Кошлар - безнең дуслар!
презентация к уроку (4 класс)

Хаматдинова Муршида Габделхаевна

Кошлар - безнең дуслар!

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл prezentatsiya_1.pptx2.78 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

“Кошлар- безнең дуслар”

Слайд 2

Максат : 1) Кошлар турында балаларның белемнәрен тирәнәйтү , йомгаклау . 2) Канатлы дусларыбызга мәхаббәт , игътибарлылык тәрбияләү . 3) Кошларны сакларга кирәклеге турында аңлату .

Слайд 3

Кошлар – яз хэбэрчелэре Март – язның беренче ае : уяну , сафлану ае . Бу ай яктылык , су һәм кошлар ае булып исәпләнә . Бүгенге бәйрәмне канатлы дусларыбызга багышлыйбыз . Кошлар безнең өчен бик кадерлеләр, алар – гүзәл табигатьнең бер өлеше. Күңелле, моңлы тавышлары табигатьне яшәртә, күңелләребезгә дәрт һәм шатлык өсти. Кошлардан башка табигать җансыз . Алар бик күп зарарлы бөҗәкләрне юк итәләр, сайраулары белән тормышыбызга ямь өстиләр. Шуңа күрә без кошларга ярдәм итәргә , аларны сакларга тиеш .

Слайд 4

Ачылды ак калын юрган , Исте апрель җилләре . Кошлар кайта : сагындырган Туган – үскән җирләре. Көннәрен юлда үткәреп, Куанышып очалар , Канатларына күтәреп, Яз китерә ич алар . Килсен әйдә, килсеннәр, Без – дуслары кошларның , Оялар куйдык , керсеннәр, Бүләге, дип дусларның. Һәр җирен тикшереп кат – кат Оялар сайласыннар . Сайрасыннар безне мактап , Шатланып сайрасыннар .

Слайд 5

Кошлар ничек файда китерәләр... Кимерүчеләрне юк итәләр: Колаклы ябалак 1 көндә 10 кыр тычканы ашый, ә торымтай 1 айда 100 кимерүчене юк итә . 2. Зарарлы бөҗәкләрне юк итәләр: Бер сыерчык гаиләсе 1 көндә 350 гусеницаны юк итә , ә күке бер җәй эчендә 270 мең зарарлы бөҗәк юк итә . 3. Үсемлекләрне серкәләндерәләр: Колибри 4. Кешеләргә һәм башка хайваннарга азык булып торалар : Кешеләр тавык , каз итен яратып ашыйлар , йомырка кулланалар Еланнар һәм башка хайваннаркошлар белән тукланалар .

Слайд 6

Моны белү кызык.Кошлар турында кызыклы фактлар . Хәзерге вакытта җир йөзендә 8600 төрдәге кош бар , ә анарның гомуми саны 100 миллиард чамасы . Русия территориясендә кошларның750 төре бар. Песнәк балаларын бер тәүлеккә мең мәртәбә ашата . Мөгезле зур ябалак башын 270 градуска бора ала. Колибри - артка таба оча белүче бердәнбер кош. Кошлар бәхетле булганнары өчен сайрамыйлар . Алар сайрап үз территорияләрен билгелиләр. Очканда кошлар канатларын аска һәм өскә какмыйлар.Әгәр кошка кырыйдан карасаң , аның очу хәрәкәте сигезлене хәтерләтә . Тәвә кошының бер йомыркасыннан 11 омлет чыга . Тәвәнең авырлыгы 140 кг га кадәр җитәргә мөмкин , ә аның әчәгесе 14 метр озынлыкта . Күзләре баш миеннән зуррак . Пингвин -йөзә алучы , әмма оча белмәүче бердәнбер кош. Фламинго туганда алсу төстә булмый . Аларга бу төс эшкәртелгәч алсу төскә әйләнә торган яшел суүсемнәрдән күчә. Акчарлакның аңкау бизләре тозны фильтрлый ала, шуңа күрә- алар тозлы диңгез суын эчәләр. Кыр үрдәге 22530 километрны очып үтә алган . Үрдәкләр һәм казлар минус 110 градус салкынга , ак аюларһәм тюленьнәр 80 градуска түзә ала. Аккошта 25 мең , кыр үрдәгендә ике тапкыр ким,сайраучы кошларда 1,5-4 меңгә чаклы каурый була . Козгыннар,попугайлар -140,аккошлар -170, лачыннар - 100, бөркетләр -80 ел яшиләр . Казлар-40,тавыклар һәм күгәрченнәр-30, кенәриләр,сыерчыклар читлектә 20-25 ел яшиләр . Аккошлар 8230 метрга кадәр күтәрелә ала. Император пингвины 265 метр тирәнлектә 18 минут тора алган . Давыл кошлары - альбатрослар 3 километрдан балык исен сизәләр . Яр карлыгачы иң күп оча торган кош.Ул , бала чыгару яшенә җиткәнче 2-Зел һавада очып йөри . Сәгатенә 170 километр тизлектә оча .

