классный час "Чисталык"
классный час (4 класс) по теме

-  укучыларда чисталык күнекмәләрен үстерү;
-    укучыларны чиста йөрергә өйрәтү

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл maksat.docx17.25 КБ

Предварительный просмотр:

   Максат: -  укучыларда чисталык күнекмәләрен үстерү;

  1. укучыларны чиста йөрергә өйрәтү

       Авырмас Доктор хат һәм посылка тотып керә. Хатны укый.

       “Кадерле балалар! Мин һәм минем дусларым. Без Чисталык” җәмгыяте оештырдык. Бу оешманың ишекләре һәркемгә ачык, рәхим итеп сез дә керә аласыз.Моның өчен шартларны үтәргә кирәк, ә шартлар авыр түгел. Сез бары тик минем дусларымның исемнәрен генә әйтә белергә һәм алар белән дуслашырга тиеш.

                                                                    Сәлам белән Юындыр.”

      Посылкада табышмаклар язылган. Кемдә кем җавабын таба,          шул бүләккә ия булачак. Карап карыйк, кайсыгыз тапкыр һәм җитез микән?

  1. Кечкенә ул, шома ул,

Чиста итеп юа ул.

Бит – кулыңны юасың:

“Һай рәхәт!” – дип куясың.

Чисталыкны ярата,

Хуш исләрен тарата.

                                    (Сабын)

  1. Тыгыз бәйләнгән кыллар,

Гүя игезәк уллар.

Тешкә таба кертәсең,

Алга таба йөртәсең.

                                      (Теш щеткасы)

  1. Тешләре бар, ләкин аралы,

     Нәрсә икән, уйлап кара әле.

     Иртән торсам, шуны эзлимен:

     “Чәчләремне рәтлә, тиз!” – димен.

                                            (Тарак)

  1. Эчтә ята ул посып,

Чыгарам аны кысып,

Щетка белән гомергә

Яшиләр бергә - бергә.

                                         (Теш пастасы)

  1. Битне, кулны, муенны корыта,

Үзе дә чисталыкны ярата.

                                         (Сөлге)

  1. Кирәк була мунчада,

Минем исемем ....    

                                          (Мунчала)

  1. Аркасында - сөяге,

     Сөягендә - мыегы.

     Ак койманы агарта,

     Мыегы белән чистарта.

                                           (Теш щеткасы)      

        Авырмас Доктор:

       - Минем сезгә тагын бер бүләгем бар. Ләкин аны алу өчен чисталык турында шигырьләр сөйләргә кирәк.

     (Юындырның чисталык сөючеләр җәмгыяте – ЮЧСҖ әзерли. “Чисталык, пөхтәлек сөючеләр” дип язылган медаль     ЧПС)

1 нче укучы. Чисталыкны сөябез” шигыре.  (Ә.Ерикәй шигыре)

Иртә белән торабыз,

Битебезне юабыз.

Сабын белән юынгач,

Бигрәк матур булабыз.

2 нче укучы.

Аш алдыннан һәрвакыт

Кулыбызны юабыз.

Ап – ак итеп, кулны юып,

Ашарга утырабыз.

3 нче укучы.

Аякларны кичкырын

Сабын белән юабыз.

Юынырга яратабыз,

Без бик чиста торабыз.

Җыр. “Үзен бик чиста йөртә” (Җ.Тәрҗеманов шигыре, Н.Зарипова көе)

4 нче укучы

Күрәсезме песине

Юына, чистарына.

Ул кунакка барамы?

Ник юына, арына?

Йомшак тәпие белән

Битен әйбәтләп сөртә.

Ул шулай һәрвакытта

Үзен бик чиста йөртә.

5 нче укучы.

Бит – кулларны юабыз,

Тешләрне тазартабыз.

Пөхтәлекне, чисталыкны,

Һәрвакыт яратабыз.

6 нчы укучы.

Кирәк чиста булырга,

Иртә - кич юынырга.

Сөлге белән сабын.

- Яшәсен йомшак, ап – ак

Сөлге һәм Исле сабын.

Тарак белән Порошок.

- Яшәсен вак тешле Тарак,

Теш порошогы тагын.

7 нче укучы.

Йомшак су, йөгерек су!

Син мине чиста ю!

Бер тап та калмасын,

Битләрем аллансын!

Кулларым агарсын!

Тешләрем тазарсын!

Колагым тыңласын.

Йомшак су, йөгерек су!

Барын  да чиста ю!

                                   (Җ.Тәрҗеманов)




Авырмас Доктор киңәшләре:





  1. Һәркөн иртән һәм кичен битеңне, муеныңны, колакларыңны чиста су белән сабынлап ю!


  1. Аерым сөлге тот!


  1. Кулыңны пычранган саен ю!


  1. Туалетта булганнан соң һәм ашар алдыннан кулыңны юарга онытма!


  1. Тырнакларыңны чиста итеп кисеп йөр!


  1. Атна саен мунчада яки ваннада юын!

Йомгаклау.

Сәламәт булу өчен, кулларны юу гына җитми. Сез

  1. саф һавада йөрү,
  2. юл йөрү кагыйдәләрен үтәү,
  3. көндәлек режимны үтәү,
  4. дөрес утыру кагыйдәләрен үтәү,
  5. дөрес туклану кагыйдәләрен саклау,
  6. тешләрне саклау,
  7. уйнаганда үз – үзеңне тоту, дөрес киенү,
  8. киемнәрне чиста тоту кебек кагыйдәләрне дә исегездән чыгармаска, төгәл үтәргә тиеш. Бигрәк тә көн дә иртән физик күнегүләр эшләү мәҗбүри.

        Минем сезнең белән хушлашыр вакытым да җитте. Бүген сөйләгәннәрне беркайчан да онытмагыз! Һәрвакыт чиста, пөхтә йөрегез! Мин сезгә “Юындыр” оешмасының ЧПС медален тапшырам..

       

Безнең девиз:

Чисталык – сәламәтлекнең девизы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конкурс "Самый классный классный руководитель"

В феврале 2011года в нашем городе проходил районный конкурс учителей "Самый классный классный руководитель". Интересно, местами сложно, но нужно. От СОШ №1 принимали участие два педагога начальной шко...

Циклограмма работы классного руководителя.Основные направления деятельности классного руководителя.

Данный материал поможет классному руководителю в составлении плана воспитательной работы и системно запланировать воспитательную работу в начальной школе....

Сценарий классного часа "Семья без детей, как день без солнца " + анализ. На конкурс "Самый классный классный"

Классный час на конкурс "Самый классный классный".Тема "Семья без детей, как день без солнца"Э п и г р а ф: Семья без детей, как день без солнца (античный афоризм)  (на правой половине доски)Ход ...

Портфолио классного руководителя. Конкурсные материалы на районный конкурс "Самый классный классный"

Результаты педагогической деятельности, формы работы классного руководителя, достижения класса и учащихся....

Выступление на заседании городского методического совета классных руководителей «Роль классного руководителя в адаптации и социализации детей мигрантов. Диссеминация педагогического опыта» по теме «Роль классного руководителя в адаптации и социализации

Выступление на заседаниигородского методического совета классных руководителей «Роль классного руководителя в адаптации и социализации детей мигрантов. Диссеминация педагогического опыта»п...