Чисталык бэйрэме
методическая разработка (3 класс) по теме

Сценарий на татарском языке "Чисталык бэйрэме"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon chistalyk_beyreme.doc50.5 КБ

Предварительный просмотр:

Чисталык бәйрәме

«Син пөхтә киенәсеңме?»

Максат: укучыларда чисталыкка, пөхтәлеккә омтылыш тәрбияләү, өйдәге көндәлек  эшне – юыну, гимнастика ясау, тешләрне дөрес итеп чистарту, урын җыю, бүлмәне җилләтү һәм җыештыру кебек эшләрне көн саен эшләргә гадәтләндерү.

Плакат: 1. Һәрвакыт чиста һәм пөхтә киен. Кием яхшы үтүкләнгән булсын. Мәктәпкә мәктәп формасын киеп йөр. Өйгә кайткач, башка кием ки. Кунака матур итеп киенеп бар.

2. Һәрвакыт чиста кулъяулык йөрт һәм аннан дөрес файдаланырга өйрән.

3. Өйдән чыкканчы, көзгегә карап, кыяфәтеңне күзәт.

4. Өс һәм аяк киемнәреңне саклап ки, аларны чиста тот. Төймә тагарга, кием юарга, үтүкләргә өйрән.

Укытучы. Кешенең тышкы кыяфәтенә карап, аның ниндилеген белеп була. Пөхтә киенгән кешене һәркем ярата. Шапшак, пычрак кешене иптәшләре яратмый, бергә утырырга, уйнарга да теләми. Пөхтә киенү кешенең башкаларна хөрмәт итүен, аның культуралы булуын күрсәтә. Безнең класста да һәрвакыт чиста, пөхтә киенеп йөрүче укучылар бар. (фио)

Чистабикә (керә): Иртән торгач, пөхтә итеп

Урын җыям мин үзем.

Теш чистартам ап – ак итеп,

Битем юам мин үзем.

- Исәнмесез, балалар. Минем исемем – Чистабикә. Мин сезнең чакыруыгыз буенча «Чисталык бәйрәме»нә килдем. Чиста һәм пөхтә булу – ул зур бәйрәм. Әгәр син чиста булсаң, пөхтә булсаң синең үзеңә дә, иптәшләреңә дә бик күңелле, бик рәхәт була. Чиста итеп җыештырылган өйдә чиста ашъяулык өстендә ялтырап торган савыт – сабадан ашап утырулары шундый күңелле. Менә мин үзем шулай яшим дә инде. Миңа «Чисталык серләре»н дәү әнием өйрәткән иде, бүген мин сезгә аның кайберләрен сөйләрмен. Хәер, әгәр сез минем шигыремне игътибар белән тыңлаган булсагыз, үзегез дә әйтеп бирерсез. Иртән йокыдан торгач сез нишлисез? (балалар җавабы).

Чистабикә. Ә сез дөрес итеп юына, тешләрегезне чистарта беләсезме? Сөйләп бирегез әле. (балалар сөйли). Ә кичен сез юынырга онытмыйсызмы? Йоклар алдыннан ни өчен аякларны юарга кирәк? Ни өчен йокы бүлмәсен җилләтергә кирәк?  

Ә хәзер, әйдәгез, ял итеп алабыз.  Белмәмеш сезгә табышмаклар әйтә, ә сез җавабын табыгыз.

Белмәмеш: 1. Үзе исле, шома,

Үзе чисталап юа. (сабын)

2. Әгәр авызга керсә ул

Чистарта һәм агарта.

Бар кешедә була ул,

Аны һәркем ярата. (теш щёткасы)

3. Сөртә битне, кулны,

Йомшак булса да яратмый

Ул пычрак муенны. (сөлге)

Укучы.  Карагач күкрәгенә,

Буена, беләгенә

Ышанмыйлар Сәлимгә

7 яшь икәненә.

        Уянгач та, иренеп

        Юрган астында ятмый.

        Сикереп тора да ул

        Зарядка ясый башлый.

Йөгерә болын буйлап

Суда йөзә балыктай.

Әнисенә булыша

Беркайчан да ялыкмый.

Сәлим сезгә ошадымы балалар?

Укучы. «Гүзәл» Әхмәт Исхак.

Гүзәл кайткан урамнан

Бите, кулы буялган.

Абыйсы Фәрит әйтә:

- Юыныйк, сеңлем, әйдә!

Үрнәк ал син песидән,

Көлә күрмәсен синнән.

Ул бит үзе юына

Туктаусыз көн буена!

Укучы. «Гөлсия» Нур Гайсин

Гөлсиянең курчагы бар:

Кечкенә бала төсле.

Көн дә иртән киендерә

Бик матур итеп өстен.

Гөлсия ул акыллы кыз,

Һич борчымас әнисен.

Елый башласа юата

Бишектәге энесен.

Әтисе дә бик ярата

Әнисе дә бик сөя  

Битен юа, чиста йөри

Акыллы кыз Гөлсия.  

Укучы. «Үзен бик чиста йөртә»  Җ. Тәрҗеманов.

Күрәсезме песине,

Юына, чистарына

Ул кунакка барамы?

Ник юына, арына?

Йомшак тәпие белән

Битен әйбәтләп сөртә.

Ул шулай һәрвакытта

Үзен бик чиста йөртә.

 Укучы. «Каз бәбкәләре» Ә. Бикчәнтәева

Ай – яй –яй, матур бәбкәләр,

Сары күлмәк кигәннәр,

Әниләренә ияреп

Су буена килгәннәр.

