Элифба бэйрэме
материал (1 класс) на тему

Мухаметзянова Айсылу Фаргатовна

Элифба бэйрэме  1 класс

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Презентация81 КБ

Предварительный просмотр:

Зал бәйрәмчә бизәлә, стенага «Рәхмәт сиңа, Әлифбам» дигән язма эленә, балаларның матур язу, математика, рус теле дәфтәрләреннән күргәзмә оештырыла, әти-әниләр иҗат иткән гаилә газеталары яки альбомнар куела. Төрле дәрес, бәйрәм, экскурсияләр барышын сурәтләгән күрсәтмә материаллар әзерләнә һәм алар бәйрәм барышында экранда чагыл-дырыла.

(«Бәйрәм бүген» җыры (Г. Тукай сүзләре, Җ. Фәйзи көе) башкарыла.)

(Сәхнәгә алып баручылар чыга.)

 Алып баручы.

Кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе — Әлифба бәйрәме. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана.

1 нче укучы.

Күчкәнме бу залга

Дөньяның бар яме?

Күңелләр түрендә —

Әлифба бәйрәме!

2 нче укучы.

Бу матур бәйрәмгә

Кушыл, дус, әйдәле!

Мәктәпне гөрләтсен

Әлифба бәйрәме!

(«Әлифба» җыры (Р.Вәлиев сүзләре, М.Му-хин көе) башкарыла.)

1 нче укучы.

Хәрефләрне тиз өйрәндек,

 Сүзләр төзеп уйнадык.

Көн дә иртән сагынып килдек,

Мәктәптән без туймадык.

2 нче укучы.

Язарга да өйрәндек

Ручка тотып кулларга.

Хәрефләрне тездек без

Тигез матур юлларга.

(«Әлифбам» җыры (3. Туфайлова сүзләре, Л.Хәйретдинова көе) башкарыла.)

3 нче укучы.

Бүген сезнең алда без

Зур сынаулар үтәрбез.

 Үзебезнең осталыкны

 Сезгә дә күрсәтербез.

4 нче укучы.

Зур ярдәм итәр безгә

Дәрестә алган белем,

Таяныч булыр юлда

Әлифба биргән белем.

5 нче укучы.

Җыр күтәрә күңелне,

 Бар да көләч, шат бүген.

Бөек Әлифба патшабикәбез,

 Котла син безне бүген.

Зал түрендә тәхеттә Әлифба патшабикә утыра. Аның янында ярдәмчеләре — Матур язу дәфтәре, Математика, Азбука. Ярдәмчеләрнең кулларында озын ручка һәм мөһер сугылган язулар.

Әлифба.

 Минем кадерле нәни дусларым, хөрмәтле әти-әниләр, мөхтәрәм кунаклар! Бүген без укучы гомерендә бер генә тапкыр була торган бәйрәмгә җыелдык. Әле кайчан гына 1 сентябрьне бөтен гаиләгез белән көтеп алган идегез. Тәүге мәртәбә мәктәп бусагасына атлап кергән нәни дусларым бүген белем дөньясындагы беренче җиңүләрен бәйрәм итә. Сезгә хәрефләрне тану, алардан иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү җиңел булмады. Әмма сез югалып калмадыгыз, тырыштыгыз, өйрәндегез.

Менә хәзер мин сезнең тапкырлыгыгызны һәм зирәклегегезне тикшереп карыйм әле. Мин сораулар бирермен, ә сез шуларга җавап бирерсез.

(Сораулар И.Х. Мияссарова, Ф.Ш. Гарифуллина , Р.Р. Шәмсетдинова төзегән «Әлифба» буенча тупланды.)

• Нинди аваздан сүз башланмый? (ъ, ь, ң)

• Курайда уйнаучы моңлы  малайның исемен әйтегез. ( Айнур.)

• Тубы суга төшеп киткән кызның исемен әйтегез. (Әминә.)

• Шигырнең ахырын тәмамлагыз:

Тавы, тавы текә икән,

Тавыклары симез икән.

Тавыклары эре-эре

(Йомыркалар сала икән.)

  1. Тизәйткечтәге әнинең исенме ничек?

Минем әни (Фирая)

Фермада сыер сава.

Иртән, көндез карадык,

Сыерларын санадык.

 (Укучыларга хәрефләр язылган кубиклар бирелә. Алар шул хәрефләрдән сүзләр төзи.)

Балалар (барысы бергә).

Безнең сөекле дустыбыз,

Кадерле Әлифбабыз!

