Без инде зур үстек, Бишенчегә дә күчтек
учебно-методический материал (4 класс)

башлангыч сыйныф белән саубуллашу кичәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sau_bul_bashlangych.docx19.26 КБ

Предварительный просмотр:

Без инде зур үстек,

                       Бишенчегә дә күчтек

                                                                    Укытучы:Гобәйдуллина Г.Р.

                                         2019ел

Матактан  ерак түгел бардыр бер авыл – Әлки  диләр

Бу авылның уртасында шәп бер мәктәп бар диләр.

Ул мәктәпнең, - һич онытмам, -рәхәт тәнәфесләрен,

Ашханәсен, бәйрәмнәрен һәм авыр дәресләрен.

Зурмы? –дисәң, ике катлы, бик матур һәм уңайлы

Шулай ук белем чыганагы кечкенә түгелдер һич кенә.

Монда һәр ел белем ала бик сәләтле балалар,

Һәр көз саен олы юлга кузгала бу балалар.

Бервакыт чыңлый кыңгырау дәресләргә чакырып,

Коридорлар бушап кала, мәктәп тә кала тынып.

Без бик күңелле яшибез, бәйрәмнәр яратабыз,

Барлык күңелсез уйларны без җырлап таратабыз.

Җыр Гүзәл туган ягыбыз

1.Ямьле май иртәсен күреп

    Күңелләр канатланды.

    Бүген бездә бәйрәм дуслар

    Укулар тәмамланды.

2.Соңгы кыңгырау бәйрәме,

   Бүген башлангычта.

   Дәртле җырлар яңгырыйлар

   Һәрбер тарафка.

3.Язлар, җәйләр, көзләр,кышлар килә

Алар барда безнең балачак.

Балачакка кире кайтып булмый

Алар һәрчак истә калачак.

4.Мәктәбемә илтер юллар буйлап

Көн  дә шулай узармын.

Еллар  үткәч тагын исәнме дип

Балачакка кулым сузармын

 5.Ашыкмачы ,тукта,Балачагым!

Кил әле соң зинһар беразга.

Тукта инде ,сабыр итче дустым,

Калчы тагын бер язга.

6.Бүген безне соңгы звонок чыңы

Озатып кала җәй кочагына.

Каршы ала күбәләкләр,очар кошлар моңы

Бөдрә каен өем каршында.

7.Бүгенге бәхетле балачак

Истә һәрчак шулай калачак.

Иртәгә тагын да күңелле булачак

Зур тормыш сынаулар сузачак.

                       ҖЫР    Прощайте,игрушки

8.Бүгенгедәй ак тасмалар тагып,

    Килгән идем дуслар мәктәпкә.

    Бүген инде очар канат миндә,

    Күпкә кече идем ул чакта.

 

 Представляем наш 4 класс.

  Шустрые, спортивные

  Смелые, активные

  Сообразительные, любознательные

  Все-то умные, красивые

  Лукавые, счастливые …

  В общем, привлекательные!

  Все:

  В нашем классе учатся

  Айзиля,Илдан, Данил, Зиля

 Ильвир,Азат, Эльвина,

  И конечно же, Риназ

9.Мин- Зилә.

   Кулларыма чәчәк җыйдым,

   Өскә матур күлмәк кидем.

   Тәүге тапкыр укырга дип

   Әй, мәктәбем, сиңа килдем.

10.Мин – Риназ.

   Әле кичә генә кебек хәтерлимен,

   Мәктәпкә дип йөгереп йөргәнне.

   Әй, башлангыч мәктәп, мәңге онытмамын

   Синдә узган рәхәт көннәрне.

11.Мин – Илдан.

    1сентябрь – ул көнне

    Мин һаман хәтердә саклыймын

    Әй, мәктәбем, синнән гүзәлерәк

    Башка җирне бер дә тапмыйм мин.

12.Мин – Ильвир.

    Мин дә ул көнне хәтерлим

    Дәртләнеп йөргән идем.

    Син, мәктәбем, балачакның

    Асылы дияр идем.

13.Мин – Айзиля.

Бүгенгедәй күз алдымда тора

 Очар коштай йөргән чакларым ,

 Сумка тотып белем алырга дип ,

 Борма сукмак буйлап атлавым .

14. Мин – Азат.

Мин зур инде хәзер.

Дүртенчене бетердем,

Бишенчегә баруны

Көтеп кенә йөрермен.

15.Мин – Эльвина

Җәйнең матур аяз көннәрендә

Матур чәчәк җыйдым бер кочак

Шул чәчкәдәй  басып яр буена

Кулын болгый миңа сабый чак.

16.Мин - Данил

   Как было много сделано заданий,

   Ошибок невозможно сосчитать!

   Но если получала я “пятерку”

   То радость было всю не передать!

Җыр  “Детство”

16.Шат елмаеп безне каршы алды

    Укытучы апа ишектә.

    4 ел буе безнең өчен ул бит,

    Белем бирде, күпме көч түкте.

17.Учительница нас учила читать,писать

    Себя в “руках  держать”

    Чтоб можно было все домашнее задание

    Без ужаса хотя бы прочитать.

18.Мәктәп. Укытучы. Бу ике сүз һәрберебезнең күңелендә. Укытучым!

