Сценарий "Карга ботка йоласы"
материал

Шайхетдинова Дамира Мирсагитовна

 В Илишевском районе Республики башкортостан есть маленькая деревушка Кипчаково.Здесь с издавна празднуют всей деревней татарский национальный праздник "Карга ботка". Сценарий раскрывает национальные особенности и местный колорит этого древнего обычая.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл stsenariy_karga_botka.docx45.26 КБ

Предварительный просмотр:

                                                Автордан

Безнең Илеш районы Кыпчак авылы халкы тарафыннан менә ничә дистә еллар,бәлки гасырлар да булгандыр, бик күркәм бәйрәм оештырыла.Бүтән авыллардан аермалы буларак, бу тантанада бар авыл халкы катнаша. Менә шушы йоланы сәхнәләштереп,  мин сезнең игътибарга тәкъдим итәм.

                                       “Карга ботка”  йоласы.

.

Катнашалар:

Картәни белән оныгы

Балалар

Хатын-кызлар

Ботка пешерүче ханым

Өч-дүрт егет һәм кыз

I күренеш. Елга буен сүрәтләгән  пейзаж.Сәхнәгә оныгын җитәкләгән картәни чыга, чыбык   тоткан.

Картәни.Гәз,гәз,кая киткән казларым, түл җыярга дип, Сөн буе яланына чыгарган идем. Әллә  кая китткәннәр, гәз-гәз.

Онык. Кара әле,картәни, яланнар кардан ачылган,елгага бозлар тыгылган…Нинди ямьле!(Гажәпләнеп).Кара эле, каргалар да кайткан. Урра,озакламый карга боткасы бәйрәме булачак! (Кыз бала сөенә,әйләнә,сикергәли). Картәни, ә нигә бу йоланы “Карга боткасы” дигәннәр.Ул ботканы бит каргалар ашамый,ә без, балалар,бар халык ашый. Каргалар пешерми дә... (Аптырап кала).

Картәни (уйланып). И,балам... Борын -борын заманнан үк кешеләр табигатьне хөрмәт итеп килгәннәр. Яз җиткәч,елгалар бозлардан арынгач,каргалар кайткач ,бәйрәм үткәрү йоласы булган.

Онык. Картәни,ә менә иң беренче “Карга боткасы” бәйрәме безнең Кыпчак  авылында кайчан булган икән? Иң -иң -иң -иң беренчесе?

Картәни. Моны берәү дә белми,кызым.(Карашын еракка төбәп).Кыпчак халкы Енэй волостенен Тогузлар төбе 10 нчы кантонына керә. Алар 17 гасырдан ук билгеле тарихта. Шул вакыттан ук башланган булса кирәк бу йола.(Күзләрен яулык чите белән сөртеп куя.)

Онык. Бу бәйрәмгә нык куп кеше җыела эйме, картәни?

Картәни. Элек-электән “Карга боткасына” бар авыл җыелган,кызым. Бар авылдан төрле ризыклар җыеп алганнар. Яше-карты,бала-чагасы матур итеп киенеп,яланда бәйрәмгә килгән. Ботка пешкәнче, уйнап-җырлап, көлешеп-юанышып  алганнар.Безнең авыл халкы бик юмарт , кунакчыл халык булган элек-электән. Килгән бар кунакны да ботка белән сыйлаганнар. Әйе, кызым.( Башын кага.)

Онык. Картәни, ә каргалар бу бәйрәмне беләем икән?

Картәни  (көлеп кызның аркасыннан сөя).И, балакаем… Каргалар беләме, юкмы, монысы    мөһим түгел.Җир-анага, табигатькә ихтирам йөзеннән бу йола. Киләчәк буын да күрсен. Бергә-бергә, дус-тату ,  аралашып  яшәсеннәр ,бәйрәм  итә белсеннәр, дигәннәр. Сабан эшләре башланганчы бер җыелып алсыннар, дигәннәр ата-бабайлар. Ә каргалар , беләләр инде... (Елмаеп, бармак яный каргаларга).Бар,кызым,иптәшләренә    әйт, киләсе якшәмбегә, көннәр аяз торса, “Карга боткасы” оештырыйк.

Онык  (сөенеп). Канатларым булса,карга кебек очып кына урар идем авылны. Әйтәм, Картәни, очам гына.

