"Карга боткасы " бэйрэме
методическая разработка

Шакирова Зульфия Хайдаровна

Бүген безнең бәйрәмебез дуслык, туганлык, хезмәт темасы-на , гаилә елы буларак - гаиләләргә һәм карга боткасына багышлана.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon "Карга боткасы" бэйрэме67.5 КБ

Предварительный просмотр:

        Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы

“Ләбиб Айтуганов исемендәге Девәтернә төп гомуми белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе”.

Класстан тыш чара

Тема “Карга боткасы”

                Монтаж

1 а.б.                             Исәнмесез!

2.а.б.                          Исәнмесез!

Барысы бергә            Исәнмесез!

1 бала         Исәнмесез, әниләр!

2 бала.        Исәнмесез,  әтиләр!

3 бала.        Исәнмесез,  әбиләр!

4 бала        Исәнмесез, бабайлар!

5 бала        Исәнмесез, укытучылар, укучылар!

6 бала.         Исәнмесез, барча кунаклар!

1 А.б.  Бүген безнең бәйрәмебез дуслык, туганлык, хезмәт темасы-на , гаилә елы буларак - гаиләләргә һәм карга боткасына багышлана.

 

2 а.б.         Ни өчен  “Карга боткасына” да дисезме?  Чөнки күп кенә татар   авылларының күптәнге традициясе буенча 1 МАЙ көнен –

 “ Карга боткасы” бәйрәме буларак та  билгеләп  үткәннәр.

(тугыз  бала )

Таңнар  саен хәерле көн телим,

Аяз күкләр телим җиремә.

Кояшлы көн телим бар кешегә,

Һәм иминлек телим илемә.

Хәерле көн , димен  һәр бөҗәккә,

Хәерле көн телим  гөлләргә,

Сөйкемлелек телим яшь кызларга,

Һәм сабырлык телим ирләргә.

Юлчыларга хәерле юл телим,

Чәчәкләргә карап елмаям.

Җиргә якты җылы нурын сипкән

Кояшыма карап сокланам.

Бәйрәм итә бүген

Дуслык теләгәннәре

Сугыш күрмәсеннәр,

Сугыш күрмәсеннәр.

Әйлән, әйдә, дөнья,

Тынычлыкка әйлән!

Дөнья халкы тыңла,

Бүген бездә бәйрәм!

Бүген бездә бәйрәм!

Яшәр өчен бетмәс көч алырга

Олысына һәм дә кечегә-

Мәхәббәтле, ямьле , мәрхәмәтле

Туган җире кирәк кешегә.

Көмеш суларың, зәңгәр урманың,

Якын күңелгә, Татарстаным!

Син - туган ягым, син минем таңым,

Татарстаным.

Без татарлар! Шушы исем белән

Җирдә яшәү үзе бер бәхет.

Яшибез без бу җирдә,

Бар халыклар белән берләшеп.

Дус яшәргә кирәк  җир йөзендә,

Дуслар кирәк һәрбер  кешегә.

Дуслык булса яшәү дә күңелле,

Уңай була һәрбер эшең дә.

ҖЫР.” Балачак елмаюы”

1 а.б. Гаилә- ул тормышның нигезе. Әти- әни аның тоткасы булса, балалар гаиләнең  көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне аңлап, хөрмәт итеп яшәргә кирәк.

2 а.б.   Гаилә ул – җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык  шулкадәр көчле була.

 ( Укучылар булешеп сойлилэр)

Җирдә миңа ни кирәк?

Әти дә әни кирәк!

Җирдә миңа ни кирәк?

Без яшәгән өй кирәк!

Җирдә миңа ни кирәк?

Әллүкиле көй кирәк!

Җирдә миңа ни кирәк?

Тукай, Туган тел кирәк!

Җирдә миңа ни кирәк?

Туган үскән ил кирәк!

Җирдә миңа ни кирәк?

Мәңге имин җир кирәк!

Мин сөйлим анам телендә,

Яшим атам җирендә.

Бу бәхет миңа бирелгән,

Туган йорт бишегендә.

Тәүге кабат аяк басып,

Сукмактан киттем йөреп.

Әйттем анам теле белән

  • Мин җирдә кеше!- диеп.

Сәламли безне ал кояш,

Каршылый нурлы иртә.

Чишмәләр дога укыйдыр,

Кошлар салават әйтә.

Үләннәр сәҗдәгә  киткән,

Агачлар тәсбих тарта.

Бу илаһи сәгатьләрдә

Иң изге рухлар кайта.

Фәрештәләр канат җәя,

Кыйбладан исә җилләр.

Ак бәхет сорап ходайдан

Һәммәсе теләк теләр.

Агара күңелләр,

Сафланадыр һәр җан.