 Рөхсәт ит «Зур рәхмәт,

Мең рәхмәт», дияргә!

Әлифба. Хәзер мин сүзне үземнең ярдәмчеләремә бирәм.

Матур язу дәфтәре №1

 Нәни дусларым, сез минем белән сентябрьнең беренче көннәреннән үк таныша башладыгыз. Ручка тоткан нәни кулларыгыз белән бик тырышып, матур итеп язарга өйрәндегез. Хәзер сезнең белемнәрегезне тикшереп карыйк әле.

• Хәреф аваздан  нәрсә белән аерыла? (Хәрефне язабыз, ә авазны әйтәбез.)

• Татар телендә авазлар  ничә төркемгә бүленә? (Ике төркемгә: тартыклар һәм сузыклар.)

Матур язу дәфтәре.

 Әйе, дөрес. Сузыклар да, тартыклар да — минем аерылмас дусларым. Хәзер мин сүземне аларга бирәм. (Сузык һәм тартык аваз хәрефләре тоткан, җәнлек һәм кош-корт булып киенгән балалар кереп баса һәм шигырьләр сөйли.)

Матур язу дәфтәре. Укучылар, тартык авазларны сузыклардан ничек аерып була соң?

1 нче укучы.

Әйе, сузык булгач,

Ул сузыла, җырлый ул.

Күпме генә җырласа да,

Туймый ул!

2 нче укучы.

Тартык авазлар, билгеле,

Әйтеләләр башкача.

Я кысыла, я тешләнә,

Я ул яңгырап куя.

Матур язу дәфтәре. Әйтегез әле, татар телендә нинди тавышсыз хәрефләр бар? (ъ, ь)

Матур язу дәфтәре. Дөрес. Ә хәзер менә бу хәрефләргә карагыз әле: ъ, ь, ң. Болар турында ни әйтә аласыз? (Аларның баш хәрефләре юк. Алардан сүз башланмый.)

Матур язу дәфтәре. Тагын бер хәреф бар әле. Менә ул — Й (күрсәтә).

3 нче укучы.

Й диләр мине

Сүз уртасында һәм ахырында.

О һәм Ө нең алдында

Әйтеләм мин башкача.

Матур язу дәфтәре.

 Й хәрефеннән башланган нинди сүзләр беләсез, яле әйтеп карагыз әле. (йө-рәк, йо-зак, ...)

Матур язу дәфтәре. Балалар, кайсы авазларны сөйләмдә иң-иң кирәклеләре дип уйлыйсыз? (Җаваплар төрле булырга мөмкин: сузыклар, тартыклар.)

Матур язу дәфтәре №2

 Хәзер мин сезгә бер әкият сөйлим. Игътибар белән тыңлагыз, яме.

«Бер заман тартык авазлар белән сузык авазлар бәхәсләшеп китәләр:

— Әлбәттә, без кирәгрәк! Бездән башка кеше авызын да ача алмас иде! —дип кычкырганнар сузыклар.

—Анысын карарбыз әле! —дип дәррәү каршы чыкканнар тартыклар. — Бер дә авызыңны ачмыйча әйтеп кара әле безне. Барып чыкмаячак!

— «М» дип авыз ачмыйча дә әйтеп була!

—  Шул бер «м»нан башка бер авазны да авыз ачмыйча әйтә алмаячаксыз.

— Барыбер без кирәгрәк, —дигәннәр сузык авазлар. — Бер иҗек тә, бер сүз дә бездән башка була алмый. Без үзебез генә дә сүз була алабыз: Ә? Й! У! Й!..

— Сездән башка иҗек тә, сүз дә булмый — анысы дөрес. Сез менә бездән башка гына берәр сүз әйтеп карагыз әле. Мәсәлән, Татарстанның башкаласын!

— А...а... — дигәннәр сузыклар һәм тынып калганнар.

— Күрдегезме инде, бернәрсә дә аңлар хәл юк бит! Ә менә без үзебез генә «К 3 Н» дип әйтәбез икән, һәркем Казан икәнен чамалый алачак.

— Ярар, яхшы. Алайса, сез дә бездән башка гына Башкортстанның башкаласын әйтеп карагыз әле! —дип көлешкәннәр сузыклар.

Тартыклар, шәм утын өреп сүндерергә тырышкан кебек, «ф! ф!» дип азапланганнар да, бернәрсә дә барып чыкмагач, башларын аска иеп тынып калганнар».

Алып баручы. Менә шулай, дусларым, сөйләмдә һәркайсының үз урыны бар.

