Элифба бэйрэме
методическая разработка (1 класс) по теме

Праздник азбуки на татарском языке.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon elifba_beyreme.doc79.5 КБ

Предварительный просмотр:

Әлифба бәйрәме

Зал бәйрәмчә бизәлә. Серле бакча күренеше. Агачлар. Араларындагы Бер агачка күгәрченнәр кунган, «5» леләр эленгән. Әкрен генә маузыка астында укучы әкият сөйли.

Бала.        Борын – борын заманда ук түгел, безнең замандарак, бик – бик еракта ук та түгел, безгә шактый якындарак бик матур, бик гүзәл серле бер бакча булган. Бик күп төрле агачлар үскән анда: алмалар, грушалар дисеңме, каеннар, имән агачлары, Математика, Азбука дигән агачлар да үскән анда.

        Ләкин араларында бигрәк тә матур, бигрәк тә серле бер агач булган. Кояш та күбрәк шул агачка карап елмайган, кошлар да гел аңа кунып сайрый икән, тынычлык кошлары ак кугәрченнәр дә күбрәк шул агач тирәсендә бөтерелгән. Ләкин бу агачның исемен бер кеше дә, бигрәк тә укырга кермәгән балалар берничек тә белә алмыйлар икән. Мин дә каравылчы бабайдан аның исемен сорап караган идем, ул миңа болай дип җавап бирде: «Сеңлем, бу агачның исемен Иске Абдул урта мәктәбенең 1 нче класс укучылары белергә тиеш, син шулардан сора», - диде.

        Балалар, каравылчы бабай дөрес әйткәнме соң, сез чыннан да ул агачың исемен беләсезме әллә?

Укучылар. Әйе шул, без ул агачның исемен беләбез.

Бала. Белсәгез әйдәгез безгә дә әйтеп күрсәтегез әле.

Укучылар шигырь сөйли.

«Ә»  «Әни» дип телем ачылган,

Әни сөйгән, назлаган.

Кайсыбыз соң дәфтәренә

«Ә» хәрефен язмаган?!

«Л» Өйрәндем мин күп хәрефләр

Тырышып, түгеп тирләр.

Л хәрефенә башлана

Әниемнең исеме – Лизия.

«И» «И» хәрефе ипидә бар,

Бар ул ил һәм иректә.

И хәрефе икелегә

Укымаска өйрәтә.

«Ф» Мәктәбебез түбәсендә

Флаг балкый бәйрәмдә.

Кыяфәтем шуңа горур –

Узмый вакыт әрәмгә.

«Б» Бүген бәйрәм бит безнең,

Бар балалар да белсен:

Б дан башка бәйрәм булмый –

Барсы да күреп китсен.

«А» А хәрефе – алмада,

А хәрефе агачта.

А хәрефен яратабыз,

Өйрәнәбез иң башта.

Бергә. ӘЛИФБА.

Әлифба, син алып кердең

Безне белем иленә.

Ялкаулык та, тырышлык та

Шушы  илдә беленә.

Бала. Карагыз әле, укучылар, чынлап та сез әле генә Әлифбаны тәмамладыгыз бит. Шуңа яхшы беләсез инде сез бу агачның исемен. Молодцы!

«Ү»   (үпкәләгән)

Тик сез генә кирәк, имеш,

Сөйлисез гел без дә, без.

Алай булгач шигырьләрне

Сөйләгез тик үзегез.

(чыгып китә башлый)

 Бергә. Үҗәтләнмә, Ү хәрефе,

Үпкәләмә әле син.

Синсез бәйрәм үтмәгәнне

Үзең дә беләсең бит.

(Ү килеп баса)

Бала. «Д» хәрефе, әйтеп кара:

Д дан нәрсә башлана?

«Д» Мәктәпләрдә һәр көн саен

Д дан дәрес башлана.

Бала. Р хәрефе, син ни дисең?

«Р» Бик тырышып язган чакта

Ручка башын чәйнәмә.

Бергә. Һәммәбезнең үз урыны,

Барыбыз да кирәкле.

