Классные часы, мероприятия, уроки
план-конспект занятия по математике (3 класс)
Әлифба бәйрәме
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 51.5 КБ | |
| 53.5 КБ | |
| 23.39 КБ | |
| 60.5 КБ | |
| 31 КБ | |
| 40.5 КБ | |
| 16.67 КБ |
Предварительный просмотр:
Филиал МБОУ – Верхнекибякозинская СОШ
Тюлячинского муниципального района РТ
"Малокибякозинская ООШ"
Мероприятие по теме “Әлифба бәйрәме”
Провела: Учитель начальных классов
Закирова Гульшат Дамировна
15 февраля 2020 год
Әлифба бәйрәме
Укытучы: Закирова Г.Д.
Дата: 15.02.2020.
Алып баручы. Кадерле укучылар , хөрмәтле әти- әниләр, килгән кунаклар ! Бүген бездә зур бәйрәм- “Әлифба бәйрәме”! Әле 1 сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергән нәни дусларыбыз беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр.
Әйе ,хәрефләрне тану , иҗекләп укырга өйрәнү җиңел булмады. Әмма без тырыштык.
Хөрмәтле ата- аналар! Әлифба бәйрәме сезнең өчен зур тантана ул. Балаларыгызның ирешкән уңышларында сезнең дә өлешегез зур. Сезнең һәркайсыгызга шатлык –куанычлар, яңадан-яңа уңышлар телим.
Күчкәнме бу залга –дөньяның бар яме.
Күңелләр түрендә әлифба бәйрәме
Бу матур бәйрәмгә кушыл , дус, әйдәле
Дөньяны гөрләтеп әлифба бәйрәме.
1 ук. Тышта ап-ак кар яуганда
Без җыелдык бәйрәмгә
Безнең шатлык эчкә сыймый
Сезгә ничек сөйләргә?
2ук. Бүген бездә зур тантана
Моңсу да ул, ямьле дә
Әлифбабыз китә бездән
Бу көн калыр хәтердә.
3ук. Алтын яуган көзге көндә.
Тыйнак үттек класска,
Әлифбаны кулга алдык,
Әй сөендек шул чакта.
Әлифба.
Исәнмесез, минем нәни дусларым.
Мин бүген зур бәйрәмгә килдем.
Мин Әлифба, таныйсызмы,
Танымыйм дип тормыйсызмы?
Юктыр-юктыр , ышанам,
Сезне күреп шатланам.
Исемдә һәрберегезнең
Күңелле йөзләрегез.
Яхшы дигәч ,укытучыгыз,
Елмайды күзләрегез.
Хәзер инде зур кешеләр,
Балалар булдыгыз сез.
Төрле-төрле китапларны
Яратып укырсыз сез .
Кем зирәк, кем тапкыр икән?
Сынап карыйк әйдәгез!
Сез җавапларны табыгыз,
Без табышмак әйтәбез.
Укытучы:
(Тактага кроссворд элә.)
Табышмаклар:
Акылсыз керәсең,
Хәзинә алып чыгасың.(мәктәп)
Сөяге юк, теле юк. (Тел).
Әрекмәндәй зур колак,
Аякары бер колач,
Борыны җиргә тигән
Килгән ул ерак илдән.( Фил).
Язын дөньяга килә,
Көзен саргаеп үлә. (Яфрак).
Йомры йомшак, сары йомгак,
Йөгереп йөри чирәмдә.(Чеби).
Агач түгел-яфраклы,
Тун түгел –тегелгән,
Кеше түгел сөйли.( Китап).
Алып баручы: Афәрин, бар табышмакларга да дөрес җавап бирдегез. Уйлыйк әле, нинди сүз килеп чыкты икән?
Укучылар: Әлифба.
Алып баручы. Мәктәптә сез нәрсәләр өйрәндегез?
1ук. Әлифбада утыз тугыз
Хәрефне без өйрәндек.
Җырлар итеп җырладык та
Шигырь итеп сөйләдек.
2 ук. Хәреф безгә юлны ачты
Әкиятләр иленә.
Шигырьләр һәм хикәяләр
Өйрәндек без тиз генә.
3 ук. Сәнгатьле итеп сөйләргә,
Аңлаешлы укырга,
Табышмаклар чишәргә
Өйрәттең , син Әлифба.
4 ук. Әлифба , аларны безгә син өйрәттең,
Әлифба , китәсең , килмәссең моннан соң .
Әмма син гомергә күңелдә каласың.
5 ук. Әлифба, әлифба , китәсең бит инде.
Җыр итеп җырлыйбыз иң соңгы битеңне.
Җыр. “Әлифба”
Әлифба. Менә, дуслар минем сездән
Китәр сәгатем җитте.
Яратыгыз әти-әнине
Сөекле туган илне.
Бергә. Рәхмәт сиңа , Әлифба !
1ук. Нигә безгә куанмаска
Без бит инде зур үстек.
Әлифбаны тәмамлап ,
Әдәби укуга да күчтек.
Әдәби уку.
Исәнмесез , дусларым.
Дусларым, якыннарым-
Сүзләр, хәрефләр.
Китердем мин сезгә бик күп
Бүләк- дәресләр.
Бүгеннән без фән иленә
Бергә барабыз.
Ләкин башта ни беләсез,
Әйтеп карагыз!
Алып баручы. Хөрмәтле әти -әниләр хәзер укучылар әйткән табышмакларның җавабын табабыз.
1ук. Җем-җем итә
Җемелдәп китә.
2 ук. Йомры- йомшак сары йомгак
Тәгәрәп йөри чирәмдә.
3 ук. Хәбәрләр ташып тора
Араны тоташтыра
4 ук. Тукайга да, Җәлилгә дә
Сәйдәшкә дә куйганнар.
Нәрсә соң ул туганнар?
5ук. Көн йөри, төн йөри
Бер атлам җир китә алмый..
Әдәби уку. Табышмакларны да бик яхшы беләсез икән.Бик рәхмәт.
Җыр: Туган тел җыры
Ә хәрефләрне сезгә тагын нинди китап өйрәтте?
Бергә. Азбука
Азбука: Ребята, я рада, что вы повзрослели, поумнели. И знаете весь алфавит наизусть. И сейчас мы это проверим. |
Задание: Угадай букву
1. Эта буква широка и похожа на жука. (Ж)
2. В этой букве нет угла - до того она кругла.
До того она кругла - укатиться бы могла. (О)
3. С этой буквой на носу филин прячется в лесу. (Ф)
4. На эту букву посмотри - она совсем как цифра 3. (З)
5. Палочка и палочка, между ними галочка.
И понятно сразу всем: получилась буква ... (М)
Җыр. “Учат в школе”
Математика. Исәнмесез, дуслар . Минем дә сезне сынап карыйсым килде. Бик күп мисал, мәсьәләләр чиштек. Әйдәгез , кем җитез икән?
- Керпе гөмбәгә барды
9 ак гөмбә тапты.
3 не куйды энәсенә
Калганын кәрзиненә
Керпе ничә гөмбәне
Кәрзиненә куйды?
- Айдар китте урманга,
Тәмле җиләк җыярга.
Менә 10 җиләк тапты
5есен авызына капты.
Ничә калыр чиләктә ?
Уйла , тизрәк исәплә.
3.7 малай урамга,
Чыкты футбол уйнарга.
Өчәү килде тагын да
Исәплә син барын да.
4. Ак каенда 3 чыпчык
Түбәдә 5 сыерчык.
Әйтмәс микән берегез
Барысы ничә кошчык?
Бергә. Рәхмәт сиңа , математика !
Алып баручы. Әлифба сезне туган илне сөяргә , туган телне сөяргә өйрәтте. Безнең алга таба укып китә торган китапларыбыз”Татар теле”, “Әдәби уку”.
Бүген сезне котларга әти-әниләрегез дә килде. Без аларга зур рәхмәт әйтәбез.Чөнки аларның тырыш хезмәте белән сез укырга , язарга өйрәндегез.
(Балалар үз куллары белән әзерләгән бүләкләрне тапшыралар)
Әти -әниләрнең котлавы.
