Элифба бэйрэме
материал по чтению (1 класс)

Программа внекласной работы, проведенной с первоклассниками после оканчания изучения учебника "Элифба", с участием родителей учителей-ветеранов.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon lifba_byrme.doc71 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы  Түбән Кама муниципаль районы  

Югары  Чаллы гомүми урта  белем  бирү мэктэбенен  

1нче  сыйныфында  үткэрелгэн  “Әлифба  бәйрәме”

Әлифба   бәйрәме

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Күңелле музыка яңгырый.”Әлифба җыры” көе яңгырый.Төрле-төрле агачлардан матур  койма белән  уратып  алынган  мэктэп  бакчасы күренеше, агачларда биремнэр язылган  ак күгәрченнәр, “4”ле, “5”ле  билгелэре. Экранда  презентация  бара.

Укытучы: Хөрмәтле укучылар, әти-әниләр, укытучылар! Бүген бездә зур бәйрәм - Әлифба бәйрәме. 1 нче сыйныф укучылары үзләренең яраткан дәреслекләре белән саубуллашалар .

Безнең   мәктәп бакча белән  уратып  алынган.  Ул  бик матур, бик гүзәл, шул ук  вакытта бик   серле  дә. Анда  күп төрле агачлар үсә: алмалар, грушалар дисеңме, каеннар, имән агачлары, хәтта Математика, Азбука дигән агачлар да бар  анда.

Ләкин араларында бигрәк тә матур, бигрәк тә серле бер агач бар. Кояш та күбрәк шул агачка карап елмая, кошлар да гел аңа кунып сайрый , тынычлык кошлары ак кугәрченнәр дә күбрәк шул агач тирәсендә бөтерелә. Ләкин бу агачның исемен бер кеше дә, бигрәк тә укырга кермәгән балалар берничек тә белә алмыйлар . Монда  барысын да  белә  торган   каравылчы  бабай  була  торган  иде.Тукта, узе  нишләптер  күренми  әле.(Каравылчы  бабайны  укытучы чакырып  чыгара .Исәнлэшэлэр, хәлләрен  сорашалар.Шуннан  соң  укытучы  серле  агачның исемен сорап карый, ә бабай   болай дип җавап бирә:

Бабай: Сеңлем, бу агачның исемен  Югары Чаллы урта мәктәбенең 1 нче сыйныф  укучылары белергә тиеш, син шулардан сора.

Укытучы: Балалар, каравылчы бабай дөрес әйтәме соң, сез чыннан да ул агачның исемен беләсезме әллә? Белсәгез әйдәгез безгә дә әйтеп күрсәтегез әле.

(Балалар  кулларына  хәрефләр   тотып   килеп   керәләр).

Жыр :    “ Песня о школе  “

Укучылар шигырь сөйләгәч хәрефләрен агач астына беркетәләр.

“Ә” «Әни» дип телем ачылган,

         Әни сөйгән, назлаган.

         Кайсыбыз соң дәфтәренә

       «Ә» хәрефен язмаган?!

«Л»    Кузлэремнэн  яшьлэр  чыкты

          Капкан  идем  лимонны

          Сары  булгач  бик  тэмле  дип

         Белгэн  идем  мин  аны.

 “И”     «И» хәрефе ипидә бар,

                 Бар ул ил һәм иректә.

                И хәрефе икелегә

               Укымаска өйрәтә.

«Ф»       Фил бурэнэ ташып йори

              Коры урман  эчендэ

             Һаман  тора  куз  алдымда      

              Курсэм дэ тик  тошемдэ.

“Б”          Бүген бәйрәм бит безнең,

                Бар балалар да белсен:

                Б дан башка бәйрәм булмый –

                  Барсы да күреп китсен.

«А»         А хәрефе – алмада,

               А хәрефе агачта.

               А хәрефен яратабыз,

                Өйрәнәбез иң башта.

  ----    Димэк, балалар,  бу агачның исеме  ничек  була инде?

БЕРГЭ :    ӘЛИФБА

Каролина:   Әлифба, син алып кердең

                        Безне белем иленә.

