Чисталык дәресе
классный час (2 класс)

укучыларга сәламәтлекне тәэмин итүче факторлар турында белемнәр бирү; экологик чисталык булдыру өчен кирәкле шартлар белән таныштыру; шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәүнең әһәмиятен төшендерү

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon chistalyk_drese.doc35 КБ

Предварительный просмотр:

1 нче класста “Чисталык дәресе” темасы астында класс сәгате планы.

Тема: Чисталык – сәламәтлек нигезе.

Максат: укучыларга сәламәтлекне тәэмин итүче факторлар турында белемнәр бирү; экологик чисталык булдыру өчен кирәкле шартлар белән таныштыру; шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәүнең әһәмиятен төшендерү.

Материал: “Әйләнә – тирә дөнья” дәреслеге, “Чисталык бәйрәме” шигырьләре, интернеттан плакатлар, рәсемнәр.

Класс сәгате шигырь белән башлана:

Саулыгың бит үз кулыңда

Чыгарма син исеңнән.

Чисталыкта, хәрәкәттә

Яшә, эшлә бүгеннән.

Әңгәмә кору. Ничек сәламәт булырга?

(слайдлар:укучыларның уеннары, спорт ярышлары, эш – гамәлләреннән күренешләр)

Табигатьнең һәр мизгелен

Яратабыз, сөябез.

Алтынсары яфракларны

Зәңгәр күккә чөябез.

Алтын көзнең муллыгыннан

Витаминнар алабыз.

Эре, кызыл миләшләрне

Чиләкләргә салабыз.

Күтәренке күңел белән

Уйныйбыз саф һавада.

Бездәгедәй матур кышлар

Юктыр ул беркайда да.

Саф һавалы ап-ак кышның

Әрәм үтми бер көне.

Тәгәрәтеп җепшек карны

Ясадык зур төлкене.

Хәрәкәтнең бөтен төрен

Ясыйбыз сизмичә дә.

Үреләбез, иеләбез

Без эһ - эһ итмичә дә

Әз генә вакыт булдымы,

Биергә тотынабыз.

Ялкаулыктан ансат кына

Без шулай котылабыз.

Сәламәтлекнең нигезен

Хәрәкәт тәшкил итә.

Шуңа күрә безнең көннәр

Гел хәрәкәттә үтә.

Әгәр итсәң син хәрәкәт –

Булырсың һәрчак сәламәт.

Сәламәт булыр өчен тагын нинди чараларны үтәргә кирәк?

Укучыларның фикерләрен тыңлау.

“Чисталык бәйрәме”ннән шигырьләр китерү.

1. Бу бәйрәмдә закон нык,

Шапшакларга урын юк.

2. Яшәсен исле сабын,

Ап-ак теш порошогы.

Яшәсен саф, йөгерек су

Һәм йомшак сөлге тагын.

3. Һәр баланың күңелендә

Чисталыкка урын түрдән.

- Исәнмесез, балалар!

Сезгә кунакка килдем.

Мин булырмын Юынгыч

Һәм искиткеч Юындыр.

Дусларым да күп минем

Кемнәр алар дисезме?

Табышаклар җавабыннан

Сез аларны белерсез.

Юынгыч табышмакларны әйтә, балалар җавапларын әйткәч, Юындыр янына Сабын, Теш щеткасы, Теш порошогы, Мунчала, Тарак, Сөлге чыгып тезеләләр.

1. Үзе шома, күбеккә күмә,

Хуш исле, я, кем белә?

2. Аркасында сөяге,

Сөягендә мыегы.

Ак койманы агарта,

Мыегы белән чистарта.

3. Он түгел, үзе ак,

Авызыңа куеп бак.

Тешне дә ул ап-ак итә

Бу ни була, әйтеп бак?

4. Кирәк була мунчада,

Минем исемем....

Мунчала.

5. Үзе тешле, ләкин тешләми.

6. Бит-кулларны корыта,

Чисталыкны ярата.

Йомгаклау. Сәламәтлекнең нигезен төзүче факторларны санагыз.

- Рәхмәт, укучылар, сезнең фикерләрегез миндә уңай тәэсирләр калдырды.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3 нче сыйныфта татар теле дәресе.Тема: " -мы/-ме кушымчалы сорау җөмләләр.

Максат: 1) – мы , -ме кисәкчәләренең төрле сүз төркемнәренә ялгану очракларын өйрәтү;2) [ә] , [э]авазы кергән сүзләрне яза белү күнекмәләрен ныгыту өчен шартлар тудыру ;3) яңа теманы үтүгә кызыксыну у...

классный час "Чисталык"

-  укучыларда чисталык күнекмәләрен үстерү; -    укучыларны чиста йөрергә өйрәтү...

Чисталык бэйрэме

Сценарий на татарском языке "Чисталык бэйрэме"...

Чисталык дәресе.

Татарстан Республикасындагы Кызыл китапка кергән үсемлек, хайваннар белән таныштыру. Экологияны аңлауны формалаштыру һәм балаларда экологик культура  тәрбияләү.Табигатьтә үз-үзеңне тот...

“Мин чисталык яратам” дигән темага дәрес эшкәртмәсе ( 2нче сыйныф, рус төркеме)

Максат. 1.1 ”Шәхси гигиена” темасына караган сүзләрне һәм җөмлә    калыпларын сөйләмдә куллануны оештыру;                 1.2  Тартымл...

Сыйныф сәгате"Чисталык-сәламәтлек нигезе"

Сыйныф сәгате"Чисталык-сәламәтлек нигезе"...

Татар теле дәресе. 3сыйныф. Исем темасын ныгыту дәресе.

Тема: Исем темасын ныгыту дәресе.Скачать : https://cloud.mail.ru/public/7Uwf/SurqwzRYj...