Көз бәйрәме/Осенний праздник
план-конспект занятия (2 класс)

Кулюмсар Нурулловна Аглиуллина

Материал для организации осеннего праздника

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл koz_beyreme.docx24.84 КБ

Предварительный просмотр:

                     “ Алтын көз” бәйрәме

1 А.б. Исәнмесез, диеп башлыйк әле,

Һәр очрашу шулай башлана.

Исәнмесез, диеп башланса ул,

Күңелләрдә ныграк саклана.

Ни арада җәй үтте

Матур көз килеп җитте,

Шатлык тулы бу бәйрәмне

Балалар күптән көтте.

2 А.б. Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар, балалар! Бүген без халкыбызның иң гүзәл бәйрәмнәреннән берсе –“Сөмбелә” бәйрәменә җыелдык. Елның сихри фасылында, көн белән төн тигезләшкән мәлдә, татар халкы Сөмбелә бәйрәмен үткәргән . Ул - көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме. Сөмбелә - ул “ башак “ дигән сүз. Җитен чәчле, зәңгәр күзле, зифа буйлы , сүзгә тапкыр, эшкә уңган кызны Сөмбелә дигәннәр. Әйдәгез әле, без дә бәйрәмебезне башлап шигырьләр сөйләп үтик.

Рузэл.

 Көзге җиргә гашыйк әрсез җилләр

Яфракларга шулай эндәшә.

Хушыгыз, хуш, язга чаклы, диеп,

Алар белән уйнап сөйләшә.

Зэлинә: Көзге урман тып-тын булган,

Агач башы- ялангач .

Соңгы яфрак төшә җиргә,

Әз генә җил шаяргач.

Кэрим:  Көз һаман рәсем ясый

Төрле төсләре белән.

Сөендерә, куандыра

Мул уңышлары белән.

Зиннур:Бүген бездә матур бәйрәм –

Бүген бездә көзге бал.

Бүген көзге байлык белән

Бизәлгән безнең зал.

 Илсинә.Җирдә сары яфрак –

Көз килүнең билгесе.

Сары яфрак – көз чибәрнең

Төшеп калган көзгесе.

Җыр “Көз килә”.

1. Шаяра әле күбәләк

Үтсәләр дә җәйләре.

Ә урамга килеп керде,

Килде яфрак бәйрәме.

Кушымта:

Нинди генә төсләре юк,

Күреп исең китәрлек.

Яфрак ява, яфрак ява

Юлыбызга түшәлеп.

2. Өлгереп җиткән миләшләр

Утлар шикелле яна.

Ә яфраклар бөтерелеп

Ява да ява, ява.

Кушымта шул ук.

3. Югалмаган икән әле

Төсләрнең яшеле дә.

Ясап яфрак бәйрәмнәре

Килә көз әкрен генә.

Кушымта шул ук.

А.б. Балалар, көз безгә үзе белән байлык, муллык алып килә. Көз җиткәч, без бакчаларыбыздан бик күп яшелчә, җиләк-җимеш җыеп алабыз. Искә төшерик әле, без нинди яшелчәләр җыябыз?

Балалар. Помидор, кыяр, шалкан, кәбестә...

(Кәрзиндәге яшелчәләргә игътибар итәләр)

А.б. Балалар, карагыз әле, кемнең кәрзине икән бу? Кем шундый уңган-булган?

Шулчак Куян керә.

КуянИсәнмесез, балалар! Күрәм, миңа кунакка килгәнсез. Мин кышка әзерләнәм. Җәе буе су сибеп, карап үстергән яшелчә һәм җиләк-җимешләрне бакчадан җыеп алам.

А.б. Куянкай, нишләп син барысын бергә тутырдың?

Куян. Яңгыр килә дип ашыктым, шуңа шулай булды. Менә хәзер шул яшелчә, җиләк-җимешләрне аерасым бар.

А.б. Куянкай, без сиңа булышыйкмы соң?

