Праздник новый год
план-конспект занятия (3 класс)

Нургаянова Гульназ Зиннуровна

Сценарий праздника для начальных классов

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 1novyy_god.docx25.73 КБ

Предварительный просмотр:

«Яңа ел сәяхәте»

А.б: Туган җиребезгә Яңа ел килә! Бүген без дә Яңа ел бәйрәменә җыелдык. Балалар, карагыз әле, безнең чыршыга!

Нинди матур безнең чыршы!

Җем-җем килеп яна ул.

Башлыйбыз чыршы бәйрәмен,

Котлы булсын Яңа ел!

Җыр: “Чыршы яшел тунын киеп”

А.б: Әйдәгез әле чыршыбызга багышлап, матур шигырьләребезне сөйләп күрсәтик әле.

1 бала: Күрегез бу чыршыны,

Чыршының да чып-чыны!

Нинди төз, матур, биек,                            Нэфисэ

Тора түшәмгә тиеп.

2 бала: Вот пришла, ребята, елка,

К нам на праздник в детский сад.

Огоньков, игрушек столько                       Раяз

Как красив её наряд.

3 бала: Күрдегезме чыршыны?

Матур итеп киенгән.

Безгә калын урманнан                                     Алинэ

Ул кунак булып килгән!

5 бала: Үсте чыршыбыз урманда

Шаулап торды ул анда

Җәен дә, кышын да зифа,                              Эльвина

Яшел тора һаман да.

6 бала: Хәзер чыршыбыз бизәнгән,

Муенсалар да элгән.

Безгә шундый матур булып,                              Муса

Бәйрәмгә диеп килгән.

4 бала: Матур уенчыклары

Никтер янмый утлары?

Әй, чыршы, чыршы, чыршы!                       Зилия

Безнең күңелне күрче,

Утларыңны кабызчы.

Бергә: Ян, ян, чыршыкай,

Бул син - кояш, бул син – ай!

А.б: Балалар, чыршының утлары никтер кабынмый. Чыршы янында бер биеп алыйк. Бәлки биегәч, кабыныр.

Бию: “Новогодние игрушки” (зурлар төркеме)

А.б: Ягез әле, Аюдан сорап карыйк.Аю әлегә йоклый.Әйдәгез,аны уятабыз,аяклар белән тыпырдыйбыз.(Тыпырдыйлар). Аю чыга.

Аю: У-У-У, монда кемнәр шаулашалар, мине йокымнан уяттылар.

А.б: Аю дускай,гафу ит.Безгә булыша алмассыңмы? Чыршыбызның утлары югалган. Син күрмәдеңме?

Аю:Нинди утлар? Ә күрдем. Күземне йомгач мин йолдызларны күрәм. Алар бит һавада өстә.

А.б: Юк шул аюкай йолдызлар түгел,ә яңа ел утлары.

Аю: Юк,аларны күрмәдем. Сез миннән әллә нәрсәләр сорап, башымны катырмагыз. Без сезгә хәзер биеп күрсәтәбез.

Бию: “Аюлар” (Артем, Ильназ, Әмир, Алмаз)

А.б: Белдем балалар, чыршының утлары янсын өчен, безгә Кыш бабай белән Карсылуны чакырырга кирәк.

А.б: Әйдәгез әле, Кыш бабай белән Карсылуны чакырыйк.

Балалар: Кыш бабай! Карсылу!

(Музыка уйный. Залга моңсу гына Карчәчәк керә.)

Карчәчәк: Исәнмесез, балалар.

А.б: Карчәчәк, син нигә шундый моңсу? Кыш бабай кайда соң?

Карчәчәк: Бәйрәмгә бергә килербез, карт имән янында очрашырбыз дигән идек. Мин Кыш бабайны имән төбендә көттем, көттем, ә ул нишләптер килмәде!?

А.б: Нишләргә инде? Син аны үзеңнең телефоныңдагы навигатордан эзләп кара.

Карсылу: Эзләп карыйм әле. (Чыгып китә).

Серле музыка яңгырый Кыш бабай сөйли:

Исәнмесез, минем кадерле балаларым. Бәйрәмгә килергә бик ашыктым. Ләкин явыз Убырлы мине сихерләде, юлдан адаштырды. Мин Кытайга эләктем, аннары Америкада булдым. Хәзер мин Италиядә. Зинһар өчен, миңа юлны табарга ярдәм итегез! Кар, буран бөтен илләрне, шәһәрләрне кар белән каплады.

А.б: Шул Яңа ел җитә башласа, Убырлы килә дә чыга. Нишләргә икән инде? Кыш бабайга ничек ярдәм итәргә?

(Итальян музыкасы ишетелә. Залга уенчыклар тутырылган кара оек сөйрәп, пычранган кара киемле кыз керә.)

