"Дулкын" радиосында туры эфир өчен чыгыш
материал

Хадеева Гөлфия Хашим кызы

Ел саен, график нигезендә, районыбыз мәктәпләре радиода туры эфирда чыгыш ясый. Чыгышларда мәктәп тормышы, уңышларыбыз, киләчәккә планнарыбыз белән уртаклашабыз.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dulkyn_radiosynda_chygysh.docx20.89 КБ

Предварительный просмотр:

Саба районы “Дулкын” радиосында туры эфирда чыгыш

Исәнмесез, дуслар – милләттәшләр!

Хәерле көн сезгә, кан – кардәшләр,

Сезгә булган керсез мәхәббәтне

Телгә булган тирән мәрхәмәтне

Җиткерәбез ихлас күңелдән.

Сәлам сезгә искән таң җиленнән,

Сәлам сезгә Эзмә җиреннән.

Сәлам сезгә барлык дуслардан,

Сәлам сезгә моңнар иленнән. 

Исәнмесез, хәерле көн,  хөрмәтле радио тыңлаучылар!

Бүген турыдан – туры эфирда  Эзмә урта гомуми белем бирү мәктәбе  укучылары чыгышы. Тапшыруыбызны мин – Аяз Арстамбеков һәм Зөлфия Әхмәтшина алып барабыз.  Ә хәзер сезгә булган кайнар сәламнәребезне Рәмзил Йосыфҗанов башкаруында  “Эзмә” җыры аша тапшырабыз.          

Җыр

Авылымның күрке безнең мәктәп –

Фән учагы туган җиремдә.

Кояш кебек җылы сибәсең син,

Алып кереп белем иленә.

Якты йолдыз кебек балкыйсың син,

Балачакның аяз илендә.

Туган йортым сыман газиз булып,

Торасың син күңел түрендә.

Әйе, һәркөнне ашкынып барырдай мәктәбебез, анда безгә белем һәм тәрбия бирергә әзер булган укытучы абый, апаларыбыз булу белән бәхетле без. Чөнки кеше гомеренең иң матур еллары, онытылмас мизгелләре мәктәп белән бәйләнгән.

     Быелгы уку елында мәктәбебездә 155 укучы белем үрләрен яулый. Аларга югары белемле, үз һөнәренә тугры булган  28 укытучы  белем һәм тәрбия  бирә. Мөгаллимнәребез төрле бәйгеләрдә, конференцияләрдә, грантларда актив катнашалар. Мәктәп заман таләпләренә бар яктан да җавап бирә. Барлык уңайлыклары булган 19 класс - кабинет,  зур, иркен   спортзалы, душ, тренажер залы, ашханә,“Туган якны өйрәнү” музее, китапханә бар.

      Укытучыларыбыз безне заманга лаек белем алып, үзебезнең мөмкинлекләрне гамәлгә ашырсын өчен барысын да эшләргә тырышалар. Бүгенге көндә  безнең алда зур бурыч –бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыру тора. Дәресләрдән соң имтиханнарга әзерлек эшләре тулы көченә  алып барыла.

Олимпиада хәрәкәте буенча да мәктәбебез Һәр ел саен алдынгы урыннарда бара. Узган уку елында Әмир Әсәтов, Ирек Галимуллин, Азалия Мифтахова , Гөлназ Арстамбекова, Иделия Сафиуллина, Дилә Усманова, Зилия Хадиева, Рәдис Хуҗиәхмәтов, Нәргизә Закарова, Илсаф Галимҗанов, Әдилә Галиева, Айзилә Гыйбадуллина муниципаль этапта, ә Әдилә Галиева һәм Айзилә Гыйбадуллина  республика турында  призер булды. Бу уку елында да олимпиадаларга әзерлек башланды һәм сынатмабыз дип уйлыйбыз.

Бу урында үзебезнең мәктәптә гамәлгә ашырыла торган, безгә тырышып белем алырга стимул булып торучы  проект турында да әйтеп үтәсебез килә. Якташыбыз, күп китаплар авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистларының “Бәллүр каләм” иясе, Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы,  горурлыгыбыз  Гөлсинә апа Галимуллина “Иң белемле укучы” дигән проект булдырып, инде ике ел рәттән “Соңгы кыңгырау” бәйрәмендә ел буена иң күп “5”ле алучы укучыларыбызга үзенең премиясен һәм грамоталарын тапшырды. 2017/2018нче уку елы йомгаклары буенча әлеге премиягә Нәзирә Усманова, Зәлинә Гыйльманова Илүсә Шайдуллина, Гөлназ Арстамбекова, Иделия Сафиуллина, Зилия Хадиева, Әдилә Галиева, Айзилә Гыйбадуллина, Әдилә Сәләхиевалар лаек булды. Бу  проект агымдагы уку елында да дәвам итә. Шушы форсаттан файдаланып, Гөлсинә апага чиксез рәхмәтебезне җыр аша җиткерәбез.

