Сценарий.
методическая разработка

Шайдуллина Чулпан Камиловна

Сценарий.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon stsenariy.doc44 КБ

Предварительный просмотр:

Сценарий.

 Максат: балаларны  яңа ел бәйрәменең традицияләре белән таныштыру, хөрмәт итәргә өйрәтү, үзара тату, дус яшәргә өндәү.

Рольләрдә катнашалар:

Кыш бабай

Кар кызы

Дуңгыз балалары Пеппа һәм Джордж

Фиксик   һәм Нолик

Оптимус Прайм

Эт

Тылсымчы Винкс

Зал уртасында чыршы. Балалар залда утыралар. Алар янына елап дуңгыз баласы Пеппа керә:

Пеппа: Тыңлагыз әле мине, зинһар! Дусларым, сез мине таныйсызмы? Мин сезгә кайчаннан бирле киләм, ә инде килеп җитәм  дигәндә генә...(елап җибәрә)

Фиксик: Ни булды, нигә елыйсың?

Пеппа: Әй дусларым, мине эт таларга маташты. Имеш ,2019 нчы елда да үзе хуҗа булып калмакчы була. Без - Кыш бабай, Кар кызы һәм кечкенә Джордж  белән чанага утырып, балаларга бүләкләр алып бәйрәмгә җитәбез дигәндә генә, бер көтү эт чыкмасынмы?! Мин көчкә сезнең янга чабып җиттем, ә алар хәзер кайда!? Кем булышыр аларга?

Фиксик: Дустым син бер дә борчылма. Үзең генә түгел бит син. Хәзер  тиз генә Оптимус Праймны чакыртабыз. Ул безгә һичшиксез булышыр.  Хәзер мин, энекәшем Ноликны, аны чакырырга җибәрермен.

Фиксик: Нолик ! Син кайда, тизрәк безнең янга кил.

Нолик: Ни булды, Фиксик?

(Фиксик Ноликның колагына барын да  сөйли. Нолик тиз генә чабып китә. Шулчак залга Оптимус Прайм  килеп керә.)

Оптимус Прайм: Кая алар, Пеппа, син миңа аларның адресларын әйт. Ничәү иде алар. Мин хәзер аларны чанасы белән үк алып кайтам. Ә этләрне, бик күп еллар да әйләнеп килә алмаслык итеп куалап җибәрәм.( Оптимус Прайм чыгып китә)

Фиксик: Дуслар, әйдәгез Пеппаның күңелен күтәреп, чыршы тирәсендә бер  җыр җырлап әйләник әле.( җыр "Яна ел»”)

Балалар җырлап бетерер бетермәс залга Пепппаның энесе Джордж керә.

Джордж: Пеппа! Оптимус Прайм кайтарды безне!

Пеппа: Ә Кыш бабай белән Кар кызы кайда?

Джордж: Алар хәзер килеп җитәрләр. Балалар, бәлкем аларны залга чакырырбыз.

Балалар: Кыш бабай! Кар кызы!

(Залга Кыш бабай белән Кар кызы керәләр.)

Кыш бабай: Исәнмесез, балалар. Сагындыгызмы безне, зарыгып көттегезме?

Кар кызы: Исәнмесез, нәниләрем. Бәйрәм белән сезне!

Кыш бабай: Балалар, бәйрәмне башлап җибәрикме?

Кар кызы: Кыш бабай, чыршының утлары янмый ич.

Кыш бабай: Хәзер кабызам.(таягы юклыгын күрә)

Кар кызы: Кыш бабай, сезнең таягыгыз этләр янында төшеп калган бугай.

Кыш бабай: Юк, булмас.

Пеппа: Кыш бабай, Кар кызы, кайгырмагыз. Мин беләм, кем сезгә булыша ала. Хәзер бәйрәмгә дустыбыз тылсымчы Винкс килеп җитәргә тиеш. Ул безгә һичшиксез булышыр.( Винкс керә)

Фиксик: Дустым Винкс, син безгә булышырга тиеш. Бәйрәмне башлап җибәрер өчен , чыршының утларын кабызырга кирәк. Әйдә, дустым, күрсәт үзеңнең тылсымыңны.