1ук. Сезнең алда без
Вәгъдә бирәбез:
Ялкауланмаска,
“2” ле алмаска,
Тырыш булырга,
“5”кә укырга
Җыр “Кояшлы ил”
Предварительный просмотр:
Филиал МБОУ – Верхнекибякозинская СОШ
Тюлячинского муниципального района РТ
"Малокибякозинская ООШ"
Мероприятие по теме “Бәхетле очрак”
Провела: Учитель начальных классов
Закирова Гульшат Дамировна
11 октября 2019 год
“Бәхетле очрак”
Плакатлар.
“Тапкырлар зирекләр клубы!”
“Бәхетле очрак”.
“Күп укыган, күп белер.”
“Акыл яшьтә түгел – башта.”
Гейм исемнәре язылган ватман табличкалары.
Катнашучылар капма-каршы өстәлләрдә урнашалар. Зал матур итеп бизәлә:шарлар, чәчәкләр, шулай ук команда өстәлендә команданың исеме язылган визитка, эмблемалар.
Уенның программасы:
I гейм. “Тел чарлау.”
II гейм. “Кисмәктәге хикмәтләр.”
III гейм. “Мин-сиңа, син-миңа.”
IV гейм. “Капитаннар, алга!”
V гейм. “Безнең кунагыбыз.”
VI гейм. “Алга, алга, алга!”
Уен барышы.
Алып баручы уенның тәртибе, катнашучылар белән таныштыра. Уенны бәяләү өчен жюри сайлана һәм командалар бер-берсе белән танышалар.
1-команда “Тапкырлар.”
Девиз: Тапкыр җиңәр, оттырмас,
Сезгә куып тоттырмас!
II команда- “ Зирәкләр. “
Девиз: Зирәк һәр җирдә кирәк,
Тик чын зирәк бик сирәк!
Бүген “Бәхетле очрак”
Гаҗәеп күңелле чак.
“3” ләр “4” ләр ярыша
Менә була тамаша
-Хәерле көн, укытучылар, килгән кунаклар! Без бүген “Бәхетле очрак” уенына җыелдык. Уенда 2 команда ярыша.Уенга тапкыр, зирәк “3”нче “4”нче класслар җыелган. Бу уенны бәяләү өчен жюри кирәк. Тамашачылар арасында жюри сайлана.
Ә хәзер уенның программасы белән танышыйк. Уен 6 геймнан тора.
1геймны башлаганчы сүзне командаларга бирик.
1-гейм.
1-гейм – “Тел чарлау” дип атала. Командага 1 минут эчендә мөмкин кадәр күбрәк сорауга дөрес җавап бирергә. Әгәр дә җавапны белмәсәгез, “җавап юк” дияргә. Ә жюри һәрбер дөрес җавапка 1 очко куя. “Тапкырлар” командасыннан башлыйбыз.
1нче командага сораулар.
1.Татарстанның башкаласы.(Казан)
2.Татарстан дәүләт гербына төшерелгән җәнлек. (Ак барс)
3.Татарстанның иң зур елгасы.(Идел)
4.Төрки халыкларда Яңа ел.(Нәүрүз)
5.Ул кыш көне ява.(Кар)
6.Бал яратучы хайван.(Аю)
7.Кышның соңгы ае.(Февраль)
8. «КАМАЗ» машиналары чыгара торган шәһәр.(Чаллы)
9.Страус кошмы?(Кош)
10.”Шүрәле” әкиятенең авторы.(Г.Тукай)
11.Анда җиләк-җимеш, яшелчәләр үсә.(Бакча)
12.Җәен-соры, кышын-ак,
Аңа шулай яхшырак.(Куян)
13.Кышкы баш киеме.(Бүрек)
14.Казан баскетбол командасының исеме.(УНИКС)
15.Хоккей командасында ничә уенчы? (18)
16.Гыйнварда ничә көн? (31)
17.Чәйнең туган иле?(Китай)
18.Калган эшкә...(Калган эшкә кар ява)
19.Елда ничә ай? (12)
20.Бер тәүлектә ничә сәгать?(24)
2нче командага сораулар.
1.Без яшәгән республика.(Татарстан)
2.Татарстан флагының төсләре.( Яшел, ак, кызыл)
3.Республикабызның төп табигый байлыгы.(Нефть)
4.Татарстанның гимнының авторы.(Р.Яхин)
5.Җәйнең беренче аенда үткәрелә торган хезмәт бәйрәме. (Сабан туе)
6.Сөйләшү органы.(Тел)
7.Озын колаклы җәнлек.(Куян)
8.Яңа уку елы кайчан башлана.(1нче сентябрьдә)
9.Татарстанда урнашкан шәһәр, анда сәгатьләр ясыйлар.(Чистай)
10.Шайба яки туп белән уйнала торган спорт уены.(Хоккей)
11.Беренче хатын-кыз косманавт.(В.Терешкова)
12.Урманда үсә, эшләпәле.(Гөмбә)
13.Кышын ак тунын кия,
Кишерне ул бик сөя.(Куян)
14.Кышкы өс киеме.(Тун)
15.Казан хоккей командасының исеме.(Ак барс)
16.Футбол командасында ничә уенчы?(11)
17.Февральдә ничә көн?(28-29)
18.1 гасырда ничә ел?(100ел)
19.1 атнада ничә көн?(7)
20.Өсте яшел, асты кызыл, җирдә үсә.(Кишер)
2 гейм. Кисмәктәге хикмәтләр.
Бу кисмәктә кечкенә кисмәкләр. Аларның һәрберсенә номер язылган. Капитаннар чиратлашып кисмәктән кисмәк алалар, бу сорауның номеры. Җавапны команда әгъзалары әзерли, 1 кеше җавап бирә. Кисмәктәге бер сорау призлы. Әгәр дә дөрес җавап бирсәгез, приз сезнеке.
- Карлыган кара, ак, кызыл төстә була. Тагын кайсы җимешнең төсе дә, тәме дә ике төрле? (Кара миләш – баллы, кызыл миләш – ачы).
- Кайсы җәнлек ашагач, телен чистарта һәм авызын чайкый? (Юлбарыс).
- Безнең якта иң озак яшәүче кошлар. (Каргалар – 100 елга кадәр).
- Санагыз, гайләдә ничә кеше?
Әтием бар, Ә без аның
Әнием бар, Оныклары
Ике апам, Өчәү инде.
Әниемнең Шулай булгач,
Әнисен дә Без барыбыз
Бик яратам. Ничәү инде.
(Әти, әни, әби, ике апай, мин – 6 кеше).
- Нинди хайваннар күзләрен ачып йоклый? (Балык, елан).
- Карга үзен “Мин – кош!” – дип әйтә аламы? (Юк. Ул сөйләшә белми).
- Кем ике мәртәбә дөньяга туа? (Чебеш)
- Бер килограмм йон авырмы, бер килограмм тимерме? (Икесе дә бер).
- Җәен урманга патша, кышын кардан да аста. (Аю).
- Күктән килә, җиргә китә. (Яңгыр).
3 Гейм. “Мин – сиңа, син - мина”.
Бу гейм “Мин-сиңа, син-миңа” дигән. Командалар өйдә сораулар әзерләп килделәр. Хәзер алар шул сорауларны бер-берсенә бирәләр.
Тапкырлар командасының сораулары:
1.Габдулла Тукайның туган елы? (1886)
2.Нинди ут яндырмый?(рәсемдәге)
3.Нинди агач утта янмый? (табагач)
4.Көз көне санга керә торган нәрсә? (чеби)
5.Ни өчен самолетта запас көпчәк йөртмиләр? (Һавада кадаклар юк)
Зирәкләр командасының сораулары:
1.Татар алфавитында ничә хәреф бар? (39)
2.Казан шәһәренә 1000 ел кайчан тулды? (2005)
3.Шалкан тартуда ничә кеше катнашкан? 6)
4.Бабайда ике, әбидә бер? (“б” хәрефе)
5.Нәрсәне күрү бик җиңел? (кеше гаебен)
4 гейм. “Капитаннар, алга!”
Командаларның капитаннары бер-бер артлы сорауларга җавап бирәләр.
