Тәрбия дәресе
классный час (2 класс)

Гарипова Лейсан Котдусовна

Әдәплелек ул – кеше белән дөрес аралаша белү, әдәпле булу – кешегә игътибарлы, тәртипле булу. Әдәпле кешене һәркем ярата,хөрмәт итә. Тәрбияле кеше һәрвакыт үзенең якыннарын , дусларын кайгыртып яши 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл trbiya_drese_lysn.docx21.79 КБ
Office presentation icon dresk.ppt2.85 МБ

Предварительный просмотр:

     Тема: Акылга бәя, тәрбиягә чик юк

Максат: Укучыларны әдәплелек кагыйдәләре белән таныштыру,искә төшерү

               -Мактанмау ,масаймау, тупас булмау, кешеләргә карата яхшы                    

               мөнәсәбәттә булырга өйрәтү

               -Үз-үзеңне тотышыңа бәя бирә белү

              -Туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү

Дәрес барышы:

1.Актуальләштерү(уку мәсьәләсен кую) Исәнмесез укучылар. Хәлләрегез, кәефләрегез ничек? Сез шундый матурлар, акыллылар Ә кеше кайчан матур була дип уйлыйсыз сез.(җавап алу) әлбәттә инде ул кеше тәрбияле, әдәпле булса.Сез минем килешәсезме

-Әйдәгез әле, башта искә төшерик. Әдәплелек нәрсә дигән сүз соң ул? Әдәпле булуны ничек аңлыйсыз? (җавап алу) Ничек уйлыйсыз безгә бүген бу темага сөйләшү кирәк булыр микән. Әлбәттә, кирәк шулай бит

Балалар без бүгенге очрашуыбызны да “Акылга бәя, тәрбиягә чик “ дип исемләдек.(1 слайд) Чыннан да балалар тәрбия турында сөйләшүләр беркайчанда артык булмый , аның чиге юк. Без гомер буе тәрбияләнәбез

Әдәпле –бу сүзгә охшаш мәгънәле сүз әйтегез әле миңа, татар теле дәресен искә төшереп алыйк эле (тәртипле, тәрбияле,акыллы)

Әдәплелек ул – кеше белән дөрес аралаша белү, әдәпле булу – кешегә игътибарлы, тәртипле булу. Әдәпле кешене һәркем ярата,хөрмәт итә. Тәрбияле кеше һәрвакыт үзенең якыннарын , дусларын кайгыртып яши ,

Әдәплелекнең сыйфатлары:

  • Иптәшлек, тыйнаклык, түземлелек, намуслылык, батырлык, шәфкатьлелек, игътибарлылык, юмартлылык, чисталык, пөхтәлек, сакчыллык, ярдәмчел булу

Әйдәгез без бүген сезнең белән кечкенә әдәплелек  журналы төзик.

  1. Безнең журналның беренче бите “Исәнмесез” дип атала.

Исәнләшү ни өчен кирәк? Исәнләшү ул – кешенең хәлен сорашу, аңа сәламәтлек теләү, аны күргәнгә шатлану, хөрмәтләү. Исәнләшү - әдәплелек билгесе. Мин сине күрәм, кеше. Сиңа исәнлек, тынычлык, шатлык, бәхет телим дигәнне аңлата. Аны башкача да әйтеп була бит. бу сүзгә охшаш мәгънәле сүзләр уйлыйк эле Хәерле көн, хәлләрегез ничек,әссәләмәгаләйкүм, сәлам

 (сүзләрне уку).

Исәнләшүнең дә үз кагыйдәсе бар. Кайбер очракларда игътибарсызлык нәтиҗәсендә, бу кагыйдәләрнең үтәлмәве дә мөмкин.

  • Менә хәзер мин сезгә бер очракны сөйлим

“Мәктәп коридорында бер төркем укытучылар сөйләшеп тора. Сания класс җитәкчесен күреп алды да “Исәнмесез, Галия апа” – дип узып китте. Ул дөрес эшләдеме?”. (Җаваплар тыңлана).

-Эйе, элбәттә ул дөрес эшләмәде Нишләргә кирәк иде?(Җавап алу)

Яисә менә икенче очрак

“Азат Рәмисне уйнарга чакырмакчы булып, аларның өйләренә барды. Ишекне әнисе ачты. Азат: “Рәмис өйдәме?” – дип сорады. Азат нинди ялгыш җибәрде? (Укучылар җавап бирәләр). Менә үзебездә сизмәстән шундый ялгышлыклар җибәрүебез бар. Игътибарсызлык аркасында

  • Әйе, укучылар, исәнләшү – сүз башлап җибәрү, танышу өчен ачкыч булып тора.
  1. Матур һәм дөрес итеп сөйләшә белү дә кирәк кешегә.