Ә хәзер уеннар уйнап алыйк.

Беренче уен. «Адашкан хәрефләр». (Бу уенда балалар катнаша.)

  1. Карлыгач пешеп утыра

     Су буенда куакта.

          Ә карлыган очып йөри

          Зәңгәр күктә еракта.

  1. Чиста күлмәген киеп

      Бака мәктәпкә килгән.

Балалы суга төшкән

 Озын ботлы бер челән.

Икенче уен. «Әйләнчек яки түгәрәк сүзләр (палиндромнар)». (Әти-әниләр уйный.)

 кырык                   чәчә

кадак                      ләлә

карак                      биби

кабак                      чәкчәк

калак                      былбыл

Өченче уен. «Бирелгән хәрефләрдән сүзләр язарга». (Балалар уйный.)

кошлар               ашханә          зоопарк        бөҗәкләр

 Т  Ә С    К           ТЧКС           ЗМТК          ШЧКТ

 у  т  ы   а

 к  ә   е   р

 р  ч   р   г

 а       ы   а

  н       к

Дүртенче уен. «Алты исем». (Әти-әниләр уйный.)

 А хәрефе беренче, икенче, өченче, дүртенче, бишенче, алтынчы булып килгән алты исем уйлап язалар.

5 уен

1)Кечкенә генә йорт,

   Эче тулы корт.(кыяр)

  2)Үскәндә яфрагын ашыйлар,

Үсеп җиткәч үзен ашыйлар.(суган)

 3)Җир астында алтын казык-

Бик тәмле тамыразык.(кишер)

 4)Утыра бер ак чүлмәк

 Үстенә кигән йөз күлмәк.(кәбестә)

 5)Түгәрәк_ ай түгел,

Сары- кояш түгел,

Тәмле- шикәр түгел,

Койрыклы- тычкан түгел. (шалкан)

 6)Тышы яшел, эче кызыл,

Җылы якларда үсә.

Бигрәк баллы,бигрәк сусыл!-

Исемен әйт әле белсәң! (карбыз)

7)Җәен соры ,кышын ак,

Кылый күз, озын колак.(куян)

8)Бернәрсә тегә белми,   

Энәләр тагып йөри.    (керпе)        

9) Үзе ул бал ярата,

Кыш буе йоклап ята.. (аю)       10)Сорыдыр төсе.

Үткендер теше ,

Урманда йөри.

Бозаулар эзли.(бүре)

Әлифба. Матур язу дәфтәре нәниләрне күп нәрсәгә өйрәткән. Хәзер сүзне Азбукага бирик. Балалар, ул бары русча гына сөйләшә, шунлыктан без да аның белән рус телендә генә аралашырбыз.

Азбука.

 Здравствуйте, мои милые друзья! Я — Азбука. Вы со мной научились читать слова на русском языке, разобрать схему слов, выучить стихотворения, отгадывать за-гадки. Сегодня у вас большой праздник, праздник показ своих умений.

Я вам приготовила несколько заданий. Теперь будем соревноваться. Кто у нас самый сообразительный, грамотный?

(На экране появляются ребусы.)

Вниматель-но посмотрите и составьте слова.

Хорошо, мо-лодцы! А те-перь, я читаю отрывки из стихов. А вы должны узнать, о ком идет речь. (Рисунки этих героев появятся на экране.)

Всех на свете он добрей

Лечит он больных зверей,

И однажды бегемота

Вытащил он из болота.

Он известен, знаменит

Это доктор...

Он и весел и не злобен

Это милый чудачёк.

С ним хозяин, мальчик Робен

И приятель-пятачок.

Для него прогулка праздник,

А на мёд особый нюх.

Это плюшевый проказник —

Медвежонок ...

Он дружок зверям и детям,

Он живое существо.

 Но таких на целом свете

Больше нет ни одного

Потому что он не птица,

Не тигрёнок, не лисица,

Не котёнок, не щенок,

Не волчонок, не сурок,

Но заснято для кино,

И известно всем давно.

Это — милая мордашка.

Он зовется ...

И я моторчик свой включу,

К вам в гости с крышей прилечу.

С собой большую ложку

Я непременно захвачу.

Узнали вы меня друзья?

К вам в гости я спешил не зря.

Я лечу из окон,

Меня зовут...

Азбука. А теперь все вместе поиграем в игру «Луна».

В небе плавает луна,

 В облака зашла она.

Раз, два, три, четыре, пять,

Можем мы луну достать,

Шесть, семь, восемь, девять,

И пониже перевесить.