Уен “Яшелчә, җиләк-җимешләр аеру”

КуянСез бик уңган балалар булып чыктыгыз. Рәхмәт сезгә. Мин китим инде, кышка әзерләнүемне дәвам итим. (Чыгып китә)

А.Б. Балалар, безнең бәйрәмебезгә кемдер җитми бит. Кем икән ул?

Балалар. Коз!

А.Б. Әйе, әйдәгез, үзен бирегә чакырыйк.

(Чакыралар. Музыка астында кулына кәрзин тотып Сөмбелә керә)

Көз . Сез мине чакырдыгызмы?

Сез мине көттегезме?

Мин килдем, исәнмесез!

Алтын яфраклар кулымда

Минем сезгә бүләгем.

Кызыл миләш белән чиккән

Өстемдәге күлмәгем.

А.б. Исәнме, көз! Әйдә рәхим ит бәйрәмебезгә.Бергә – бергә уйнарбыз, җырларбыз.

Җыр: “ Яфрак бәйрәме”

Яфрак бәйрәме.

1.Яңгыр тугел,кар да тугел,

Яфраклар ява жиргә.

Көз турында жырлыйм әле

Кушыл син яңа җырга.

Кушымта: Сары,сары сап-сары.

Агачның яфраклары.

Җил исә. ява яфрак. -

Көзнең матур чаклары.

2.Оча яфрак,уйный яфрак,

Һаваларда әйләнеп,

Бүген,бүген,бүген,бүген

Яфракларның бәйрәме

- Балалар көз безгә матур, төрле төстәге яфраклар бүләк итә.  Карагыз, әле көз сезгә яфраклар белән уен тәкдим итә.

УЕН: “Кайсы агач яфрагы”

 

УЕН: “ Кем тизрәк яфракны ала?”  Яфраклар балалар санына караганда әзрәк, музыка уйный балалар бииләр. Музыка туктагач яфракны алырга тиешләр. Бер балага яфрак җитми.

Бию. “Зонтиклар биюе ”

Җыр: “Что нам осень принесет?”

Что нам осень принесет?
Что нам осень принесет?
- Яблоки румяные, сладкий мед,
Яблоки румяные, сладкий мед.

 

Что нам осень принесет?
Что нам осень принесет?
- Разных овощей полный огород,
Разных овощей полный огород!

 

Что нам осень принесет?
Что нам осень принесет?
- Золотого хлебушка на весь год,
Золотого хлебушка на весь год!

Алып баручы. Мин дә тагын бер кат зирәк булуыгызны тикшереп карыйм әле. Мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез җавапларын табыгыз.

1.Утыра бер ак чүлмәк

Өстенә кигән йөз күлмәк. Ул нәрсә? (Кәбестә).

2. Чибәр апага карыйм да елыйм. (Суган).

3.Чәчәге агачында, алмасы тамырында (Бәрәңге).

4.Җир астында картыгыз, сакалыннан тартыгыз(Шалкан).

5. Бабай мескен картайган, эшләпәсе янтайган. (Көнбагыш)

6. Гәүдәсе бар – җаны юк,

Эшләпә кикгән – башы юк. (Гөмбә)

7. Җәй буена яшел булам

Көз җиткәч тиз кызарам.

Хәтта чибәррәк булам

Кершән сөрткән кызлардан. (Помидор)

8. Нинди яшелчәләр мыеклы? ( фасол, борчак)

9.Кайсы яшелчәнең күзләре бар? (бәрәңге)

10.Кайсы яшелчә баллы да, эче дә була ала? (борыч)

Уен. “Капчыктагы яшелчәләрне белергә (күрмичә, тотып кына)

Ал. Б.  Балалар көз коне безнен яраткан кошларыбыз нишлиләр икән? Әйдәгез аларны да искә төшереп алыйк әле.