1.Татар егетенең милли баш киеме. (түбәтәй)
2.Фронтовик татар шагыйре Советлар Союзы Герое.(М.Җәлил)
3.Бу юллар кайсы әкияттән?
“Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл – Кырлай диләр.
Җырлаганда көй өчен тавыклары җырлай диләр”... (Шүрәле)
4.Укучылар һәр көн барып белем ала торган урын. (мәктәп)
5.Нәүрүз бәйрәме кайчан була?(21 мартта)
6.Чаллы шәһәрендә чыга торган балалар газетасы. (“Көмеш кыңгырау”)
7.Сабан туе үткәрелә торган урын. (Мәйдан0
8.Татар кызының милли баш киеме. (калфак)
9.Алтын ачкычлы агач малай. (Буратино)
10.”Кем эшләми, шул ... (ашамый)
11.Кара пантера Багира һәм батыр бүре Акела белән үскән малай. Маугли)
12.Кыш көне дә, җәй көне дә яшел агач. (чыршы, нарат)
13.Перчаткалар киеп сугыша торган спорт төре. (бокс)
14.Ачы, сары җимеш. (лимон)
15.Почтальон Печкин нинди транспорта йөргән? (велосипед)
16.Кибеттә эшли. (сатучы)
17.Әнинең әнисе. (әби)
18.Шахматта төп фигура. (король)
19.Язның беренче ае. (март)
20.Филя, Каркушаның дусты. (Степашка)
21.Татар шагыйрләреннән кем һәр ел фасылына багышлап шигырь язган? (Г.Тукай)
22.”Сабантуй” газетасыныж баш мөхәррире. (А.М.Гыймадиев)
5 гейм. Безнең кунагыбыз.
Тапкырлар командасының сораулар:
1.Нәрсәне йомган күз белән дә күреп була? (Төшне)
2.Бүре нәрсә тавышыннан курка? (Әтәч тавышыннан)
3.Куян чаба-чаба да, артына әйләнеп карый? (Артында күзе булмаганга)
4.Нәрсәне урыныннан күчереп булмый? (Җирне)
5.Тугай кайчан сайрый? (“р” хәрефен өстәп куйгач)
Зирәкләр командасына сораулар:
1.Кайсы ай календарьдә юк? (һавадагы ай)
2.Нәрсә өстәл янында бик кирәк? (авыз)
3.Ак тавыкка караганда кара тавыклар ник күп ашый? (Күп булганага – кара тавыклар берничә)
4.Тыкрык башында ни бар? (“т”хәрефе)
5.Әтәч кычкырганда ни өчен күзен йома? (Сабагын яттан белгәнен күрсәтү өчен)
6 гейм. “Алга, алга, алга.”
Бу геймда җавапны белмәсәгез, алага дип әйтергә кирәк.
Зирәкләр командасына сораулар.
1.Россиянең башкаласы.(Мәскәү)
2.Күннән чигеп эшләнгән татар милли аяк киеме. (Читек)
3.Тельняшкалы, пижамалы ат. (Зебра)
4.Татарстанда балык исеме йөртүче шәһәр. (Алабуга)
5.Безнең мәктәптә сәгать 8дә башлана. (Дәрес)
6.”Туган тел” шигыренең авторы. (Г.Тукай)
7.Иң озын муенлы җәнлек. (Жираф)
8.Мәктәптә эшли, балалар укыта. (Укытучы)
9.”Карлыгач” сүзен үзгәртеп , бакчада үсә торган куак исемен ясагыз. (Карлыган)
10.Шәһәр уртасында нәрсә бар. (“һ” хәрефе)
Кем? Нәрсә?
11.Рөстәм Яхин (композитор)
12.Әлмәт (шәһәр)
13.Ит (ашамлык)
14.Карга (кош)
15.Унөч (сан)
16.”Дүртле” (билге)
17.Тун (кием)
18.Рөстәм Закиров (җырчы)
19.Сарык (йорт хайваны)
20.Гүзәлия (кыз)
21. Айрат (малай)
22.Чөгендер (яшелчә)
23.Чия (җимеш)
24.Идел (елга)
25.Астра (чәчәк)
Зирәкләр командасына сораулар:
1.Татарстан Республикасының президенты (М.Ш.Шәймиев)
2.Мәктәптә китаплар күп урын. (Китапханә)
3.Кайсы ике нота бакчада үсә? (Фа-соль)
4.Кешеләрне дәвалаучы һөнәр иясе.(Табиб)
5.Балалар өчен язылган әдәби жанр.(Әкият)
6.Ял итү өчен шәһәр бакчасы. (Парк)
7.Алмагачта үсә. (Алма)
8.Бик тәмле һәм салкын ашамлык. (Туңдырма)
9.”КАМАЗ” машиналарның эмблемасы. (Ат)
10.Атнаның иң авыр көне. (дүшәмбе)
Кем? Нәрсә?
11.Муса Җәлил (шагыйрь)
12.Бөгелмә (шәһәр)
13.Ипи (ашамлык)
14.Песнәк (кош)
15.Унике (сан)
16.Күлмәк (кием)
17.Сәнифә Рангулова (җырчы)
18.Сыер (йорт хайваны)
19.Әлфия (кыз)
20.Илгиз (малай)
21.Кыяр (яшелчә)
22.Карлыган (җимеш)
23.Казанка (елга)
24.Каен (агач)
25.Нәүрүз (бәйрәм)
Предварительный просмотр:
Филиал МБОУ – Верхнекибякозинская СОШ
Тюлячинского муниципального района РТ
"Малокибякозинская ООШ"
Мероприятие по теме “ Конституция, Россия һәм Татарстанның дәүләт символлары “
Провела: Учитель начальных классов
Закирова Гульшат Дамировна
14 декабря 2018 год
Үткәрү вакыты: 14.12.2018.
Укытучы: Закирова Гөлшат Дамировна
Тема: “ Конституция , Россия һәм Татарстанның дәүләт символлары “
Чарада Россия һәм Татарстанның дәүләт символлары турында сөйләшү.
Дәүләт символлары илебез тарихының үзенчәлекле якларын, башка илләрдән аермасын чагылдыруын ачыклау. Дәүләт символларына карата гражданнарның ихтирамы - дәүләт сәясәтенә, үз халкына ихтирамының, Ватанына мәхәббәтнең һәм горурлыкның чагылышы икәнлегенә төшендерү.
Максаты һәм бурычлары:
- Конституция,Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт символлары турындагы төп белемнәрне ныгыту;
- Конституциягә, дәүләт символикасына хөрмәт, патриотизм һәм үз илеңә, республикаңа һәм шәһәреңә мәхәббәт тәрбияләү;
- укучылар белән төрле чаралар үткәргәндә дәүләт символикасын куллану ихтыяҗы тудыру;
- укучыларның коммуникатив белемнәрен һәм күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итү (үз фикереңне әйтә һәм яклый белү, башкаларны да тыңлау).
Материаллар:
- Конституция ,Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт символлары буенча электрон презентация;
- күрсәтмә әсбаплар: Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт символлары;
- дөньяның сәяси картасы, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы карталары;
Чараның этаплары:
1.Оештыру өлеше .Туган ил турында шигырьләр сөйләү.
2.Конституция,Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт символлары турындагы төп белемнәрне ныгыту:
- Конституция – илебезнең төп законы.
- Россиянең данлы символлары.
- Туган ил турында мәкальләр сөйләү.
- Татарстанның данлы символлары.
- Сез дәүләт бәйрәмнәрен беләсезме? уен.
3. Йомгаклау.
Чара барышы:
Хәерле көн , хөрмәтле укучылар, укытучылар! Бүген без сезнең белән Конституция һәм Россия , Татарстанның дәүләт символлары турында сөйләшербез. (Слайд 1)
-Укучылар без нинди илдә яшибез?
-Россиядә.
Укытучы:
Без борынгы бабаларыбыздан искиткеч матур илне мирас итеп алдык.Ватаныбыз тарихи мең ел белән исәпләнә. Илебез террриторисе Россиядә яшәүче барлык халыкларның тырышлыгы белән үзләштерелгән.Гасырлар буена бик күп буын кешеләре Туган илебезне ныгытканнар һәм саклаганннар, аның куәтен һәм мәдәниятен үстергәннәр.