Безне Әлифба китабы

Дус булырга өйрәтте.

Җыр: «Китап»

Укытучы. Кадерле укучылар!

Сезне мәктәп дигән белем йортындагы беренче җиңүегез - Әлифбаны өйрәнүне тәмамлавыгыз белән чын күңелдән котлыйм. Хәрефләр белән танышу, алардан иҗекләр, сүзләр төзү җиңел булмады. Әмма сез тырышып белем алдыгыз: укырга, язарга өйрәндегез. Әлифба сезне дус, тату булырга, укучылар өчен кагыйдәләрне үтәргә өйрәтте.

Хөрмәтле әти - әниләр! Балаларның әлифбаны яхшы үзләштерүендә сезнең дә өлешегез бик зур! Хәзер сезнең балаларыгыз чын мәгънәсендә укучылар булдылар.

Укучылар бергә. Әйе шул, без хәзер балалар гына түгел, без хәзер укучылар!

Укучы. Әлифба тормышта

Беренче баскычым.

Син белем дөньясын

Ачучы ачкычым.

Укучы. Әлифба, синдә бит

Чыныкты канатлар.

Чакыра әкиятләр,

Канатлы ак атлар.

Укучы. Әлифба,  күңелләр

Гел сиңа ялгансын.

Син безгә хәерле

Юл теләп каласың.

Укучы. Зур белем иленә

Бик озак барасы.

Куркытмый авыр юл,

Тау – ташлар арасы.

Укучы.  Өйрәттең син безне

Хәрефләр тезәргә.

Тылсымлы хәрефләр

Әйләнде сүзләргә.

Укучы. Каләмем йөгерә

Мин бер сүз әйтүгә.

Дәфтәрдә бар хәзер

Әти дә, әни дә.

Укучы. Елмаям, көләм мин

Нур тулы күзләрем.

Ватаным турында

Иң тәүге сүзләрем.

Укучы.  Өйрәттең син безгә

Ватанны сөяргә

Рөхсәт ит зур рәхмәт,

Мең рәхмәт дияргә .

Җыр: «Әлифба»

Укытучы. Укучылар, сезгә Әлифба белән хушлашуы бер дә җиңел түгел. Чөнки ул сезнең  әниегез кебек булды. Әниләрегез сезне сөйләшергә өйрәткән булса, Әлифба сезне укырга, язарга өйрәтте. Әлифбаны тәмамлаган булсагыз да, сезнең яныгызда бүген бәйрәм буена Әлифба агачы бар бит. Ул сезне үзенең серле дөньясына чакыра. Агачы серле булгач, аңа кунган кошлар да серле була икән. Һәрбер күгәрчен сезгә төрле биремнәр, сораулар, табышмаклар тәкъдим итә. Ә аларның җавапларын әлифбаны яхшы үзләштергән укучылар гына белә ала икән.

Сынатмассызмы, укучылар? Әлифбаны яхшы үзләштерүегезне әти - әниләр, укытучылар алдында күрсәтә алырсызмы?

Укучылар. Сынатмабыз, укучылар бервакытта да сынатмыйлар.

Укытучы. Хәзер күгәрченнәр алып килгән биремнәрне чишәбез.

1 күгәрчендә: 1. Нәрсә ул алфавит?

2. Алфавитта барлыгы ничә хәреф? (39)

3. Кайсы хәрефләр аваз белдерми? (ъ,ь).

4. Кайсы хәрефләр 2 аваз белдерәләр? (я,ю,е,ё).

2 күгәрчендә: Әлифбадан сез нинди табышмаклар өйрәндегез?

(балалар әйтә, тамашачылар җавап бирә)

3 күгәрченә: Әти - әниләргә сораулар:

1. Әлифбада сузык аваз хәрефләре нинди төс белән язылган?

2. Типографиядә эшли торган апаның исеме ничек? (Люция)

3. Әлифбадагы бер шигырьне сөйләргә.(укучылар ярдәм итә)

4. Әлифбада А дан соң нинди хәреф өйрәнелә?