УЕН: “Очты,очты

Көзләр җитте, кошлар киттеләр

Күгәрченнәр, төлкеләр,

Песнәкләр, сандугачлар,

 Карлыгачлар, керпеләр,

Үрдәкләр, урындыклар,

Каргалар, сыерчыклар,

Чебеннәр,сандугачлар,

Песиләр,аккошлар,

Аюлар һәм тургайлар,

Күкеләр һәм ләк-ләкләр.

  • Көз безне гөмбәләре белән дә сөендерә бит әле. Әйдзгез әле, сез гөмбә җыя беләсез микән.

 УЕН: “ Кәрзингә гөмбә җый”

Көз . Сез мине тагын бер кат шатландырдыгыз. Барысы өчен рәхмәт сезгә! Менә кәрзин тулы бүләкләремне сезгә калдырам. Ә миңа китәргә вакыт. Барысы өчен дә рәхмәт сезгә, дуслар!

Алдагы көннәрегездә

Телим сезгә уңышлар.

Муллыкта, рәхәт тормышта

Яшәгез, нәни дуслар!

А.б. Рәхмәт, Көз ! Синең белән безгә дә бик күңелле булды. Безнең балалар янына тагын кил.

Балалар. Сау бул, көз!

А.б. Безнең бәйрәмебез шуның белән тәмам, игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт. Киләсе очрашуларга кадәр!

Сөмбелә. Дусларым, күрәм, сез уңганнар икәнсез. Минем дә сезгә бүләк – табышмакларым бар. Яле, тыңлап карагыз әле.

Кар астында кыш үткәрә,

Ямь яшел тунын киеп.

Көздән чәчеп калдырганга

Өлгерә ул иң элек.

Башта буйга сикерә

Аннан серкә очыра.

Кыш чыкса да , янып көеп

Урганны көтеп тора .

Балалар. Арыш.

Сөмбелә. Буеның озынлыгы белән

Аз калыша арыштан

Ул аңардан күп уздыра

Уңыш өчен ярышта.

Эшкәртсәләр бөртегенең

Бөтен шартын китереп .

Оныннан күмәч пешә

Күбек кебек күпереп.

Балалар. Бодай.

Сөмбелә. Бик дөрес, дусларым. Зирәклегегез мине сокландырды. Ягез әле, башакларым, бире килегез. Ничек дулкынланып үсүегезне балаларга күрсәтегез әле.

1 башак.   Җылы кояш җәй буе

Безгә нурларын сипте.

Алтынсу төс йөгертте .

Ярдәм итте яңгыр да,

Шифасын бирде безгә.

2 башак . Әйе, яңгыр вакытында

Кичекми килеп җитте.

Безгә ул дым эчертте

Дөрес, нык ярдәм итте,

Җил дә безгә булышты.

1башак  Аннан игенче безне

Тегермәнгә төшерде.

Кызу мичләргә куеп

Тәмле күмәч пешерде.

 Ипи басуда үсә

Аннан амбарга күчә.

Аннары мичтә пешә,

Кызарып мичтән төшә.

Шуннан килә өстәлгә

Безгә куәт өстәргә.

Ипи булса табында

Булдырам мин барын да.

Көзнең иң олы бүләге-

Икмәк тора табында.

Тормышыбыз ямьле була,

Икмәк булган чагында.

 Яшәү чыганагы- кояш нурын

Җир җылысын саклап үзендә.

Күкрәкләргә терәп кисәр икмәк

Һәр табынның тора түрендә.

(Сөмбелә тәрбиячегә икмәк тапшыра.)

А.б. Рәхмәт сиңа, Сөмбелә! Менә балалар, күрдегезме, көз безгә нинди муллык әзерли. Көз ул – тылсымчы!

Себерке тотып себерә-себерә Әтәч керә.

А.б. Балалар, карагыз әле безгә тагын ниндидер бер кунак килде. Сез кем буласыз?

Әтәч. Мин - әтәч Кикрикур,

Кикригем дә шуңа зур.

Һәр көн иртән җир себерәм ,

Кара, нинди чиста бакча!