Бефания (маңгаендагы тирен сөртә): Уф! Арыдым! Төн буе мич торбалары эчендә очып йөрдем. Бер үземә күпме эш! Арыдым!

Кар эби: Кем син? Үзең шундый пычрак! Ничек бәйрәмгә шулай килә алдың?
Бефания: Минем исемем Бе-фа-ни-я! Мин бик еракта Италиядә яшим. Ел саен төнлә Италиядә балалар мич торбасын күзәтәләр. Чөнки Яңа ел төнендә мин шул торбадан балаларның өйләренә керәм. Һәм аларның башмакларына көтеп алган бүләкләрне куеп чыгып китәм. Менә шуңа мин пычрандым! Шундый арыдым! Бераз утырып торыйм әле. (ватык урындыкка утыра, егыла).
Бефания: Ой! Нәрсә бу? Ватык урындык! Яңа елга кадәр моны тәрәзәдән ыргытырга кирәк!

А.б: Нишлисең син, Бефания!? Тукта! (Бефанияне туктата).

Бефания: Сез белмисезмени? Яңа ел төнендә Италиядә бөтен иске, ватык әйберләрне балконнан ыргыталар. Мәсәлән: урындыкларны, кәстрүлләрне, савыт-сабаларны, кроватьларны. Алар артыннан хлопушкалар шартлаталар! Ура,- кычкыралар! Менә хәзер белдегезме инде, Италиядә ничек Яңа ел каршылаганны?

А.б: Белдек, Бефания.

Бефания: Ярар, ял иттем, миңа китәргә вакыт. Балаларның башмакларына бүләкләр саласым бар.

А.б: Беләсеңме, Бефания, безнең Кыш бабай Италиягә барып эләккән. Син аңа ярдәм итә алмассыңмы икән, Татарстанга кайтырга?

Бефания: Ярар, очраса мин аңа юлны күрсәтермен. Сау булыгыз!

Җыр: “Чыршыкай-купшыкай”

(“Убырлы” җырын җырлап, Убырлы керә.)

Убырлы: Ха-ха-ха! Бәйрәм көтәсезме? Көтегез, көт! Кыш бабагыз килмәячәк. Мин Тылсымчы Убырлы сезнең Кыш бабагызны адаштырдым.

А.б: Убырлы без сине таныдык. Башта безнең белән исәнләшергә кирәк иде!

Убырлы: Исәнләшергә?! Ярар! Нәрсәсе бар инде аның! Сәлам сиңа чәнечкеле керпе-чыршы! Хэлло, әниләр – бәбиләр! Исәнмесез, балалар! Ой, нинди тычканнар!

А.б: Алар тычканнар түгел, ә зурлар төркеменә йөрүче балалар.

А.б: Убырлы, син нигә Кыш бабайны адаштырдың? Без аны кайчаннан бирле бәйрәмбезгә көтәбез.

А.б: Ул үзе беренче башлады! Мин Кыш бабай белән балаларга бүләкләр таратып йөрергә теләдем. Ә ул мине алмады! Ни өчен?! Кара әле миңа! Нинди борын! Нинди күзләр! Мондый матур фигура - миндә генә! Карсылудан бер генә ким җирем дә юк! Балалар әйтегез әле, шулай бит?

Балалар: Юк!

А.б: Без сине хәзер җыр белән сынап карыйбыз. Карсылу була алырсыңмы икән, әллә юкмы! Җыр рус телендә булачак.

Балалар(җырлый) Расскажи, Снегурочка, где была, Расскажи-ка, милая, как дела?

Убырлы: Ступа поломалася к январю, На метле летала. Ой, что я говорю?

Балалар(җырлый) Где живешь, Снегурочка, расскажи, Домик свой хрустальный покажи!

Убырлы: Домик мой хрустальный на двух ногах, Голос его звонкий: ку-дах-тах-тах!

А.б: Ну, Убырлы, җырлы сынауны үтә алмадың. Убырлы, син тагын нәрсә эшли беләсең?

Убырлы (бармакларын бөкли): Җил белән куышлы уйный беләм, бөтен урманны яңгыратып сызгыра, тавышлана беләм. Балалар мине Карсылу итеп сайлагыз инде! Мин сезне себеркедә очарга өйрәтер идем! Менә шулай! (чыршы тирәли очып йөри).

А.б: Убырлы, син безнең балалар кебек бии беләсеңме соң?

Убырлы: Биеп карыйм әле. (Убырлы бии, бии белми).

А.б: Юк, Убырлы! Карсылуны алыштыра алмыйсың син! Бар, бар кит әле моннан! Ләкин Кыш бабайдан башка әйләнеп кайтма!

Убырлы: Ах, сез шулаймы әле? Ярар, әле сез үкенәчәксез! Кире уйласагыз да, соң булачак! (Убырлы сихерли)

Убырлы: Чорики-морики-бумс! Бер-ике-өч! Миндә сихер, миндә көч!

