Конспект мероприятия "День знаний"
материал

Ведущие зачитывали стихи, посвященные школьным дням, настоящим, будущим, прошлым. На торжественную линейку были приглашены 9 и 1 класса. Выпускники проводили первый класс на линейку и помогли им занять свое место на торжественной линейке.  Построение первого и девятого класса проходило под песню : «Учат в школе». 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл belem_byrme.docx35.58 КБ

Предварительный просмотр:

    

1нче сентябрь, 2019 уку елы

Микрофонда тантаналы призыв-музыка. Музыкадан соң:

Тыңлагыз! Тыңлагыз! Ишетми калмагыз! Табигать патшасы фәрман бирә!

Очар кошлар җылы якка юл алганда,

Көн кыскарып төннәр озынайган мәлдә,

Җиләк-җимеш, ашлык-бөртек өлгергәндә

Җәй кызы да сезгә сүзен әйтә менә....

“Җиләкле җәй” музыкасы астында биеп  Җәй кызы керә:

ҖК: Дуслар сезгә бүләк иттем ал чәчәкләр бәйләмен

Алып килдем җырга салып тургайларның сәламен

Озата килгән җилләремне сезгә бүләк итәмен

Юлыгызга чәчәк сибәм сау булыгыз, китәмен....

 ҖК бии-бии чәчәкләр сибеп чыга. Укучылар керә:

  1. Дуслар, бүген нинди көн?

     Сез беләсездер бәлкем?

Белмәсәгез, үзем әйтәм

Бүген безнең бәйрәм көн!

  1. 1.Бу –иң кадерле бәйрәм!

Бу –иң хәтерле бәйрәм!

Бу-иң тылсымлы бәйрәм

Бу-иң кызыклы бәйрәм!

  1. Олы бәйрәм бүген бездә

Ул - беренче сентябрь.

Шатлык балкый йөзләрендә,

Бүген син дә, мин дә бер.

  1. Беренче сентябрь атлый гөлгә бизәп нурларын

Кояш та:”Бәйрәм бит!” – дип

Тау чишмәсе суларында юып куйган нурларын.

  1. Беренче сентябрь минем

Бәхет – шатлыклы көнем

Сагынып белем учагын

Без кабат сиңа килдек.

  1. Исәнме мәктәп, исәнме

Без сине сагынып беттек

Сентябрь ае җиткәнен

Түземсезләнеп көттек.

А,Б, Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, укытучылар, кадерле укучылар, әти-әниләр! Белем бәйрәме кеше тормышындагы иң зур бәйрәмнәрнең берсе, һәм ул аны гомере буе матур хәтирә булып озата бара. Бәйрәм уңаеннан әзерләнгән “Беренче кыңгырау” тантанасын ачык дип белдерәм.

Бер бала җәйге киемнәрдән, йөгереп керәТуктагыз әле, туктагыз.... Исәнмесез... Миңа Җәй кызы очрады –“Китәм инде” – ди. Ник бик тиз үтте соң әле бу җәй? Миңа әнием, 92 көн ял итәсең.... арып бетәрсең әле ял итә-итә диде.... Әле мин арымадым да бит... Минем әле тагын  елгада коенасым, кояшта кызынасым, урман болыннарда уйныйсым килә.... Әле минем мәктәпкә дигән портфелем дә әзер түгел ...

А,Б. Исәнме,..... исәнме. Вакыт сизелми дә үтә шул ул... Ләкин һәр нәрсәнең үз вакыты – каникуллар да башлана һәм бетә, җәй артыннан көз, көз артыннан кыш чиратлап килә.... Менә бүгеннән уку вакыты – мәктәпләрдә яңадан белем алу вакыты да килеп җитте. Димәк инде сиңа да җәй буе ныгып, яңа көчләр туплаганнан соң  мәктәпкә килергә кирәк була. Бар, кайт та тиз генә зәзерләнеп иң матур, иң күңелле бәйрәмгә җыенып кил.

М. Ярар, мин хәзер... (чыга).

1. Кеше гомере мәктәп юлы аша,

   Моңлы бер җыр кебек сузыла.

   Белем сукмакларын яра-яра

    Киләчәккә таба юл ала

  2. Олы юлга сукмак башы,

    Зур тормыш баскычы син.

    Серле белем дөньясының

    Бердәнбер ачкычы син.

3. Мәктәбебез – туган йортыбыз,

    Каршы ала безне таңнарда.

    Максатыбыз – ныклы белем алып

   Үз урныңны табу тормышта. 

