Гаилэ бэйрэме.
классный час (2 класс) по теме

Гизатуллина Фануза Наиловна

Внеклссная работа на тему "Знакомтесь - моя семья"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tanysh_bulygyz_minem_gail..doc36 КБ

Предварительный просмотр:

         Без бүген сезнең белән “Таныш булыгыз – минем гаилә” дигән гаилә бәйрәменә җыелдык. Гаилә бәйрәме булгач, билгеле инде, сүз әти, әни, әби, бабай, апалар, абыйлар, сеңелләребез, энеләребез турында барыр.

         Безнең бу кичәгә иң гүзәл, иң кадерле кешеләребез - әниләр, әтиләр кунак булып килделәр. әйдәгез аларны өстәлебезнең түренә утыртыйк әле.

         Кадерле балалар, әти-әниләрегез сезне үстергәндә тормышның ниди генә ачысын- төчесен татырга туры килмәгәндер аларга. Сез кечкенә вакытта йокысыз төннәр, аз гына авырып китсәгез хафалы, борчулы көннәр. Сез беренче сүз әйткәндә - шатлыклы йөзләр. Алар түземсезлек белән сезнең беренче атлап китүегезне көттеләр. Минем балам иң игелекле, иң инсафлы булыр дип өмет иттеләр. Алар көне - төне сезнең турыда уйлыйлар, сезне тәрбиялиләр. Эштән ничек кенә арып кайтсалар да, сезнең белән сөйләшергә, сезне ашатырга-эчертергә көч табалар. Сезнең шатлык, сезнең бәйрәм – ул аларның да шатлыгы, аларның да бәйрәме. Шуның өчен дә без аларны куандырып, игелекле, шәфкатьле булып үсәргә бурычлы.

  1. Әйдәгез әле хәзер балалар үзләренең гаиләләрен ничек беләләр икән? Шул турыда сөйләп безне дә үз гаиләләре белән таныштырып китсеннәр. “Таныш булыгыз – минем гаилә” балалар чыгышы.
  2. Гаиләләребез үзләренең татулыгын исбатлап, гаилә белән концерт номеры күртәтеп китсеннәр әле.
  3. Әйдәгез азрак ял итеп алыйк. “Балаларны табыгыз” уены уйныйбыз. Әтиләрнең күзен бәйлибез, балаларны уртага кертәбез. Әтиләр балаларын табарга тиеш.
  4. Бию. Хайруллина Сиринә.
  5. “Тәм-том рекламасы”. Уңган әниләребез өйдә балалары белән бергә әзерләгән халкыбызның милли ризыгын “тәмле” сүзләр ярдәмендә тәкъдим итәргә тиеш.
  6. Шигырь. Садреев Альмир. “Әниемнең кызы юк бит”.

        Әниемнең кызы юк бит

        Мин әнигә бер генә.

        Кызы да юк, эше дә күп

        Әнинең берүзенә.

         Әниемнең кызы юк шул,

         Мин булышам әнигә.

         Аш пешерәм, җыештырам,

          Кер юышам әнигә.

         Магазиннан сөт апкайтам,

         Ипигә дә йөгерәм.

         Әниемнең кызы юк та –

         Малае бар бер дигән.

7.Әниләребезнең нинди оста пешекче икәнлеген күрдек инде. Ә хәзер әтиләребез әниләр өйдә юкта балаларын нинди ризык белән сыйлыйлар икән. Шул хакта әйтеп, ничек пешерүләре белән безне дә таныштырсыннар әле.

8. Җыр. Хор “Тал песие”

9. “Банкир” уены. Әниләр төрле сорауларга җавап бирә-бирә вак акча саныйлар. Сораулар:

- Исемегез ничек?

- улыгызга ничә яшь?

- ипи ничә сум тора?

- малаегызның әтисенә ничә яшь?

- 7*8 ничә була ?

- 1 л сөт ничә сум тора?

10. Шигырь.Каримов Нияз. “Әни егет”

     Әти дә эштән кайтты,

     Әни дә эштән кайтты.

     Әти диванга ятты,

     Әни кухняга чапты.

    Әти әйтә “Мин ач, –ди

    Кайчан була ул аш – ди

    Әни әйтә “Үзең дә

    Булыш алай булгач”, - ди

    Әти әйтә “Мин ир, –ди,

    Мин аш пешерә белмим, - ди

    Мин хатын-кыз түгел, - ди

    Мин кухняда йөрмим, - ди

Юкса җитмеш һөнәр аз

Диләр егет кешегә

Безнең өйдә әти түгел,

Әни егет, әни белә

Чөнки бөтен эшне дә.

11. Әниләр өйдә юк вакытта безнең бөтен эш әтиләргә кала. Әтиләребез югалып калмый микән? Тикшереп карыйк әле. Әтиләре кызларының чәчләренә бантик тагалар, малайларының ертык чалбарларын тегәләр.

12. Бию. Закирова Алсу, Зарипова Гөлгенә.

13. “Кем тизрәк” уены. Кара каршы ике кеше баса, уртада әйбер куелган. 3 дигәч,кем өлгер, шул ала. (1,2,15;  1, 2, 33; һ.б)

14. Шигырь. Мингазов Рүзәл. “Әти төсле”

   Әти бик тә кыюсыз,

   Бик бәләкәй һәм чандыр,

   Малай булган кайчандыр.

   Соңга да калгалаган,

   Шелтә дә алгалаган.

   Бик яраткан уйнарга,

   Кайда гына йөрмгән,

   Өйгә кайтып кермәгән.

   Бик соң торган йокыдан,

  Чөнки төннәр буена

   Качып китап укыган.

   Бервакытны тарихтан

   Алган ул һәтта “3” ле

   Мин дә нәкъ әти төсле

  Рәхәт минем әтигә

  Бар исеме, бар даны,

 “Кешелекле кеше” дип

  Мактыйлар бар да аны.

  Ул гайрәтле, ул көчле,

  Мин дә нәкъ әти төсле.

15. Гаилә членнарына төрле сораулар бирү. (Туган көннәре кайчан? Гаиләдә нинди традицияләр бар? Һ.б.)

      Менә инде безнең бәйрәмебез ахырына якынлашты. Без вакытыбызны күңелле һәм файдалы итеп үткәрдек. Бер-беребез турында тагын да күбрәк белдек.

     Киләчәктә дә мәктәп белән гаиләнең элемтәсе өзелмичә тагын да тыгызрак булсын иде дигән теләктә калабыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Элифба бэйрэме

Сценарий к празднику "Прощание с Азбукой" на татарском языке....

Элифба бэйрэме(Праздник Азбуки)

Элифба бэйрэме(Праздник Азбуки) на татарском и русском языке....

Элифба бэйрэме

Праздник азбуки на татарском языке....

Чисталык бэйрэме

Сценарий на татарском языке "Чисталык бэйрэме"...

8 Март - энилэр бэйрэме

Сценарий к празднику 8 Марта на татарском языке...

Элифба бэйрэме

Элифба бэйрэме  1 класс...

Доклад: гаилэ hэм мэктэп

Бердәнбер генә баласы булган гаиләләрдәге баланы тәр-бияләү ил күләмендә һәм һәр гаиләдә педагогоик проблема булып тора.Еш кына андый баланың теләкләре гаиләдә бер-нинди каршылыксыз...