                        Ялкаулык та, тырышлык та

                         Шушы илдә беленә.

Укытучы: Карагыз әле, укучылар, чынлап та сез әле генә Әлифбаны тәмамладыгыз бит. Шуңа яхшы беләсез инде сез бу агачның исемен. Булдырдыгыз!  Ә  хәзер   укучылар, әйдәгез, Әлифбаны бәйрәмгә чакырыйк әле.

Балалар:            Әлифба, безнең бәйрәмгә рәхим ит!

Әлифба:        Исәнмесез, дусларым.

Балалар:         Исәнме, Әлифба!

Әлифба: Минем кадерле нәни дусларым, хөрмәтле әти-әниләр, мөхтәрәм кунаклар! Бүген без укучы гомерендә бер генә тапкыр була торган бәйрәмгә җыелдык. Әле кайчан гына 1 нче сентябрьне бөтен гаиләгез белән көтеп алган идегез. Сезгә хәрефләрне тану, алардан иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү җиңел булмады. Әмма сез югалып калмадыгыз, тырыштыгыз, өйрәндегез.

 Жыр  «  Эй  злифбам.. син тэуге  фэннэрнен..»

Укытучы: Әйе, Әлифба – баланың беренче уку китабы. Мәктәп бусагасын атлап кергәч тә ул туган телебез хәзинәсен шушы китап ярдәмендә өйрәнә башлый.

Укытучы. Кадерле укучылар!

Сезне мәктәп дигән белем йортындагы беренче җиңүегез - Әлифбаны өйрәнүне тәмамлавыгыз белән чын күңелдән котлыйм. Хәрефләр белән танышу, алардан иҗекләр, сүзләр төзү җиңел булмады. Әмма сез тырышып белем алдыгыз: укырга, язарга өйрәндегез. Әлифба сезне дус, тату булырга, укучылар өчен кагыйдәләрне үтәргә өйрәтте.

Хөрмәтле әти - әниләр! Балаларның әлифбаны яхшы үзләштерүендә сезнең дә өлешегез бик зур! Хәзер сезнең балаларыгыз чын мәгънәсендә укучылар булдылар.

Энҗе:  Әлифба тормышта

              Беренче баскычым.

              Син белем дөньясын

              Ачучы ачкычым.

Разалия:      Әлифба, синдә бит

                    Чыныкты канатлар.

                    Чакыра әкиятләр,

                    Канатлы ак атлар.

Мәликә: Әлифба, күңелләр

               Гел сиңа ялгансын.

              Син безгә хәерле

               Юл теләп каласың.

Хәмид:      Зур белем иленә

                 Бик озак барасы.

                  Куркытмый авыр юл,

                 Тау – ташлар арасы.

Алинә:   Өйрәттең син безне

                Хәрефләр тезәргә.

                Тылсымлы хәрефләр

               Әйләнде сүзләргә.

Азалия:    Каләмем йөгерә

                 Мин бер сүз әйтүгә.

                 Дәфтәрдә бар хәзер

                 Әти дә, әни дә.

 Каролина:     Елмаям, көләм мин

                           Нур тулы күзләрем.

                         Ватаным турында

                         Иң тәүге сүзләрем.

ЭНҖЕ:    Өйрәттең син безгә

               Ватанны сөяргә

               Рөхсәт ит зур рәхмәт,

               Мең рәхмәт дияргә .

  Жыр:     «Кая  гына  юнэлсэк  тэ..”

Укытучы. Укучылар, сезгә Әлифба белән хушлашуы бер дә җиңел түгел. Чөнки ул сезнең әниегез кебек булды. Әниләрегез сезне сөйләшергә өйрәткән булса, Әлифба сезне укырга, язарга өйрәтте. Әлифбаны тәмамлаган булсагыз да, сезнең яныгызда бүген бәйрәм буена Әлифба агачы бар бит. Ул сезне үзенең серле дөньясына чакыра. Агачы серле булгач, аңа кунган кошлар да серле була икән. Һәрбер күгәрчен сезгә төрле биремнәр, сораулар, табышмаклар тәкъдим итә. Ә аларның җавапларын әлифбаны яхшы үзләштергән укучылар гына белә ала икән.