Ак юл сиңа дөнья,

Юлдаш булсын иман!

Язгы  гөлемдер – иман,

Ана телемдер – иман.

Гүзәл холкымдыр – иман,

Сөйгән халкымдыр – иман.

Тугры юлымдыр – иман,

Йөрәк канымдыр – иман,

Туар таңымдыр –иман,

Кайнар җанымдыр – иман.

Әти- әни! Сездән башка тагын

Кем бар шундый бала бәгырьле!

Кояш җиргә берәү булган кебек,

Сез дә безгә шулай кадерле.

ҖЫР. “ Туган авыл”

1.а.б. “ Карга боткасы” – яз бәйрәме ул. Шагыйрьләр яз турында  бик матур шигырьләр язганнар. Әйдәгез, шуларны искә төшерик.

Карыйм да мин, сокланам:

Бу нинди иртә икән?

Һәр түбәдән су тама,

Каян су җитә икән?

Вак шарлар тәгәрәтеп,

Ак карга төшә тамчы.

Үзенә ясап тагарак,

Бозларны тишә тамчы.

  Ник көн дә шулай биидер

Туктамый һич тә алар?

Мин белдем, белдем, ниндидер

Зур бәйрәм көтә алар.

Тамчылар бии тып та тып,

Тамчылар сикерәләр.

Аларны булмый туктатып,

Алар яз китерәләр.

Умырзая чәчәге

Бар чәчәкне уздырып,

Җир өстенә калыккан,

Кар мендәрен туздырып.

  • Ай, нинди матур!- дидек,

   Умырзаяны күреп.

  • Яз бүләге безгә,- дип,

Зөлфия тора көлеп.

  Язлар, җәйләр имин килсен,

Күк йөзе аяз булсын.

Барчагызга сәламәтлек,

Бәхетләр алып килсен!

Җыр “ Ләйсән”

        - Хөрмәтле кунаклар. Сезне барыгызны да май бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Һәммәгезгә дә сәламәтлек, зур уңышлар телибез.  Шул уңайдан , дуслык, туганлык, хезмәт, гаилә , яз темаларын үз эченә алып,

“ Гаилә ул җылы учак” дип исемләнгән концерт – кичәбезне башлыйбыз.

 -   “ Җырлар җырлыйк,

Җырлар отыйк

Җыр күңелне җылыта.

Әйдә, җырлап яшик дуслдар

Җыр дуслыкны ныгыта” – диләр

 беренче сыйныф укучылары.      “ Кенәриләр, кошларым”

-  Рәзил Вәлиев сүзләре “ Барысында яратам”

Укый 2- сыйныф укучысы- Шәрипов Нияз.

-   Егылсаң, торып була,

Торсаң йөгереп була,

Йөгерсәң җитеп була-

Дусларың гына булсын!

        Сөйләшеп, уйнап була,

        Күп нәрсә белеп  була.

        Шаярып, көлеп була-

        Дусларың гына булсын!

Күңелле яшәп була,

Үсеп һәм ныгып була,

Дошманны егып була-

Дусларың гына булсын!

Җыр “ Настоящий друг” – башкара 3- сыйныф укучылары.

-  Шыгырдый идәннәре,

Сыгыла басмалары.

Безнең кызлар биесә,

Җилферди тасмалары.

                  Сәхнәдә- 3- сыйныф кызлары  биюе.

-  Ә.Бикчәнтәева шигыре “ Йокла  инде курчагым”. Укый 1- сыйныф укучысы- Шәяхмәтова Илнара.

- Әти! Әни! Җирдә иң кирәкле кеше.  

Без аларның белик кадерен.

Җил- давылдан саклап үстергәннәр

кызганмыйча бөтен гомерен.

Җыр. Башкара 4- сыйныф укучылары. “ Гөлләр   сибәсем   килә”.

-  Алсу гөлләргә күмелгән

Безнең тирә- як.

Гүзәл гөлләрдән дә гүзәл

Безнең балачак.

Сәхнәдә 2- сыйныф укучылары башкаруында “ Кулчатыр” биюе.

- Дорогие  гости! Вы, наверное , часто  замечали, как маленькие девочки  с уважением играют в дочки- матери .

Сценка « Три мамы».  Выступают девочки  3-его класса.

-   Җыр белән күңел ачыла

Җыр белән  күтәрелә.

Җыр  белән кире кайтасың

Мәктәбең елларына” – ди Чулпан һәм Данилларның әнисе Миләүшә Гыйлфанова

- “ Әнием” Укый Шәрипова Гөлинә,4- сыйныф.

- Җырлыйбыз да, биибез дә,

Көлешәбез  дә.

Җырласак та, биесәк тә

Килешә безгә.