Җыр

Безнең мәктәптә уку белән беррәттән тәрбия чараларына да зур игътибар бирелә, төрле иҗади бәйгеләрдә, конкурсларда    актив  катнашабыз. Мәктәбебез тулы канлы тормыш белән яши. Инде традициягә әйләнгән бәйрәмнәрне үткәрү өчен зур тырышлык куябыз, ел саен төрле формаларда үткәрәбез. Уку елы башлануга бик аз вакыт кына үтүгә карамастан, инде күп төрле чаралар үткәрелде.

   

    Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. Өлкән кешеләр - алар безнең әби – бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын – төчесен татыган кешеләр. Аларны без һәрвакыт хөрмәт итәргә, аларга карата игътибарлы һәм ихтирамлы булырга  тиеш. Шушы күркәм бәйрәм уңаеннан мәдәният йорты белән берлектә “Сез булганга көзләр матур ул” дип исемләнгән концерт программасы күрсәтелде. Матур җыр – биюләр, шигырьләр, күңелле күренешләр – барысы да өлкәннәребез хөрмәтенә яңгырады.

     

      Октябрь аенда тагын бер матур бәйрәмнәребезнең берсе – Укытучылар көне. Бу көнне мәктәбебездә иртәдән үк бәйрәм рухы булды. Һәр килгән укытучыны котлап,  сюрпризлар әзерләп тордык. 5нче сыйныф укучылары хөрмәтле укытучыларыбызны котлап концерт тәкъдим иттеләр. Шушы бәйрәм уңаеннан 5нче октябрьдә үзидарә көне оештырылды. Без, дума активистлары бу көнне үзебезне  директор, директор урынбасарлары, укытучылар рольләрендә сынап, дәресләр үткәрдек, укытучы һөнәренең нечкәлекләренә төшендек.

          Көзге айларда тагын күңелле бәйрәмнәрнең берсе – Уңыш бәйрәме. Бу бәйрәм 1 – 7нче сыйныфларда “Алтын көздә кунакта” дип аталды. Һәр сыйныф көзге муллыктан бик матур күргәзмәләр әзерләде. Сыйныфлар арасында көз темасы буенча ярыш – бәйге оештырылды.

Ә югары сыйныф укучылары өчен КВН үткәрелде, икенче өлештә күңелле биюләр оештырылды.

      “Ялкын” журналы үткәргән “Безнең идеаль укытучы” бәйгесендә математика укытучыбыз, 9нчы сыйныфлар җитәкчесе Димитриева Ләйсән Индус кызы җиңү яулады. Шул уңайдан 18нче октябрь көнне мәктәбебездә “Ялкын” журналының баш мөхәррире Илназ Фазуллин, җаваплы сәркатибе Айгөл Абдрахманова, фотограф Ринат Нәҗметдинов кунакта булып, Ләйсән Индусовнаны котладылар, безнең белән чын күңелдән аралаштылар, мәктәбебезгә Рәхмәт хаты тапшырдылар. Кыскасы, искиткеч очрашу булды, “Ялкын” журналы белән ике арада дуслык күпере салынды.

         18нче октябрь көнне тагын бер бик күңелле чара – әти – әниләр комитетлары арасында үткәрелә торган  “Тату сыйныф серләре” республикакүләм бәйгесенең мәктәп туры уздырылды. Бәйгедә 3а, 3б, 4нче, 5а, 5б сыйныфларның әти – әниләр комитетлары катнашты. Һәрбер комитет бер – берсен кабатламаган, ныклы, иҗади әзерлекле чыгышлар ясады. Бәйрәм кичәсенә әверелгән әлеге бәйгедән һәркем күтәренке кәеф, яхшы энергия, рухи азык алды. Ә Мичән авылында узачак зона ярышында 5а сыйныфының әти – әниләр комитеты мәктәп данын яклап чыгыш ясаячак. Аларга уңышлар телибез.

Чакыра безне сәнгать дөньясы.

Сәнгать дөньясы – тылсым дөньясы,

Сәнгатьле күңел – сәләтле күңел.