4.Бүген, мәктәп, сиңа кайттык, сагынып, сөеп,

   “Бар фәннәрдән “биш”кә генә укыйк”, - диеп,

   Шаулап торган җәйнең ямьле кочагыннан

   Яшь тәннәргә яңа куәт – көчләр җыеп.

5. Өйрәндек шушы мәктәптә,

Хәреф танып саннар язарга.

Кешеләрне һәрчак яратырга,

Ә зурларны хөрмәт итәргә

                6.Һәр көн диярлек очрашырбыз

Һәрбер шатлыкны бүлешәбез

Мәңгегә шулай дуслык-татулык

Торсын яктырып диешәбез

Җыр – “Белм бәйрәме”

7. Укытучым, безнең йөрәктә

      Син тормышка сөю уяттың;

     Күңелемдә тулы яктылык

     Әйтерсең лә яңа таң атты.

8.Якты яздай матур бу бәйрәмдә,

     Кабат Сезне күргән чагында,

     Күңелемне сабый бала иткән

     Хисләр кабатланды тагын да.

9. Күпме йөрәк, күпме сабый җаннар

     Ялкын алган Сезнең күңелдән.

     Бер-бер артлы якты йолдыз булып

     Кабына алар илем күгендә...

10. Укытучым!

      Табибтагы салкын акыл,

      Кайнар йөрәк – Ул синеке.

      Галимдәге тирән белем –

      Фәнгә нигез –  Ул синеке.

 Җыр “Иң гүзәл кеше икәнсез”

 Килгән кунакларга сүз бирү.

А.Б.. Бүген мәктәпләрдә һәр бала көтеп алган кызыклы   вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башлана. Күңелләрдә сөенеч, йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый. Яңа уку елы һәркемгә шатлык-сөенечләр, бары “4”ле һәм “5”леләр  генә алып килсен. Бәйрәм белән сезне, дуслар! 

1 а.б. Бәйрәмебезнең иң кадерле кешеләре күренми ич әле. Алардан башка нинди бәйрәм инде ул?

2 а.б. Әйе шул. Алар бит бүген тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәләр. Бу вакыйга алар тормышында иң дулкындаргынгыч мизгел булып калыр дип ышанасыбыз килә.  Әйдәгез, хөрмәтле беренчеләрне  һәм аларның беренче укытучыларын , түребезгә  чакырыйк. Рәхим итегез.

Олы бәйрәм бүген бездә,

Ул -  беренче сентябрь.

Шатлык балкый йөзләрендә,

Бүген син дә, мин дә бер.

Алтын-сары яфрак белән

Бизәде көзне.

Гел бишкә генә укырга

Өндәде безне.

Сентябрь, сентябрь

Килеп тә җитте.

Кунак түгел, хуҗа булып

Түрләргә үтте.

Алда мәктәп, кулда чәчкә

Ашыгабыз барчабыз.

 Керер өчен киләчәкк

Мәктәп ишеген ачабыз

Гел елмаер безгә кояш,

 Баш тыгып тәрәзәдән.

 Китәрбез белем иленә

 Таныш түгел эзләрдән

  Әй, мәктәбем, хәерле юл теләп,

  Белем ишекләрен ачтың син.

  Юлыбызны гүзәл итәр өчен

  Якты маяк булып балкыйсың.

  Бездән шушы матур җырыбызны

 Сагыну сәламе итеп алчы син.

Җыр “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”

1ләргә сүз бирелә. Алар чыгыш ясап бетергәндә Малай килеп керә. Мәктәп киемнәреннән. Кулында зур, авыр сумка.

Б. Исәнмесез. Соңга калмадыммы? Мин мәктәпкә килергә әзер.

А.Б.Өлгерүен өлгердең дә, сумкаң бик зур һәм авыр күренә? Нәрсәләр тутырдың сумкаңа?

Б.(Сумкасыннан әйберләрне чыгара бара)

- Мәктәптә ул минемчә,

Иң кирәге-пистолет.

  • Аннан килеп зур конфет
  • Бер тәлинкә винегрет.
  • Рогатка чебен атарга,
  • Зур таш чикләвек ватарга.
  • Телефон-булмый синсез

Мобильниксыз-күңелсез.

  • Бик матур ачкыч таптым
  • Тәмле жевачка тыктым
  • Баш авыртса, дип әле

Салдым матур мендәрне.

А.Б. Ай-һай .... син кирәкле нәрсәләр тутыргансыңмы икән сумкаңа... Ягез дусларым (беренчеләргә мөрәҗәгать итеп), минем табышмакларыма җавап биреп мәктәптә нәрсә кирәген искә төшереп үтик әле.