“Роосия “ дигән исем бик борынгыдан килә. Илебезнең икенче төрле исеме – “Россия Федерациясе”. “Федерация “ сүзенең латинчадан тәрҗемәсе “союз, берләшү” дигән мәгънәне аңлата.Россия территориясендә 100 дән артык милләт яши. Алар –руслар,татарлар,бурятлар, якутлар, башкортлар, калмыклар,аварлар, ингушлар, кабардылар, балкарлар, кареллар, урдмуртлар, ненецлар, энвеклар һәм башка бик күп халыклар. Барысында санап бетерер өчен бик күп вакыт кирәк булыр иде !
(Слайд 2 Россия территориясен картадан күрсәтү,башкаласын укучылардан әйттерү)
-Укучылар без яшәгән республика ничек дип атала?
-Татарстан Республикасы , башкаласы Казан шәһәре.
( Татарстанны картадан карау слайд 3)
Укытучы:
Татарстан – иң бай һәм мәйданы ягыннан да шактый зур республикаларның берсе. Татастанның борынгы исеме Идел буе Болгар дәүләте, Казан ханлыгы. Татарстан күп милләтле республика .Анда татарлар, руслар , чувашлар , марилар , удмурдлар , башкортлар һәм башка милләт кешеләре яшиләр.
Укучылар, ә сез Россия , Мәскәү турында нинди шигырьләр беләсез? Татарстан, Казан турындагы шигырьне кем сөйли?
1нче укучы
“ Безнең ил “( Шәйхи Маннур )
Карталарда безнең илне
Буяганнар алсуга,
Чөнки кояш иртүк торып,
Алсу утлы шардай булып,
Иң башта бездә чыга.
2 нче укучы
Зәкия Туфайлова “ Туган ил “
Туган ил- алтын арышлар,
Туган ил ул- зифа камышлар,
Туган ил ул- иркен болыннар,
Болыннарда нәни колыннар.
Туган ил ул- зәңгәр диңгезләр,
Туган туфрак, үскән нигезләр.
Туган илдә – барыбыз бертуган,
Бик адерле безгә ул шуңа.
Туган ил ул була бер генә,
Туган илнең кадерен бел генә.
3 нче укучы
1)Татарстан- минем республикам-
Россиянең матур җирендә.
Халкым аңа үзе исем кушкан
Бәхет теләп гомер- гомергә.
2)Нинди матур саф һавалы
Нинди күркәм безнең ягыбыз
Кайда бар соң бездәгедәй язлар?
Гүзәл дә соң туган илебез.
2. Конституция – илебезнең төп законы.
― Кешеләр һәрвакыт гадел дәүләт төзү, бер кеше мәнфәгатьләрен гомум-халык мәнфәгатьләренә туры китерү дип уйлаганнар.
Безнең дәүләт төзелешен илебезнең Төп Законы – Конституция билгели. (Слайд 4 )
Хәзер гамәлдә булган Конституция 1993 елның 12 декабрендә кабул ителде.
―”Конституция” латинчадан тәрҗемә иткәндә ―”төзелеш, карар” дигән мәгънәне аңлата. Законнар – илдә яшәүчелҽрнең барысы өчен дә мәҗбүри кагыйдәләр. Конституция Төп Закон дип атала, ә бу башка законнар аңа каршы килергә тиеш түгел дигән сүз.
Россия Конституциясендә ―Кеше, аның хокуклары һәм иреге югары кыйммәткә ия, диелгән. Бу безнең Конституциябезнең төп фикере. ― Ә нәрсә соң ул хокук? Безнең нинди хокукларыбыз бар? ( Укучыларның җаваплары тыңлана)
-Яшәүгә хокук;
-Иреккә һәм шәхси кагылгысызлыкка хокук;
-Яклануга хокук;
-Торакка хокук;
-Социаль тәэмин ителүгә хокук;
-Сәламәтлекне саклауга һәм медицина ярдәменә хокук;
-Белем алуга хокук.
Укытучы:
Аларның иң мөһимнәре – яшәүгә, иреккә һәм шәхси кагылгысызлыкка, шәхси сергә һәм гаилә серенә, үзеңнең намусыңны һәм яхшы исемеңне яклауга, милеккә һәм башка бик күп нәрсәләргә булган хокуклар. Әмма һичбер нинди бурычларың булмыйча, хокуклардан гына файдалану мөмкин түгел!
― Нәрсә ул бурыч?
― ...
― Илебез гражданнарының төп бурычларыннан берсе – табигатьне саклау,
аның турында кайгырту.
Гражданин ил тормышына битараф була алмый. Һәр кеше дәүләт эшләре белән идарә итүдә катнашырга хокуклы. Россия гражданнары дәүләт башлыгын һәм дәүләт власте органнарын сайлауда катнашалар. Илебездәге 18 яше тулган һәрбер гражданин дәүләт постына сайлану хокукына ия. Халык тарафыннан сайлану, мактаулы булу өстенә, үзеңә зур бурычлар алу да ул. (Слайд 5 )
Республиканың төп законы – Татарстан Конституциясе.6 ноябрь – Татарстан Конституциясе көнне билгеләп үтелә.Конституциядә татар һәм рус телләре дәүләт телләре дип язылган. (Слайд 6 )
Россия Федерациясе Президенты безнең илебезнең башлыгы булып санала.
― Хәзерге вакытта безнең президентыбыз кем әле?
― ...
― Әйе 2012 елда Россия Федерациясе Президенты итеп Владимир Владимирович Путин сайланды.
Татарстан Республикасының Президенты кем ?
- Минниханов Рөстәм Нургалиевич .
3.Россиянең данлы символлары.
― Безнең дәүләтебезнең үз символлары бар. Нәрсә ул символ?
Укучылар :
Символ – ул аеру билгесе. Символлар инде бик борынгы гасырларда барлыкка килгән.
Россия дәүләтенең символларына нәрсәләр керә?
Укучылар :
– Герб, флаг һәм гимн.
― Герб нәрсә ул?
Укучылар :
― Герб ул”нәсел” дигәнне аңлата һәм илнең , шәһәрнең символы.
―Герб немец телендә ―” мирас”дигән мәгънәне аңлата. Герб – ул кешегә, шәһәргә, дәүләткә караган аеру билгесе. Герб буыннан буынга мирас итеп тапшырыла. ( Слайд 7)
Әйдәгез, Россиянең Дәүләт гербында нәрсә сурәтләнгәнен карыйк. Дәүләт гербында ике башлы алтын бөркет; башларында - Бөек Пётрның тарихи өч коронасы. Россия дөньяның ике өлешендә - Европада һәм Азиядә урнашкан. Шуңа күрә дә бөркет башлары төрле якка: берсе – Европага, икенчесе Азиягә карый. Тасмалар белән тоташтырылган таҗлар, каракош аякларындагы скипетр һәм держава көчле власть һәм дәүләтнең бердәмлеге турында сөйли.Бөркетнең күкрәгендә сурәтләнгән аждаһаны үтерүче җайдак халыкның туган җирне сакларга әзер булуын аңлата.( Слайд 8)
Россиянең Дәүләт флагы.
Бәйрәм көннәрендә безнең урамнарда һәм йортларда Россия флаглары җилферди. Флаг өстҽн аска таба бер-бер артлы урнашкан өч төстәге – ак, зәңгәр һәм кызыл полосалардан тора.
Россия флагындагы төсләр символикасын ничек аңлатырга соң? Укучыларның җаваплары тыңлана.
Аста –кызыл төс( батырлык) , уртада – күк төсе (һава төсе, тугрылык), иң өстә ак төс (тынычлык,чисталык )урнашкан.
Россиянең тарихи флагы 1991 елда кабат гамәлгә керде. 22 августта без Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көнен билгелҽп үтәбез. Россиянең Дәүләт флагына күрсәтелә торган ихтирам Җиңү Кызыл байрагына да күрсәтелә. Бу – Бөек Ватан сугышында җиңүчеләргә безнең рәхмәтебез билгесе.