- Әни, җаным, пи – пи – пи, дип

Нәрсә сөйли бәбкәләр?

- Алар, кызым, без йөзәргә

Өйрәндек дип әйтәләр.

Кайтып китми бер бәбкә дә

Ялгыз гына өенә.

- Өйрәнделәр йөзәргә! – дип

Әнкәләре сөенә.

Укучы. «Йомшак су, йөгерек су» Җ. Тәрҗеманов.

Йомшак су, йөгерек су!

Син мине чиста ю!

Бер тап та калмасын,

Битләрем аллансын,

Кулларым агарсын

Тешләрем тазарсын…

Авызым елмайсын,

Колагым тыңласын,

Йомшак су, йөгерек су!

Һәммәсен чиста ю!

Укучы. «Исле сабын» Әнәс Кари.

Иртә белән торам да

Бик әйбәтләп юынам.

Ап – ак булып күперә

Исле сабын кулымда.

Мондый яхшы сабынны

Кемнәр ясыйлар икән?

Исле сабын ясаучылар

Кайда яшиләр икән?

Миңа җавап кайтара

Әнием шулай менә:

«Сабын ясаучы апаң

Яши күршедә генә.

Ул эшләгән сабыннар

Тәмле хуш ис тарата.

Шуңа күрә дә аны

Кешеләр бик ярата».

Укучы. «Алсу» Дамир Гарифуллин

Алсу чыккан урамга,

Тик чәчен тарамаган.

Битен, кулын юмаган,

Көзгегә карамаган.

Туфлиен чистартмаган.

Сөртеп ялтыратмаган.

Оекларын юуны

Кирәк дип тә тапмаган.

Күгәрченнә гөр – гөр килә:

- Гөлдер – гу дә, гөлдер – гу.

Бигрәк шапшак кыз икән

Безнең Алсу түгел бу…

Чәчләрен дә тарады,

Көзгедән дә карады.

Һәм, яңадан киенеп,

Тышка чыкты сөенеп.

Күгәрченнә гөр – гөр килә:

- Гөлдер – гу дә, гөлдер – гу.

Бигрәк матур бу Алсу,

Чәчәктер бу, гөлдер бу!

Укучы. «Ни җитмәгән?» Р.Фәйзуллин

Искәндәр торды, юынды –

Кулында таплар бетмәгән.

Нишләп бетмәгән дисезме?

Юынгычта су җитмәгән.

Беркөнне ул мунча керде

Сулар анда ләгән – ләгән!

Бите корымга буялып чыкты,

Ахырысы, су җитмәгән.

Иделдә су кереп чыкты.

Борыны кара – сөртмәгән.

Искәндәргә әллә инде

Иделдә су җитмәгән?

Су җиткән – кул җитмәгән!

Укучы. «Кирәк сабын кисәге» М.Мазунов

Күрәсезме, кыз бала

Тагаракка су сала, -

Кер юарга исәбе,

Кирәк сабын кисәге.

Тагаракта ак күбек

Юган саен кабара

Сабын белән юганга

Керле күлмәк агара.

Юып алган керләрне

Кояшка элеп киптерә.

Кипкән чиста күлмәкне

Курчагына кидерә.

Укучы. «Шапшак Гөлшат» М.Фәйзуллина

Гөлшатның алъяпкычында

Ике нәни кесә бар.

Чүп – чар салгач, ямьсез булып

Кабарышып торалар.

Анда ни юк: төймә, курчак,

Акбур, көзге кисәге.

Бу шапшаклыгын ташларга

Бармы икән исәбе?

 Укучы. «Аш вакыты» Б.Рәхмәт

Тәлинкә, кашыклар,

Чәнечке, пычаклар

Тарата дежурный –

Аш урыны хәзерли.

Бик ипләп йөртә ул,

Ватмыйча кертә ул

Эштә бик оста ул,

Тәлинкә, кашыкның

Битләрен сөртә ул.

Тәртипне беләбез:

Әйбәтләп кенә без

Ашыйбыз, эчәбез,

Бер сүз дә дәшмибез,

Түкмибез, чәчмибез.

«Апа, зур рәхмәт,» - дип

Урыннан торабыз,

Авызны чайкыйбыз,

Кулларны юабыз,

Ә урындыкларны

Урынына куябыз.

 

К.Чуковскийның «Юындыр» әкиятен уку.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Элифба бэйрэме

Сценарий к празднику "Прощание с Азбукой" на татарском языке....

классный час "Чисталык"

-  укучыларда чисталык күнекмәләрен үстерү; -    укучыларны чиста йөрергә өйрәтү...

Элифба бэйрэме(Праздник Азбуки)

Элифба бэйрэме(Праздник Азбуки) на татарском и русском языке....

Гаилэ бэйрэме.

Внеклссная работа на тему "Знакомтесь - моя семья"...

Чисталык дәресе.

Татарстан Республикасындагы Кызыл китапка кергән үсемлек, хайваннар белән таныштыру. Экологияны аңлауны формалаштыру һәм балаларда экологик культура  тәрбияләү.Табигатьтә үз-үзеңне тот...

“Мин чисталык яратам” дигән темага дәрес эшкәртмәсе ( 2нче сыйныф, рус төркеме)

Максат. 1.1 ”Шәхси гигиена” темасына караган сүзләрне һәм җөмлә    калыпларын сөйләмдә куллануны оештыру;                 1.2  Тартымл...

Сыйныф сәгате"Чисталык-сәламәтлек нигезе"

Сыйныф сәгате"Чисталык-сәламәтлек нигезе"...