Соңгы кыңгырауда беренчеләр чыгышы
материал (1 класс) по теме

Алексеева Назира Зуфаровна

Чыгарылыш классын озату өчен кыска гына сценарий җибәрәм.Ошатсагыз файдаланыгыз.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon songy_kyngyrauberenchelr_chygyshy.doc39 КБ

Предварительный просмотр:

“Соңгы кыңгырау” бәйрәмендә беренчеләрнең чыгышы.

  1.  Кадерле абыйлар һәм апалар!

     Бәйрәмегез белән котлыйбыз!

  1.  Безгә карагач,сезгә бик кызыктыр,

 Без нинди кечкенә,ә сез нинди зур.

  1.  Без укыдык бары “Әлифбаны”,

    Ә сез инде томнар укыйсыз.

   “Бар иде бит шундый чаклар” диеп,

    Безгә карап авыр сулыйсыз.

   4.  Бүген абый-апаларны

    Олы юлга озатабыз.

     Имтиханда гел бишлеләр

     Булуын теләп калабыз.

  1.  Алга таба да тырышып

 Югары белем алыгыз.

 Профессор,академик,

Фән докторы булыгыз.

  1. Тик кем генә булсагыз да

Дуслык хисен югалтмагыз.

Сезгә тырышып белем биргән

Укытучыларны онытмагыз.

  1. Бүген сезгә истәлеккә

Бирәбез без бүләкләр.

Тик алар  гади түгелләр

Бар җирдә дә кирәкләр.

  1. Зур юллар үткәндә,

Бик арып ял иткәндә

Мәктәп суын эчегез

Артып китәр көчегез.

(сулы савыт бирә)

      9.Монысы шар, кабартылган

   Сезгә махсус алынган.

    Кирәк булыр,чөнки һава

    Мәктәптән тутырылган.

       (шарлар бирәләр)

10.Безне алда каникуллар көтә

     Сезне исә авыр сынаулар.

     Сез теләгез безгә яхшы яллар,

     Без телибез сезгә ак юллар.

11.Гел уңышлар гына юлдаш булсын,

     Сынатмагыз, һәрчак түзегез.

     Мәрхәмәтле, намуслы булыгыз,

     Якты булсын һәрчак йөзегез.

          Хәзер сезгә 1 җыр бүләк итәбез.

(“Бәхеттә- шатлыкта” җырын җырлыйлар)

        Безнең гомер -зур бәхет ул,

        Кадерләрен белегез.

        Чын күңелдән теләкләрне

        Бездән кабул итегез.

                           Бәхеттә-шатлыкта,

                           Исәнлектә-саулыкта.

                          Үтсен гомер юлларыгыз,

                          Тазалыкта, байлыкта.

 

         Салкыннарда һич сулмасын

Үстергән гөлләрегез.

Таң нурыдай аяз булсын

Киләсе көннәрегез.

        Тормыш нурлы,тормыш матур

Якты булсын күңелләр.

Җырларбыз да,биербез дә

Озын булсын гомерләр.

12. Уңышлар юлдаш булсыннар

      Барасы юлыгызда,

      Бәхетле тормыш ачкычы

     Сезнең үз кулыгызда.

13.Әйдә,дуслар,абый-апаларны

     Тормыш диңгезенә озатыйк.

     Истәлеккә, хәерле юл теләп

     Көмеш кыңгырауны чыңлатыйк.

        (кыңгырау шалтырата)

Хор белән  “Хәерле юл сезгә,бәхетле булыгыз.”

( “Бәхеттә-шатлыкта” җырының кушымтасын җырлыйлар)

     

                              Бәхеттә-шатлыкта,

                             Исәнлектә-саулыкта.

                             Үтсен гомер юлларыгыз,

                        Тазалыкта, байлыкта.

   1.  Безнең гомер -зур бәхет ул,

        Кадерләрен белегез.

        Чын күңелдән теләкләрне

        Бездән кабул итегез.

                           Бәхеттә-шатлыкта,

                           Исәнлектә-саулыкта.

                          Үтсен гомер юлларыгыз,

                          Тазалыкта, байлыкта.

 

  1.   Салкыннарда һич сулмасын

Үстергән гөлләрегез.

Таң нурыдай аяз булсын

Киләсе көннәрегез.

3.  Тормыш нурлы,тормыш матур

Якты булсын күңелләр.

Җырларбыз да,биербез дә

Озын булсын гомерләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Чыгыш:Дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда сәламәтлек технологияләрен кулланып эшләү

Бу чыгыш дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда сәламәтлек технологияләрен кулланып эшләү турында. Мәктәп балаларга тирәнтен һәм төпле белем,  күнекмәләр бирергә, аларның сәламәт булуы турында кайгыр...

“ Баланың бер көне”. 1 сыйныфка укырга керүче балаларның әти-әниләр җыелышында чыгыш.

Балаларны ялгышлардан, төзәлмәслек хаталардан  бары тик әти- әни генә саклый.  Әнә кошлар да канатлары ныгыгач кына,  баласын оясыннан очыра. Безгә дә табигатьтән үрнәк алы...

"Кече яшьтәге мәктәп укучыларының укудагы хезмәттәшлеге" темасына чыгыш.

Бу чыгышны педсоветта, методик берләшмәләрдә кулланырга була....

"Грамоталы язу" темасыны методик берләшмә алдында чыгыш.

Мәктәпнең методик берләшмә утырышларында куллану өчен тәкъдим ителә....

Укыту- тәрбия процессында укучыларда рухи- әхлакый сыйфатлар тәрбияләү (әти-әниләр жыелышында чыгыш эшкәртмәсе).

Яшь буынга дөрес тәрбия бирү вазыйфасына һәр ата-ана җитди һәм җаваплы карарга тиеш. Ата-ананың абруе - балаларга hәм яшүсмерләргә дәрес тәрбия бирүдә көчле чараларның берсе. Тәҗрибәле ата-аналар бала...

ата- аналар җыелышы өчен чыгыш "Сәламәт яшәү серләре", презентация

ата-аналар җыелышында файдалану өчен чыгыш. Бик эчтәлекле тормыш кагыйдәләре бар....