(Слайд 9)
5. Россиянең Дәүләт гимны.
―”Гимн” сүзе нәрсәне аңлата?
Укучылар :
-Тантаналы көйне,ул аерым очракларда гына башкарыла.
Бу сүз Борынгы Грециядә барлыкка килгән. Борынгы греклар аллалар һҽм каһарманнар хөрмәтенә мәдхия – гимннар җырлаганнар. Грек телендәге ―”гимн” сүзе дөньядагы бик күп телләргә үтеп кергән. Дәүләт гимны – ул дәүләт бердәмлеге символы буларак кабул ителгән тантаналы музыкаль әсәр.Тантаналы церемонияләрдә Дәүләт гимны башкарылганда бөтен кеше дә торып баса, ирләр баш киемнәрен сала, хәрбиләр честь бирә. Илебез һәр яңа көнне гимн көе белән каршы ала һәм озата. Гимн Яңа ел төнендә Мәскәү Кремленең Спас манарасындагы сәгать теле уникене суккач яңгырый. Илебез спортчылары халыкара ярышларда алтын медальләр яулаганда һәм тантаналы гимн көенә Россиянең ак-зәңгәр-кызыл флагы күтәрелгәндәбез нинди бәхетле һәм горур булабыз!
Гимн тыңлау.
Хәзер бераз ял итеп алырбыз . Укучылар сез туган ил турында нинди мәкальләр һәм әйтемнәр беләсез? (Слад 10)
Мәсәлән:
- Рус сүзендә горур, эшендә нык.
- Ватаняшәсә, батырлар яши, батырлар яшәсә–Ватан яши.
- Туганҗиреңнегазизанадайсакла.
- Туган иле булмаган кеше җырсыз сандугач сыман.
- Туган як - ана, чит як – үги ана.
- Безнең туган илдән матур ил юк.
- Туган иле булмаган - канатсыз кош сыман.
- Туган иле өчен торган - чын батыр.
- Чит як көмеш тулы булса да, туган як кадерлерәк.
- Ватан-ана өчен горур бул.
- Туган як - алтын бишек.
- Һәркешегә үз ягы кадерле.
- Сусыз җир коры булган кебек, туган илсез батыр да көчсез.
Укытучы: Рәхмәт, укучылар.
(Слайд 10)
6. 1992 нче елда Татарстанның Дәүләт гербы кабул ителде.Герб Татарстан флагы төсләрендә башкарылган, түгәрәк рәвешендә. Дәүләт гербында канатлы ак барс сурәтләнгән. Барс байлыкны һәм халыкның көчен белдерә. Аның тырнаклары һәм тешләре үткен, уң аягы бераз күтәрелгән. Димәк ул һәркемне саклый ала. Барсның ян – ягында калкан. Аңа кашкарый рәсеме төшерелгән. Калкан тынычлыкны белдерә, ә чәчәк – озын гомер билгесе. Яшел боҗра эчендә татар орнаменты чигелгән. Аста “ ТАТАРСТАН” сүзе язылган. Гербның авторы – Риф Фәхретдинов.
(Слайд 11) 1991 нче елда Татарстанның Дәүләт флагы кабул ителде. Ул яшел, ак, кызыл төстә. Кызыл төс ул – кояш, ут төсе. Яшел төс – туган җиребез, табигатьнең матурлыгы һәм яшәү билгесе. Ак төс – чисталык, намус һәм тынычлык символы.
Флагның авторы – республиканың халык рәссамы Тавил Хаҗиәхмәтов.
(Слайд 12) 1993 нче елда Татарстанның Дәүләт гимны кабул ителде. Гимнның авторы – күренекле татар композиторы Рөстәм Яхин, Рамазан Байтимиров сүзләре.2013 елның 21 февральдә Татарстан парламенты депутатлары республиканың сүзле гимнын кабул итте. Татарстан гимны ике телдә язылган. Гимн башта татар телендә, аннан соң рус телендә башкарыла. Татарстан гимнының сүзләрен Рамазан Байтимеров язган , көен Рөстәм Яхин. Татарстан гимнын тыңлау. (Слайд 13)
7.Сез дәүләт бәйрәмнәрен беләсезме? Дәүләт бәйрәмнәренең исемнәрен даталарга туры китереп әйтергә.
1
Яңа ел
23 нче февраль
2
Татарстан Республикасы Конституциясе көне
1 нче гыйнвар
3
Ватансаклаучыларкөне
9 нчы май
4
Россия Конституциясекөне
6 нчы ноябрь
5
Җиңү көне
4 нче ноябрь
6
Халыклар бердәмлеге көне
12 нче декабрь
7
Россия бәйсезлеге көне
30 нчы август
8
Татарстан Республикасы көне
12 нче июнь
9
Белем бәйрәме
8 март
10
Халыкара хатын –кызлар көне
1 нче сентябрь
8. Ә хәзер Ттарстан Республикасы турындагы белемнәрегезне тикшереп карыйк.
1.Татарстанда яшәүче милләт ( татар).
2. Татарстандагы зур елгаларның берсе(Кама).
3.Нократ елгасының хәзерге исеме(Вятка ).
4.ТР ның дәүләт символы( флаг).
5.Дәүләтнең чикләрен күрсәтүче схема (карта).
6.Гербта сурәтләнгән рәсем(барс).
7. Татарстандагы файдалы казылмаларның берсе(нефть).
8. ТР ның башкаласы (Казан).
9.Көйгә салынган дәүләт символы(гимн)
6. Йомгаклау.
― Нәрсә ул Дәүләт символлары?
― ...
― Дәүләт символлары – герб, флаг һҽм гимн – илебезнең абруе символлары. Символлар бөтен халыкны тупларга һҽм берлҽштерергәтиешләр. Аларны ихтирам итмәү дәүләткә карата ихтирамсызлык күрсәтү булып бәяләнә. Без барыбыз да – Россия гражданнары, ә бу безнең хокукларыбыз һәм бурычларыбыз бар дигән сүз.
― Хокуклар һәм бурычлар кайда күрсәтелгән?
― ...
― Конституция – илебезнең Төп Законы. Анда кеше, аның хокуклары һәм
иреге югары кыйммәткә ия дип әйтелә.Кешегә аның хокуклары дөньяга туганда ук бирелә. Бу хакта Кеше хокукларының гомуми декларациясе, дип аталган мөһим халыкара документта әйтелә. Саубулыгыз!
Предварительный просмотр:
Филиал МБОУ – Верхнекибякозинская СОШ
Тюлячинского муниципального района РТ
"Малокибякозинская ООШ"
Мероприятие по теме “Аралаша беләсеңме?”
Провела: Учитель начальных классов
Закирова Гульшат Дамировна
12 октября 2018 год
Аралаша беләсеңме?
Үткәрү вакыты: 12.10.2018.
Укытучы: Закирова Г.Д.
Максат. Аралашу кагыйдәләре белән таныштыру.
Төрле ситуацияләр аша аралашу сәләтен үстерү.
Кешегә ихтирам, игътибарлылык тәрбияләү.
Җиһазлау. Презентация
I. Кереш әңгәмә. Аралашу нәрсә ул? Сез ничек уйлыйсыз?
– Кеше башка кешеләр белән бәйләнешкә кермичә яши алмый. Ул үз фикерләрен, хисләрен, теләкләрен башкаларга җиткерергә, алар белән киңәшләшергә омтыла. Шуңа да ул аралашуга мохтаҗ була.
Аралашу сәләте элек-электән кешеләрнең иң мөһим сыйфатларының берсе булып санала. Җиңел генә аралаша белгән кешегә без сокланып карыйбыз.
Кешенең тәрбияле булуы иң элек әти-әнисе, туган-тумачасы, дуслары белән аралашуында, сөйләшүендә күренә. Сезнең тормыш тәҗрибәгез әле аз, шуңа күрә конфликтлар килеп чыкмасын өчен төрле ситуацияләрдә үәегезне ничек тотарга кирәклеген кайсы чакта белмәвегез дә мөмкин. Бүгенге сыйныф сәгатендә без аралашу турында сөйләшербез.
