“Урман-табигый бергәлек”темасын өйрәнүгә технологик карта
план-конспект урока по окружающему миру на тему

Гарипова Минниса Миннегалиевна

Тема

Урман-табигый бергәлек

Теманың максаты

 

укучыларны тере организмнарның экосистемадагы үзара бәйләнешләре белән таныштыру, логик фикер йөртүләрен үстерү, кызыксынуларын арттыру, урманга сакчыл караш тәрбияләү, туган як табигатенең матурлыгын күрә белергә өйрәтү, группада , парларда эшләү күнекмәләрен үстерү, укучыларның белемен тикшерү.

 

Планлаштырылган нәтиҗә

тере организмнарның экосистемадагы үзара бәйләнешләрен белү; организмнарның үзара бәйләнешләрен ачыклау.

Туклану чылбырын төзи белү,

төп төшенчәләр

Аңлатмалар: бергәлек,ярус, микроорганизмнар, бактерияләр

Предметара бәйләнеш

Әйләнә-тирә дөнья, технология, сынлы сәнгать

Ресурслар:

- төп

- өстәмә

Дәреслек  А. А. Плешаков «Әйләнә-тирә дөнья»

Тема: “Урман-табигый бергәлек”

Методик әсбаплар, күрсәтмә һәм таратма  материал, А. А. Плешаков «Әйләнә-тирә дөнья» эш дәфтәре, 4 класс, презентация, кошлар тавышы язылган файл.

Оештыру киңлеге

Эш төре: фронталь, индивидуаль,  парларда,  группаларда

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon garipova_m.m._nizh.yaki_.doc594.5 КБ
Office presentation icon urman-tabigyy_berglek.ppt2.68 МБ

Предварительный просмотр:

“Урман-табигый бергәлек”темасын өйрәнүгә технологик карта

Тема

Урман-табигый бергәлек

Теманың максаты

укучыларны тере организмнарның экосистемадагы үзара бәйләнешләре белән таныштыру, логик фикер йөртүләрен үстерү, кызыксынуларын арттыру, урманга сакчыл караш тәрбияләү, туган як табигатенең матурлыгын күрә белергә өйрәтү, группада , парларда эшләү күнекмәләрен үстерү, укучыларның белемен тикшерү.

Планлаштырылган нәтиҗә

тере организмнарның экосистемадагы үзара бәйләнешләрен белү; организмнарның үзара бәйләнешләрен ачыклау.

Туклану чылбырын төзи белү,

төп төшенчәләр

Аңлатмалар: бергәлек,ярус, микроорганизмнар, бактерияләр

Предметара бәйләнеш

Әйләнә-тирә дөнья, технология, сынлы сәнгать

Ресурслар:

- төп

- өстәмә

Дәреслек  А. А. Плешаков «Әйләнә-тирә дөнья»

Тема: “Урман-табигый бергәлек”

Методик әсбаплар, күрсәтмә һәм таратма  материал, А. А. Плешаков «Әйләнә-тирә дөнья» эш дәфтәре, 4 класс, презентация, кошлар тавышы язылган файл.

Оештыру киңлеге

Эш төре: фронталь, индивидуаль,  парларда,  группаларда

Уздыру технологиясе

Укучы эшчәнлеге

Укытучы эшчәнлеге

Һәр этапның өйрәтү һүм үстерелешле биремнәре

Һәр этапның диагностикалау биремнәре

I этап.  Оештыру моменты.

Максат–укучыларны активлаштыру

Дәрестә үзеңне тоту кагыйдәләрен формалаштыру һәм аларны аргументлаштыру.

 Инструктаж үткәрү һәм укучыларда эшкә дәрт уяту

I этап.  Оештыру моменты

-Балалар, бүген бездә - сәяхәт дәрес.                                                                             Кулларыгызны тез өстенә куегыз һәм күзләрегезне йомыгыз. Без сезнең белән сәяхәткә чыгабыз , кая икәнен  сез үзегез әйтерсез. (Урман тавышларын чыгарган файлны ачам .)    Балалар , бу кыска вакыт эчендә сез кайда булдыгыз?( Урманда , елга кырыенда…)

 - Ә сезнең шунда булганны нәрсәгә карап белеп була?

Балалар:

 - Кошлар сайравы, агачлар шавы.

I этап.  . Оештыру моменты

Ни өчен бу кагыйдәләрне үтәргә кирәк?

Коммуникатив УУГ

Шәхескә караган УУГ

II этап. Белемнәрне актуальләштерү

 -“ Бергәлек” дигән сүзне сез ничек аңлыйсыз?

Балалар:

 - Бер-берсе белән бергә…

Бергәлек-   үсемлек, хайван, гөмбәләрнең, микроорганизмнарның бергәләшеп уртак тормыш белән яшәүләре ул.

