Әлифба бәйрәме
материал (1 класс)

Миннуллина Ания Рустямовна

Татар мәктәпләренең беренче сыйныфларында Әлифба бәйрәме үткәрер өчен дәрестән тыш чара сценарие

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл lifba_2016-2017.docx41.59 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Биектау  муниципаль районы

МББУ “Ямаширмә урта гомуми белем мәктәбе”

                                       “Бөтен хикмәт белемдә!”

                     

http://im0-tub-ru.yandex.net/i?id=7dd7dd7ddb60e9ba1fea7dd43d254804-27-144&n=21

                                          Башлангыч класс укытучысы

Ания Рөстәм кызы Миннуллина

Максат: әти-әниләр һәм укучылар катнашында Әлифба белән хушлашу бәйрәмен истәлекле итеп үткәрү

Бурыч: әлифбага  рәхмәт әйтү максатыннан укучыларда күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү; сүзлек запасын баету, сөйләм культурасын формалаштыру, балаларның фикерләү сәләтен үстерү, аралашу әдәбенә , ягымлы сүзләргә өйрәтү; үз телеңә һәм чит телләргә хөрмәт тәрбияләү

Җиһазлау:әлифба турында шигъри язмалар, төсле кәгазьләрдән киселгән хәрефләр,  компьютер, урман аланын ясау өчен агачлар, чәчәкләр, гөмбәләр, җәнлек костюмнары, укучылар өчен дипломнар.

Кулланылган әдәбият: сценарий укытучы тарафыннан төзелде,  төрле шагыйрьләрнең шигъри әлифбалары кулланылды

Зал бәйрәмчә бизәлгән.Урман аланы. Музыка яңгырый.

Җәнлекләр түгәрәктә сикереп әйләнеп йөриләр.

Тиен:- Әйдәгез,  сүз әйтеш уйныйбыз. Мин хәрефләр әйтәм, сез шул хәрефтән башланган сүз әйтегез. И!

1 нче куян: -  Икмәк!

2 нче куян: - Юк, И – иптәш. Ислам, Ильяс, Илдар – минем иптәшләрем.

Тиен:- Ә К хәрефенә нинди сүзләр бар?

1 нче куян: -  Кәбестә, кишер...

2 нче куян: -Кәбестә менә сиңа, китап!

Тиен: - Т хәрефенә нинди сүзләр беләсез?.

1 нче куян: -  Тырышлык.

2 нче куян: - Тәртипсез.

Тиен: - Тәртипсез? Тәртипсезгә кем түзәр? Тәртипсезгә Г түзәр.

Г хәрефе безнең апабыз Гөлсөя. Безнең кебек шукларга, елакларга, утларга бары ул гына түзәр. Әнә үзе дә килә.

Укытучы: - Әллә мине сөйли идегезме?

2 нче куян: Юк ла инде, бәйрәм җитә бит, белемнәрне барлыйбыз.

Укытучы:- Әйе, бөтен хикмәт белемдә,

                     Барсын кирәк белергә!

            Ә белемнәр – китапта!

“Китап турында җыр”   ( №1)

Төлке керә

Төлке: - Бәйрәм дисезме? Нинди бәйрәм ул? Бәйрәм дигән сүзне ишеттем. Мин дә бәйрәмнәрне бик яратам, бигрәк тә куяннар, керпеләр булганда.

Тиен: - Төлке дускаем, бик зур бәйрәм бүген бездә - Әлифба бәйрәме. Әйдә безнең белән уйнарга? Син килгәнче без сүз әйтеш уены уйнадык. Ә син нинди уен беләсең?

Төлке: - Мин тизәйткечләр беләм, телисез икән, сезгә дә өйрәтәм. Беренчесен әйтәм, истә калдырыгыз:

- Абагага бага, бага

Башым бәрдем баганага.

- Икенчесен тыңлагыз:

-Мич башында 5 мәче

Биш мәченең биш башы

Биш мәченең биш башына

Ишелмәсен мич ташы.

