Сценарий праздника на тему "Сез безнең горурлыгыбыз."
классный час (4 класс) на тему

Фаттахова Алсу Мохлисулловна

Разработка сценария на 23 февраля - День защитника отечества.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 23_fevral._stsenariy.docx30.7 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының

“К.Ф.Шакиров исемендәге Зур Сәрдек гимназиясе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

Сез безнең горурлыгыбыз!

  (Башлангыч  сыйныфлар өчен 23 февраль – Ватанны саклаучылар көненә сценарие)

                       

                        Төзүче: Фаттахова А.

2017-2018 нче уку елы

БӘЙРӘМ СЦЕНАРИЯСЕ.

23 ФЕВРАЛЬ – ВАТАННЫ САКЛАУЧЫЛАР КӨНЕ.

Музыка яңгырый.

Укытучы сүзе: Хәерле көн безнең иң кадерле укучыларыбыз: малайлар һәм кызлар. Без бүген бирегә барлык эшләребезне читкә куеп, тормыш ваклыкларын онытып торып күңелле ял итәргә җыйналдык.

Бүген бездә зур бәйрәм! 23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көне! Шушы күркәм бәйрәм белән барлык егетләребезне, абыйларыбызны, әти-бабайларыбызны котлыйбыз. Аларга саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы, батырлык, укуларында һәм эшләрендә зур уңышлар телибез.

23 февраль… Бу бәйрәмне үткәрә башлауга быел төгәл 100 ел. Бер гасыр буе кешелекнең иң көчле яртысы түземлелек, патриотизм һәм мәрхәмәтлелек бәйрәмен билгеләп үтә. Нарва һәм Псков янында немец басып алучыларын җиңү хөрмәтенә 1918 елның 23 февралендә Кызыл Армия көне бәйрәмен билгеләп үтү турында декрет чыгарыла. Соңыннан бу бәйрәм Совет Армиясе һәм хәрби диңгез Флоты көне итеп үзгәртелә. Ә хәзер инде күп еллар Ватанны саклаучылар көне буларак билгеләп үтелә. Россиядә элек–электән үк Ватанны саклаучы иң хөрмәтле һәм изге профессия булып саналган. Ватанга хезмәт итү ул - халыкның тыныч тормышын саклау, үз иленең намусын саклау.

Шушы бәйрәм хөрмәтенә без 2, 3, 4 сыйныф малайлары арасында ярыш үткәрергә булдык. Ләкин кызлар да бу бәйрәмнән читтә кала алмыйлар. Алар сезгә көч биреп, җан атып торырлар. Бәйрәмебезне башлау өчен сүзне аларга бирик әле.

4 сыйныф кызлар башкаруында җыр “Билен кысып буган диләр”.

Билен кысып буган, диләр,
Бигрәк уңган, диләр;
Әллә каян күренеп тора —
Солдатта булган, диләр.

Кечеләрне кече итәр,
Олыны зурлар, диләр.
Әллә каян күренеп тора —
Солдатта булган, диләр.

Комбинезон алган, диләр,
Шинелен салган, диләр.
Шинелен салса да, солдат

Гадәте калган, диләр.

  1. Команда белән таныштыру.

Укытучы сүзе: Малайларыбыз инде 2 командага бүленеп, үзләренә исем, девиз, җыр, капитан сайлап куйдылар. Әйдәгез хәзер, үзләренә сүз бирик.

  1. Маршировка.

Укытучы сүзе: Армиядә хезмәт итүче һәр егет дөрес һәм тигез итеп маршировка үтә белергә тиеш. Моңа әзерлек инде башлангыч сыйныфтан ук башлана, зур сыйныфларда инде егетләребез бу һөнәрне бик яхшы белә.

Хәзер үзебезнең малайларга да шул җаваплы эшне йөкләп карыйк әле. Кайсы команда дөресрәк һәм тигезрәк атлый алыр икән?

  1. “Тапкырлар бәйгесе”.

Укытучы сүзе: Молодцы! Булдырдыгыз! Хәзер бәйгебезнең өченче өлешенә күчик. Мин сезгә армия, чик сакчылары, ир-егетләр, малайлар белергә тиешле викторина сораулары әзерләп килдем. Һәр командага аерым-аерым сораулар бирәчәкмен. Игътибарлы булыгыз!

  1. Ватанны саклаучылар көнен атагыз (23 февраль).
  2. Җиңү бәйрәме кайчан? (9 май).
  3. Кайсы җырны басып тыңлыйлар? (Гимн)
  4. Илнең төп эмблемасы ничек атала? (Герб)
  5. Солдатлар өе ничек атала? (Казарма)
  6. Танкның ишеге ничек атала? (Люк)
  7. Корабльнең идәне ничек атала? (Палуба)
  8. Корабльнең тәрәзәсе ничек атала? (Иллюминатор)
  9. Солдатның кышкы өс киеме ничек атала? (Шинель)
  10.  Диңгездә көчле давыл ничек атала? (шторм)
  11. Кайсы ай календарьда юк? (күктәге)
  12. Футбол командасында ничә уенчы? (11)
  13. Нинди сорауга “әйе” дип җавап биреп булмый? (“Син йоклыйсыңмы?”)
  14. Сәгатьтә 3 цифрына каршы нинди цифр тора? (9)
  15.  Төз атучыны кем дип атыйлар? (Снайпер)
  16. Моряклар арасында иң киң таралган кием ничек атала? (тельняшка)
  17. Почтальон Печкин нинди  транспортта йөри? (велосипед).
  18. Элеккеге заманда сугышчылар нинди транспортта йөргәннәр? (ат).