Десять, девять, восемь, семь,

Чтоб луна светила всем.

(Исполняется песня «Учат в школе».)

Әлифба. Рәхмәт, Азбука. Хәзер сүзне Математикага бирик.

Математика.

 Исәнмесез, нәни дусларым.

Мин сезне зур бәйрәмегез, беренче җиңүегез белән котларга килдем. Башта әйтегез әле, сез мәктәптә нәрсәләргә өйрәндегез?

  1. Укырга
  2. Язарга
  3. Санарга
  4. Дус,тату булырга
  5. Җырларга
  6. Биергә
  7. Туган илне сөяргә

Мин дә сезнең тапкырлыгыгызны, зирәклегегезне сынап карыйм әле.

Балалар, әйтегез әле, сез ничә ай укыйсыз? (9 ай: сентябрь, октябрь, ноябрь, декабрь, гыйнвар, февраль, март, апрель, май.)

Математика. Балалар, сезнең җитезлегегезне дә тикшереп карыйк әле! Менә сезнең алдагы конверт эчендә геометрик фигуралар бар. Шулардай сезгә квадрат төзергә кирәк.

(Балалар квадрат төзи.)

Математика. Хәзер мин сезгә кызыклы мәсьәләләр әйтермен.

1. Кәрзинде песи балалары утыра. Аларның 3 пар колагы бар. Кәрзинде ничә песи баласы бар?

2. Кош сүзендә 3 хвреф бар. Хәрефләр саны артыграк булган сүз уйлап табыгыз.

3.  Каенның бер ботагында 4 алма, икенчеңдә 8 алма усә. Барысы ничә алма?

Алып баручы.

Кадерле балалар, күрәм, сез мәктәптә бик күп фән белән дус икәнсез. Әлифба — сезнең белем юлыгызның иң башы, якты йолдызы.

6 нчы укучы.

Сине укып бетерсәк тә,

 Күңелләрдә калырсың,

Синсез белем дөньясына

Юлны ничек табарсың?

7 нче укучы.

Мин үсә-үсә буйга җитәрмен,

Бәлки юлларым китәр еракка.

Таулар үтәрмен, сулар кичәрмен,

Сине онытмам, дустым Әлифба!

8 нче укучы.

Табиб, игенче, шагыйрь булырбыз,

Бик озын-озак юллар узарбыз.

Кайда йөрсәк тә, кемнәр булсак та,

Күңелдә һәрчак җан дус — Әлифба!

Әлифба. Укучылар, миңа сезнең белән саубуллашырга вакыт җитте. Мин үз урыныма Туган телне калдырам. Әйдәгез, аны бирегә чакырыйк. (Туган тел керә.)

Туган тел.

Күрәм, Әлифбаны өйрәнгәнсез,

Матур итеп сөйлисез.

Туган телне яратсагыз,

Тагы да күп белерсез.

Туган тел — иң татлы тел.

Туган тел — иң тәмле тел.

Тәмле дип телең йотма,

Туган телне онытма!

Туган тел ул бездән соң

Яшәр өчен туган тел.

 Бүгенгедән киләчәккә

Дәшәр өчен туган тел.

Алып баручы.

Балалар, Туган тел сезгә бик күп хикәя, шигырь, табышмак һәм әкият өйрәтер. Аның белән якыннан дуслашырсыз дип ышанам. Тырыш, акыллы, гыйлемле булып үсегез.

(«Туган телем» җыры (Э.Мөэминова сүзләре, М.Миңһаҗев көе) башкарыла.)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Элифба бэйрэме

Сценарий к празднику "Прощание с Азбукой" на татарском языке....

Элифба бэйрэме(Праздник Азбуки)

Элифба бэйрэме(Праздник Азбуки) на татарском и русском языке....

Элифба бэйрэме

Праздник азбуки на татарском языке....

Элифба бэйрэме

Элифба бэйрэмендэ 1 класс укучылары, ата-аналар хэм укытучылар катнаша. Кичэне уткэрудэ  башка класстан да укчылар ярдэм итэ. Алар торле геройлар булып катнашалар. Бэйрэм барышында "Элифба" ...

Элифба бэйрэме

Праздник букваря для первоклассников на татарском языке...

Элифба бэйрэме

Элифба бэйрэме уткэру очен сценарий...

Элифба бэйрэме

Программа внекласной работы, проведенной с первоклассниками после оканчания изучения учебника "Элифба", с участием родителей учителей-ветеранов....