Дәресләрдә шәһәребезнең милли төбәк тарихи-мәдәни мирасын куллану.
статья (4 класс)

Мирзанурова Розалия Мукатдисовна

Туган җиргә, туган җир төшенчәсе аша туган халкыңа, аның үткәненә һәм бүгенгесенә, теленә һәм, гомумән, яшәү рәвешенә карата укучыларда хөрмәт, мәхәббәт хисләре тәрбияләү-тел һәм әдәби уку дәресләренең асыл максатыдыр. Үз илен, үз өен, үз ана телен яраткан бала гына үзенең туган җире белән горурлана, аның өчен җаваплылык хисе тоя ала. Ә горур кеше- ирекле шәхес, ул беркайчан да үз дәрәҗәсен югалтмый.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл chygysh_2019.docx15.03 КБ

Предварительный просмотр:

Мирзанурова Р.М.

Алабуга шәһәре

1 нче гимназия- Милли белем бирү үзәге

Дәресләрдә шәһәребезнең милли төбәк тарихи-мәдәни мирасын куллану.

Туган җиргә, туган җир төшенчәсе аша туган халкыңа, аның үткәненә һәм бүгенгесенә, теленә һәм, гомумән, яшәү рәвешенә карата укучыларда хөрмәт, мәхәббәт хисләре тәрбияләү-тел һәм әдәби уку дәресләренең асыл максатыдыр. Үз илен, үз өен, үз ана телен яраткан бала гына үзенең туган җире белән горурлана, аның өчен җаваплылык хисе тоя ала. Ә горур кеше- ирекле шәхес, ул беркайчан да үз дәрәҗәсен югалтмый.

   Дәресләрдә милли төбәк компонентын куллану зарурлыгы менә шундый зур максатларга барып тоташа. Балада туган җиренең һәр почмагына, һәр кешесенә, аның үткәненә, бүгенгесенә һәм киләчәгенә кызыксыну, якын итү, үзенеке итеп тою хисләре салу зур бурычыбыз. Ә шәһәребездә горурланырлык урыннар, тарихи истәлекләр дә, үрнәк алырлык шәхесләр дә җитәрлек. Биредә бөтен Рәсәйгә билгеле кавалерист кыз Н.А.Дурова яшәгән һәм үзенең әсәрләрен иҗат иткән, А.С.Пушкин белән хатлар алышкан. Рәссам И.И.Шишкин да Алабуганыкы, нинди мөмкинлекләре булып та чит илгә китмәгән, үз ватанын данлаган, Алабуга табигатен үзенең рәсемнәре аша бөтен дөньяга таныткан. Шәһәребез шагыйрә М.Цветаева белән дә истәлекле. Атаклы врачлар Бехтерев, Нечаев кебекләр – безнең горурлыгыбыз.

Һәр гөл үз сабагында чәчәк атар” ди безнең халык. Чыннан да, безнең киләчәгебез булган балаларыбыз үз төбәкләрендә, үз туган йортларында, үз гаиләләрендә милли рухта тәрбияләнеп үссәләр, җәмгыятьнең акыллы, әхлаклы, рухи ныклы, зәвыклы, культуралы шәхесләре булып өлгереп җитәчәкләр. Алабуга төбәгендә тормышта үз юлын, үз урынын таба ала торган, тормыш агымына яраклаша торган шәхес үстерү өчен барлык мөмкинлекләрдэ бар. Чулман суларында коенган, саф чишмәләреннән тәмле сулар авыз иткән, болын-кырларында тәгәрәп үскән, урман-тауларында сәяхәт иткән, табигать белән һәрвакыт элемтәдә торган бала физик яктан сау-сәламәт була, ә аның күңел дөньясына рухи азыкны төбәгебезнең танылган шәхесләре, әдипләре, сәнгать осталары шигырь, җыр-биюләре, тарихи мирасы, гореф-гадәтләре аша салалар. Халкыбызның авыз иҗаты әсәрләре – мәкаль, әйтем, табышмаклары – әхлак нигезләрен ныгыталар.