Мин карга, карр-карр,

Тиздән эреп бетәр кар,

Иңнәремдә канат бар,

Буең җитсә тартып ал.(Очкандай,кулларын җилпеп, чыгып китә)

Картәни. И-и,гомерләр…Әле кайчан гына шулай җилпенеп Сөн елгасы яланында яланаяк йөргән чакларым…утте шул,утте,сизми дә калганмын.(Уйланып).Ничә дистә ел уткән,ә күмәк җыелып  ботка пешерү йоласы һаман саклана безнең Башкортстанда, Илеш районы, Кыпчак авылында,аллага шөкер.(Пауза)

Картәни (нәрсәдер  искә төшкәндәй ,сискәнеп китә).И,казларым...Кайда югалды инде инә казым?Гәз-гәз.(Каз чакыра-чакыра, карана-карана чыгып китә).

                                                           Шаршау

  II күренеш.Авыл урамы.Өй тирәсе.Балалар гөрләшеп ,сәхнәгә җыела. Чиләкләр, таяклар тотканнар.

Онык. Йә инде,жыелдыкмы? Ничә чиләк булды? Карга боткасына ризык җыярга әзерме?

1 бала: -Ботка пешәр казанда

               Тәмле ис таралыр урамда.

2 бала:  - Әйдә, өйләргә барыйк,

                 Ризыклар җыйыйк.

Балалар : -Әйдәгез,әйдәгез.( Атлыйлар)

Хор белән:-Он,май,сөт, йомырка, ит, ярма.

Өй янына килеп туктыйлар..

 1 бала. Өйдəме түтəй?

Бир,зинһар, күкəй.

Бирсəң безгə өч күкəй,

Тавыгың бирер йөз күкəй

 

2 бала. Кызганма кукәй,

Май кирәк, ярма кирәк

Карга боткасына бар да кирәк.

Тагын ,булса,он чыгар,

Пешерәбез без чумар.

Өч-дүрт  хатын- кыз  чыга. Кулларына төрле  ризыклар тотканнар.

1 хатын-кыз: Сөбеханалла,  балалар. Карга боткасына ризык җыясыз икән. И, рәхмәт. Менә сезгә ярма,сөт. Дөньяларыбыз имин, тәннәребез таза булсын.  Аллага шөкер. Менә балалар! ( Чиләккә азык-төлек сала)

Балалар:  Рәхмәт сезгә,юмарт хужабикәләр!

2 хатын- кыз: - Менә сезгә йомырка, май.

Барда булсын җай-җай.

Игеннәр мул булсын,

Башаклары тук булсын.

Халык тазалыкта,татулыкта яшәсен.( Азыкны  чиләккә сала)

Балалар : - Рәхмәт!

3 хатын-кыз: Менә,балалар,туралган ит,дөге ярмасы,сөт. И, ходайга шөкер, бар да бар. Илләр  тыныч торсын. Һәммәбезгә    тазалык, муллык булсын.

(Янында торган ханымнарга карап).  Әйдәгез, балалар үз юлларын дәвам  итсен, без бер дога кылып алыйк.(Утырып дога кылалар).

 Балалар .Ит,йомырка,ярма,май!(  Кычкырып чыгып китә)

                                         

                                  III куренеш.

Ялан. Уртага учак өстенә казан эленгән. Җыелган азык-төлек тезелгән, гөрләшеп балалар җыела. Бер ханым казан янында  ботка пешерә, болгата. Балалар йөзек салышлы уйныйлар.

1 бала .Кем йөзек сала? Эйдәгез,санап  чыгарыйк.

(Саный).Карга килә, казан аса,

Торна килә, тоз сала,

Песнәк килә, пешерә,

Эдип ашап бетерә,

Кап та коп,

Син торма,чык!(Санамыш  туктаган балага төртә)

2 бала. Син дөрес санамадың ,кая эле үзем.

Бер ярма,ике ярма,….,ун  ярма,

Чык, читтә калма!

(Тугәрәккә басалар, уйный башлыйлар, йөзек салалар.)

1 бала.Тычкан батыр, сикереп тор.(Йөзек салынган бала сикереп чыга).

3 бала.Нинди җәза бирәбез?

