Сценарий мероприятия «Хатлар-яшәүгә өмет чаткысы» («Военные письма»)
методическая разработка (4 класс)

Тема: «Хатлар-яшәүгә өмет чаткысы» (Сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашу).

Максат: укучыларның Бөек җиңү һәм Ватан сугышы турында алган белемнәрен тирәнәйтү, гражданлык һәм патриотик хисләр, туган җиренә, халкына, милләтенә карата мәрхәмәтлек, горурлык тәрбияләү.

Җиһазлау: мультимедиа, рәсемнәр, фотолар, сугыш хатлары, Җирле шагыйрьләрнең шигырь җыентыклары.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл urok_pobedy_zinnatullina_i._f.docx21.63 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение

«Гимназия №1 – Центр национального образования»
Елабужского муниципального района Республики Татарстан

                                                                       

Международный конкурс методических разработок

Литерутурно-музыкальный вечер

«Хатлар-яшәүгә өмет чаткысы»

(«Военные письма»)

                                                                            Автор работы:

                                                                            Зиннатуллина И. Ф.,

                                                                            учитель начальных классов                

                                                                            высшей квалификационной                                                        

                                                                            категории

                                                        

        

Елабуга, 2019г.

Тема: «Хатлар-яшәүгә өмет чаткысы» (Сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашу).

Максат: укучыларның Бөек җиңү һәм Ватан сугышы турында алган белемнәрен тирәнәйтү, гражданлык һәм патриотик хисләр, туган җиренә, халкына, милләтенә карата мәрхәмәтлек, горурлык тәрбияләү.

Җиһазлау: мультимедиа, рәсемнәр, фотолар, сугыш хатлары, Җирле шагыйрьләрнең шигырь җыентыклары.

Музыка яңгырый

1 укучы: Җирле шагыйрә Ләлә Абдуллинаның “Хатлар көтәм” шигырен уку:

Чиктә хезмәт итәм,

Өйдән хатлар көтәм.

Туганнардан, сөйгән ярымнан.

Хат яз,  әнием, синең язган хатың

Кадерлерәк миңа барыннан.

Синең хатлар аңлаталар миңа

Чын тормышның яшәү серләрен.

Җырларыңнан ишеткәндәй булам

Матур көен туган җирләрнең.

Хат юлларың өсти йөрәгемә

Мәңге сүнмәс яшәү ялкынын.

Сусаганда эчкән кебек булам

Чишмә суыбызның салкынын.

Борчылма син, әнием, минем өчен,

Ышана күр шушы хатыма.

Тап төшермәм, халкым, синең өчен,

Ватан өчен биргән антыма.

Хатлар көтәм, сагынып хатлар язам,

Дусларыма, туган ягыма.

Синең хатың күңелемә якын,

Хат яз, әнием, тагын-тагын да.

Алып баручы:

Сез әле генә җирле шагыйрәбез Ләлә Абдуллинаның  “Хатлар көтәм”  шигырен тыңлап киттегез. Күргәнегезчә, аның бу шигырендә туган иеннән еракта чик сакчысы булып хезмәт итүче солдатның Туган  илен, туган йортын, әнисен сагынуы турында сөйләнә. Ә туган илне, әнисен сагынган солдат зарыгып туган яктан хәбәр көтә-хат көтә.

Безнең бүгенге кичәбез дә шушы хатларга багышланыр һәм без аны “Хатлар-яшәүгә өмет чаткысы” дип атарбыз. Безнең кадерле кунагыбыз да бар.            Ул шәһәребезнең мөхтәрәм кешесе, сугыш ветераны Исмәгыйлев Муса Исмәгыйль улы. Ул бүген  безгә үзенең истәлекләрен сөйләп китәр.

-Әйе, хат! Кечкенә генә бер кәгазь  кисәге. Ләкин никадәр сер, күңел дөньясы, өмет-хыяллар ташкынын саклый алар.

 2 укучы: Муса Җәлилнең “Окоптан хат” шигыреннән өзек укый.

Алып баручы:

-Кызганычка каршы, халкыбыз сугышлар ачысын, аерылу газабын шактый татыган. Иң үзәк өзгеч хатлар, сагыну-ярату белән тулы хатлар сугыш кырыннан килгән. Менә шундый хатларның берсе-Фатих Кәримнең кызы Аза Кәримовага язган хатын тыңлап китик әле.  (Аудиозапись тыңлана)

-Әйе, сүнеп беткән өметне яңадан ялкынландырып җибәрә шушы өчпочмаклы хатлар. ( сугыш чоры вакытында язылган өччпочмаклы хатлар күрсәтелә)

Ә хәзер әйдәгез сүзне  безнең кадерле кунагыбыз Муса абыйга бирик. Сугыш еллары хәтирәләре, сагыну хатлары турында аның безгә сөйләр сүзләре бардыр. Муса абый, сез сугышның ачы җилләрен татыгансыз, туган илдән еракта йөреп, өзелеп хатлар көткән чакларыгыз булгандыр, үзегез дә хатлар язгансыздыр.     Шул хәтирәләрегезне безнең белән дә уртаклашыгыз әле.