Шуңа күрә без үзебезнең педагогик эшчәнлегебездә талантларга бай Алабуга төбәгенең материалын да яратып файдаланабыз. Аларны без ачык дәресләрдә, ата-аналар җыелышларында, конференцияләрдә, шәһәр, район һәм республика күләмендә үткәрелгән ачык тәрбия чараларында бик теләп пропагандалыйбыз. Мәсәлән, Тукай иҗатын өйрәнгәндә, аның хәзерге татар әдәбиятындагы тоткан урынын, әһәмиятен күрсәтү максатыннан чыгып, үзебезнең җирле шагыйрь-язучыларыбызның иҗатларыннан Тукайга багышланган үрнәкләрне китерү дәресне җанландырып җибәрә, еш кына бу җирле әдипләребез дәресләрдә үзләре да катнашалар. Мәсәлән, Г.Тукайның «Исемдә калганнар»ының 1 нче бүлеге белән танышканнан соң, Г.Әхтәмованың «Шагыйрь анасына» исемле шигырен, 2 нче һәм З нче бүлекләр белән танышкач, «Тукай рухы» дигән шигырен укып китәргә була. Ф.Шәех, Л.Абдуллина, Г.Әхтәмова, Д.Каюмова h.б.ның әсәрләре белән танышабыз, фикер алышабыз. Җирле шагыйрьләребез шигырьләрен мин үзем күбрәк тел дәресләрендә бирем башкару өчен текст итеп файдаланам, өстәмә материал дәрес структурасына кушылып китә, ә инде текст буенча әңгәмә тәрбияви максатны күздә тота. Экологик тәрбия бирү өчен Т.Кәримова шигырьләре отышлы булса, Ф.Шәех шигырьләре уйланырга, тормышка аек акыл белән карарга өйрәтә, Г.Әхтәмова исә әхлакый тәрбия бирә...

Гимназиядә һәр елны үтә торган Фазыл Шәехка багышланган төбәк фәнни- гамәли конференцияләрендә чыгышлар белән катнашабыз. Мәсәлән, 2015 нче елда “Фазыл Шәехның балалар өчен язган шигырьләренә күзәтү”, 2016 нчы елда “Укучыларга рухи – әхлакый тәрбия бирүдә гаиләнең роле”, 2018 нче елда “Укучыларга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә шәһәребезнең тарихи-мәдәни мирасын куллану”темаларына.

Сөйләм үстерү дәресләрендә Алабуга төбәгендә яшәп иҗат итүче әдипләрнең әсәрләренә һәрдаим игътибар бирәбез. Инша язарга өйрәтү методикасында да моны бик теләп файдаланабыз. Картина буенча сочинениеләр язу өстендә эшләгәндә Шишкин рәсемнәре ярдәмгә килә.

Һәр елны Габдулла Тукайның  туган коненә багышлап, Тукай шигырьләрен сәхнәләштерәбез, сәнгатьле сөйләү конкурсларында катнашабыз. Туган тел көнен билгеләп үтәбез. Музей абонементы буенча музей дәресләренә йөрибез.

Фикерләремне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: милли культураны, үз халкының рухи байлыгын өйрәнү, аны шушы җирдә яшәгән башка халыклар культурасы белән баету, баланың культурага булган билгеләмәсе киләчәктә аңа бөтендөнья культурасын аңларга ярдәм итәчәк. Туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү- укучыны уйларга, һәрнәрсәгә аек акыл белән карарга өйрәтү дә, матурлыкка соклану белән беррәттән ямьсез күренешләргә битараф булмаска чакыру да ул.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дәресләрдә һәм дәрестән тыш эшләрдә информацион – коммуникатив технологияләр куллану.

Яңа педагогик технологияләрне куллануның төп максаты - белемле,тәрбияле, тормышта үз юлын табарга әзерлекле, яхшыны яманнан аера, тиешле карар кабул итә белгән шәхес тәрбияләү....

Татар теле һәм әдәби уку дәресләрендә халык традицияләре куллану.

"Хәтердән башка йолалар, тәрбиядән башка рухи хәзинә, рухи хәзинәдән башка шәхес, ә шәхестән башка халык - тарихсыз"- дип әйтелә халыкта....

Дәресләрдә мәкаль һәм әйтемнәр куллану тәҗрибәсеннән

Бүгенге мәктәп шартларында башлангыч сыйныф укытучысы һөнәри компетентлыгын үстерергә тиеш.Укытучы, шәхес буларак, иҗади эшләсә, уйлап тапса гына эшнең нәтиҗәсе була. Бигрәк тә татар теле,уку дәрес- л...

Дәресләрдә информацион – коммуникатив технологияләр куллану

Татар теле – халыкара мәйданда зур абруйлы телләрнең берсе.  Шулай булгач, ул үзен саклаган, хөрмәт иткән халкына дәүләт теле буларак хезмәт итәрлек тулы көчкә ия. Ту...

Дәресләрдә куллану өчен уеннар

Укучылар табышмаклар буенча кроссвордлар төзергә, мәкальләрне дәвам итәргә, бирелгән рәсем буенча хикәя төзергә, хикәягә исем уйларга өйрәнәләр....

Башҡорт милләтенең килеп сығыу тарихы

Бөйөк "Урал батыр" эпосы беҙҙең милләтебеҙҙең тәүтарихы. Донъя яралғанда уҡ башҡорттар барлыҡҡа килгән һәм әле булһа ла Урал тауҙары буйында көн итәләр."БАШҠОРТ" һүҙенең килеп сығы...