Хәзер күгәрченнәр алып килгән биремнәрне чишәбез.

1 күгәрчендә: 1. Нәрсә ул алфавит?

2. Алфавитта барлыгы ничә хәреф? (39)

3. Кайсы хәрефләр аваз белдерми? (ъ,ь).

4. Кайсы хәрефләр 2 аваз белдерәләр? (я,ю,е,ё).

2 күгәрчендә: Әлифбадан сез нинди табышмаклар өйрәндегез?

(балалар әйтә, тамашачылар җавап бирә)

3 күгәрчендә: Әти - әниләргә сораулар:

1. Әлифбада сузык аваз хәрефләре нинди төс белән язылган?

2. Типографиядә эшли торган апаның исеме ничек? (Люция)

3. Әлифбадагы бер шигырьне сөйләргә.(укучылар ярдәм итә)

4. Әлифбада А дан соң нинди хәреф өйрәнелә?

5. Ф битендә нинди хайван рәсеме бар?

Әдәби  уку, татар теле дәреслекләре  керә.

УКУ китабы: Балаларым, якыннарым,

                         Сүзләр, хәрефләр.

                         Китердек без сезгә бик күп

                          Бүләк дәресләр.

Уку. Мин уку китабы булам.

Татар теле:  Мин татар теле булам.

— Көн дә бергә йөрербез.

— Бик күп белем бирербез.

— Мине укып сөйләрсез,

— Мине язып көйләрсез.

— Минем белән сөйләшеп,

— Минем белән серләшеп

— Бик күп юллар үтәрсез,

— Хыялыгызга җитәрсез.

                 «Туган тел»  не   бергэлэп  башкару.

Җырлый – җырлый Кызыл Калфак керә:   «   От  улыбки  хмурый  день  ..  »

Кадерле 1 нче класс укучылары! Сез бүген беренче уку китабыгыз - Әлифба белән саубуллашасыз. Сезгә уңышлар телибез. «5» легә генә укыгыз. Минем кәрзинемдә сезгә әкиятләр дөньясыннан сынауларым бар.

-Су анасының алтын тарагы кайда төшеп калган?

- Бабай нәрсә чәчкән?

- Әкияттә бер кечкенә малайны казлар – аккошлар кая алып киткәннәр?

-  Төлке хәйләкәр. Ә бер әкияттә ул алданып авызын ачып калган. Бу әкиятнең исеме ничек?

-  Торна белән Төлкенең дуслыгы ни өчен беткән?

--   Явыз бүре ничә кәҗә бәтиен ашамакчы булган?

- Курочка Ряба нинди йомырка салган?

-  Йомры Икмәкне кайсы хайван яраткан?

Кызыл Калфак:  Ярый, рәхмәт сезгә. Сез бик зирәк һәм белемле икәнсез. Киләчәктә    дә        тырышып укыгыз.Сау  булыгыз!

Укытучы: Әлифба агачына күз салыгыз әле, укучылар. Әнә кайда үсә икән ул «5 «леләр. Алар бәйрәм башыннан ук безнең янда булдылар. Димәк, Әлифба агачы, сезне бәйрәмдә актив катнашканыгыз, барлык сорауларга да дөрес, төгәл итеп җавап биргәнегез өчен, үзенең җимешләре –« 5» леләр белән бүләкли һәм сезнең һәрвакыт «5 «легә генә укуыгызны теләп кала.(  «5»леләрне  өләшү)

Разалия:   Кайтып киләм мәктәптән

                Шатлыгыма күмелеп.

                  Карап кала гөлләрем

                 Тәрәзәдән үрелеп.

Мәликә: Чәчәкләре әйтерсең

              Елмаялар, көләләр.

             Минем “5 “ле алганны

            Алар ахры беләләр.

                                              

     Хәмид:            Мне учиться очень нравится,

                                   Отвечать я не боюсь.

