«Без төрле, әмма шулай да бергә!»,
классный час (4 класс)

Зайнуллина Лейсан Рашитовна

внекл.мероп для 4 класса

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon syynyf_sgate.doc56 КБ

Предварительный просмотр:

СЫЙНЫФ СӘГАТЕ

Тема: «Без төрле, әмма  без бергә!»

Максат: толерантлык турында күзаллау формалаштыру;

толерантлы кешенең нинди сыйфатларга ия булуын билгеләү.

Бурычлар:

-толерантлык проблемасы белән бәйле төшенчәләрне өйрәнү ;

-кешеләрнең охшаш һәм аерылып торган якларын күрсәтү;

-башка кешеләргә карата игътибарлылык һәм ярдәмчеллек тәрбияләү;

- коллективлык, бердәмлек, бер-береңә хөрмәт хисе тәрбияләү

- барлык кешеләрне хөрмәтләүче шәхес тәрбияләү.

Катнашучылар: 4 нче сыйныф укучылары

Җиһазлау: проектор, компьютер, кеше сыйфаты язылган таҗ яфраклары, кеше фигурасы рәсемнәре, карандашлар, фломастерлар, җир сурәте (алдан тактага беркетергә)

Чараның барышы:

1. Оештыру мизгеле.

- Исәнмесез, укучылар! Бер-берегезгә карап елмаегыз, миңа һәм кунакларга үзегезнең елмаюыгызны  һәм сәламләүегезне бүләк итегез!

Рәхмәт! Утырыгыз. Елмаю һәрвакыт аралашуга ярдәмче булып тора.

- Ә кеше кайчан елмая?

(Яхшы кәеф булганда, күңелле булганда…)

2. Уку-укыту бурычлары куелышы. Проблемаларны ачыклау.

Әйе, балалар елмаю һәрвакыт аралашуга ярдәм итә, үзеңә карата ихтирам, игелеклелек, кешелеклелек сыйфатлары тудыра.  Ә моның өчен кешеләргә карата игътибарлы булу кирәк. Сез игътибарлы микән,  әйдәгез тикшереп карыйк?

-Балалар, ә хәзер бер уен уйнап алабыз. Кемнең күзләре  зәңгәр алар баса. Кемнең чәче ачык төстә шулар баса. Кем җәй аенда туган шулар баса. Кем озын буйлы алар баса. Утырдык. Курәсезме укучылар, кешеләр бер-берсенә охшаш , әмма  сезнең арада бер үк төрле 2 кеше табарга буламы?

Димәк, сез нинди? (Төрле)

Ә сез ник бергә?

( Чөнки бер сыйныфта укыйбыз, бер районда....)

Димәк, төрле булуга карамастан, без-бергә. Сыйныф сәгатенең темасын әйтеп карагыз әле, укучылар.“Без-төрле, әмма  без- бергә”

3. Яңа белем ачу.

Хәзер без сезнең белән төркемдә эшлибез. Слайдта төрле кешеләр сурәтләнгән. Сезнең бурыч -фотога игътибар белән карау һәм төркемнәргә бүлү. 1нче төркем кешеләрнең бер-берсеннән нәрсә белән аерып торган билгеләрне табып яза.

2 нче төркем рәсемдәге кешеләрнең охшаш якларын табып яза.

Хәзер без 2 төркемнең дә фикерләрен тыңлыйбыз.

(яше буенча, җенесе, тышкы билгеләр буенча)

- Димәк, бу рәсемнәрдә кешеләр бер үк төрлеме?

 - Әмма аларны барсын да нәрсә берләштерә?

(Без бер планетада яшибез).

- Безнең планета-бер зур йорт. Бүгенге көндә Җирдә 3 мең төрле халык яши. Россия Федерациясе - иң зур күпмилләтле ил, 166 милләт исәпләнә.   Ә Татарстанда исә 115 төрле  милләт  яши.

Сез ничек уйлыйсыз, безнең Апас районында нинди милләт кешеләре гомер итә? (Руслар, татарлар, чувашлар һәм башка бик күп төрле халыклар).

 Безнең районда да 40лап төрле милләт кешеләре яши.   Шуларның иң күбе татарлар -90%, руслар-5%, чувашлар – 4% , ә 1% башка милләт вәкилләре тәшкил итә.