Ветеран сөйләве.

Укучыларның сораулары

Алып баручы:

-Туган илдә бергә-бергә яшәгәндә без үзара мөнәсәбәтләргә игътибар итмибез, сагыну, бушлык аерылгач сизелә һәм без хәбәр көтәбез.

“Соңгы хат” җыры башкарыла (Резеда Ахиярова музыкасы,  Разил Вәлиев сүзләре). 

Алып баручы:

-Әйе, укучылар, нинди генә сугышлар булмасын, афәт халыкка кайгы китерә. Сугыштан килгән хатларның төрлесе булган: шатлыклысы да, кайгылысы да. Менә шундый хатларны кешеләргә тапшыручы, аларның кайгысын да, шатлыгын да уртаклашучы  хат ташучылар турында  киләсе шигырь юллары.

3 укучы: Муса Җәлил “Хат ташучы” шигырен укый.

  • Хат алу бер шатлык булса, кешеләргә шатлык илтү икеләтә шатлыктыр. Хат ташучылар көн саен безгә почта китерәләр, хатлар күбрәк килгән саен алар да сөенәләр. Ә хатлар төрле була: рәсми хатлар, ачык хатлар(бөтен кеше дә укый ала торган), көнкүреш хатлары(хәл-әхвәл сорашу, тормыш белән кызыксыну), мәхәббәт хатлары(ике кеше арасында гына аңлашыла торган хатлар).

4 укучы җирле шагыйрә Гөлзада Әхтәмованың “”Синең хатлар” шигырен укый

Алып баручы:

-Ә хәзер шушы кеше тормышына бик зур тәэсир итә торган кәгазьләрнең –хатларның  ничек барлыкка килгәнен, аларның аталган кешесенә ничек барып җиткәнен тыңлап китик.

5 укучы чыгышы:

  • Иң беренче хатлар перуан хаты-килу дип атала. Ул таякка төрле төстәге тасмалар белән бәйләп куелган була һәм аны чапкыч алып бара. Иронезлар хаты була-аны вампум дип атыйлар. Вампум төрле тамгалар ясап язылган була. Тора-бара инде язу барлыкка килгәч, хатны язып, күгәрчен аякларына бәйләп җибәргәннәр.  Бу- почта күгәрченнәре булган.

6 укучы чыгышы:

-1700 елда Мәскәү почтаматы барлыкка килә. Аннан соң ул илебездә иң зур почтамат булып киткән. 1714 елда Петр I Петербургта почтамат төзетә. 1789 елда бу бинаны почта станы дип атый башлыйлар.

1739 елга кадәр хатлар атнага ике тапкыр зур шәһәрләргә генә йөргән, почта кораблары булган.

1886 елда Татарстанда 1139 почта бүлеге, 4866 почта ящигы булган. Казан өязендә 48 почта бүлеге эшләгән.

Алып баручы:

-Кызганыч, хәзер хатлар язу бетеп бара. Моңа  җәмгыятебезнең алга китүе, телефоннар, интернет челтәре булу да сәбәптер. Ә шулай да хатлар әниләрнең, әби-бабайларның, якыннарның, дусларның күңел җылысын алып килә бит. Хатлар языгыз. Әби-бабайларыгызның хәлләрен сорашып, дусларыңа яңалыкларыгызны җиткереп хатлар языгыз!.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий мероприятия "Ради жизни на Земле"

Данная разработка с презентацией подготовлена к празднованию Дня Победы с целью знакомства учащихся  с историческими событиями тех лет. Развивает познавательную активность у детей, воспитывает чу...

Сценарий мероприятия к 8 Марта "Когда все вместе"

Разработка мероприятия к 8 Марта. Включает литературно-музыкальную композицию, конкурсную программу для детей и родителей...

сценарий мероприятия "Путешествие по Стране Толерантности"

Мероприятие для учащихся 7-12 лет в рамках недели толерантности...

Внеклассное мероприятие во 2 классе : «Наши проекты. Пишем письмо Деду Морозу».

Внеклассное мероприятие во 2 классе : «Наши проекты. Пишем письмо Деду Морозу»....

Презентация к внеклассному мероприятию во 2 классе : «Наши проекты. Пишем письмо Деду Морозу».

Презентация к внеклассному мероприятию во 2 классе : «Наши проекты. Пишем письмо Деду Морозу»....

Воспитательное мероприятие для 2-3 классов «ИСТОРИЯ В ПИСЬМАХ С ФРОНТА»

Цель:- патриотическое воспитание учащихся. Задачи:- формировать патриотические чувства, гордость за Родину, представление о героизме на основе ознакомления с боевыми традициями нашего народа...

Сценарий мероприятия"Пишем письмо деду Морозу"

Несмотря на то, что обычные письма постепенно сменились электронными, умение грамотно их писать и оформлять по прежнему необходимый навык для современного человека. От того, насколько корректно мы пиш...