Без беребез дә сәләтсез түгел.

Сәнгать – куаныч, сәнгать – сәгадәт.

Сәнгать сөйгәнгә без – шат, сәламәт!

   

    Өстәмә белем һәм төрле өлкәдә тәрбия бирү максатыннан мәктәптә тиешле эш режимында 10 төрле түгәрәк эшләп килә. Бу түгәрәкләр безгә  иҗади сәләтебезне үстерүгә, сәламәт яшәү рәвеше булдыруга зур этәргеч бирә. “Алтын куллар”  “Хореография”, “Халкымның күңел җәүһәрләре”, түгәрәкләрендә  тегәргә, бәйләргә, матур кул эшләнмәләре ясарга,  төрле милләт биюләрен башкарырга өйрәнәбез, сәхнә сәнгате үзенчәлекләре белән танышабыз, актерлык осталыкларын камилләштерәбез. Ә хәзер сүзне нәфис сүз остасы Рамазанова Алсуга бирик. Ул сезгә башлангыч сыйныфлар укытучысы Лидия Фәритовна җитәкчелегендә үзе иҗат иткән “Туган телемне сөям” шигырен бүләк итә.

Шигырь

   

    “Техник иҗат” һәм “Робототехника”  түгәрәкләрендә 2 – 7нче сыйныф малайлары үзләренең мөмкинлекләрен һәм сәләтләрен ачалар, бу түгәрәкләрдә иҗат иткән эшләре белән күргәзмәләрдә катнашалар.

Узган уку елы ахырында районыбыз үткәргән техник иҗат фестивалендә түгәрәктә шөгыльләнүче укучыларның агач һәм фанерадан ясаган эшләре 3нче призлы урынга лаек булды.

     Мәктәбебездә спорт һәм сәламәтлек юнәлешенә зур игътибар бирелә. Спортның бер төре булган “Шахмат” түгәрәге тулы көченә эшләп килә. Түгәрәктә 2-7нче сыйныф укучылары теләп шөгыльләнәләр, югары нәтиҗәләргә ирешәләр. Нәбиева Элина, Әсәтов Әмир, Галиуллина Диләрә, Фәһмиев Эмиль, Җамалов Илсаф мәктәбебезнең өметле яшь шахматчылары.

   

      Спорт – ул сәламәтлек чыганагы. Спорт  өлкәсенә караган “Чаңгы спорты”, “Тау чаңгысы”, “Туризм”  “Спорт уеннары” түгәрәкләренә дә бик теләп йөрибез. Мәктәбебездә район һәм республика күләмендә танылырга өлгергән спортчы егет һәм кызларыбыз  да бар:  Аяз Арстамбеков, Салават Галиев, Лилия Габдрахманова, Альмир Сираҗиев, Рәдис һәм Рәмис Хуҗиәхмәтовлар, Азалия һәм Ралинә Хафизовалар, Әнәс Закиров, Илназ Яруллин. Чаңгы ярышлары буенча районда гына түгел, республикада да призлы урыннар алган 9нчы сыйныф укучысы Салават Галиевны үзенең тәэсирләре белән уртаклашу өчен әңгәмәгә чакырыйк әле.

  • Салават, син ничә яшьләрдә спорт белән шөгыльләнә башладың? Тренерың кем? Үзеңнең уңышларың турында радио тыңлаучыларыбыз белән уртаклашсаң иде.

Салават чыгышы

 -Хөрмәтле радио тыңлаучылар! Игътибарыгызга музыкаль сәлам тәкъдим итәбез. Җырлый Рәмзил Йосыфҗанов.

            Мәктәбебез авыл җирлеге территориясенә кергән мәдәният йортлары, китапханәләр, шулай ук районыбызның балалар иҗат үзәге, балаларны сәламәтләндерү – белем бирү үзәге,  спорт комплекслары белән тыгыз

     элемтәдә эшли.

    Без слетларда, фестивальләрдә, төрле иҗади бәйгеләрдә, спорт ярышларында  актив катнашып, һәрдаим призлы урыннар яулыйбыз. 8нче сыйныф укучысы Хадиева Зилия сайлап алу турын уңышлы үтеп, бүгенге көндә  Казан шәһәренең “Идел” яшьләр үзәгендә “Ел лидеры” республика бәйгесендә катнаша. Зилиягә әлеге бәйгедә уңышлар телибез.  