Тукта бер башак таптым. (идәндә яткан башакларны күреп).

Нишлим икән, нишләтим?

Тычканнарны чакырыйкчы,

Алар белер нишлисен.

(Әтәч тычканнарны чакыра, алар күренми).

Балалар, сез кычкырып карагыз әле, чыкмаслар микән. Исемнәре дә аларның – Чәрли белән Чүрли.

Балалар. Чәрли, Чүрли, әйдә чыгыгыз!

(Тычканнар килә.)

Әтәч (тычканнарга карап)

Менә таптым башак,

Тегермәнгә барып

Тарттырырга кирәк .

Оннан, алла боерса,

Пешерербез икмәк .

Кайсыгыз бара соң тегермәнгә?

Тычканнар. Мин түгел. Мин дә түгел.

Әтәч . Ярый мин үзем барам,

Сез сакларсыз өйне.

(Әтәч чыгып китә. Тычканнар туп уйнап кала).

А.Б. Балалар, тычканнарга бер-береңә һәрчак булышырга кирәклеген аңлатыйк әле .

1 бала. Сез нигә әтәчкә булышмыйсыз?

2 бала Эшне бергә эшләргә кирәк.

3 бала Бергә эшләсәң күңелле була.

Тычканнар . Без арыйбыз, күтәрә дә алмыйбыз.

А.Б. Бергә эшләгәндә эш авыр булмый ул.

(Капчык күтәреп әтәч кайта).

Әтәч. Менә он алып кайттым,

Инде басыйк камырын.

Кызарып пешәр бәлеш,

Алмасын да салырмын.

Йә кем баса камырын?

Чәрли. Мин түгел.

Чүрли . Мин дә түгел.

Әтәч .(бармак яный). Эх, сезне! Балалар да көләр әле үзегездән. Балалар, мин камыр басыйм , ә сез берәр җыр җырламассызмы? Күңеллерәк булыр иде.

Җыр

Әтәч. Рәхмәт сезгә, дусларым. Күңелләрем күтәрелеп китте. Менә камырым да әзер, инде ясап мичкә генә тыгасы калды. (Әтәч чыгып китә)

Тычканнар шатлана-шатлан бииләр, сикерәләр.

Әтәч бәлеш тотып керә. Менә булды да. Йә, кем бәлешне мичкә тыгып куя. Чәрли, синме? Әллә, Чүрли, синме?

Тычканнар. Юк-юк, без түгел!..

Әтәч. Ярый инде, мичкә үзем тыгармын. Ә бәлеш пешкәнче нәрсә эшлик икән?

А.б. Әйдәгез, биеп алыйк. (Әтәч бәлешне мичкә тыгарга чыгып китә, кире керә)

Бию. “Татар биюе”.

Әтәч. Бигрәк матур биедегез. Рәхмәт сезгә, балалар! Минем бәлешем дә пешеп чыккандыр инде. Алып чыгыйк әле.

(Әтәч бәлеш алып чыга).

Әтәч. Кем ашый бәлешне?

Тычканнар. (йөгереп килеп). Мин ашыйм, мин ашыйм.

Әтәч. Юк инде, мин сезне ашатмыйм. Сез бит берни дә эшләмәдегез.

( тычканнар башларын иеп чыгып китәләр).

Әтәч . Нишләргә инде бу тычканнар белән?

А.б. Без аларны гафу итик, әтәчкәй. Икенче алар сиңа булышмый калмаслар. Алар гаепләрен аңладылар инде.

Әтәч. Ярый алайса, бу юлыга гафу итәм. Тычканнар, керегез, мин сезне гафу иттем. (Тычканнар керәләр, шатланалар)

“Эш беткәч уйнарга ярый” ,

Дип әйтә безнең халык.

Әйдәгез, дусларым, басыгыз.

Бер уйнап көлеп алыйк.

Уен. “Капчыктагы яшелчәләрне белергә (күрмичә, тотып кына)

Сөмбелә. Мин дә тагын бер кат зирәк булуыгызны тикшереп карыйм әле. Мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез җавапларын табыгыз.

