без аны үзебездә калдырабыз. Монда аңа тиешенчә игътибар булыр! Әгәр дә сез “Әлифба”ны янәдән кайтарасыгыз килсә, без әйткән берничә шартны үтәргә тиешсез! Урманда булсак та, телләре булган Убырлы, Шүрәле, Су анасы.”

5 укучы: (шаккатып) Вәт булган буу!

1 укучы: Безнең урман дусларыбыз чыннан да бик җитди әзерлекле икән.

2 укучы: Алар шулай дип ялгышалар, без аларга киресен исбатларга, үзебезнең “Әлифба”га лаек икәнне күрсәтергә тиешбез.

3 укучы: Алайса, әйдәгез, бергәләшеп алар әйткән сынауларны үтик. Менә алар флешка да тыгып җибәргәннәр.

4 укучы: Заманадан арттан калмыйлар, ә! Әйдәгез, карыйк...

II пәрдә

Видеоязмада Шүрәле шигырь укый: Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл Кырлай диләр.....

Укытучы: Нинди матур шигырь юллары, әйе бит, укучылар? Кемнеке ул беләсезме?

Барысы бергә: Габдулла Тукайныкы!

Бу вакытта Шүрәле үзе килеп керә.

Шүрәле: Бик дөрес, укучылар. Безнең тел сагында торучы Тукай абыегызныкы. Беренче сынау сезгә шул булыр: туган телгә карата һәрберегез дә берәр куплет шигырь сөйләргә тиешсез.

Укучы:  Әлифба, әлифба,

                Беренче битеңне

                Ачкан көн хәтердә

                Зур бәйрәм шикелле.

Укучы:  Иң  якын дустыбыз

                Булдың син гел безнең.

                Һәр хәреф, елмаеп,

                Әйтте үз исемен.

Укучы:  Һәм алар бик матур

                Сүзләргә әйләнде,

                Сүз төзеп укуы

                Кызыклы, күңелле.

Укучы:  Матур итеп сөйләргә,

                Аңлаешлы укырга,

                Табышмаклар чишәргә

                Өйрәттең син, Әлифба!

Укучы:  Өйрәттең син безгә

                Ватанны сөяргә.

                Рөхсәт ит, зур рәхмәт,

                Мең рәхмәт дияргә!

Шүрәле: Менә афәрин, менә акыллылар! Рәхмәт! Күңелем булды! Менә сезгә икенче сынауны үтәр өчен алтын хәрефләр!

III пәрдә

Китә. Видеоязма башлана. Кышкы урам буйлап Су анасы атлый. Аның туңганы күрсәтелә. Видео  ахырында ул шундый ук халәттә бүлмәгә килеп керә.

Су анасы: Аһ, бу кышның салкын бураннары. Туңдым, өшедем.

1 укучы: Без Сезгә ничек булыша алабыз, Су анасы?

Су анасы: Салкыннан да бигрәк, телем өчен җаным өши. Күрәм, сездә “Әлифба” хәрефләре бар. Шулардан бары тик татар алфавитына гына хас булган хәрефләрне аерып күрсәтсәгез, мин сезнең белемегездә һәм туган тел сакчылары булуыгызда шикләнмәс идем.

1 укучы: “Ә” хәрефе. Әкият. Су анасы әкияттән килгән, без дә хәзер сезнең белән бик яхшы бер әкияттә!

2 укучы: “Җ” -  Җылы. Су анасының җанын җылытырга кирәк!

3 укучы: “Ң” “Ү” - Мәңге үлмәс тел!

4 укучы: “Ө” -  Өмет!

5 укучы: “Һ” – Һәммәбез!

Су анасы: Ай, рәхмәт, балалар. Бөтен шикләремне юкка чыгардыгыз. Сез чынлап та, безнең туган телебезне яхшы беләсез икән.

1 укучы: Сынаулар әкиятләрдә өчәү була. Безне өченче сынау да көтәдер инде...

