Чисталык дәресе.
классный час (1 класс) по теме

Ахмадуллина Гульназ Ильфатовна

 Татарстан Республикасындагы Кызыл китапка кергән үсемлек, хайваннар белән таныштыру. Экологияны аңлауны формалаштыру һәм балаларда экологик культура  тәрбияләү.Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен  белүне тирәнәйтү.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл chistalyk_drese.docx21.13 КБ

Предварительный просмотр:

 

Тема: Чисталык дәресе.

Максат: 1.  Татарстан Республикасындагы Кызыл китапка кергән үсемлек, хайваннар белән таныштыру.

2. Экологияны аңлауны формалаштыру һәм балаларда экологик культура  тәрбияләү.

3.  Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен  белүне тирәнәйтү.

Җиһазлау: рәсемнәр, презентация « Урок чистоты»

Дәрес барышы:

Исәнмесез, балалар!

Бүген республиканың барлык мәктәпләрендә дә “ Чисталык дәресе” акциясе үтә.  Республикабызда 2013 ел- Экологик культура һәм әйләнә-тирәне саклау елы дип игълан ителде.  Бүгенге акция табигатьтәге үсемлек, хайваннар дөньясын саклауга багышлана. Бүгенге дәресебездә безнең арабызда дусларча,җылы, эшлекле мөнәсәбәт булуын телим. Шулай булганда безнең дәресебез бик кызыклы һәм уңышлы үтәр

    Безнең илебез урманнар, кырлар, чәчәкләргә бик бай. Урманнарыбызда бик күп гөмбәләр, чәчәкләр, җиләкләр үсә; елга һәм күлләрендә бик күп балыклар йөзә. Кеше кая гына яшәмәсен, шәһәр, авыл, ул һәрвакыт үсемлекләр, хайваннар, кошләр, бөҗәкләр белән әйләндереп алынган.

Кеше  табигатьтән башка яши алмый, ләкин  ул кайвакыт табигатькә зыян салганын сизми дә кала.

Табигатьтә булган экологик проблемалар белән борчылмаган кеше юктыр: һава пычрану, су һәм тирә-юньнең пычрануы. Ләкин бу проблемаларны чишүдә бөтен кеше дә катнашмый.

  1. Менә бу ике пейзажны чагыштырыгыз әле. Кайсысы күңелегезгә якын килә?

Сезнең кайсында ял итеп йөрисегез килә?

Ә ни өчен икенче пейзажны кире кагасыз?

Әкрен генә музыка яңгырый.  Укучылар алдында М. Нурмиеваның “ Кисәтү “ шигыре укыла.

       Мин бүген бик сәер,куркыныч төш күрдем.

       Буш калган шәп- шәрә җир өстендә йөрдем.

Урман да, кырлар да, елга да югалган,

Бар җиһан карага төренеп, чишмәләр тын калган.

Уңда да, сулда да берни юк, беркем юк.

Яллангач җир өсте тавышсыз ыңгыраша елый күк.        Ашыгам каядыр-аяклар атламый

Шашып кычкырам- тавышым яңгырамый.

Я хода! Кешеләр, сез кайда!

Бу җиргә ни булды,кошлар ник сайрамый?

Колакны чыңлатып яңгырады бер аваз-

Әллә җир,эченнән,әллә соң галәмнән?

-Әй,кеше!Офтанма,үкенүнең файдасы юк инде.

Табигать бер түгел,мең кабат кисәтте соң инде.

Сез безгә хыянәт иттегез-алыгыз җәзасын.

Җиһанны кем бозган?

Гаепле үзегез,күрегез җәзасын.

Көпчәкле дошманнар һавны боздылар,бугазны будылар.

Торбалы афәтләр түтәлләр өстенә кислота яңгыры яудырды.

Табигать ханәбез бик озак чыдады,тилмерде

Соң чиктә кешене ярылган тагарак янында калдырды.

Төшемнең иң хәтәр,куркыныч җирендә уяндым

Уянып як-якка карагач,шөкер җир исән икән дип куандым.

Тик күңел барыбер тынычлык тапмады.

Күңелнең түрендә яшерен таң калды,моң калды.

Бу шигырьдә автор безгә нәрсә әйтәсе килгән?(җаваплар)

Әйе, бик дөрес әйттегез сез,автор табигатьне дөрес һәм файдалы итеп саклау турында әйтергә тели.

 Хәзер түбәндәге шигырь-табышмакны тыңлагыз,нәрсә турында сүз баруын әйтерсез.

      Шаулый аңда һәрбер агач,

      Көчле җилләр искәндә,

      Үләнендә пешә җиләк

      Кояш нуры төшкәндә.

      Ямьле язлар килү белән

      Чүт- чүт сайрыйлар кошлар,

    Тиен, керпе, куян, бүре

    Йөриләр бер сукмактан.

    Монда һәрчак саф һава,

    Чәчәкләр  керфек кага,

     Булса чишмә- суы чиста,

     Тын гына челтерәп ага.

                          ( урман).

Дөрес ,балалар.

Хәзер мин сезгә төрле ситуацияләр бүлеп бирәм. Һәм бергәләп җавап бирергә тырышырбыз.