II. Төп өлеш.
– Ә хәзер үзегезнең нинди кеше икәнлегегезне тест ярдәмендә билгеләрсез. Аралашырга яратасызмы, әллә киресенчә ялгызлыкны хуп күрәсезме?
Тест сораулары
- Кешеләрдән башка, ялгыз яши алыр идегезме?
–– әйе – 0
–– кайвакытта – 1
–– юк – 2
2. Хезмәт практикасы үткәндә
–– машиналар белән эшләү кызыклы булыр иде – 0
–– әйтә алмыйм – 1
–– кешеләр арасында эшләү – 2
- Мин үземнең серемне сөйләр идем
–– якын иптәшемә – 2
–– белмим – 1
–– үземнең көндәлегемә язар идем – 0
4. Шундый профессия сайлар идем
–– кешеләр арасында, аларга җитәкчылек итеп эшли торган эш – 2
–– әйтә алмыйм – 1
–– архитектор – 0
5. Үзем өчен кулай вакыт булмаса да, берәр кеше белән аңа уңайлы вакытта очрашырга килешәм.
–– әйе – 2
–– сирәк кенә – 1
–– юк – 0
6. Кайвакыт беркем белән дә сөйләшәсем килми
–– еш кына – 0
–– сирәк кенә – 1
–– андый хәлнең булганы юк – 2
(Балларны саныйбыз)
8 баллдан артык: сез тиз аралашучан, киң күңелле, ачык, ягымлы, игътибарлы кеше.
8 баллдан артмаса: сез кеше белән аралашырга яратмыйсыз, ялгызлыкны хуп күрәсез, башка кешеләрне тәнкыйтьләп тә аласыз. Якын дусларыгыз, танышларыгыз аз.
2 нче уен.
(Гыйлмениса гөлләргә су сибеп йөри, өйгә Хөббениса килеп керә).
Хөббениса. Ай-яй, күршеләр баеп беткәннәр икән безнең... Идәннәре тулы кыммәтле келәмнәр!.. Шкафлары тулы бәллүр савытлар!..
Гыйльмениса. Әйдүк, күрше, түрдән уз!
Хөббениса. Бу йомшак кәнәфиләрегезне кайчан алдыгыз тагын?
Гыйльмениса. Йомшак кәнәфигә рәхим итеп утыр, күрше.
Хөббениса. Баемый хәлләре юк, бөтенесе эшләп йөриләр. Балаларына хәтле тырыша.
Гыйльмениса. Иркенләп утыр, күрше, хәзер чәй куеп җибәрәм.
Хөббениса. Самавырлары да бүген алган кебек ялт итеп тора боларның... Бар инде чиста кешеләр...
–– Хөббениса өйгә кергәндә нинди сүзне онытып калдырды?
–– Хөббенисаның кайсы сүзләре сезгә ошап бетмәде?
–– Гыйльмениса матур сөйләштеме?
3 нче уен. Әнә, бәбкәләрен куа-куа, Галимә әби безнең якка таба килә. Аңа Марат очрый. Тыңлыйк әле, Марат Галимә әби белән дөрес исәнләшерме икән?
Галимә әби. Көш-көш! Көшегез-көш, рәхмәт төшкереләре! Я тилгән алып китәр үзегезне: көш-көш өйгә кайтабыз.
Марат. Сәлам , Галимә әби! Эшләрең ничек бара?
–– Сез Галимә әби белән ничек исәнләшер идегез? ,, Сәлам” дип нинди яшьтәге кешеләр белән генә исәнләшергә мөмкин? Үзеңнән өлкән кешегә ,,син” дип мөрәҗәгать итәләрме, әллә башкачамы?
4 нче уен. Ашыккан чакта.
Мәхмүт мәктәпкә чапты. Урамда ул бер ападан:
–– Вакыт күпме? – дип сорады. Апа сәгатен карап әйткәнче, Мәхмүт ашыгып китеп тә барды.
–– Уйлап карагыз әле, Мәхмүт ничә хата ясады?
–– Мәхмүт сезгә ошадымы? Ни өчен?
–– Мәхмүт урынында сез булсагыз, үзегезне ничек тотар идегез?
- ,,Кем турында комплиментлар әйтелде?” уены.
–– Һәркемнең үзен тәрбияле, әдәпле итеп күрәсе килә. Конфликтсыз яшәү өчен бик күп мөмкинлекләр бар. Шуларның берсе комплиментлар- мактау сүзләре әйтә белү.
Хәзер сез 1 иптәшегез турында комлиментлар әйтерсез. Аның кем булуын бергәләп уйлап табарбыз.
4. Коллектив портрет төзү.
а) Нинди кеше булырга тырышыр идегез? Шул сыйфатларны санап чыгыгыз.
(Әдәпле, кешелекле, ярдәмчел, сабыр, намуслы, тыйнак, ипле, тәрбияле, тәртипле, ягымлы, ачык, игелекле, изгелекле, ышанычлы, эчкерсез, ихтирамлы һ.б.)
б) Шушы сыйфатларның кайсылары сездә бар. Шуларны билгеләп чыгыгыз.
5. ,, Ярдәм итегез” уены.
Түбәндәге симтуацияләрдә сез нишләр идегез?
–– Әнисе авыр сумкалар тотып магазиннан кайта. Улы өйне дә җыештырмыйча телевизор карый.
Әнисе килеп кергәч урыныннан кузгалмый.
- 1 бәләкәй малай үзенең чанасы булмагач, башкаларның таудан шууын кызыгып карап тора.
- Иптәшегез белән юкка гына үпкәләштегез. Аңа бик кыен. Сез аның кәефсез, борчылып йөргәнен күрәсез, ләкин эндәшмисез.
6. Аралашу кагыйдәләрен төзү.
– Дөрес аралашу өчен нинди кагыйдәләрне белергә кирәк?
- Сөйләшүчегә игътибарлы булырга;
- Әңгәмәдәшеңне бүлдермә, ахыргача тыңлап бетер;
- Кешеләр турында начар итеп сөйләмә, гаепләмә;
- Җиңәргә тырышма, татулык һәм дөреслек яклы бул;
- Әңгәмәдәшеңне хөрмәт ит, тупас сүзләр әйтмә;
- Һәр кешенең яхшы якларын күрә бел, үзеңне аның урынына куеп кара.
7. ,, Серле дус” уены.
Шушы кәгазьләргә сезнең исемнәрегез язылган. Һәрберегез берәр кәгазь ала. Атна буе шул иптәшегез белән дусларча мөгамәлә булдырыгыз. Бер-берегезнең исемнәрен шушы аралашу барышында сизәргә тиешсез.
III. Йомгаклау.
Сез кешеләр арасында яшисез, көн дә алар белән аралашасыз. Бүген дәрестә билгеләп үткәнчә, сез игътибарлы, ихтирамлы булсагыз, яхшы сүзләрне күбрәк куллансагыз, һәр кешенең уңай якларын күреп, үзегезне аларның урынына куя белсәгез, димәк, сез аралаша беләсез дигән сүз.
Тест ярдәмендә үзегезне танып белергә тырышып карагыз әле. Нинди кеше икән сез, аралаша беләсезме?Хисләрегезгә хуҗа була аласызмы?
Тест
Уңай җавап (әйе)-3балл; "Әйе" дә, "юк" та-2балл; "юк" -1балл.
1.Синең дусларың күпме?
2.Син алар белән бәхәсләшә аласыңмы?
3.Кеше белән ачылып сөйләшә аласыңмы?
4.Берүзең генә калганда күңелсезме?
5.Озак вакыт күрмәгән дустың белән сөйләшергә сүз таба аласыңмы?
6.Кәефең начар булганда башкаларга уңай мөнәсәбәттә кала аласыңмы?
7.Дустың белән ачуланышканнан соң беренче булып дәшә аласыңмы?
8.Дусларың, якыннарың белән аралашканда кискен кисәтүләр ясаудан, үз фикереңне генә өстен куюдан туктап кала аласыңмы?
9.Син иптәшләрең белән килешүгә сәләтлеме?
10.Кешеләр белән аралашканда үз фикереңне тыйнак кына яклый аласыңмы?