2021 нче ел нинди ел дип игълан ителде ?

Эйе, 2021 нче ел Татарстан Республикасында Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы итеп.   Димәк, без сезнең белән ел дәвамында төрле чаралада катнашып, туган телебезгә карата хөрмәт, башка милләтләр белән дуслыкны тагын да ныгытырга  тиеш.

4. Яңа материалны үзләштерү. Нәтиҗә ясау.

–Ә дуслык, бердәмлек булсын өчен,балалар, барлык кеше дә, нинди милләт кешесе булуына карамастан яхшы сыйфатларга ия булырга тиеш.

-Болар безнең нинди сыйфатлар? (Яхшылык, дустанә мөнәсәбәт, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, ярдәмчеллек, намуслылык, башкаларга хөрмәт, сабырлык, игътибарлылык.) Бу сыйфатларны эчке матурлык дип атарга була. Менә шушы барлык сыйфатларга ия булган кешене толерантлы кеше дип атыйлар.

Толерант сүзе латин теленнән кергән. Ул-түземлелек, сабырлык, кеше нинди генә милләттән булуга карамастан, аның фикеренә, гореф-гадәтләренә уңай карау дигәнне аңлата.

Кешене барлык физик һәм дини үзенчәлекләре белән хөрмәт итү, сүзенә колак салу, игътибарлы булуны аңлата.

Сезнең каршыгызда толерантлык төшенчәсенең эмблемасы-толерантлык чәчәге.

 Бирелгән таҗлардан кирәкле сыйфатларны гына сайлап без дә әлеге  эмблеманы ясыйк.

(Яхшылык, дустанә мөнәсәбәт, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, ярдәмчеллек, намуслылык, башкаларга хөрмәт, сабырлык, игътибарлылык).

 Уйлап карагыз әле, балалар,  Толерантлык  безгә ни өчен кирәк соң?

 (тынычлык булсын өчен, сугыш, талаулар юкка чыга. Кешеләрдә бер-берсен күралмау хисләре булмаячак . Тиренең төсе, нинди милләттән булуың йогынты ясамаячак.)

5. Рефлексия.

-Дәрес ахырында мин безнең сыйныфның кечкенә генә гаилә булуын басым  әйтәсем килә. Сезнең гаиләдә һәрвакыт яхшылык, хөрмәт, үзара аңлашу хөкем сөрсен, талашулар, үпкәләшүләр булмасын иде.

Дәресебезгә йомгак ясыйк.

Иҗади проект эше. "Толерантлык әйлән-бәйләне»

- Балалар, сез тактада планетабызның сурәтен күрәсез. Әгәр дә сез сыйныф сәгатен яхшы кәеф белән тәмамлыйсыз икән, үзегезгә яхшы сыйфатлар өстәсәгез парта өстендә яткан кеше фигураларына үз исемегезне языгыз һәм шушы кеше рәсемнәре белән планетабызны әйләндереп алыйк, әйлән-бәйлән ясыйк.

Һәм дәресебезне җырлы нотада тәмамласак,бугенге сөйләшүебез тагын да җанлы булыр.

Торсак та без төрле җирләрдә

Без яшибез  илендә;

Сөйләшәбез төрле телләрдә,

Аңлашабыз дуслык телендә.

                  Үстергән дә безне чын дуслык,

                   Көч биргән дә безгә чын дуслык.

                  Дуслык булса, яшәр гомергә

                   Бөтен җир шарында тынычлык.

Бердәмлекнең көче океан,

Океаннан хәтта көчлерәк.

Без күтәргән дуслык байрагы

Гасырларга барыр җилфердәп.

                              Үстергән дә безне чын дуслык,

                              Көч биргән дә безгә чын дуслык.

                               Дуслык булса, яшәр гомергә

                               Бөтен җир шарында тынычлык.

 

Барыгызга да зур рәхмәт!