Табышмаклар әйтү.

1.Агач түгел яфраклы,

Тун түгел тегелгән.(китап)

2.Акчасыз керәсең,

Хәзинә алып чыгасың.

3.Үзе йөзә,чылбыр тезә.

4.Кара кыр буйлап ак куян чаба(такта,акбур)

5.Диңгезе бар, суы юк

Каласы бар,өе юк.(карта)

А.Б.Менә, без мәктәптә  нәрсәләр кирәклеген искә дә төшереп үттек.. Тик син сумкаңа бер бик кирәкле  нәрсәне салгансың. Укучылар әйтегез әле нәрсәне дөрес салган .....? (Ачкыч) Әйе, ачкыч –белем ачкычы, сезгә туры юлны күрсәтүче, белем  иленә алып керүче, тылсымлы ачкыч. Ләкин сезгә дигән ачкыч әле 11 сыйныфлар кулында. Әйдә сүзне аларга бирик әле.

1ләр утыра.

  • И-и-и, берләр...
  • Бигрәк кечкенәләр...
  • Эх, тагын шулар кебек буласы иде...
  • Юк, кирәкми..
  • Мәктәп турында сөйләве түгел шул җиңелләрдән...
  • Башлангычта ярыйсы ул..., бик авыр өлкән класста
  • Карагыз әле, без 1-дә укыган чакта рәхәт иде шул чаклы....
  • Уй-хыялда...
  • Өндә-төштә...
  • Күрә идек мәктәпне...
  • Төнлә төшкә матур итеп керә иде портфеле...
  • Зур китаплар...
  • Карандашлар...
  • Пеналы...
  • Аквареле...

.

Менә күрдегезме дуслар мәктәптә сезне нинди кызыклы, мавыктыргыч дөнья көтә.

Шушуы мавыктыргыч дөнья ачкычын бүген без сезнең кулларга тапшырабыз. (малайлар кулына тапшырыла)

 Шулай ук мәктәп тормышында безне тагың моңлы кыңгырау чыңы да озата йөри . Кыңгырау дәрескә  чакыра, дәрестән чыгара.... (ике кыңгырауны ике кыз тота)

Ә бүген бу кыңгырау сезнең өчен беренче тапкыр яңгырый...

Сезне иң беренче дәресегезгә озата.

Хәерле сәгатьтә...

 Кыңгырау шалтырый

    Мәктәпләрдә кыңгырау

    Хәбәр итәр бүген һәркемгә

                Яңа уку елы башлануын

                 Гүзәл Татарстан җирендә.

Кадерле дуслар! Барыгызны тагын бер кат  Белем бәйрәме белән тәбрик итәбез.

          Көннәрегез ямьле булсын

          Елмаеп,көлеп торсын.

          Язгы кояш нурларыдай

          Зур эшләргә рухландырсын.

         Сәламәтлек юлдашыгыз,

         Тату,матур тормышыгыз,

          Күңел сөйгән хезмәтегез

          Һәр барчасы мулдан булсын!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект урока знаний «Здравствуй, школа!»

Конспект урока знаний «Здравствуй, школа!»1. Поздравление первоклассников с Днем знанийУчитель:Здравствуйте, друзья!Все мы с вами – 1Б.Школа – самый лучший друг,Второй наш дом родной,Здесь постигаем к...

Конспект урока знаний "1 сентября"

Конспект урока знаний в первом классе.Направлен на развитие творческих способностей и логического мыщления учащихся. Продуктом деятельности учащихся на уроке является рисунок, который запаковывается в...

конспект урока Знаний "Путешествие в Ученикляндию"

конспект урока в 1 классе на день Знаний  "Путешествие в Ученикляндию"...

Конспект урока знаний " Приглашаем в 3 класс"

В данном документе представлен конспект урока знаний, сопровожден презентацией. Материал подготовлен для учащихся 3 класс. Урок проводится в форме классного часа. Теплая доверительная обстановка позво...

Конспект урока знаний во 2 классе

Данный урок знаний можно провести  во втором классе в форме дня рождения класса. На каждую дольку торта учащимся и родителям предлагается выполнить разные задания. Урок сопровождается презен...

Конспект урока Знаний в 1 классе с презентацией

Конспект   урока знаний  1 сентября  в  1 классе с презентацией,  «Путешествие в страну знаний»...

Конспект дня знаний «Твои права, твои обязанности»

Конспект содержит информацию о правах и обязанностях детей. Учащиеся мотивируются к обучению во 2 классе....