5. Ф битендә нинди хайван рәсеме бар?

4 күгәрчендә: Әлифбада сез нинди һөнәрләр белән таныштыгыз? (очучы, умартачы, китапханәче, врач, укытучы, аш пешерүче, тәрбияче, комбайнчы, аучы, тегүче, чеби үрчетүче, игенче һ.б.)

Җыр: «Өйрәтәләр мәктәпләрдә»

Почтальон. Дуслар, телеграмма! Сезгә телеграмма бар.

Укучылар. Кемнән?

Почтальон. Уку китабыннан. Юлга чыктым, тиздән килеп җитәм, дигән.

Уку, татар теле керә.

Бергә. Балаларым, якыннарым,

Сүзләр, хәрефләр.

Китердек без сезгә бик күп

Бүләк дәресләр.

Уку. Мин уку китабы булам.

Татар теле. Мин татар теле булам.

— Көн дә бергә йөрербез.

— Бик күп белем бирербез.

— Мине укып сөйләрсез,

— Мине язып көйләрсе.

— Минем белән сөйләшеп,

— Минем белән серләшеп

— Бик күп юллар үтәрсез,

— Хыялыгызга җитәрсез.

Җыр: «Туган тел»

Җырлый – җырлый Кызыл Калфак керә.

Кадерле 1 нче класс укучылары! Сез бүген беренче уку китабыгыз - Әлифба белән саубуллашасыз. Сезгә уңышлар телибез. «5» легә генә укыгыз. Минем кәрзинемдә сезгә әкиятләр дөньясыннан сынауларым бар.

  1. Су анасының алтын тарагы кайда төшеп калган?
  2. Бабай нәрсә чәчкән?
  3. Әкияттә бер кечкенә малайны казлар – аккошлар кая алып киткәннәр?
  4. Төлке хәйләкәр. Ә бер әкияттә ул алданып авызын ачып калган. Бу әкиятнең исеме ничек?
  5. Торна белән Төлкенең дуслыгы ни өчен беткән?
  6. Явыз бүре ничә кәҗә бәтиен ашамакчы булган?
  7. Курочка Ряба  нинди йомырка салган?
  8. Йомры Икмәкне кайсы хайван яраткан?

Кызыл Калфак. Ярый, рәхмәт сезгә. Сез бик зирәк һәм белемле икәнсез. Киләчәктә дә тырышып укыгыз.

Гыйлем иясе. (керә) Исәнмесез балалар?! Исәнмесез әти - әниләр, кунаклар, укытучылар! Мин сезне бәйрәм белән котлыйм.

        Балаларны белем серләренә өйрәтүче укытучыларга һәм укуда балаларга ярдәм иткән өчен әти - әниләргә зур рәхмәт белдерәм. рәхмәт, Сезгә! (башын ия)

Ә сезне 1 нче класс укучылары иң беренче җиңүегез, Әлифбаны уңышлы тәмамлавыгыз белән котлыйм. Минем серле китап – сумкамда биремнәрем, мәсьәләләрем, алтын – көмеш медальләрем дә бар.  Медальләрне әле мин сезгә бирмим, башта минем мәсьәләләрне чишегез, биремнәремне үтәгез.

Шигъри мәсьәләләр.

1)Алмагачта 5 алма

 Алар пешкән, алланган.

Берсен алды Әнисә

Агачта ничә калды?

2) Ак каенда 5 чыпчык,

Түбәдә 5 сыерчык.

Әйтмәс микән берегез-

Барысы ничә кошчык?

3) Бер куян басып тора,

Бер куян ята посып

Йөри дүртесе уйнап-

Йә, әйт әле, син уйлап?

4) Челән янына  дәрескә

7 саескан килгән.

Шулардан 3 есе генә

Дәресен әзерләп килгән.

Ничә ялкау саескан

Дәрескә очып килгән?

5) Бер күлмәктә 3 төймә,

Бер күлмәктә 5 төймә.

3 төймә дә, 5 төймә

Ничә? Шуны кем белә?