(Җәнлекләр тизәйткечләрне кабатлыйлар)

Төлке:  - Булдырдыгыз,  дусларым. Бәйрәм икән, бәйрәм булсын, әйдәгез күңел ачыйк.

“Кояшлы ил” җыры ( №2)

“Бүләк” җырын ( №3)   җырлап Кызыл Калфак керә

Каршысына Бүре йөгереп килә

Бүре: - Кызыл Калфак, мин сине ашыйм.

Кызыл Калфак:  - Ашама мине, бүре абзый, минем бүген әбиемнең туган көне. Әнием аңа дип кабартмалар пешереп бирде.

Бүре: - Кая китер кабартмаларыңны, үзем ашыйм.

Кызыл Калфак:  - Әйдә бүре абзый, әбиемә бергәләп барыйк. Шунда тәмләп чәй эчәрбез.

Каршыга башка җәнлекләр очрый.

Бүре: - У-у-у, никадәр дуслар җыелган? Без Кызыл Калфак белән аның әбисенең туган көненә җыендык, әйдәгез,безнең белән.

Тиен: - - Ничек инде туган көнгә? Бүген бит безнең бәйрәм көн. Без Әлифбаны укып бетердек

Бүре: - Нишлибез инде хәзер? Бераз тамак ялгап алмыйча һич аяк атлар хәлем юк. Кая, Кызыл Калфак, китер кабартмаларыңны.

Кызыл Калфак:  - Кабартмаларым бик күп, җитә безгә дә, әбиемә дә. Тик минем кабартмаларым гади түгел бит. Менә, үзегез карагыз.

Кабартмалар өләшә, алар артында мәсьәләләр.

  1. Керпе гөмбәгә барды

9 ак гөмбә тапты.

3 не куйды энәсенә

Калганын кәрзиненә.

- Керпе  ничә гөмбәне кәрзиненә куйган? (6)

      2. 7 малай урамга

Чыкты футбол уйнарга.

3әү килде тагын да

Исәплә син барын да.

- Барысы ничә малай?

3. Айдар китте урманга

    Тәмле җиләк җыярга.

    Менә 10 җиләк тапты

    5не авызга капты

    - Ничә калыр чиләктә? (5)

2 нче куян: - Бу юлысы үзем чишәм.

Кызыл Калфак:  - Кара аны, куянкай, көлкегә кала күрмә.Күз алдыңа китер, синең 5 кишерең бар, берсен тиенгә бирдең. Синең ничә кишерең калды?

2 нче куян: -  5.

Кызыл Калфак:  - Ничек инде 5? Син бит берсен тиенгә бирдең?

2 нче куян: - Мин берекемгә дә бирмим, чөнки мин үзем кишерне бик яратам.

Кызыл Калфак:  - Булган әйбереңне дусларың белән бүлешергә кирәк. Сиңа, куянкай, бик оят булырга тиеш.

2 нче куян: - Оят, бик оят. Мин башка алай эшләмәм.

                                  “Әни кирәк ” җырын җырлап    ( №4)

  Арыслан  баласы  керә

Әни дип кычкыра, утырып елый

Янына җәнлекләр килә, юаталар.

Тиен: - Нәрсә булды сиңа?

Арыслан  баласы: - Адаштым.

Төлке:  - Урманда адашкач ничек кычкырасың соң?

Арыслан  баласы: - Әни! – дип.

2 нче куян: - Ничек инде “Әни!” дип. Адашкач “А-у!” дип кычкыралар.