Бию: “Индийский” (Ландыш)

(“Ямайка ” музыкасы яңгырый. Залга Җылы як Кыш бабае шорты, футболка, кара күзлек, ак парик, сакал, шапка киеп керә. Кулында круг, чемодан. Аның артыннан пляж креслосы, самолетка билет тотып Убырлы керә.)

А.б: Исәнме, Кыш бабай! Кайда синең таягың? Бүләкләр тутырылган капчыгың кайда? Итекләрсез салкын түгелме сиңа? Балалар сине Яңа ел бәйрәменә күптән көтәләр инде...

Кыш бабай: Яңа ел турында бернәрсә белмим! Миңа бернинди бүләк тә, бәйрәм дә кирәкми. Менә бу апа миңа Африкага билет бүләк итте. Ниһаять, кеше сыман ял итәрмен! (күзләрен йома, хыяллана). Африка! Пляж! Нинди романтика! Кояш кыздыра! Җиләк-җимешләр өлгергән! Диңгез!

А.б: Балалар, нишләргә инде? Кыш бабайның хәтерен ничек кире кайтарырга? Явыз Убырлыны ничек җиңәргә!

7 бала: Что с тобою Дед Мороз?
Одолел тебя склероз?
Перепутал части света,
Перепутал зиму с летом,                             Нэфисэ
Позабыл, что ты – Мороз?
8 бала: Встали дети утром рано
Смотрят в окна: во дворе
Апельсины и бананы                     Муса
Созревают в декабре.

9 бала: Бегемот блестит от пота,
Слон толкает бегемота:                          Эльвина
Искупаться бы пора!
Невозможная жара!

10 бала: Ух, как солнышко печет!
Только где же Новый год?
Снега нет, и елки нет,                              Раяз
Поскорей опомнись, Дед!

(Кыш бабайны уяталар).


Кыш бабай (уяна): Миңа чыршы да, кар да кирәкми! (Сәгатенә карый). О, соңга кала язганмын. Минем самолет 2 сәгатьтән соң Африкага очачак. Әле минем загардан крем да аласым бар! (Җылы як Кыш бабае чыгып китә).
А.б: Балалар, әйдәгез Кыш бабай турында җыр җырлыйк. Ул безнең шаян җырыбызны ишетер дә, безнең янга кайтыр.

Җыр: “ Дед Мороз”

(Балалар утыра. Утлар сүнә. Тылсымлы музыка яңгырый. Кыш бабай керә, исәнләшә).

Кыш бабай: Исәнмесез, кадерле дусларым! Исәнмесез, кадерле балалар! Яңа ел белән сезне! Менә мин яңадан сезнең янда. Мин сезгә яңа бәхетләр, яңа уңышлар алып килдем! Бигрәк зур үскәнсез, дип ишеттем. Һөнәрләрегезне дә күрәсем килә. Кызым син дә монда икән.(Карсылуны кочаклап ала.)

А.б: Утырып тор, Кыш бабай, арыгансыңдыр.

Кыш бабай: Арыдым. Мин бик күп илләрдә булдым. Явыз Убырлы мине адаштырды. Ниһаять мин, Татарстанда. Безнең Туган якта гына кышлар шундый матур икән!

Кыш бабай: Балалар, сезнең чыршыгыз да бигрәк матур, уенчыклары да бик күп.Ә никтер утлары янмый. Ягез әле утларын кабызыйк. Минем арттан кабатлагыз:

Ян, ян, чыршыкай,

Бул син, кояш, бул син ай! (Чыршының утлары кабына).

Бию: “Йолдызлар” (уртанчы төркем кызлары)

А.б: Кыш бабай, балалар син килүгә дип матур шигырьләр дә өйрәнделәр.

Кыш бабай: Әйдәгез, шигырьләрегезне сөйләп күрсәтегез әле.

11 бала: Яңа елны без көтәбез,

Иң матур бәйрәм, диеп,

Шигырьләр, җырлар өйрәнеп,

Матур киемнәр киеп.

12 бала: Әй, Кыш бабай, Кыш бабай,

Хуш киләсең уз бире.

Кунак булып килер дип

Күптән көттек без сине.

13 бала: Әй Кыш бабай, Кыш бабай,

Безнең сөйгән кунак син.

Ямьле үтсен кичәбез,

Безне көлдер, уйнат син.

14 бала: Рәхмәт, бабай, сүзләреңә,

Бик матур теләкләрең.

Алып килдем, дигән идең,

Кайда соң бүләкләрең?

15 бала: Әй, Кыш бабай, Кыш бабай,

Хуш киләсең уз бире.

Шатланышып җыр белән

Каршылыйбыз без син.