                                  Я могу с задачей справиться,

                                   Потому что не ленюсь.

Алинә:   Все недели пролетели

            С сентября до февраля

              Азбуку мы одолели

                 Буквы выучить успели.

 Азалия:    Я уже все буквы знаю,

                  Даже вывески читаю,

                    И названия газет,

                    И бумажки от конфет.

Әлифба: Китэм сездэн, балалар,

                 Шатланып,  горурланып.

                 Укунын да, язунын да

                  Топ нигезен бирдем ,дип.

                Минем белэн алмашка

                2 дэреслек килде

               Дуслашыгыз, балалар,

                Куп жимешлэр бирерлэр..

УКЫТУЧЫ:  Әлифба, әлифба

                     Китәсең бит инде

                     Җыр итеп җырлыйбыз

                     Иң соңгы битеңне.

  ЖЫР :   Әлифба .

 Әлифба:   ХУШЫГЫЗ, БАЛАЛАР!    ДУС БУЛЫГЫЗ, ЯХШЫ УКЫГЫЗ, МАТУР   БУЛЫГЫЗ!

 УКЫТУЧЫ: Кадерле балалар!  Безнең Әлифбаны өйрәнүдә  зур көчләрен куючылар - әти-әниләребез .Әйдәгез аларга рәхмәтебезне белдерик .

 Бергә:       Сезгә зур рәхмәтебезне

                 Җиткерәбез һәммәбез

                  Олы ярдәмегез өчен

                   Башыбызны иябез.

   Алинә:    Әткәй - әнкәй , газизләрем

                    Гомер биргәнсез безгә

                    Изге итеп үстердегез

                    Мең рәхмәтлемен сезгә .

    Җыр:   “Мама,  лучший    друг”

    Жырлы  бию:   Кәрия -Зәкәрия

    Барлык  укучылар  башкаруында    « Вальс   нежный»

Укытучы: Бу бәйрәм - барыбызның да уртак бәйрәме. Хөрмәтле әти-әниләр!

Балаларның әлифбаны яхшы үзләштерүдә сезнең өлешегез бик зур! Хәзер сезнең балаларыгыз чын мәгънәсендә укучылар булдылар. Укуны энә белән җир казуга тиңлиләр. Димәк, без сезнең белән бик зур хезмәт башкарганбыз икән.

Бәйрәмебез котлы булсын! Тагын шундый бик күп, бик күп хезмәт уңышларын бәйрәм итәргә насыйп булсын безгә! Сезнең һәркайсыгызга шатлык – куанычлар, ныклы сәламәтлек, яңадан-яңа уңышлар телим.

Мәктәп   администрацииясе,  әти –әнилэр  ,  чакырылган  кунагыбыз   Татарстан  Республикасынын Атказанган  укытучысы, шушы  мэктэптэ  ботен гомерен балалар  укытуга  багышлаган , хәзерге  вакытта  лаеклы  ялда  булган  хөрмәтле    Хәйруллина  Изалия  Гәбделхәй  кызы укучыларны  кайнар  котладылар, узлэренен  кинэшлэрен биреп  матур  телэклэр  телэделэр.Соңыннан  бергәләп  табын  артына  утырдылар.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Элифба бэйрэме

Сценарий к празднику "Прощание с Азбукой" на татарском языке....

Элифба бэйрэме(Праздник Азбуки)

Элифба бэйрэме(Праздник Азбуки) на татарском и русском языке....

Элифба бэйрэме

Праздник азбуки на татарском языке....

Элифба бэйрэме

Элифба бэйрэме  1 класс...

Элифба бэйрэме

Элифба бэйрэмендэ 1 класс укучылары, ата-аналар хэм укытучылар катнаша. Кичэне уткэрудэ  башка класстан да укчылар ярдэм итэ. Алар торле геройлар булып катнашалар. Бэйрэм барышында "Элифба" ...

Элифба бэйрэме

Праздник букваря для первоклассников на татарском языке...

Элифба бэйрэме

Элифба бэйрэме уткэру очен сценарий...