Хор белән .Җырласын,Җырласын!

( Бала «Яз килә» җырын башкара)

1.Көн жылы һәм иркә,
Кояш та елмая.
Бар дөнья уяна,
Бар дөнья уяна.
Кушымта.Яз килә, яз килә
Чәчәкләр уяна
Йөрәккә яз килде
Бар дөнья куана.
Яз килә.
2.Канатлы жырчылар
Моңлана талларда.
Бар дөнья уяна,
Бар дөнья уяна.

(Икенче кат йөзек салалар).

-Тычкан батыр, сикереп чык!

-Нинди җәза бирәбез?

Хор белән . Шигырь сөйләсен!

4  бала. Карга эйтә: «Кар, кар!

Казанда ботка бар ,бар!

Төшеп кенә ашар идем,

Кешеләре бар ,бар!

5 бала. Кара але, ничек матур сөйли! ”Зәкәрия ,Коммаяны” җырлап алмый булмый!

“Зәкәрия -Коммая” балалар уен-җыры башкарыла.Шигырь сөйләгән бала уртага баса,аны әйләнеп җырлап бииләр:

1.Бу бик яхшы сөйләүче,

Бу бик яхшы сөйләүче,

Аның сөйләве яхшы.

Аннан үрнәк алыгыз.

Кушымта:

Кәрия-Зәкәрия коммая,

Кәрия-Зәкәрия коммая.

Кәри комма, Зәкәрия, Зәкәрия коммая.

Кәри комма, Зәкәрия, Зәкәрия коммая.

2.Бу - бик яхшы җырлаучы,

Бу - бик яхшы җырлаучы.

Аның җырлавы яхшы - аннан үрнәк алыгыз,

Аның җырлавы яхшы - аннан үрнәк алыгыз.

3.

Бу - бик яхшы укучы,

Бу - бик яхшы укучы.

Аның укуы яхшы - аннан үрнәк алыгыз,

Аның укуы яхшы - аннан үрнәк алыгыз.

6 бала. Эйдәгез,сынамышлар эйтешеп алабыз.

(Капма- каршы басалар,алмаш-тилмәш әйтәләр):

1.Март башы кояшлы булса,яшелчә уңа.

2.Май ае суык булса, игенгә- туклык.

3.Марттагы кар бакча җимешенә бик ярар.

4.Яз көне эретмичэ озак туңдырып торса, җәй коры була.

5.Кара карга килгәч, бер айдан кар китәр.

6.Елгалар язын боздан тиз эрчелсә,ашлык уңар.

7. Су ташуы куәтле булса, ашлык яхшы булыр.

1 бала.Ә кем мәкальләр белә яз турында?

(Берничә бала алга чыгалар).

Хор белән: -Без беләбез,без!

- Язгы көн ел туйдыра.

- Яз сөрсәң,көз урырсың.

-Язгы хезмәт,көзге хөрмәт.

-Ни чәчсәң,шуны урырсың.

Бер малай капчык кутәреп йөгереп керә

Малай. Әйдәгез,ботка пешкәнче,капчык киеп ярышып алабыз.

Хор белән.Әйдә.Әйдә!(Балалар йөгереп чыгып китә)

Шау-гөр килеп,сәхнәгә гармун белән яшьләр чыга, җырлыйлар:

 Күгәрчен гөрлидер.

(Караужа авылы кое)

1.Тәрәз ачып җимнәр чәчтем,

Килде ике күгәрчен.

Килде дә ике күгәрчен,

Килде сезне күрәсем.

Кушымта:

Күгәрчен гөрлидер

Баласын уятырга.

Әле ярый дусларым бар

Күңелне юатырга.

2.Калфагым бар ,шәлем юк,

Шәл алмыйча хәлем юк.

Сез дусларым хакы өчен

Җырламыйча хәлем юк.

Кушымта.

3.Алтын булып агаем ла,

Көмеш булып тамаем.

Сез дусларым каршысында

Шәмнәр булып янаем.

Кушымта.

4.Тәрәз ачып җимнәр сиптем,

Ашагыз, кошкайларым.

Кайгы-хәсрәтләр күрмичә

Яшәгез, дускайларым.