Сүз кешене сөендерә дә, көендерә дә, оялта да белә. Журналыбызның икенче бите “Шифалы сүзләр” дип атала. “шифа” сүзенә аңлатма бирү. Матур итеп сөйләшү өчен шифалы сүзләр дә кирәк. без аларны тагын ничек итеп атый алабыз“тәмле сүзләр”, “тылсымлы сүзләр” дип тә атыйбыз.

  • Нинди шифалы сүзләр беләбез без?
  • Рәхим итегез, рөхсәт итегез, зинһар , гафу итегез
  • Балалар , әдәби әсәрләрне, шигырь -  хикәяләрне, әкиятләрне күп укыган кеше матур итеп сөйләшә дә белә.Ә сез китап укырга яратасызмы, китапханәгә йөрисезме? Димәк сез бик матур сөйләшә белүче тәмле телле балалар булып үсәрсез. Безнең туган телебез матур, тәмле сүзләргә бик бай тел. Туган телебезне яратыйк, хөрмәт итик, саклыйк балалар. Сез беләсез инде быел “2021 нче ел - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” дип игълан ителде
  • Сүз турында нинди мәкальләр беләбез, әйдәгез эле карап китик ? (Укучылар әйтәләр Мәкальләр-нәрсә ул сез аны ничек аңлыйсыз
  • Мин аны акыллы сүзләр дим .(слайд уку)
  • 1.Бер яхшы сүз мең күңелнең җәрәхәтен төзәтә.
  • 2.Рәхмәт дигән җылы сүз тәнне җылытмаса да, җанны җылыта. 3.Татлы сүз – язгы көн кебек рәхәт. (аңлатма бирү)
  • 4.Яхшы сүз җан азыгы, ачы сүз – баш казыгы.
  •  5. Яхшы сүз авыру кешегә дәва. Һ.б.)

Журналыбызның “Игелеклелек”, “Шәфкатьлелек” (яхшылык эшләү)дигән битен ачыйк.

Шәфкатьле булу - әдәплелекнең нигезе. Игелеклелек, кешелеклелек сыйфатлары иң матур сыйфатлар.

Әти-әнигә мәрхәмәтле булу.

Күршеләргә ярдәм итү, хәлен белү.

Табигатьне саклау, ярату.

Өлкәннәргә игътибарлы булу.

Шәфкатьле бала гына күркәм гадәтләргә ия. Без газета-журналларда шәфкатьлелек турында мәкаләләр укыйбыз, фикер алышабыз, начардан яхшыны аерырга өйрәнәбез. Димәк, кешенең матурлыгы аның эшендә, олы кешеләрне кече итә белүендә.

Журналыбызның соңгы битен ачабыз. Ул “Соңгы сүз” дип атала.

  • Хәзер мин сезгә бер вакыйга сөйлим. Игътибар белән тыңлагыз.

“Бер ананың улы булган. Ул бик шаян, тиктормас булган. Кайвакыт әнисенең сүзен дә тыңламаган. Малай начарлык эшләгән саен әнисе коймага кадак кагып барган. Еллар үткән, малай да үсеп җиткән. Армиядә дә хезмәт итеп кайткан. Беркөнне коймадагы кадакларны күреп ала да әнисеннән:

  • Әни, син нигә коймага шулкадәр күп кадак кактың?” – дип сорый.

Әнисе:

  • Улым, менә син минем сүземне тыңламаган саен, начарлык эшләгән саен, мин бер кадак кага бардым. Күрәсеңме, ничаклы булган алар, - дигән. Егет уйга калган һәм гел яхшылыклар эшләргә генә сүз биргән. Һәр эшләгән яхшылыгы саен ул бер кадакны ала барган. Еллар үткән, егет тә олыгайган, әнисе дә картайган. Егет әнисенә әйткән:
  • Әни, коймада кадаклар бетте. Мин начарлыгыма каршы яхшылык эшләдем, - дигән.

Әнисе әйткән:

  • Әйе, улым, син үз гомереңдә бик күп яхшылыклар эшләдең. Шулай итеп начарлыкларны да бетердең кебек. Тик әнә кара әле коймага, никадәр кадак эзе. Аларның эзе калган бит, - дигән.
  • Менә, балалар, сезне дә безне дә уйланырга мәҗбүр итте бу вакыйга. Димәк авыр сүзләр әйтеп, начарлык эшләп әти-әнинең, туганнарның, кешеләрнең күңелен җәрәхәтләргә ярамый, шулай бит. Еллар үтсә дә начарлыкның эзе кала икән. Шуңа күрә сез үскән саен үзегездә әдәплелекнең иң матур сыйфатларын булдыру өчен тырышыгыз.
  • Әдәпле ,тәртипле булыгыз, туган телебезне яратыгыз, Аның матур сүзләрен ешрак кулланыгыз. Һәм мин сезгә ышанып калам. Сезнең барыгызгада бу дәрестә актив катнашуыгыз өчен зур рәхмәт. Сау булыгыз

Дәрес тәмам.