1.Утыра бер ак чүлмәк

Өстенә кигән йөз күлмәк. Ул нәрсә? (Кәбестә).

2. Чибәр апага карыйм да елыйм. (Суган).

3.Чәчәге агачында, алмасы тамырында (Бәрәңге).

4.Җир астында картыгыз, сакалыннан тартыгыз(Шалкан).

5. Бабай мескен картайган, эшләпәсе янтайган. (Көнбагыш)

6. Гәүдәсе бар – җаны юк,

Эшләпә кикгән – башы юк. (Гөмбә)

7. Җәй буена яшел булам

Көз җиткәч тиз кызарам.

Хәтта чибәррәк булам

Кершән сөрткән кызлардан. (Помидор)

Сөмбелә. Бигрәк тә тапкырлар инде үзегез. Булдырдыгыз! Бик матур җырлыйсыз да, биисез дә. Мин сезгә үземнең бүләкләремне тапшырырга телим . (Кәрзинне карый, бүләкләр юк. Бер кырыйда чи-чи килеп тычканнар кәрзин карап утыралар).

Сөмбелә. Ай, оятсызлар, беркемгә дә булыша белмиләр, ялкаулар, ә бүләкләрне беренче эләктергәннәр.

Тычканнар. Гафу итегез инде безне, балалар! Безнең дә бит сезнең кебек күңел ачып яшисебез килә. Без бүтән алай эшләмибез.

Сөмбелә. Гафу итәбезме, балалар?

Балалар. Гафу итәбез!

А.Б. Әйдәгез, балалар, дуслашу хөрмәтеннән тагын бер көзне котлап биеп алыйк. Тычканнар, безнең белән биисезме?

Тычканнар. Биибез, биибез.

Бию. 

Сөмбелә. Сез мине тагын бер кат шатландырдыгыз. Барысы өчен рәхмәт сезгә! Менә кәрзин тулы бүләкләремне сезгә калдырам. Ә миңа китәргә вакыт. Барысы өчен дә рәхмәт сезгә, дуслар!

Алдагы көннәрегездә

Телим сезгә уңышлар.

Муллыкта, рәхәт тормышта

Яшәгез, нәни дуслар!

А.б. Рәхмәт, Сөмбелә! Синең белән безгә дә бик күңелле булды. Безнең балалар янына тагын кил.

Балалар. Сау бул, Сөмбелә!

Сөмбелә саубуллашып чыгып китә.

Җыр “

А.б. Безнең бәйрәмебез шуның белән тәмам, игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт. Киләсе очрашуларга кадәр!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий осеннего праздника "Рыженькая осень"

Сценарий для учащихся 1-4 классов. Можно проводить как для 1 класса, так и для всей нач. школы...

Сценарий осеннего праздника «Осенняя сказка»

Цель:прививать детям чувство прекрасного, способствовать развитию нравственной и  познавательной культуры школьников.Задачи:Образовательные: обобщить знания детей об осени и её приметах чер...

Осенний праздник в школе "Осенняя катавасия"

Праздник проводится в октябре месяце. В мероприятии принимают участие по одной команде от каждого класса.Программа мероприятия:Конкурс «Осенний подарок»- изготовление и презентация необычного подарка ...

Добрая волшебница Осень (сценарий осеннего праздника для учащихся 1 класса)

Сценарий осеннего праздника для учащихся 1 класса....

Осенний праздник "Разбежались краски по осенней сказке"

Сценарий утренника предназначен для учащихся начальных классов, здесь используются элементы театрализации....

Осенний праздник "Разбежались краски по осенней сказке"

Сценарий утренника предназначен для учащихся начальных классов, здесь используются элементы театрализации....

Сценарий осеннего праздника для учащихся начальных классов «Праздник осени»

Сценарий осеннего праздника для учащихся начальных классов«Праздник осени»...