Арыслан  баласы: - И-и-и, әйе шул, бөтенләй истән чыккан. Моннан соң мин Һәрвакыт игътибарлы булырмын. Мин бер уен беләм, әйдәгез уйныйбыз. Мин сезгә сораулар бирәм. Әгәр сез килешсәгез “Бу мин, минем дусларым”, диярсез, килешмәсәгез, аяк белән тыпырдарсыз:

  • Кем укуда бик оста, китап-дәфтәре чиста?
  • Кем киреләнә, кем елак, кем “2”ле ярата?
  • Кем ярата кошларны, кемнең бик күп дуслары?
  • Кем булыша зурларга һәм ярата җырларга?
  • Кечкенәләргә суга, кирәксә бәреп ега. Бу кем?
  • Кем бишле генә ала, әти-әнисен ярата?
  • Тәнәфестә йөгерә, директорга бәрелә?
  • Әйдәгез, дусларым, бер бию дә карап  алыйк  инде.

Бию “Гномики ” (№5)

Аю керә

Аю: - Нинди тавыш бу? Йокымнан уяттыгыз!? Әллә берәрсе урманга хуҗа булырга җыенамы? Нигә дип монда тузан туздырасыз?!

Төлке:  - Без тузан туздырмыйбыз, бездә бүген зур бәйрәм! Барыбыз да укырга, язарга өйрәндек.

Аю:- Ни арада өлгердегез, нигә миңа да әйтмәдегез?

Төлке:  -Аю абзый, без көз көне укырга кердек, син ул вакытта кышкы йокыга әзерләнеп йөри идең шул инде.

Аю: - Ярар, мин укымасам да  барысын да беләм. Мин бит урман хуҗасы!

Төлке:  -Алайса, безнең сорауларга җавап биреп кара. Булдырырсыңмы  икән?

Аю:  -Һи, мин белмәгән нәрсә юк бит ул дөньяда. Урмандагы һәр агачны беләм мин. Я, сорагыз!

Төлке:  - 1 сорау: Билгеле бер тәртиптә тезелгән хәрефләр җыелмасыничек дип атала?

Аю: -  Беләм, беләм, күргәнем дә бар? Солдатлар!

Төлке:  - Белмәдең шул, Аюкай! Әйтегез әле, дусларым!

Җәнлекләр: - Алфавит.

Төлке:  - 2 сорау: Алфавитта ничә хәреф?

Аю: -  33.

Төлке:  -Дөресме дусларым? 33 хәреф кайсы алфавитта? Ә татар алфавитында ничә?

Җәнлекләр:  - 39.

     Төлке:  - 3 Сорау: Ни өчен ъ (калынлык билгесе ) һәм ь ( нечкәлек билгесе) тавышсыз хәрефләр дип атала?

Аю: -  Алар кыш көне кар ашаганнар, тамаклары беткән, шуңа күрә тавышлары чыкмый.

Төлке:  - Тагын белмәдең, Аю абзый. Дусларым, кайсыгыз әйтә?

  •  ъ һәм ь билгеләре аваз белдермиләр. Шуңа күрә тавышсыз хәрефләр дип аталалар.    

Аю: -  Җитте, җитте, сез җиңдегез. Бәйрәмегездә калам, әле минем өйрәнәсе әйберләрем бик күп икән!

Котлау өчен сүз уку-укыту эшләре буенча завуч, тәрбия эшләре буенча завучка бирелә.

Укытучы:    Безнең  матур  укучылар,

                       Язалар һәм укыйлар.

                       Бер эштә дә сынатмыйлар,

                       Бииләр һәм җырлыйлар!

“Кәрия- Зәкәрия” бию.

                       

1 нче укучы: - Ә – Әни диеп телем ачылган

Әни сөйгән, назлаган.

Кайсыбыз соң дәфтәренә

Әни сүзен язмаган?!

2 нче укучы: - Л – Күзләремнән яшьләр чыкты –

Капкан идем лимонны.

Сары булгач, бик татлыдыр

Дигән идем мин аны.

3 нче укучы: - И – Ишәк кибеткә килгән

Тишек башмаклар кигән:

- Минем аяклар туңа

Итек бирегез миңа.

4 нче укучы: -Ф – Шундый матур яшел төсе

Ул кызылы, ул агы

Җилферди Казан өстендә

Безнең дәүләт флагы.