Су анасы: Әйе, әйе, “Әлифба” хәзерге вакытта “Убырлы”да кунакта утыра. Алар бер-берсенә моң-зарларын сөйләшеп калдылар. Хәзер без алар белән прямой эфирга чыгабыз.

Убырлы телефоннан үзен төшерә. Су анасы белән сөйләшкән кебек. “Әлифбаны” күрсәтеп ала.

Убырлы: Безнең барысы да яхшы. Менә “Әлифба” сезгә сәлам әйтә! (Әлифбага) Әйдә, әйт балаларга берәр нәрсә!

Әлифба: Хөрмәтле укучылар, сез мине гафу итегез. Сөйләшеп киттек тә күңелем тулды, бөтенләй кәефем төшеп китте. Ә хәзер сезнең шуның кадәр күп белүегез, мине коткарырга омтылуыгыз мине бик шатландырды, көч бирде. Әйдәгез, бергәләшеп татарча матур җыр җырлыйк.

IV пәрдә

Укучылар тезелеп басып әлифба яисә туган тел турында җырлый башлыйлар. Видеода Әлифба белән Убырлының җыенганы күренә. Җыр азагында алар бәйрәмгә килеп җитәләр.

Укучылар: Урра, “Әлифба” килде!

Укучылар әлифба тирәли сөенешеп сикерешәләр, кайсыдыр килеп кочаклап та ала.

Әлифба: Укучыларым, мин сезнең бәйрәмегезгә килдем. Сез чынлап та “укучы” сүзен акладыгыз. Мин сезне чын күңелдән котлыйм!

1 укучы: “Әлифба”быз, без сине бик яратабыз! Без бүтән беркайчан да сине кыерсытырга юл куймасбыз. Син горурланырлык шәхесләр булып үсеп җитәрбез! 

Азбука:  Вот и пришла пора проститься,

               И я хочу вам пожелать:

               Всегда старательно учиться,

               Всегда с охотою трудиться

               И Азбуку не забывать!

    Сегодня я прощаюсь с вами, но мои буквы останутся  в каждой книге, на каждой  странице, в ваших тетрадях, письмах и открытках.

Укучы:  

Как хорошо уметь читать!
Не надо к маме приставать,
Не надо бабушку трясти:
«Прочти, пожалуйста! Прочти!»
Не надо умолять сестрицу:
«Ну, почитай еще страницу!»
Не надо звать, не надо ждать,
А можно взять и почитать!

Укучы:

 Сегодня праздник необычный:

 Спасибо, азбука, тебе.

                 Ты столько знаний подарила,

 Мы будем помнить о тебе.

Укучылар: Спасибо, Азбука! ПРОЩАЙ!

Укучылар “33 сестрицы” видеосына туры китереп алдан әзерләнгән бию башкаралар.

Төзеде: 1нче сыйныф җитәкчесе Галиева А.М.

Февраль, 2018 ел


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әлифбаны озату кичәсе

Әлифба китабын укып бетергәч үткәрелә торган кичә...

Рәхмәт сиңа, Әлифба.

“Рәхмәт сиңа, Әлифба”   Зал бәйрәмчә бизәлә. Күңелле көй “Бәйрәм бүген”  җыры ишетелә. Залга 3 укучы чыга. 1 нче укучы.   Күтәренке күңелле...

Әлифба бәйрәме

Әлифба бәйрәме 1класс...

сценария праздника "Әлифба бәйрәме" 1класс

сценария праздника  "Әлифба бәйрәме"...

Әлифба бәйрәме

Это сценария праздника Букваря для начальных классов обучением татарского языка...

Презентация "Әлифба бәйрәме"

Әлифба бәйрәмеМаксат:Тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү.Җиһалау: интерактив такта, п...

Рәхмәт сиңа,Әлифба!

Разработка внеклассного мероприятия. 1 класс. Прощание с Азбукой на татарском языке....