            Актаныш районы Шәрип азкомплектлы  башлангыч мәктәбе

Тәрбия дәресе:

   Акылга бәя, тәрбиягә чик юк

                           Укытучы : Гарипова Ләйсән Котдус кызы

                                       


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Гарипова Л ә йсән Котдус кызы Актаныш муниципаль районы Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбенең структур подразделениесе Шәрип башлангыч мәктәбе башлангыч класс укытучысы Белемем: югары, Яр Чаллы дәүләт педагогия институты, 1996 ел стаж 28 ел

Слайд 2

Акылга бәя, тәрбиягә чик юк 1

Слайд 3

Максат: - Укучыларны әдәплелек кагыйдәләре белән таныштыру,искә төшерү -Мактанмау ,масаймау, тупас булмау, кешеләргә карата яхшы мөнәсәбәттә булырга өйрәтү -Үз-үзеңне тотышыңа бәя бирә белү 2 - Туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү

Слайд 4

3 Әдәплелекнең сыйфатлары : Иптәшлек, тыйнаклык, түземлелек намуслылык, батырлык, шәфкатьлелек, игътибарлылык, юмартлылык, чисталык, пөхтәлек, сакчыллык, ярдәмчел булу.

Слайд 5

4 Исәнмесез

Слайд 6

5 Исәнләшү ул – кешенең хәлен сорашу, аңа сәламәтлек теләү, аны күргәнгә шатлану, хөрмәтләү. Исәнләшү –әдәплелек билгесе. Мин сине күрәм, кеше. Сиңа исәнлек, тынычлык, шатлык, бәхет телим дигәнне аңлата. Аны башкача да әйтеп була бит. Хәерле көн, хәлләрегез ничек, әссәләмәгаләйкүм, сәлам

Слайд 7

“ Шифалы сүзләр” 6

Слайд 8

7 77 Гафу итегез! ,

Слайд 9

Рәхим итегез, рөхсәт итегез, зинһар

Слайд 10

8

Слайд 11

9 Шәфкатьле булу - әдәплелекнең нигезе. Игелеклелек, кешелеклелек сыйфатлары иң матур сыйфатлар. Әти-әнигә мәрхәмәтле булу. Күршеләргә ярдәм итү, хәлен белү. Табигатьне саклау, ярату. Өлкәннәргә игътибарлы булу.

Слайд 12

10

Слайд 13

11 . Димәк авыр сүзләр әйтеп, начарлык эшләп әти-әнинең, туганнарның, кешеләрнең күңелен җәрәхәтләргә ярамый. Еллар үтсә дә начарлыкның эзе кала икән. Шуңа күрә сез үскән саен үзегездә әдәплелекнең иң матур сыйфатларын булдыру өчен тырышыгыз. Әдәпле ,тәртипле булыгыз, туган телебезне яратыгыз, Аның матур сүзләрен ешрак кулланыгыз. Мин сезгә ышанып калам. Сезнең барыгызгада бу дәрестә актив катнашуыгыз өчен зур рәхмәт. Сау булыгыз

Слайд 14

12


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Выступление на тему "Баланы ирек рухында тәрбияләү"

Рухи байлык - ирекнең нигезе. Чын кеше моделе....

3 нче сыйныфта татар теле дәресе.Тема: " -мы/-ме кушымчалы сорау җөмләләр.

Максат: 1) – мы , -ме кисәкчәләренең төрле сүз төркемнәренә ялгану очракларын өйрәтү;2) [ә] , [э]авазы кергән сүзләрне яза белү күнекмәләрен ныгыту өчен шартлар тудыру ;3) яңа теманы үтүгә кызыксыну у...

Уку дәресе "Н хәрефе булган сүзләрне уку.Әниләр темасына бәйләнешле сөйләм үстерү"

Урок в 1 классе помогает  правильно произносить и запомнить произношение трудных букв....

Табигатьтә кунакта.Әйләнә-тирә дәресе.

2 класста "Табигатьтә кунакта" темасына әйләнә-тирә дәресе...

Укыту- тәрбия процессында укучыларда рухи- әхлакый сыйфатлар тәрбияләү (әти-әниләр жыелышында чыгыш эшкәртмәсе).

Яшь буынга дөрес тәрбия бирү вазыйфасына һәр ата-ана җитди һәм җаваплы карарга тиеш. Ата-ананың абруе - балаларга hәм яшүсмерләргә дәрес тәрбия бирүдә көчле чараларның берсе. Тәҗрибәле ата-аналар бала...

Тәрбия дәресе: "Онытырга мөмкин түгел..."

Бу дәрес Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышлана....

Татар теле дәресе. 3сыйныф. Исем темасын ныгыту дәресе.

Тема: Исем темасын ныгыту дәресе.Скачать : https://cloud.mail.ru/public/7Uwf/SurqwzRYj...