11.Иптәшең белән килешмәвеңне үзенә әйтә аласыңмы?
12.Берәр кызык хәл турында белсәң, башкаларга сөйләү теләге уянамы?
Нәтиҗә:
30-39 балл- син аралашучан, башкалар белән очрашып сөйләшүдән тәм таба торган кеше. Кызыклы әңгәмәдәш, коллективның җаны; танышларың, дусларың сине башкаларны тыңлый, аңлый белүең, киңәш бирә алуың өчен ихтирам итәләр. Кайчак син күп сөйләшәсең. Әңгәмәдәшләреңә карата игтибарлы бул, аларның фикерен дә тыңла.Үз фикереңне көчләп такма.
20-20 балл-син аралашуда кайбер кыенлыклар кичерәсең; Синең дусларың әз, танышларың белән һәрвакытта да уртак тел таба алмыйсың. Кайвакыт әңгәмә вакытында кызып китәсең. Әңгәмәдәшләреңә карата игтибарлы бул. Үз-үзеңә ышанмаучанлыкны да җиңәргә кирәк. Димәк кызып китү- үз-үзеңә ышанмаган-лыкны белдерә.
20 дән ким балл-сине оялчан, үз-үзеңә бикләнгән, танышларың арасында сөйләшүгә катнашмый торган, вакытны үзең генә үткәрергә ярата торган кеше дип санарга була. Әмма бу синең дусларың юк дигән сүз түгел. Күп кеше сине
башкаларны тыңлый, аңлый, гафу итә белүең өчен ихтирам итә. Кеше белән актив аралаша алыр өчен сиңа оялмаска кирәк. Үз-үзеңә кирәгеннән артык тәнкыйтчел карама.
Укытучы: Кешенең язмышы, тормыштагы уңышлары аның аралаша белү осталыгына бәйле булырга мөмкин. Әгәр дә син әңгәмәдәшеңдә үзең турында уңай фикерләр калдырырга телисең икән төп 10 кагыйдәне истән чыгармаска тырыш:
1.Башка кешеләр белән чын күңелдән кызыксын!
2.Башкаларда яхшы тәэсир калдырасың килсә-елмай!
3.Исеңдә тот-кешенең исеме аның өчен иң татлы һәм иң мөһим аваз, шуңа күрә үзеңнең әңгәмәдәшеңә күп вакыт исеме белән эндәш!
4.Кешене тыңлый бел!
5.Әңгәмәдәшеңне кызыксындыру өчен, аңа һәм үзеңә кызык булган нәрсәләр турында сөйләш!
6.Кешеләрнең ышанычын яулап алу өчен, аларда уңай хисләр уята торган вакыйга-хәлләр турында сөйлә!
7.Тыңлаучыны озак сөйләп ялыктырм, үз фикереңне кыска һәм ачык итеп әйтергә өйрән!
8.Оппонентыңның да хис-фикерләрен хөрмәт ит. Аның ни өчен шулай эшләгәнен яки ни өчен шулай әйткәнен аңларга тырыш!
9.Бәхәсләшкәндә, шуны истән чыгарма: син сүз ярышында кем кемне җиңәр дип түгел, хәл ителәсе мәсәләне ничек уңай чишәргә дип уйларга тиеш.
10.Үзеңнең гаебеңне танысаң, гафу үтен!
Предварительный просмотр:
Филиал МБОУ – Верхнекибякозинская СОШ
Тюлячинского муниципального района РТ
"Малокибякозинская ООШ"
Открытый урок по теме “Образ природы”
4 класс
Провела: Учитель начальных классов
Закирова Гульшат Дамировна
16 февраля 2016 год
План урока по ИЗО
Учитель: Закирова Г.Д.
Класс: 4
Дата проведения: 16.02.16.
Тема урока:
Образ природы
Цель урока:
Создание образ природы
УУД
Познавательные:
Знать приемы работы с бумагой и создания простых объемных форм.
Коммуникативные:
Умение участвовать в диалоге, выражать свои мысли и обосновывать их при анализе построек, коллективного труда.
Регулятивные:
Умение внести свой вклад в общую работу.
Личностные:
Смыслообразование (важность окружающей среды в нашей жизни) .
Ресурсы:
Учебник (4 кл., ИЗО, Кашеков, Кашекова, с. 78-81), ноутбук, рисунки, презентация и т.д.
I.Организационный момент.
1.Приветствие.
2.Проверка готовности к уроку.
II. Актуализация прежних знаний.
Повторение предыдущей темы:
- Что нового узнали?
- Вам понравилась свои рисунки?
- У кого как получилось?
III.Формирование новых ЗУН.
1.Отгадывание загадок:
Кырлар буш кала,
Яңгырлар ява.
Җирләр дымлана.
Бу кайчак була? (Көз көне)
Тәңкә карлар сибелгән
Җир ап-акка күмелгән.
Чыршы, каен, имән
Кардан чикмән кигән.
Бу кайчак? (Кыш)
Боз һәм кар эреде,
Сулар йөгерде.
Елап елгалар,
Яшьләр түгелде.
Көннәр озая,
Төннәр кыскара.
Бу кайсы вакыт
Я, әйтеп кара? (Яз)
Ашлыклар үсте,
Башаклар пеште;
Кояш пешерә,
Тиргә төшерә.
Халык ашыга,
Китә басуга,
Урагын ура,—
Бу кайчак була? (Җәй)
2.Беседа:
- Что такое природа?
- Сейчас какое время года?
3.Постановка учебной задачи:
- Музыка (отгадывание)
- Значит, какая у нас тема будет?
- Что мы будем изображать?
IV.Подведение итогов урока.
Итоговые вопросы:
Что нового узнали?
Что сделали?
У кого как получилось?
V.Постановка домашнего задания.
Закончить свой рисунок.
Предварительный просмотр:
Филиал МБОУ – Верхнекибякозинская СОШ
Тюлячинского муниципального района РТ
"Малокибякозинская ООШ"
Открытый урок по теме
К.Г.Паустовский "Теплый хлеб"
4 класс
Провела: Учитель начальных классов
Закирова Гульшат Дамировна
15 февраля 2019 год
План урока по литературному чтению
Дата: 15.02.2019.
Учитель: Закирова Гульшат Дамировна
Класс: 4
Тема: К.Г.Паустовский "Теплый хлеб"
Цели урока:
познакомить с произведением К.Г. Паустовского « Тёплый хлеб»;
формировать навыки выразительного чтения;
развивать умение анализировать, сравнивать, объяснять поступки героев;
воспитывать коммуникативную культуру;
продолжить работу над нравственными целями.
Оборудование: презентация к уроку.
Материал: выставка книг К.Г. Паустовского; рисунки учащихся о хлебе; лошадь; лучи солнца;
Ход урока:
1.Оргмомент.Эмоциональный настрой.
Учитель. -Здравствуйте, ребята! Сегодня утром, когда вы шли в школу, какой была погода на улице? Не замерзли ли вы? Да, на улице сейчас морозно, холодно и людям, и животным. Но я знаю секрет того, как сделать, чтобы в морозный день стало теплее. Возьмите друг друга за руки. Что вы чувствуете?
Ученики. - Тепло.
Учитель: - А если нам тепло, то и настроение у нас прекрасное и работаем хорошо.
2.Сообщение темы урока.
Учитель: - Наш урок начнём с загадки:
Бьют меня палками,
Жмут меня камнями,
Держат в огненной пещере,
Режут ножом, за что меня так губят?
За то, что любят! ( Ученики: «Хлеб»).
Учитель:- Какой бывает хлеб? (Слайд №1)
Ученики: -Душистый, свежий, мягкий, пышный, вкусный, теплый.