Биюгә җырлар да кушып

Уйнап алабыз.

Ошармы, сезгә, әйдәгез!

Тыңлап карагыз!

        

          Төрле милләт биюләреннән  попурри.

Яңгырый көй, бию көе

Чакырып  безне биергә.

Дәртләндерә, җилкендерә

Түгәрәккә керергә.

- татар халык биюе

- рус  халык биюе

- керәшен татарлары биюе

- мари халык  биюе

-  Р. Вәлиев шигыре “Мәсьәлә”  Лилия һәм Лиана Габбасова .

        - Балачак... хатирәләргә бай гүзәл бер мизгел. Инде зур үсеп, олы кеше булса да , һәр кеше балачагын сагынып искә ала.

        Балачакның яшел урамнары

Безне сагынып каршы алачак.

Әгәр кайтмый калсак, беркайчан да

Гафу итмәс безне балачак.

Сәхнәдә гаилә дуэты: Зөлфирә һәм Резеда Фәтхетдиновалар “ Су буенда учак яна”.

- Ф.Яруллин шигыре “ Туган ягы кирәк кешегә”. Укый Гыйлфанов Данил һәм Тимершин Денис.

- Без бер чишмә суын эчеп,

Бер тамырдан үскән гөлләр,

Җан –сердәшләр: апа- сеңел” – диләр безгә Алсу белән Ләйсән.

-Нинди рәхәт бу дөньяда

Караңгы төн тыныч үтеп

Алсуланып таңнар атса.

        Ничек  рәхәт бу дөньяда

        Зәңгәр күктә кояш көлеп

        Җирне ямьләп үлән ятса.

Нини ди рәхәт бу дөньяда

Бар табигать балаларны

Матурлыгы белән шатландырса, - ди Зарипова Лилия һәм сезгә бәйрәм сәламе итеп үзенең улы Дәнис белән “ Бөрлегәнем” җырын бүләк итә.

- Шигырь “ Хәйләкәр әтәч”. Укыйлар Габбасова Лилия һәм Гыйлфанова Чулпан.

- Туган телдә сөйләшеп

Яшим мин туган илдә.

Туган ил дигән сүзне дә

Әйтәм мин туган телдә.

        Иң изге хисләремне мин

        Туган телдә аңлатам.

        Шуңа күрә туган телне

        Хөрмәтлим мин , яратам.

Котлова Диана үзенең яраткан әнисе белән җыр башкара.

- Шигырь 4- сыйныф укучысы Абдуллина Элена.

- Нинди матур , иркен саф һавалы

Нинди күркәм безнең языбыз.

Кайда бар соң бездәгедәй язлар

Гүзәл дә соң туган ягыбыз.

        Һәр почмагы аның, һәр сукмагы

        Тиңсез матур, чиксез ягымлы.

        Җирнең хичбер гүзәл урынына

        Алыштырмам туган ягымны.

Сәхнәдә - Арслановлар гаиләсе “ Җырлап яшик”.

                        Йомгаклау өлеше.

Телне ачыйк таңда “ Бисмилла!” дип,

Шөкер кылыйк бирмеш һәр көнгә.

Иманнарның ак һәм сафлыгы да

Аллаһының тиңсез иркендә.

Телне ачыйк иртән “ Бисмилла!” дип,

Йөзне борып кыйбла ягына.

Ходай биргән һәрбер көнне зурлап,

Иман нуры җанда кабына.

ҖЫР “ Туган тел” ( 1, 4 куплетлар)

- Хөрмәтле дуслар! Башлангыч сыйныф укучылары һәм әти- әниләре әзерләгән “ Гаилә ул- җылы учак” дип исемләнгән концертыбыз шуның белән тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Элифба бэйрэме

Сценарий к празднику "Прощание с Азбукой" на татарском языке....

Элифба бэйрэме(Праздник Азбуки)

Элифба бэйрэме(Праздник Азбуки) на татарском и русском языке....

Гаилэ бэйрэме.

Внеклссная работа на тему "Знакомтесь - моя семья"...

Внеклассное мероприятие"Карга боткасы"

Галимнәр раславынча, "Карга боткасы", икенче төрле әйткәндә, "Карга туе" йоласын үткәрүборынгы төрки бабаларыбызныңмәҗүси ышануларына бәйле. Алар табигатьнеңуянуын кара каргалар килүгәбәйләп аңлатканн...

Внеклассное мероприятие "Карга боткасы"

Внеклассное мероприятие "Карга боткасы". Выступление на семинаре учителей музыки....

Сценарий "Карга ботка йоласы"

В Илишевском районе Республики башкортостан есть маленькая деревушка Кипчаково.Здесь с издавна празднуют всей деревней татарский национальный праздник "Карга ботка". Сценарий раскрывае...