Винкс (чыршы тирәли әйләнә һәм шундый сүзләр кабатлый):

Чыршыдагы утлар сүнгән,

Моңа соң кем гаепле?

Бүген бәйрәм, әйлән бәйлән,

Эзләмик без гаепне!

Кабынсын әйдә утлар,

Чыршыбыз матурайсын.

Җырлыйк, биик күңел ачыйк,

Күңеллле бәйрәм булсын!

Бер, ике, өч,

Безнең кулда көч!

Чыршыдагы утлар янсын!

Сүнми торсын бәйрәмдә!

Башлыйк, дуслар, бәйрәмне без

Басыйк, әйлән бәйләнгә.

(Чыршыдагы утлар кабына)

Кыш бабай: Әй, бабаларым,без сезгә бик ерактан килдек. Диңгезне ерып, карлар, урманнар аша үттек. Кар кызы әзрәк туңа да башлады бугай. Әйдәгез, балалар,  бер биеп алыйк, әле.( Татар халык биюе)

Фиксик: Кыш бабай, Кар кызы арыгансыздыр, тынып алыгыз. Ә без, балалар белән бер җыр җырлап алырбыз.( җыр)

Җыр “Исәнме, Кыш бабай”

1.Кыш бабай, Кыш бабай,

Исән-сау килдеңме?

Син бездә Яңа ел

Икәнен белдеңме?

Кушымта:

Яңа ел сиңа да

Сөенеч китерсен.

Тагын бер ел үткәч,

Яңадан килерсең.

2.Белдеңме син безнең

Сагынып көткәнне?

Үзең дә көттеңме

Яңа ел җиткәнне?

3.Без көттек бик күптән

Яңа ел килә дип,

Сиңа дип сөйләргә

Шигырьләр өйрәндек.

Кыш бабай: Әйдәгез әле, дусларым, әзрәк зирәклегегезне тикшереп карыйк. Хәзер сезгә табышмаклар укыйм, ә сез җавабын әйтерсез. Дөрес җавап бирүчегә Кар кызы бүләк бирер.( табышмаклар)

Оптимус Прайм: Кыш бабай, без сезгә балалар белән бергә бию әзерләгән идек. Безнең биюебезне карап алыгыз әле.(Роботлар биюе)

Кыш бабай: Бик әйбәт, балалар. Әфәрин! Ә хәзер кемнәр миңа шигырь сөйләргә телиләр, урындык өстенә басып колагыма сөйләгез. Мин дусларым бик картайдым, колакларым шулай гына ишетә. Ягез, кем беренче?( балалар шигырьләр сөйлиләр)

Пеппа: Кыш бабай, Кар кызы,  безнең бит әле”Лоторея”  уйнатасыбыз бар. Балалар һәрберсе билет алганнар һәм түземсезлек белән көтәләр.

( лоторея уены уйнатыла)

Кар кызы: Бүләкләр бик шәп булды, барыбыз да куанды бугай. Нәни дусларым, әйдәгез бер җырлап алабыз!( җыр)

Җыр “Үсте чыршыбыз урманда”

Үсте чыршыбыз урманда

Шаулап торды анда,

Җәен дә кышын да зифа

Яшел ул һаман да.

Җил-буран аны юатты,

Җыр көйләп йоклатты,

Туңа күрмә, — диде суык,

Кар юрганын япты.

Чабып йөрде куркак куян

Чыршыбыз янында,

Усал бүре, ерткыч бүре

Килде кайчагында.

Хәзер чыршы бизәлгәнсең

Мәрҗәннәр элгәнсең,

Бик күп, бик күп шатлык

Безгә китергәнсең.

Джордж:Кыш бабай! Кар кызы! Дуслар! Карагыз әле, кем килгән безгә.

Барысы да игътибарны Ноликка юнәлтәләр. Ә аның янында эт, ул бик күңелсез.