16 бала: Тәгәрәтеп ак карны,

Ясадык кар бабайны.

Куйдык кишердән борын,

Ясадык ике кулын.

Күзләре – кара күмер.

Дидек: “Син урам себер!”

Зур себерке тоттырдык,

Көлешеп карап тордык.

17 бала: Җилкәсенә капчык асып

Кыш бабай килеп керде.
Төрле кызык сүзләр әйтеп,

Бүләк өләшеп йөрде.

18 бала: Аннан Кыш бабай тыпырдап,

Бик шәп бии башлады.

Биемәскә аягында

Безнең әти башмагы.

19 бала: Йолдызлар төшеп кушылган

Чыршыдагы утларга.

Кыш бабай белән Кар кызы

Килгән безне котларга.

20 бала: Иске ел да үтеп бара,

Көтә безне Яңа ел.

Рәхмәт сиңа Кыш бабай,

Котлы булсын, Яңа ел!

21 бала: Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,

Безнең белән дус бабай,

Сагынып килеп җиттең,

Яңа ел бүләк иттең.

22 бала: Берәр яшькә үстердең,

Һәммәбезгә көч бирдең,

Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,

Безнең белән дус бабай!

23 бала: Новогодний дед Мороз,

Нам подарки всем принес.

Расскажу ему стишок,

Пусть подарит весь мешок.

24 бала: Новый год встречать пора,
Дружно крикнем мы: «Ура!».
Кто подарки нам принес?
Ну конечно, Дед Мороз.
Будем прыгать мы у елки,
Не страшны ее иголки,
Станем дружно в хоровод:
Здравствуй, здравствуй, Новый год!

Бию: “Новый год” (красивый) – мәктәпкә әзерлек төркеме

А.б: Кыш бабай, үзең нәрсәләр өйрәнеп килдең соң, безнең янга?

Кыш бабай: Бию өйрәнеп килдем.

Бию: Кыш бабай биюе

Кыш бабай: Бер бияләем югалды. Күрмәдегезме, балалар?

Уен: “Югалган бияләй”

А.б: Кыш бабай, безнең балаларның синең белән уйныйсы килә.

Уен: “Өшетәм” (Балалар кулларын сузып утыралар, Кыш бабай килә башласа, качыралар.)

Кыш бабай: Ой, әйбәт балалар!

А.б: Утыр, Кыш бабай, ял ит.

Кыш бабай: Нинди матур биисез, җырлыйсыз, шигырьләр сөйлисез. Миңа китәргә вакыт. Урманга барып, агачларны көмешкә күмәсем бар. Сау булыгыз, дуслар!

Карсылу: Кыш бабай, бүләкләреңне оныттың бит!

Кыш бабай: Әй, тишек баш! Оныттым шул! Бүләкләрне мин сандыкка салып, чанада алып килдем. (Сандыкны алып чыга)

Карсылу (сандыкны ача): (анда мишуралар)

Бабай, монда бернәрсә дә юк. Син бүләкләреңне сандыкка салырга оныткансың ахрысы.

Кыш бабай: Бүләкләрне онытмадым, кызым. Бүләкләр качканнардыр алар. Балалар бер биеп күрсәтсәләр, бәлки бүләкләр табылыр.

Кар кызы: Кая әле минем,сөйкемле дусларым, кар чәчәкләрем. Әйдегез әле, Кыш бабайга биеп күрсәтик.

Бию: “Кар чәчәкләр” (“Снегурочки”) (мәкт. әз. төрк. кызлары)

А.б: Бүләкләр чыршы төбенә качканнар, Кыш бабай!

Кыш бабай: Менә сезгә бүләкләр

Рәхим итеп алыгыз.

Яңа елның күчтәнәчен

Өйгә алып кайтыгыз.

(Кыш бабай белән Кар кызы бүләкләр тарата).

Кыш бабай: Сау булыгыз, якын дуслар!

Киләсе елга кадәр, балалар!

Балалар: Сау булыгыз, Кыш бабай! (Кыш бабай чыгып китә).

Җыр: “Яңа ел”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Праздник "Новый год в Простоквашино"

Сценарий новогоднего утренника для учеников начальной школы, приготовленный силами учителей, родителей и старшеклассников. Дети принимают активное участие в празднике....

Праздник "Новый год"

Сценарий новогоднего праздника...

Праздник Новый год

замечательный, веселый праздник...

Веселый праздник Новый год 4 класс

Этот праздник готовят дети для родителей, а родители являются активными участниками....

Сценарий новогоднего праздника "Новый год шагает по планете"

Сценарий новогоднего праздника "Новый год и Рождество в Италии"...

Сценарий праздника "Новый год"

Сценарий праздника...

Сценарий праздника " Новый год"

Скоро Новый год. Сценарий для проведения праздника в начальной школе....