Учитель:- Ребята, сегодня мы познакомимся с произведением К.Г. Паустовского « Тёплый хлеб». (Слайд№2)
Сообщение учащихся о К.Г. Паустовском. (Слайд №3)
К.Г. Паустовский родился 18 мая 1892 г. в Москве, в семье железнодорожного служащего. Детство прошло на Украине, в деревне, потом в Киеве. Его окружали в детстве и юности добрые, талантливые люди. Гимназия, затем Киевский университет, переход в Московский, но закончить его не удалось. Началась первая мировая война в 1914 г., Паустовский добровольно уходит на фронт санитаром, был матросом, трудился подручным в рабочей артели, потом стал журналистом. Своё творчество начинал как поэт, прославился как певец родной природы. Родина, её природа и человек - постоянная тема его творчества. Сказки Паустовского пленяют свежестью и меткостью языка, он умеет разглядеть поэзию даже там, где мы её не видим, заставить все краски мира засветиться, все ветры прошуметь, все птичьи голоса прозвучать.
3. Работа по теме урока.
Учитель:- Перед тем как начать работу над сказкой « Тёплый хлеб», прочитайте пословицы о хлебе. Нам надо будет определить, какая пословица подходит к первой части сказки?
(Слайд№4)
Пословицы: Ржаной хлебушко - калачу дедушка.
Без хлеба и воды жить худо.
Снег на полях - хлеб в закромах.
Работа по учебнику. Чтение сказки.
(Ответ на поставленный вопрос, выбор пословицы)
Работа с толковым словарём. (Слайд№5)
Баталия - сражение, битва
Камердинер – слуга при господине.
Христарадник – нищий.
Беседа по прочитанному материалу.
Учитель:- В какое историческое время происходят события?
-Как жители деревни относятся к раненому коню?
-Почему все считают своим долгом покормить его?
Выборочное чтение.
- Прочитайте, что узнали о жизни Фильки?
-Предположи , где могут быть Филькины родители?
-Найдите описание метели. (Слайд№6)
-Как вы считаете, резкое изменение погоды связано с тем, что Филька обидел коня?
-Из каких строчек это понятно?
-Чего испугался Филька, услышав бабкин рассказ?
-Что означает выражение « охлаждение сердца»? ( Злой человек, бесчувственный, жестокий)
-В какой авторской сказке доброе сердце мальчика стало жестоким? ( Сказка Г.Х. Андерсена « Снежная королева».) (Слайд №7)
-Кто помог Каю стать добрым?
-Прослушав притчу « Чудесные очки», вы ответите на вопрос: « Что же надо сделать, чтобы быть добрее к окружающему миру?
4.Итог урока.
Учитель: -Как вы думаете, осознает ли Филька, что сделал?
-Сможет ли исправить свою страшную ошибку, или же его родная земля превратится в пустыню, и мальчик умрёт от охлаждения сердца, то есть от бессердечия?
-Какие строчки подсказывают, что Филька переживает за содеянное.
(Слайд №9)
Домашнее задание.
Прочитать 1 часть.
Учитель: -Наше солнышко посылает свои лучи на землю – значит, будет тепло, появится и вода, и мука, и всеобщее спасение. Так ли всё произойдет, вы узнаете дома, дочитав сказку К.Г. Паустовского « Тёплый хлеб» до конца и ответите на вопрос : «В каком значении употреблено слово «тёплый» в сказке?», так как слово « тёплый» имеет несколько значений:
Значение слова «тёплый» по словарю: (Слайд№10)
А) дающий, источающий тепло;
Б) защищающий тело от холода (тёплый свитер);
В) хорошо сохраняющий тепло (тёплая комната);
Г) отличающийся внутренней теплотой, согревающий душу, ласковый, приветливый.
Рефлексия.
Предварительный просмотр:
Филиал МБОУ – Верхнекибякозинская СОШ
Тюлячинского муниципального района РТ
"Малокибякозинская ООШ"
Открытый урок по теме
“Деление числа на само себя”
3 класс
Провела: Учитель начальных классов
Закирова Гульшат Дамировна
15 февраля 2019 год
Дата: 15.02.2019.
Учитель: Закирова Гульшат Дамировна
Класс: 3
Предмет: математика
Тема. Деление числа на само себя
Цель: Создать условия для успешного усвоения темы урока.
Задачи:
- обоснование и формулирование правила деления натурального числа на само себя;
- решение заданий с целью формирования навыка деления числа на само себя.
УУД: знать названия компонентов деления; знать и применять на практике правило деления любого числа (кроме 0) на само себя; уметь работать в паре (взаимопроверка).
Оборудование: ноутбук, презентация к уроку.
Материал: учебник
Ход урока
1.Орг. момент
2. Постановка цели урока
Учебники закрыты
- Откройте тетради. Запишите число, классная работа, тему урока.
- Какие цели поставим на урок? Выскажите предположения о содержании урока.
3. Актуализация знаний.
1) Устный счет.
- Расположите числа в порядке возрастания и увеличьте в 8 раз.
70 60 80 10 50 30 90 40
- Расположите эти же числа в порядке убывания, уменьшите их в 10 раз.
проверка.
- Как называются компоненты умножения?
- Как найти неизвестный множитель?
- Как называются компоненты деления?
- Как найти неизвестное делимое? Делитель?
- Что получается в результате деления числа на 1?
2) Создание проблемной ситуации
4. Первичное восприятие и усвоение нового теоретического материала
№ 93. Прочитайте слова Миши.
Запишите равенства, о которых говорил Миша:
12:3=4 12:4=3
Чем похожи эти равенства? Чем отличаются?
Назовите компоненты действия деления в 1-м равенстве.
Как вы думаете, что ответила Маша?
Вывод: если в верном равенстве, описывающем действие деления, поменять местами делитель и значение частного, то «новое» равенство также будет верным.
Далее по заданию учебника.
- Установите значение частного, используя данный вывод
- Откройте учебники (№ 94)
5. Применение теоретических положений
№ 94. Вывод: т.к. при делении любого числа на число 1 получается это же самое число, то при делении любого числа на само себя получается число 1. - (по 1 примеру у доски)
6. Самостоятельная работа с взаимопроверкой
№ 95. Правило!
ФИЗМИНУТКА
№ 96 - простая задача на деление (в презент.)
- Давайте наметим план действий, цель которых – выполнить задание.
- Составить задачу по рисунку.
- Определить условие задачи и требование.
- Записать решение задачи, найти значение.
- Записать ответ.
(№ 96 - решение, ответ) - (проверка – решение на доске)
Работа в РТ – с. 27, № 56 – решение уравнений
- Что обозначает неизвестное число х? – Как найти неизвестный делитель?
7. Включение в систему знаний, повторение
№ 97. - Чтобы справиться с этим заданием, нужно быть очень внимательным.
№ 98- Что нужно знать, чтобы выполнить задание (порядок действий) (1 чел. у доски)
8. Итог
- Какие цели ставили на урок? – Удалось справиться с ними?
9. Домашнее задание.
1) №99, с.38.
2) РТ – с. 27, № 57 (в обычную тетрадь)
10. Оценивание. Рефлексия
Оцените свою работу на уроке при помощи «Лестницы успеха»
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема классного часа на тему: «Секреты Здоровячка» Воспитательное мероприятие
Форма проведения: Классный часМесто :...

Опыт работы учителя начальных классов "Развитие творческих способностей младших школьников на классных часах и внеклассных мероприятиях в рамках ФГОС".
Развитие творческих способностей младших школьников на классных часахи внеклассных мероприятиях в рамках ФГОС...
Формирование у учащихся патриотизма посредством внеклассных мероприятий и классных часов
Формирование у учащихся патриотизма посредством внеклассных мероприятий и классных часов...

Самоанализ (классного часа, мероприятия – общешкольного, классного, викторины и т. д.)
Примерная форма листа самоанализа мероприятия...

конспекты классных часов и мероприятий
Сценарий и презентация к мероприятию "День неизвестного солдата"Сценарий выпускного вечера в 4 классеСценарий торжественного вречения аттестатов в 9 классеКонспект и презентация "Животные в Годы ...
Внеклассное мероприятие для первоклассников. Тема классного часа: В стране вежливых слов.
В первом классе очень важно научить детей быть вежливыми и пользоваться словарем вежливых слов. Я предлагаю учителям начальных классов и воспитателям разработанное мною внеклассное мероприятие, которо...

Материал для классного часа "Парламентский урок "
Материал предназначен для проведения парламентского урока ( Татарстан)...