Кыз. Менә ераклардан да кунакларыбыз килгән. Әйдәгез, гармун сайрап тора,егетләр белән күмәк уен-җыр оештырабыз.(Кызлар,егетләр ике якка тезелеп,капма-каршы басалар)

Егетләр җырлый:1.Без үзебез Актауныкы ,

Йөрмибез  мактанып.

Без урамнан үткән чакта,

Кызлар кала сокланып.

Кушымта.Ай илләре, илләре

Илләрендә  күлләре,

Шул илләрдә кызлар жырлый,

Сандугачтай телләре.

Кызлар : Урам аша узган чакта

Әллә абындыгызмы?

Сарыларга салышкансыз

Әллә сагындыгызмы?

Егетләр:Иртән дә яна йөрәк,

Кичтән дә  яна йөрәк.

Яна йөрәк,яна йөрәк,

Яна пожарник кирәк.

Кызлар : Кызны урлап булмады да

Әби урлап уңмадың.

Шулай илгә дан тарата

Егетләрнең уңганы.

(Кушымта шул ук.)

1 кыз.Табышмак әйтәм тыңлагыз.

Узе туңа,өйгә керми,

Үзе елый да елый.

 1 егет .Нәрсә икән?(Уйлана).Ә,түбәдәге боз!

2 кыз. Кара төлке кар өстеннән чаба.

2 егет.Боз астындагы су!

1 егет.Ә менә хәзер мин әйтәм, берегез дә тапмый җавабын.Ут та тугел,ук та тугел, күзгә төшә,карны кисә.Вәт!

2 кыз(Уйлана,эзли ,күзе кояшка төшә)Кояш нуры!

2 егет.Агач башында йорты,

Тугел ул яхшы җырчы.

Тәмле ботка пешерә

Ул язны да китерә .

Хор белән : Каргалар, каргалар!

Сәхнәгә беренче куренештәге Картәни керә:

Картәни . Бигрәк матур итеп бәйрәм итәсез балалар, иншалла.  Рәхмәт сезгә. Менә, гомер булгач, бу язны да каршы алдык, “Карга боткасы” йоласы да үткәрәбез. (Утыра). Әйдәгез,мин сезгә мөнәҗәт әйтеп алам.

Хор белән .Әйдәгез,Ак әби,рәхим итегез!

Картәни. (Мөнәҗәт әйтә). Изге Кыпчак җирлегендә

Муллык,бәхет телик бергә.

Хәер, дога кылып сезгә.

Туган җирем нурга тулсын.

Борынгыдан калган йола-

Карга боткасы пешерү.

Гасырларга дәвам итсен

Яшь буынга сабак булсын.

Ярмалы җир сабан көтсен,

Игеннәре шаулап уңсын,

Дәррәү эшләү,тату яшәү

Барыбызга насыйп булсын.

Балаларга тәүфикъ бирсен,

Табигатькә рәхим-шәфкать.

Туган җирдә күмәк яшик,

Югалмасын изге йола.

Хор белән .И,рәхмәт,Ак әби.Шулай булсын!

Шул арада :« Ботка пеште»,-  дип кычкыралар.

Барысы да казан тирәли савыт-саба  тотып  тезеләләр. Сәхнәгә җәймә җәелә,ботка  тоткан яше- карты җәймәгә килеп тезләнә,ашыйлар.

Кыз. Бигрәк тәмле боткасы!

Малай. Ите дә,ярмасы да житәрлек булган,телеңне йотарлык.( Табын артында сөйләшә- сөйләшә ашыйлар.)

Ботка пешерүче ханым. Ашагыз,балалар, ашагыз! Җитешегез,рәхим итегез.

Картәнисе белән онык та  килеп утыра.

Онык (ботка ашый). Кара эле,картәни,нишләп бу ботка шулкадәр тәмле була ул?

Картәни.Яланда,каргалар белән бергә пешергәнгәдер, кызым.( Аркасыннан сөя)

Ботка пешерүче ханым.Эй,егетләр,менә бу ботканы яланга илтеп чәчегез,каргалар да авыз итсен бу сыйны,аларнын да өлеше бар.( Ике малай казанны сурәп чыгып китә).

Музыка яңгырый.

Картәни.Аллага шөкер, бик ямьле тамаша кордык. Инде,теләкләр  теләп алыйк әле. Дөньялар имин, дәүләтебез тыныч булсын.