Укытучы сүзе: Молодцы! Афәрин. Барлык сорауларга да дөрес җавап бирдегез. Ә хәзер ял итеп алыгыз. Сүзне 2 нче сыйныф кызларына бирәбез.

2 нче сыйныф кызлары чыгышы.

  1. “Өй эше”.

Укытучы сүзе: Хөрмәтле командалар! Сезгә ярышка өй эше дә бирелгән иде. Сез – булачак солдатлар. 18 яшегезне тутыргач, мәктәпне тәмамлагач, күбегез армия сафларында хезмәт итәргә барачак. Ә анда, һичшиксез, солдат булып хезмәт итүчеләрнең хәрби дәрәҗәсен белү кирәк. Гади солдат – рядовойдан алып, маршалга кадәр. Мин сезгә хәзер аларның исемлеген өләшәм. Сез аларны үсә бару тәртибендә, дөрес итеп төзергә тиеш.

Воинские звания: рядовой, ефрейтор, младший сержант, сержант, прапорщик, старший прапорщик, младший лейтенант, лейтенант, старший лейтенант, капитан, майор, подполковник, полковник, генерал, генерал-майор, генерал-лейтенант, генерал-полковник, генерал армии, маршал.

  1. “Портретны таны” бәйгесе.

Укытучы сүзе: Малайлар, сезгә тагын бер бирем! Хәзер экранда төрле билгеле шәхесләрнең портретлары чыгачак. Сезгә аларның кем икәнлеген танып белергә кирәк.

Экранда: В.В.Путин, Р.Н.Миннеханов, М.Ш.Шәймиев, Д.Д.Медведев, А.Алиш, М.Җәлил, В.В.Ленин, И.Сталин.

Укытучы сүзе: Булдырдыгыз! Ә хәзер сүзне 3 нче сыйныф кызларына бирик.

3 нче сыйныф кызлары башкаруында чыгыш.

  1. “Пазл җыю” бәйгесе.

Укытучы сүзе: Хәзер сезгә яңа бирем тәкъдим итәбез. Мин биргән пазлларны кайсы команда тизрәк җыя алыр икән?

  1. “Егетнең эш кораллары” бәйгесе.

Укытучы: Алдагы биремебез экранда күрсәтелер. Сезгә төрле эш коралларын күрсәтәбез. Сез аның нәрсә икәнен һәм ни өчен кулланылганын белергә тиешсез.

(балта, урак, нождак, гайка, лопата, пычкы, чалгы, болт, двигатель, ачкыч, тәгәрмәч, отверка).

Укытучы сүзе: Хәзер сүзне тагын 4 нче сыйныф кызларына бирик әле. Алар малайларыбыз өчен сюрприз әзерләгәннәр. Аларга багышлап шигырь иҗат иткәннәр. Әйдәгез, тыңлап карыйк!

4 нче сыйныф кызларының чыгышы.

Кышның матур көнендә,                                              Өченчеләр башка төрле,

Карлар явып торганда,                                                 Алар тапкыр һәм шаян.

Купка башлангыч мәктәбендә                                     Спортны бик үз итәләр,

Очраштык, дуслар, бергәләп,                                       Көчләр табалар каян?

Егетләр бәйрәмендә.

Мәктәбебез малайлары –                                              Дүртләр егет булды хәзер,                                          

Алар бергә унҗиде.                                                       Горур гына атлыйлар.

Барысы да менә дигән,                                                  ВПР дигән зур юлның

Барысы да килешле.                                                      Сукмакларын таптыйлар.

Һәр җирдә дә өлгер алар,                                              Эх, егетләр, малайлар,

Укуда да, эштә дә.                                                          Кайчак сезне сүгәбез.

Каушамыйлар, бирешмиләр,                                        Ә шулай да сездән башка

Башка борчу төшсә дә.                                                  Күңелсез бит, беләбез!                            

Беренчеләр бик җитезләр,                                            Бәйрәм белән котлап сезне

Чабып кына йөриләр.                                                   Телибез тик уңышлар!

Ашханәнең яңалыгын                                                  Ил сагында торыгыз сез,

Иң беренче сөйлиләр.                                                   Булмасын тик сугышлар!

Икеләрдә биш малай бар,                                             Үсеп җитеп, егет булгач,

Һәр эштә булдыралар.                                                   Юлдан язып калмагыз.

Кызларын хәтта кайчак                                                Туры юлны табып һәрчак

Укуда уздыралар.                                                          Җиңү генә яулагыз!       Ф.Алсу.

  1. “Оста рәссам” конкурсы.