1.Әгәр сез урманга кергәч, куак астында каты итеп бер кош кычкыра башласа нишләр идегез?

2. Сез иптәшегезнең ботак  сындырганын күрәсез.Нишләр идегез?

3.Каен агачының суы аканын күрдегез.Нишләр идегез?

4.Экскурсиягә баргач, чүп-чарларны кайда ташлар идегез?

5. Табигатьтә кошларның нинди әһәмияте бар?

6.Кошларның, үсемлекләрнең, хайваннарның сирәк очрый торган яки бөтенләй юкка чыккан төрләре кайда тупланган?

-Молодцы , рәхмәт укучылар. Сез барлык сорауларга да дөрес җавап бирдегез.Ә хәзер бергәләп нәтиҗә ясыйк.

 Димәк, табигатебез гүзәл һәм чиста булсын өчен, урманнарны сакларга, кош ояларын туздырмаска кирәк.Һәм  инде кеше үз гомерендә бер генә төп булса да агач утыртырга тиеш.

Хәзер, түбәндәге схемага күз салыйк әле. Ни өчен үсемлекләр һәм хайваннар сирәк очрый башлады?

Хәзерге заманның иң зур проблемасы мусор булып тора.

  1. Сез ничек уйлыйсыз, бу проблеманы ничек чишеп була? ( Чүп түгү урыннарына чыгарып...)
  2. Җил   дә ул бик тиз тарала.
  3. Ә яндырсак? ( атмосфера пычрана..)
  4. Нишләргә кирәк?  ( Мусорны сортларга аерырга...)

Заводларда чүпләрне кабат эшкәртәләр. Мәсәлән: металны кабат эретәләр, кәгазьдән- картон, пластиктан- пластмасс чиләкләр, стадион өчен урындыклар, гөл савытлары ясыйлар.

  1. Тирә- ягыбыз чиста булсын өчен без нәрсәләр эшли алабыз?

( Кечкенәдән чисталык белән көрәшергә, өмәләрдә катнашырга, агачлар утыртырга, кечкенә посадкаларны кипкән үләннән чистартырга, макулатура, металлалом җыярга, ял иткән урыннарда чүп-чар калдырмаска, учакны ярамаган урыннарда якмаска).

Үзе теләп нинди дә булса эшкә  алынган кешеләрне- волонтёрлар дип атыйлар.( чүп җыю, агач утырту, чәчәк утырту, ...)

Чисталык безнең үзебездән тора. Чисталык- чистарткан урында түгел, ә чүпләмәгән урында булганын аңларга кирәк.

  1. Ә хәзер табигатьне саклау турында шигырьләр укып китик.

  1. Табигать ул- син дә, мин дә
    Аны сакларга кирәк.
    Утыртыйк без язлар саен
    Кимендә 30 тирәк.
    Су, һава, кояш, хайваннар
    Табигать тереклеге-
    Һәркемгә дә билгеле бит
    Аларның кирәклеге

  1. Куанып хозурда йоргәндә,
    Карурман куенына кергәндә,
    Беркемнең каргышын алма син,
    Күбәләк тә елап калмасын...
    Сак бул син, сабыем, сак бул син,
    Саклый күр табигать баласын.
    Онытма, туган җир бер генә,
    Кадерләрен аның бел генә...
    Дәвала аның һәр ярасын,
    Син бит соң табигать баласы!

 

Ә хәзер табигать- дусты бул дигән темага рәсемнәр ясыйк.

Укучылар, әйдәгез үзебезнең мәктәпне, классны,  урамны чиста тотыйк. Җиребезне бүген ничек сакласак, иртәгә шундый булыр.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3 нче сыйныфта татар теле дәресе.Тема: " -мы/-ме кушымчалы сорау җөмләләр.

Максат: 1) – мы , -ме кисәкчәләренең төрле сүз төркемнәренә ялгану очракларын өйрәтү;2) [ә] , [э]авазы кергән сүзләрне яза белү күнекмәләрен ныгыту өчен шартлар тудыру ;3) яңа теманы үтүгә кызыксыну у...

Уку дәресе "Н хәрефе булган сүзләрне уку.Әниләр темасына бәйләнешле сөйләм үстерү"

Урок в 1 классе помогает  правильно произносить и запомнить произношение трудных букв....

классный час "Чисталык"

-  укучыларда чисталык күнекмәләрен үстерү; -    укучыларны чиста йөрергә өйрәтү...

Чисталык бэйрэме

Сценарий на татарском языке "Чисталык бэйрэме"...

“Мин чисталык яратам” дигән темага дәрес эшкәртмәсе ( 2нче сыйныф, рус төркеме)

Максат. 1.1 ”Шәхси гигиена” темасына караган сүзләрне һәм җөмлә    калыпларын сөйләмдә куллануны оештыру;                 1.2  Тартымл...

Сыйныф сәгате"Чисталык-сәламәтлек нигезе"

Сыйныф сәгате"Чисталык-сәламәтлек нигезе"...

Татар теле дәресе. 3сыйныф. Исем темасын ныгыту дәресе.

Тема: Исем темасын ныгыту дәресе.Скачать : https://cloud.mail.ru/public/7Uwf/SurqwzRYj...