- Кешегә яхшылык кылу, изгелек эшләү, кешелеклелек – яшьтән үк тәрбияләнә торган иң күркәм гадәтләрнең берсе. Шушы максатларны күздә тотып мәктәбебездә тимурчылык буенча даими эш алып барыла. Ел саен Утар балалар йортына, инвалид балаларга  хәйрия акциясе оештырабыз.

- Авылларыбызда ялгыз яшәүче әби- бабайлар белән дә элемтәдә торабыз. Туган көннәрендә котлаулар оештырабыз. Кирәк вакытта йорт эшләренә теләп булышабыз. Сугыш һәм  тыл ветераннары турында истәлекләр туплап, альбом эшләү буенча эш оешкан төстә алып барылды. Бүгенге көндә республикакүләм “Гаилә фотохроникасы” конкурсына Бөек Ватан сугышыннан исән –сау кайтып, тыныч тормышта яшәгән 21 сугыш ветераны турында материаллар туплап тапшырылды.

- Уку, дәресләрдән соңгы эшчәнлектән тыш, мәктәбебездә хезмәт тәрбиясе бирү дә алгы планга куелган. Җәй буе без,  укучылар, укытучылар, мәктәбебез хезмәткәрләре мәктәп яны бакчасында тырыш хезмәт куябыз. Нәтиҗәсе дә куанычлы: ел саен район мәктәпләре арасында уздырылган бәйгедә призлы урыннар яулап киләбез. Бу уку елында да “Иң яхшы дизайн” һәм “Иң күп табыш китерүче мәктәп” номинацияләрендә җиңүгә ирештек.

                             

  -Менә шундый мәктәптә безнең балачак елларыбыз гөрләп уза да инде. Без Татарстан республикасының иң бай, дәрәҗәле районнарыннан булган Саба төбәгендә яшәвебез, татар милләтеннән булуыбыз белән горурланып яшибез. Ә хәзер игътибарыгызга Әлфир Әмирҗанов   башкаруында  “Мин бит татар малае” җырын тәкъдим итәбез.

Җыр

- Хөрмәтле, радио тыңлаучылар. Безнең тапшыруыбыз ахырына якынлашты. Без сезнең белән  турыдан – туры эфирда  аралаша алуыбызга бик шатбыз. Алга таба да мондый очрашуларның дәвам итүен теләп алдагы чыгыш ясаучы мәктәпләргә күркәм уңышлар, ә барлык безне тыңлаучыларга шатлык – куанычлар, бәхетле, мул тормыш  телибез.

-         Яңа чорлар килә

            Яңа җырлар белән

            Каршы алыйк гасыр таңнарын.

           Тынычлыклар булсын,

            Дуслык чәчәк атсын,

            Афәтләрдән саклыйк дөньяны.

  •     Тургай чыңы, йөрәк җыры гына

             Каршы алсын синең һәр таңың.

             Елгаларың һәрчак тулы булсын,

             Аяз булсын күгең, Ватаным!      

         

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Соңгы кыңгырауда беренчеләр чыгышы

Чыгарылыш классын озату өчен кыска гына сценарий җибәрәм.Ошатсагыз файдаланыгыз....

Чыгыш:Дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда сәламәтлек технологияләрен кулланып эшләү

Бу чыгыш дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда сәламәтлек технологияләрен кулланып эшләү турында. Мәктәп балаларга тирәнтен һәм төпле белем,  күнекмәләр бирергә, аларның сәламәт булуы турында кайгыр...

“ Баланың бер көне”. 1 сыйныфка укырга керүче балаларның әти-әниләр җыелышында чыгыш.

Балаларны ялгышлардан, төзәлмәслек хаталардан  бары тик әти- әни генә саклый.  Әнә кошлар да канатлары ныгыгач кына,  баласын оясыннан очыра. Безгә дә табигатьтән үрнәк алы...

Ток-шоу "О самом главном" Тема эфира "Откуда берутся болезни?"

Ток - шоу "О самом главном" по теме «Откуда берутся болезни».  с элементами практической демонстрации направлено на профилактические мероприятия, где речь идёт о правильном рациональном питании, ...

Дебаты Порошенко Зеленский 19.04.2019 смотреть прямой эфир

Дебаты Порошенко и Зеленского (прямая трансляция)Дебаты Порошенко и Зеленского (прямая трансляция). Оставить отзыв 16 Просмотры. 19 апреля 2019 года на НСК «Олимпий...

В эфире передача "Когда мама рядом"

Воспитательное мероприятие на День матери...