 (Берничә хатын-кыз,егет аңа кушыла, теләкләр әйтәләр).

- Һәммәбез сау-сәламәт   булыйк. Киләсе елга да җыелышып “Карга боткасына” килергә язсын.

- Мал- туар, мөлкәтләребез исән булсын.

- Күкләр аяз, ел яңгырга бай булсын, ашлыклар уңсын.

- Урман-кырларны янгыннан сакласын, чишмә-суларыбыз чиста,күңелебез пакъ булсын.

1 кыз.И, туганнар. Рәхмәт .

Ашаттыгыз, эчерттегез,

Җырлаттыгыз,биеттегез.

Дус-ишләр арасында.

Курештек , аралаштык

Ботка пешерүче ханым(балаларга).Йә, балакайларым, ботка тәмле булдымы?

Балалар.Әйе,әйе

Ботка пешерүче ханым. Э хәзер савыт -сабаларны җыйыйк.(Табынны җыялар).

Кумәк җыр яңгырый(“ Тала,тала”татар халык  көенә җырларга була)

1.Карга ботка булды тәмам,

Инде җитте кайтыр чак.

Бу бәйрәмнәр зур хатирә

Булып истә калачак.

Кушымта.Аргы якта саз саен,

Бире якта аз каен.

Имин торсын бу дөньялар

Күрешербез яз саен.

2.Яры ямьле,суы тәмле

Авылым елгалары.

Карга боткасына чыккан

Авылым балалары.

3.Каргалар исән булыгыз,

Фатихалар бирегез.

Мул тормышта чәчәк атсын

Туган-үскән  җиребез.

                                               Шаршау

                             

                             Кулланылган         электрон  ресурслар:

1.Сценарий татарского национального праздника“ Карга боткасы”Я.М.Яхиевна; [Электронный ресурс]  https://infourok.ru/ [Дата обращения 18.02.2019]

2.Сценарий проведения татарского праздника «Карга боткасы».(«Грачиная каша») Давлетшина Л.И. Дудина А,А; [Электронный ресурс] https://открытый урок .рф/ [Дата обращения 21.02.2019]

3.Татар балалар җырлары  [Электронный ресурс] http://webkind.ru/[Дата обращения 01.03.2019]

4. Татар балалар җырлары  [Электронный ресурс] http: //erlar.ru/node/3420[Дата обращения 13.02.2019]

5.Татар балалар җырлары  [Электронный ресурс] http://tekstovnet.ru/18/Tatarskie-Detskie-Pesni---Yaz-Kile/tekst-pesni-Bez-nazvaniya[Дата обращения 18.02.2019]

6.”Карга ботка 2017г.” [Электронный ресурс] https://on-cinema.com/[Дата обращения 23.02.2019]


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Внеклассное мероприятие"Карга боткасы"

Галимнәр раславынча, "Карга боткасы", икенче төрле әйткәндә, "Карга туе" йоласын үткәрүборынгы төрки бабаларыбызныңмәҗүси ышануларына бәйле. Алар табигатьнеңуянуын кара каргалар килүгәбәйләп аңлатканн...

Литературная викторина-КВН (сценарий) Литературная викторина-КВН (сценарий)

Данное внеклассное мероприятие во 2 классе развивает плавное выразительное чтение, грамотную речь, умение интонационно оформлять своё высказывание, закрепляет знания детей произведений и авторов русск...

Сценарий для агитбригады «Есть такая служба 01» в рамках темы «Жизнь без опасности» Авторы и постановщики сценария воспитатель ГПД Лебедева Леся Анатольевна и учитель музыки и режиссёр ТАМ "Радость" Иевлева Татьяна

(сценарий  выступления  агитбригады старшеклассников в рамках темы «Жизнь без опасности» для учащихся младшей и средней школы).Цель: воспитание у ребят уважения к профессии пожарного и...

Внеклассное мероприятие "Карга боткасы"

Внеклассное мероприятие "Карга боткасы". Выступление на семинаре учителей музыки....

"Карга боткасы " бэйрэме

Бүген безнең бәйрәмебез дуслык, туганлык, хезмәт темасы-на , гаилә елы буларак - гаиләләргә һәм карга боткасына багышлана....