Слайд 7

кошлар

Слайд 8

кошлар

Слайд 9

кошлар

Слайд 10

кошлар

Слайд 11

кошлар

Слайд 12

кошлар

Слайд 13

Галка

Слайд 14

Сова

Слайд 15

Дятел

Слайд 16

Уеннар : 1.”Кем күбрәк ”.”К” дан башланган кош исеме язарга . 2. Ике укучы күзләрен бәйләп кош рәсемен ясыйлар . 3. Төрлечә киселгән фигуралардан кош рәсеме төзү . 4. ”Әйтеп бетер ” . а) Бар нәрсә йокыга талгач , бакчалар тынып калгач Куактан куакка кунып,сайрый сары ..........( сандугач ) б) Арыш кыры белән бу кош,аерылмас дус бугай. Башаклар җырга кушыла,сайрап җибәрсә........... ( тургай )

Слайд 17

Табышмаклар : Башы тарак , койрыгы урак , Кычкыртып быргысын , уята барысын . (Әтәч ) Үзе озын,чабуы кыска . (Торна) Соскы борын-бакылдык , күп сөйләшә такылдык . (Үрдәк ) Җәй шакылдый бу чүкеч, Кыш шакылдый бу чүкеч , Ничек чыдый бу чүкеч? ( Тукран ) Төнлә очарга ярата Көндез очмый , йокларга ята . ( Ярканат ) Үзе йомырка басмый,баласын да бакмый .( Күке )

Слайд 18

Кошлар турында викторина: Җир шарында ничә төр кош билгеле?Якынча . (9 мецгә якын ) Нинди кош ялтыравык әйберләргә « кызыга »? ( Саескан ) Нинди кош су төбендә йөри ала? (Су чыпчыгы - оляпка) Иөзә алучы , әмма оча белмәүче бердәнбер кош нинди ? (Пингвин) Дөньядагы иң авыр кош нинди ? (Тәвә. авырлыгы-120кг.) Бездән җылы якка иң соңыннан китүче кошларны әйтегез? ( Каз ) Күгәрчен гадәттә ничә бала чыгара ? (Ике) Сыерчык оясының тишеме ничә см диаметрлы булырга тиеш ? (4,5 -5 см) Нинди кошлар кар астында төн куна? (Көртлек ) Дөньяда сан ягыннан иң күп таралган кошлар нинди ?( Чыпчык ) Кайсы кош иң озын гомерле ? ( Козгын ) Кайсы кош җылы яктан иң беренче булып кайта ? (Кара карга) Нинди кош кызыл төсне « яратмый »? (Күркә ) Россиядәге иң бәләкәй кош нинди ? (Кәрлә тургай -королек) Күзләрен ачкан килеш челт - челт итә алучы бердәнбер кош нинди ? ( Ябалак )


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

кошлар- яшеллек дуслары

классный час "Кошлар - яшеллек дуслары"...

кошлар- яшеллек дуслары

Классный час  "Кошлар- яшеллек дуслары"...

Кошлар-безнең дуслар

Презентация. Кошлар-безнең дуслар. Презентация...

Презентация урока "Кошлар безнең дусларыбыз!"

Презентация к уроку литературному чтению ( тат). Имеется кроссворд, рисунки птиц....

Уен-викторина ” Кошлар безнең дусларыбыз”

Проектның темасы "Кошлар безнең дусларыбыз" Проект кошлар турында күбрәк белү һәм алар турында кызыксыну, канатлы дусларыбызга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Проектның максаты укучыларны кошлар дөньясы бел...

КВН "Кошлар- безнең дусларыбыз"

Башлангыч мәктәпләрдә үткәрү өчен класстантыш чара....

Кошлар – безнең дуслар. Проект эше

Максат: кошлар тормышын өйрәнү.Бурычлар: ·        туган як табигатен өйрәнү;·        туган як табигатенең матурлыгын күрә белергә ...