Эт: Исәнмесез, Кыш бабай, Кар кызы. Исәнме,  минем дусларым. Бәлки сез минем дустым булырга теләмисездер?! Мин сездән гафу үтенергә килдем. Әгәр булдыралсагыз, зинһар кичерегез мине. Мин дә, минем дусларым этләр дә, бик нык үкенәбез. Без хәзер аңладык, һәрбер хайван бары бер елга гына хуҗа була ала икән. Пеппа, Джордж! Без, этләр, 2019 елны сезгә тапшырабыз. Карагыз аны, яхшы сакчы булыгыз, беркемне дә рәнҗетмәгез, авырлыклар китермәгез! Дуслар, соңгы мәртәбә сезнең белән чыршы тирәсендә, әгәр рөхсәт итсәгез, биеп алыр идем.(“Этләр” биюе башкарыла)

Кар кызы: Я, дуслар, кичерәбезме этне?

Балалар: Әйе.

Эт: Рәхмәт , дуслар. Сезгә исәнлек, саулык теләп сезнең белән саубуллашам. Киләсе очрашуларга кадәр, саубулыгыз!

Балалар: Саубул, эт!

Кыш бабай: Ягез, әле Пеппа, Джордж, килегез монда. Димәк киләсе елгны эт сезгә тапшыра. Ни диярсез?

Пеппа, Джордж: Без бик шат һәм 2019 елны барыбыз бергә күңелле генә үткәреп җибәрербез дип уйлыйбыз. Шулай бит, дуслар?

Балалар: Әйе.

Пеппа, Джордж: Алайса, әйдәгез “Дуңгызлар” биюен биеп алыйк.

Кыш бабай: Булдырасыз, дусларым. Әфәрин. Ә хәзер,балалар белән саубуллашыр вакыт җитте. Бик күңелле бәйрәм булды. Эт белән дә дуслаштык. Балалар, киләсе елда бер беребез белән ачуланышмыйча гына, олылырны хөрмәт итеп, кечеләргә ярдәм итеп яшик.

Оптимус Прайм: Винкс, Фиксик, Нолик сез дә  Кыш бабайлар янына чанага  утырыгыз. Мин сезне арттан саклап барырмын. Тышта безне бер көтү эт көтеп тора. Алар да безнен озатып куймакчы булалар. Саубулыгыз, дуслар! Киләсе очрашуларга кадәр!

“Әй, кыш бабай, кыш бабай” җырын җырлап саубуллашалар.

                 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Литературная викторина-КВН (сценарий) Литературная викторина-КВН (сценарий)

Данное внеклассное мероприятие во 2 классе развивает плавное выразительное чтение, грамотную речь, умение интонационно оформлять своё высказывание, закрепляет знания детей произведений и авторов русск...

Сценарий для агитбригады «Есть такая служба 01» в рамках темы «Жизнь без опасности» Авторы и постановщики сценария воспитатель ГПД Лебедева Леся Анатольевна и учитель музыки и режиссёр ТАМ "Радость" Иевлева Татьяна

(сценарий  выступления  агитбригады старшеклассников в рамках темы «Жизнь без опасности» для учащихся младшей и средней школы).Цель: воспитание у ребят уважения к профессии пожарного и...

Сценарий праздника. Сценарий праздника к 8 марта «Для прекрасных Дам!»

Сценарий предназначен для проведения праздника "Лучший день - 8 Марта" для учеников 1  класса и их родителей. Данный материал будет полезен для учителей начальных классов, педагогов дополнительно...

Сценарий спектакля по сказке С.Я. Маршака "Двенадцать месяцев" . К сценарию прилагается презентация для экрана на сцене.

Сценарий создан по пьесе С.Маршака ( в сокращении) для постановки спектакля с учениками 2-4 классов....

Башлангыч мәктәп өчен Белем бәйрәменә сценарий / Сценарий «Здравствуй, новый учебный год!»

Сценарий для начальной школы,воспитание в которой ведется на двух языках: русском и татарском...