Гыйлем иясе. Дөрес, мәсьәләләремне әйбәт чиштегез. Мин сезгә медальләремне тапшырам. Булдырдыгыз.

Малайлар. (йөгереп керәләр). Әй, нишлисез монда? Нәрсәгә дип барыгыз да җыелдыгыз?

Укыт. Абау, кемнәр бу? Нинди тәртипсез малайлар бу? Ишек шаку юк, исәнләшү юк, атылып – бәрелеп килеп керделәр дә, әллә нинди ямьсез сүзләр сөйли башладылар…(малайлар тәртипсезләнеп йөриләр)  

Укыт. Нишлисез сез, малайлар? Кем сез? Башлангыч класс укучысыдыр әле бәлки? Өй эшләрен дә хәзерләп йөрми торганнардыр әле?

Малайлар. Без  укучы түгел, ләкин укучы булсак да, өй эшләрен эшләмәс идек. Сез дә эшләмәгез. Нәрсәгә ул өй эше? Рәхәтләнеп уйнамыйча.

Укыт. Кем соң сез малайлар, ә? Безнең балаларны этлеккә өйрәтеп йөрисез бит.

Малайлар. Танымыйсызмы? (көлә). Белмәсәгез, белегез. (кофтасын салып ыргыта, 2 ле, 1ле килеп чыга) Мин «2»ле билгесе буллам. Ә мин «1»ле булам.сезнең классыгызда калырга дип килдек.

Укыт. Ә менә ни өчен шундый тәртипез, таркау икән сез. Ишек шакып керәсен дә, исәнләшүне дә белмисез. Балаларны кыерсыттыгыз, өй эшләрен эшләмәскә өйрәтеп маташтыгыз. Балалар, боларны үзебезнең арабызга алабызмы?

Балалар. Хәзер үк моннан чыгып китегез.

2 ле һәм 1 легә тиңдәш түгел без.

(ишектән төрткәләп чыгарып җибәрәләр)

«3» ле (керә). Гафу итегез, ишекне шакып керергә онытканмын. Нинди бәйрәм сездә?

Укыт. Бездә Әлифба бәйрәме, 3 ле. Әле син тагын бер әйберне оныттың, исеңә төшер әле.

«3»ле. Нәрсәне? Ә-ә-ә, гафу итегез. Исәнмесез!

Балалар. Исәнмесез, 3 ле, исәнмесез.

3 ле. Мине сезгә билгеләр патшалыгыннан җибәргәннәр иде. Сезнең класста калырга куштылар.

Укыт. 3 лене? Безнең класста алып калыргамы? Хәтерең начар бит синең, 3 ле. Бөтен әйберне дә онытасың. Балалар ни дияр икән соң? Балалар, нишлибез? Алып калабызмы 3 лене?

Балалар. Ю-у-ук, алып калмыйбыз. Безгә 3 ле кирәк түгел.

Укыт. Кирәк түгел дип дөрес әйтәсез, укучылар. Шулай да 3 ле артык тәртипсез күрсәтмәде бит үзен. Аның хәленә кереп кенә булса да, алып калып карыйкмы әллә? кунактан кайткан вакытларыгызда, юри генә баш авыртып киткәндә, бик озак урамда уйнап йөреп дәрес хәзерли алмыйча йоклап киткән вакытларыгызда, сирәк – мирәк кенә, бәлки кирәге чыгып куяр?

Балалар. Без сезнең белән килешә алмыйбыз,

Моннан соң бер дә 3 ле алмыйбыз.

«4»ле (ишек шакып керә) Исәнмесез!

Укучылар. Исәнмесез, 4 ле. Исәнмесез! Әйдә, рәхим ит!

4 ле. Әлифба бәйрәме үткәрәсезме әллә? 1 нче классларны Әлифбаны өйрәнеп бетергәннәр дип ишеткән идем.

Укыт. Әйе шул 4 ле, Әлифба бәйрәме бездә. Әйдә син дә безнең бәйрәмгә рәхим ит.