5 нче укучы: - Б – Бозау итеннән бәлеш

Көтә бүре балалары

“Барыгызга булыр өлеш”,

Дип әйтә аналары.

6 нчы укучы: - А – Аю абзый базардан

Алты мичкә бал алган.

Кайтып килә алпан-тилпән

Арбасы авыр икән.

Бергә: - Һәммәбезнең үз урыны,

               Һәммәбез дә кирәкле.

               Безне Әлифба китабы

              Дус булырга өйрәтте.

Укучылар рәсемле хәрефләр тотып тезелеп баса –

Әлифба сүзе килеп чыга

Укытучы: - Ә нәрсә соң ул Әлифба?

1 нче укучы: - Җир йөзендә төрле-төрле

Никадәрле китап бар.

Бик калын да, бик олы да,

Кечкенә дә китаплар.

2 нче укучы: - Әмма барлык китапларның

Иң беренче баскычы,

Күңелләрдә иң тәү башлап

Белемгә юл ачучы,

Тирән серләр сараена

Тәүге ачкыч бирүче,

Беренче кат шул сарайга

Безне алып керүче

Тик бер китап.

3 нче укучы: - Аңа тиңдәш

Нинди китап бар тагы?

Беләмсең, ул нинди китап?

Ул Әлифба китабы!

4 нче укучы: - Әлифбабыз тәмам булды

Без җыелдык бәйрәмгә

Шатлыгыбыз эчкә сыймый

Ничек сезгә сөйләргә?!

5 нче укучы: - Бәйрәмсез бик күңелсез бит –

Күңелсездер сезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

Кирәк һәммәбезгә дә!

6 нчы укучы: - Бәйрәм бүген, бәйрәм бездә

Көттек аны ел буе

Котлы булсын, котлы булсын

Әлифба Сабантуе!

7 нче укучы: - Әлифба - иң яхшы китап.

8 нче укучы: - Әлифба- иң якын дус.

9 нчы укучы: -  Әлифба- иң яхшы җыр.

Җыр : ”Әлифба”

( малайлар гына кала, ә кызлар киенергә чыгып китә)

Укытучы: - Әлифбадан сез ниләргә өйрәндегез?

1 нче укучы: Хәреф безгә юлны ачты

                        Әкиятләр иленә.

                        Шигырьләр һәм хикәяләр

                        Өйрәндек без тиз генә.

2 нче укучы: Кызларны ул зур ярдәмче,

                        Булышчы булсын диде.

                          Эшләгән һәрбер эшләре

                          Елмаеп торсын диде.

3 нче укучы: Курыкмаска салкыннан,

                         Яңгыр, яшен, карыннан.

                        Дус булсагыз, яратсагыз,

                        Файда тияр барыннан.

4 нче укучы: Өйрәтте чиста булырга,

                        Пөхтәлекне сакларга,

                        Усал, ямьсезләрдән безгә

                        Кечкенәләрне якларга.

                          Җыр “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”

                          (малайлар чыгып китә)

                Кызлар башкаруында “Шәрыкъ  биюе”

Укытучы: - Хәрефләрне өйрәнергә сезгә тагын нинди китап ярдәм итте?

Бергә: - Азбука.

 Балалар һәр хәрефкә шигырь сөйлиләр, АЗБУКА сүзе ясала

А - Аист с нами прожил лето

      А зимой гостил он где-то.

З – Зайку бросила хозяйка

     Под дождем остался зайка.

     Со скамейки слезть не мог

    Весь до ниточки промок.

Б – Бегемот разинул рот

      Булки просит бегемот.

У – Утка! Незачем тебе

      Фартук гладить на себе.

К – Сигнальщик держит два флажка,

      С флажками он как буква К.

А – Вот абрикос, а вот  айва

      Какие вкусные слова!

      И все на букву А.