Укытучы: Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз, диләр. Чыннан да шулай микән, тикшереп карыйк әле. Алдагы конкурсыбыз: рәсем бәйгесе. Армия, 23 февраль темасына карата рәсем ясарга кирәк булачак.

  1. Скакалкада сикерү. Һәр командадан иң җитез, иң җиңел малай скакалкада сикерә.  Кем күбрәк ялгышмыйча сикерә, шул команда – җиңүче.

  1. Эстафета «Марш бросок».

Укытучы сүзе: Аяк табаны зурлыгындагы картон бирелә. Шул картонга баса – баса, билгеләнгән урынга барып житәргә һәм, кире йөгереп килеп, иптәшенә бирергә кирәк. Ул уенны дәвам итә. Иң беренче тәмамлаган команда – жиңүче.

  1. Яшь хоккеистлар. Һәр команда члены вакытка бер баштан икенче башка кәшәкә белән шайбаны этеп бара һәм капкага кертә, шайбаны кулга алып йөгереп килә дә, иптәшенә бирә, иптәше дә шуны ук кабатлый. Бөтен кеше дә итеп бетергәч, вакытны чагыштырабыз. Кайсы команда тизрәк вакыт эчендә эшләп бетергән, шул команда җиңүче.

  1. Отжимание ясау. Командадан 2шәр малай ясый. Икесенең дә күпме ясавын санап, шуны кушып, суммасын чагыштырабыз. Күбрәк ясаган команда җиңүче.

  1. “ВАТАНЫМ”. Карабодай ярмасы ярдәмендә “Ватаным” дигән сүзне язабыз.

  1. “Автогонка” бәйгесе.

Укытучы сүзе: Малайларның кечкенә чакта иң яраткан уенчыклары нәрсә?

Укучылар: Машина.

Укытучы: Бик дөрес! Хәзер аларга тагын бер кат уйнау мөмкинлеге туачак. Без һәр командага да машиналар бирәбез. Сез аларны чираттан бау белән тартып йөгерергә тиешсез. Беренче бетергән команда җиңүче!

Укытучы сүзе: Афәрин! Булдырдыгыз, малайлар! Жюрилар очколарны санаганчы, бергәләп торып басып, Россия Федерациясенең гимнын тыңлыйк әле!

ГИМН РФ.

Җиңүчеләргә диплом тапшыру һәм малайларга, бәйрәм белән котлап, бүләкләр бирү.

Солдатлар

бабай да солдат булган

эти дэ солдат булган

зур абыйда солдат булып

ил чиклэрендэ торган

зур абыйда солдат булып

ил чиклэрендэ торган

кече абый солдат булып

китте быел яз гына

мин уземдэ солдат булам

усим генэ аз гына

мин уземдэ солдат булам

усим генэ аз гына

мин уземдэ солдат булам

усим генэ аз гына

мин уземдэ солдат булам

усим генэ аз гына

Билен кысып буган, диләр,
Бигрәк уңган, диләр;
Әллә каян күренеп тора —
Солдатта булган, диләр.

Кечеләрне кече итәр,
Олыны зурлар, диләр.
Әллә каян күренеп тора —
Солдатта булган, диләр.

Комбинезон алган, диләр,
Шинелен салган, диләр.
Шинелен салса да, солдат

Гадәте калган, диләр.

Рядовой                                   ефрейтор

младший сержант

сержант                                    прапорщик  

 старший прапорщик

 младший лейтенант

 лейтенант

 старший лейтенант

 капитан  

 майор

 подполковник

полковник

 генерал

 генерал-майор

 генерал-лейтенант

 генерал-полковник

 генерал армии

 маршал

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының

“К.Ф.Шакиров исемендәге Зур Сәрдек гимназиясе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

Сез безнең горурлыгыбыз!

  (Башлангыч  сыйныфлар өчен 23 февраль – Ватанны саклаучылар көненә сценарие)

                       

                        Төзүче: Фаттахова А.

2017-2018 нче уку елы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарии праздников: "Осень, Осень, в гости просим", "Здравствуй, праздник Новогодний"

Сценарии праздников: «Осень, Осень, в гости просим!»   «Здравствуй, праздник новогодний!»      ...

"Праздник Букваря." сценарий праздника.

В сценарии представлен вспомогательный материал  для проведения праздника в 1 классе " Прощай,Азбука!"...

Сценарий праздника "Праздник первых каникул"

Вашему вниманию предлагается ежегодное мероприятие для первоклассников, сценарий которого представлен в статье. Сценарий включает в себя стихи, песни, сценки из школьной жизни....

Сценарий праздника. «День именинника или необыкновенное путешествие по морю Фантазий на Остров Праздников».

Праздник . посвященный.дню именинника. Можно проводить в конце учебного года ....

Сценарий праздника. Сценарий праздника к 8 марта «Для прекрасных Дам!»

Сценарий предназначен для проведения праздника "Лучший день - 8 Марта" для учеников 1  класса и их родителей. Данный материал будет полезен для учителей начальных классов, педагогов дополнительно...

Сценарий праздника на тему "Сез безнең горурлыгыбыз."

Разработка сценария на 23 февраля - День защитника отечества....