                                                                     ҮЗАНАЛИЗ

Башлангыч мәктәп өчен толерантлык тәрбияләү проблемасы үзеннән-үзе актуаль, чөнки ул безнең дөньяда булган проблемалар белән бәйле. Бүгенге көндә даими үзгәреп торучы дөньяда, кеше катлаулы мөнәсәбәтләр дөньясына эләгә, кайвакыт яхшылыкның явызлыктан аерылуы кыен. Ә балага икеләтә авыррак. Сыйныфтагы мөнәсәбәтләрне җайга салу, толерантлык тәрбияләү хезмәттәшлек үсешенә ярдәм итә.

Тема: «Без төрле, әмма  без бергә!»

Максат: толерантлык турында күзаллау формалаштыру;

толерантлы кешенең нинди сыйфатларга ия булуын билгеләү.

Бурычлар:

-толерантлык проблемасы белән бәйле төшенчәләрне өйрәнү ;

-кешеләрнең охшаш һәм аерылып торган якларын күрсәтү;

-башка кешеләргә карата игътибарлылык һәм ярдәмчеллек тәрбияләү;

- коллективлык, бердәмлек, бер-береңә хөрмәт хисе тәрбияләү

- барлык кешеләрне хөрмәтләүче шәхес тәрбияләү.

Катнашучылар: 3нче сыйныф укучылары

Җиһазлау: проектор, компьютер, кеше сыйфаты язылган таҗ яфраклары, кеше фигурасы рәсемнәре, карандашлар, фломастерлар, җир сурәте (алдан тактага беркетергә)

Куелган бурычларны тормышка ашыру өчен һәр уку кабинетында диярлек булган техник чаралар: компьютер, проектор һәм экран кирәк булды.

Сыйныф сәгате 5 этаптан төзелде:

  1. Оештыру мизгеле.
  2. Уку-укыту бурычлары куелышы. Проблемаларны ачыклау.
  3. Яңа белем алу.
  4. Яңа материалны үзләштерү. Нәтиҗә ясау.
  5. Рефлексия

Әңгәмә барышындада мин сыйныфта уңайлы психологик климат булдырырга һәм һәрберсен ишетергә тырыштым.

Сыйныф сәгате укучыларның гомуми тәрбия бурычларына һәм яшь үзенчәлекләренә туры килә дип саныйм.

Сыйныф сәгатен әзерләү һәм үткәрү барышында куелган максат үтәлде, бурычлар үтәлде.

Чарада төрле эш формалары тормышка ашырылды, монда фронталь һәм индивидуаль эш формасы бар иде, төркем эше үткәрелде.

Сыйныф сәгатенең әлеге структурасы нигезле рәвештә сайланган дип саныйм: материал логик эзлеклелектә бирелгән.

Балаларның сөйләме дөрес, җаваплар тулы, активлык һәм эшкә сәләтлелек югары дәрәҗәдә иде.

Укучыларның кызыксынулары әңгәмә дәвамында дәвам итте, эшчәнлекнең төрле төрләре һәм аларны аралаштыру кулланылды.

Психологик атмосфера яхшы булды.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бала сәламәтлеген бергәләп кайгыртыйк.

Ата-аналар җыелышы. Тема " Бала сәламәтлеген бергәләп кайгыртыйк!"...

Бергәләп үстергән шалкан.

Көзге уңыш бәйрәмендә куллану өчен  музыкаль сәхнә  әсәре....

Әкият һәм чынбарлык бергәлеге. Э. Шәрифуллина “Алтын балык” 2нче сыйныфта әдәби уку дәресе

2нче сыйныфта әдәби уку дәресе. 2нче сыйныфта әдәби уку дәресе. Максатым : балаларны эстетик һәм әхлакый ситуацияләрне үзләре кичергән сыман күзаллап бәяләргә, текстта, төсле маркировкага таянып, орие...

Мастер класс« Без бергә,без төрле» Башлангыч сыйныфта толерантлы булу төшенчәләрен формалаштыру.

Мастер класс« Без бергә,без төрле» Башлангыч сыйныфта толерантлы булу төшенчәләрен формалаштыру....

“Урман-табигый бергәлек”темасын өйрәнүгә технологик карта

ТемаУрман-табигый бергәлекТеманың максаты укучыларны тере организмнарның экосистемадагы үзара бәйләнешләре белән таныштыру, логик фикер йөртүләрен үстерү, кызыксынуларын арттыру, урманга сакчыл к...

Классный час на тему "Без бергә"

Классный час на тему "Без бергә"...