                       Малайлар башкаруында “Матрослар биюе”

Укытучы: - Рәхмәт, укучылар! Сез матур шигырьләр дә беләсез, матур итеп җырлыйсыз да, сорауларга да дөрес, төгәл итеп җавап бирдегез. Ә моның өчен кемгә рәхмәтле икәнегезне беләсезме соң?

Укучылар: -  Әлбәттә, Әлифбага!

Укытучы: -    Әйдәгез, аңа рәхмәтебезне әйтик.

              Әлифбаны тәмамлады

                       Илназ, Әмир,Әлфинә

                       Мөхәммәт белән Зәмирә,

                       Фәнис һәм Азалия.

                       Бүген алар бу бәйрәмдә:

                      -Рәхмәт ,Әлифба,- дия

           1 нче укучы: -Беренче китап син булдың

                                     Әлифба дус, хуш инде.

                                     Юк ла, хуш димик, исән бул –

                                     Син аерылмас дус инде!

           2 нче укучы: - Шатлык балкый бүген йөзебездә,

Моңсулык бар күзебездә.

Беренче битеңнән соңгы битеңә кадәр

Зур юл үттек үзебез дә.

           3 нче укучы: - Бәхетле мин, Әлифбам –

Анам телен өйрәндем.

Үстем инде, әлифбам

Тәртипкә дә өйрәндем.

           4 нче укучы: - Әлифба, китәсең,

Килмәссең моннан соң.

Әмма син гомергә

Күңелдә каласың.

Сөекле Әлифбам!

Әйләндең чын дуска,

Тик безнең арада

Вакытың бик кыска.

            5 нче укучы: - Әлифба, без сине

Онытмабыз бер дә.

Иңякын дус булып

Калырсың күңелдә.

           6 нчы укучы: - Син алга таба да

Киңәшче булырсың

Җиткерәбез сиңа

Рәхмәтнең олысын.

            7 нче укучы: - Өйрәттең син безне

Ватанны сөяргә

                     Бергә: Рөхсәт ит, зур рәхмәт,

                                 Мең рәхмәт, дияргә!

Укытучы: -   Кадерле балалар! Бүген биредә безнең иң кадерле кешеләребез дә бар. Алар -  әти-әниләребез.  Әлифба китабын укырга өйрәтүдә иң зур ярдәмчеләребез алар. Әйдәгез аларга рәхмәтебезне белдерик .

1 нче укучы: -  Сезгә зур рәхмәтебезне                    

                            Җиткерәбез Һәммәбез                    

                            Олы ярдәмегез өчен                                              

                             Башыбызны иябез.                          

 2 нче укучы: -  Сезнең алда сүз бирәбез                          

                             Ялкауланмаска.                                  

                             Артта калмаска.      

                             Тырыш булырга    

                            “5” кә укырга.

3 нче укучы: - Мәктәп юлы -  якты юл

                           Зур уңышларга илтә.

                           Укырбыз , өйрәнербез

                           Сынатмабыз без һич тә.

“Туган тел ”җыры

Бәйрәм чәй табыны белән төгәлләнә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әлифбаны озату кичәсе

Әлифба китабын укып бетергәч үткәрелә торган кичә...

Рәхмәт сиңа, Әлифба.

“Рәхмәт сиңа, Әлифба”   Зал бәйрәмчә бизәлә. Күңелле көй “Бәйрәм бүген”  җыры ишетелә. Залга 3 укучы чыга. 1 нче укучы.   Күтәренке күңелле...

Әлифба бәйрәме

Әлифба бәйрәме 1класс...

сценария праздника "Әлифба бәйрәме" 1класс

сценария праздника  "Әлифба бәйрәме"...

Әлифба бәйрәме

Это сценария праздника Букваря для начальных классов обучением татарского языка...

Презентация "Әлифба бәйрәме"

Әлифба бәйрәмеМаксат:Тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү.Җиһалау: интерактив такта, п...

Рәхмәт сиңа,Әлифба!

Разработка внеклассного мероприятия. 1 класс. Прощание с Азбукой на татарском языке....