  Тәүге тапкыр кулларыма

     Әлифбаны син бирдең,

    “Әйдә балам, белем иле

     Сине бик көтә”,- дидең.

    Син өйрәттең хәрефләрне

    Дөрес яз, тырыш дидең.

   Әниемдәй якын кешем

   Гүзәлия апа син  идең.

19.Минем нәни кулларымны

   Сез эшкә өйрәттегез.

   Ялгыш, хата, бозуларны

   Язганда кисәттегез.

   Күпме сабырлык сыйгандыр

   Сезнең күркәм йөрәккә.

   Барлык эшләрегез өчен

   Сез бик лаек хөрмәткә.

20.Спасибо вам, Гузалия Рифкатовна,

    За ваш огромный труд, что в нас вложили.

    Конечно, мы не первый выпуск ваш,

    И все же мы друг друга полюбили.

   Учительница первая у каждого своя,

   У всех она хорошая. Но лучше всех – моя!

21.Укытучым!

Бөтен гомерен балаларга биреп,

Таңнан төнгә янып көюче,

Күктә янган якты кояш сыман,

Тирә юньне нурга күмүче- укытучым!

Һәрбер сүзе, җылы күз карашы,

Сабый күңеленең түренә үтүче,

Авырлыклар килсә уртаклашып,

Сиздермичә ярдәм итүче- укытучым!

Кирәк чакта бераз кырыс булып,

Тыныч кына җавап бирүче,

Белем дөньясының баскычларын

Синең белән бергә үтүче- укытучым!

Рәхмәтемнең иң олысы сиңа булсын, укытучым!

  22.Белем бирдегез безгә,

Тәртипкә өндәдегез.

Рәхмәтләр генә яусын-

Бары шул теләгебез.

4 ел уку дәверендә Сез безгә терәк, кирәк чакта язгы җилдәй йомшак, ә кайчагында кырыс та булдыгыз. Сезнең акыллы киңәшләрегезне, үгет-нәсихәтләрегезне беркайчан да исебездән чыгармабыз. Рәхмәт, Сезгә барысы өчен дә рәхмәт.

     

   ҖЫР: ”Укытучым сина карап”.

         

23.Укытучы- әни. Бу ике сүз

     Күңелемдә булыр янәшә.

     Йөрәгемнән чыккан изге хисләр

     Әни сиңа бүген эндәшә.

24.Минем өчен җирдә иң кадерле

      Кешем бит син минем әнием.

      Белем иленә дә зур баскычтан

     Алып мендең бит син әнием.

25.Рәхмәт әни сиңа барсы өчен

   Сабырлык белән үрнәк син.

   Минем өчен син бит газиз кеше

   Минем өчен син бит кирәксең.

                         ҖЫР: Эниемнен кочагы

   

26.Әлифбаны ачкан  сәгатьтән соң

Меңнән артык көн үткән икән!

Дүрт ел,дүрт кенә көн булып тоелса да,

Аерылышыр чак җиткән икән.

27.4 ел гомер сиздермичә үтеп киткән,

Бу класста без хуҗалар түгел бүтән.

Бу класста булырбыз кунак кына,

Шаярмабыз,утырырбыз тыйнак кына.

28.Моңсуланмыйк ,без бит әле

Бөтенләйгә китмибез

Укытучыбыз янына

 Көн  дә кереп йөрербез.

29.Сүз бирәбез,укытучыбыз,

Укырбыз  “4 ”кә,”5” кә

Җиң сызганып өйрәнербез

Өйрәткән һәрбер эшкә.

30.Без үсәрбез,укытучыбыз,

Белемнәрне нык туплап.

Әйтерсең  “Уңганнарым” дип

Һәрберебезне  хуплап.

31.Сау бул 4 класс

Башы син олы юлның,

Һәрчак хәтерләрбез сине

Мизгеле дип балачакның.

32.Саумы 5 класс

Ал безне кабул итеп.

Хәзер инде без зурлар,

Нинди шатлык, зур бәхет.

“До свидания, начальная школа


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация для учащихся 2 класса по математике (автор Л.Г. Петерсон) " Такая загадочная Индия"

Данная презентация создана на уроках проектной деятельности учащимися 2 класса. Мотивирующим фактором стал урок математики, где в одном из заданий после ряда решённых примеров получалось слово "Индия"...

Презентация "Индия"

«Индия — колыбель человеческой расы, колыбель человеческой речи, мать истории, бабушка легенды, и прабабушка традиций. Наши самые ценные и наиболее важные из материалов в истории человечества хранятся...

Балачаклар кире кайтмас инде,ләкин без бит кайта алабыз!

"Туган телем - шагыйрьләр теле" фәнни- эзләнү эше. Балалар шагыйре Роберт Миңнуллин иҗатына багышлана....

Географическое положение Индии

Урок окружающего мира -4 класс. Цель: познакомить учащихся с государством Индии, её растительным и животным миром...

Древняя Индия (презентация)

Презентация к уроку истории в начальной школе....

Инде без зур үстек, бишенчегә үк күчтек.

Ә хәзер әйдәгез дусларСүзне бирик дүртләргә.Күптән инде көтә аларҮз сүзләрен әйтергә. Әгәр ничәү, дисәгез?Бер класста 6 ау  без.Аерылмас дус булыпТату булып үсәбез....