4 ле. Мин үзем дә сезнең класста калырмын дигән идем. Кабул итәрсезме соң мине? Сирәк – мирәк кенә оныткалап җибәрәм инде мин.

Укыт. Балалар, нишлибез? Алып калабызмы 4 лене? Үзен яхшы яктан гына күрсәтте бит.

Балалар. Алып калабыз. Әйдә, 4 ле түрдән уз,

Бездән китмә, бездә кал.

Укыт. Балалар, сез тагын кемнедер көтәсез ахры? Кемне көтәсез?

Укучылар.5 лене.

Укыт. Әлифба агачына күз салыгыз әле, укучылар. Әнә кайда үсә икән ул 5 леләр. Алар сезнең үзләрен һичшиксез кабул итәчәкләрен белделәр һәм бәйрәм башыннан ук безнең янда булдылар. Димәк, Әлифба агачы,  сезне бәйрәмдә актив катнашканыгыз, барлык сорауларга да дөрес, төгәл итеп җавап биргәнегез өчен, үзенең җимешләре – 5 леләр белән бүләкли һәм сезнең һәрвакыт 5 легә генә укуыгызны теләп кала.

Укучы. Кайтып киләм мәктәптән

Шатлыгыма күмелеп.

Карап кала гөлләрем

Тәрәзәдән үрелеп.

Чәчәкләре әйтерсең

Елмаялар, көләләр.

Минем 5 ле алганны

Алар ахры беләләр.

Укучы. Өйрәттең укырга син,

кадерлем - Әлифбам.

Инде китәрсең миннән,

Ә мин сине онытмам.

Укучы. Әлифбам – беренчесе,

Әнием күк кадерлесе.

Юл күрсәтте белемгә,

Өйрәтте гаделлеккә.

Укучы. Әтием - әнием теле белән

Башладым юл башымны.

Шуңа күрә йөзем нурлы,

Киләчәгем өметле.

Укучы. Шатлык балкый безнең йөзебездә,

Моңсулык бар күгебездә.

Беренче битеңнән соңгы битеңә кадәр

Зур юл үттек үзебез дә

Укучы. Без көлдек тә, еладык та,

Шатландык һәм көендек.

Хәреф арты хәреф белдек,

Сүзләр тездек, сөендек.

Укучы.бәхетле мин, Әлифбам,

Анам телен өйрәндем.

Үстем инде, Әлифбам,

Тәртипкә дә өйрәндем.

Әлифба.

Китәм сездән, балалар,

Шатланып, горурланып.

Укуның да, язуның да

Төп нигезен бирдем диеп.

Минем белән алмашка

2 дәреслек килде.

Дуслашыгыз, балалар,

Күп җимешләр бирерләр.

Хушыгыз, дусларым! Дус булыгыз, яхшы укыгыз, матур яшәгез!

Укучылар. Кадерле укытучыларыбыз!

Әти - әниләребез!

Сезнең алда вәгъдә бирәбез:

Ялкауланмаска,

2 ле алмаска,

Тырыш булырга,

5 кә укырга.

Җыр: «Кояшлы ил»

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Элифба бэйрэме

Сценарий к празднику "Прощание с Азбукой" на татарском языке....

Элифба бэйрэме(Праздник Азбуки)

Элифба бэйрэме(Праздник Азбуки) на татарском и русском языке....

Элифба бэйрэме

Элифба бэйрэме  1 класс...

Элифба бэйрэме

Элифба бэйрэмендэ 1 класс укучылары, ата-аналар хэм укытучылар катнаша. Кичэне уткэрудэ  башка класстан да укчылар ярдэм итэ. Алар торле геройлар булып катнашалар. Бэйрэм барышында "Элифба" ...

Элифба бэйрэме

Праздник букваря для первоклассников на татарском языке...

Элифба бэйрэме

Элифба бэйрэме уткэру очен сценарий...

Элифба бэйрэме

Программа внекласной работы, проведенной с первоклассниками после оканчания изучения учебника "Элифба", с участием родителей учителей-ветеранов....