( Ожегов сүзлеге)

 -Чыннан да шулаймы ул, безгә исбатларга кирәк (слайд №4) Максат- урманның табигый бергәлек икәнен күрсәтү

- урманның табигый бергәлек икәнен белү.

Информация белән эш –Ожегов сүзлеге буенча эш.

Проблемалы сораулар буенча фикер алышу, үз фикереңне әйтә белү һәм аны исбатлау

Фронталь эшне оештыру- экскурсия вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен ачыклау,

Урманның табигый бергәлек булуын ачыклау, укучыларны проблемалы сораулар буенча фикер алышуга тарту

II этап. Белемнәрне актуальләштерү Без бүген урманга экскурсиягә китәбез. Урманда нинди куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Слайд 2

         

Дәреснең темасын ачыклау.

Слайд 5

 

II этап.   Белемнәрне актуальләштерү

-Урман кеше тормышынла нинди урын алып тора? Аның кеше тормышында нинди әһәмияте бар?

урман- үсемлек һәм хайваннарга-йорт, саф һаваны саклый, ял итү урыны, безгә утын бирә, җиләк, гөмбә, дару үләннәре бирә.

Танып белү УУГ

III этап. Яңа материал өстендә эш

Максат – укучыларны урманда яшәүчеләр белән таныштыру

 Үзләштерү- Урманда яшәүчеләр барысы да бер-берсе белән бәйләнештә торалар

Урманда яшәүчеләрнең бер-берсе белән бәйләнештә торуын ачыклау өчен эзләнә-тикшеренү эшендә катнашу

Үзара контроль булдыру һәм эшчәнлектә кирәкле ярдәм итү (группада эш) 

Биремнәрнең дөрес үтәлешенә бәя бирү

Проблемалы сораулар буенча фикер алышу, үз фикереңне әйтә белү һәм аны исбатлау

Урманда яшәүчеләрнең бер-берсе белән бәйләнештә торуын ачыклау өчен эзләнә-тикшеренү эшен оештыру

группаларда эшне оештыру, биремнең үтәлешенә контроль

укучыларны проблемалы сораулар буенча фикер алышуга тарту

III этап. Яңа материал өстендә эш

Слайд 3Урман табигый бергәлек дидек.

-Чыннан да шулаймы ул, безгә исбатларга кирәк. Моның өчен сезгә эзләнүчеләр булырга тәкъдим итәм.3 төркемгә бүленү.

1 төркем:Урманда нәрсә үсә? (Укучылар чыгышы)

1.   Без –агачлар урманның төп яшәүчеләре.  Урманда без иң өске этажда яки яруста үсәбез . (Тактага бер укучы  агачлар  рәсемен ябыштыра.) слайд 7  

2. Без - куаклар  бер ярус аста урнашканбыз . (Тактага куаклар  төшерелгән рәсем ябыштырыла ) слайд 8

3. Без – кечкенә куакчыклар  , үләннәр  куаклардан астагы этажда яшибез. Безгә күләгәдә дә яхшы,яктылык бик кирәкми. (Тактага үлән  төшерелгән рәсем ябыштырыла. ) слайд 9

4. Без , мүкләр, лишайниклар яшел йомшак келәм булып туфракны каплап торабыз.   Без иң аскы яруста яшибез.     (Тактага мүк  төшерелгән рәсем ябыштырыла. ) слайд10

-Әйдәгез әле,урманда яшәүчеләрне бер группага җыеп куйыйк. Аларны бер сүз белән ничек дип атарбыз?

Балалар:

-Үсемлекләр.(Тактага беркетәм)

2 төркем: Урманда нәрсәләр яши?

6. Урманда үсемлекләр күп булганга күрә, бөҗәкләр дә күп . Без- иң зур группа .(Тактага бөҗәкләр  төшерелгән рәсем ябыштырыла)слайд11

-Балалар ,урманда күргән бөҗәкләрегезне санап чыгыгыз әле.  Без җәнлекләр бик күп төрле .Безнең арада ерткыч, үлән ашаучы,кимерүчеләр бар. (Тактага җәнлекләр    төшерелгән рәсем ябыштырыла. )слайд 12

-Балалар ,урманда күргән җәнлекләрне  санап чыгыгыз әле . Балалар :төлкеләр,бүреләр..

  •  Бөҗәкләргә караганда аз булсак та, без – кошлар урманда җитәрлек. Безне санап чыгыгыз!(Тактага кошлар төшерелгән рәсем ябыштырыла. ) слайд 13
  • - Әйдәгез әле,боларны да бер группага җыеп куйыйк.
  •  Аларны бер сүз белән ничек дип атарбыз?
  •  Хайваннар                                    

3 төркем Урманда тагын нәрсәләр үсә?

 5. Дала районнарының берсендә кыр-ышыклау-урман полосалары утыртканнар. Ләкин агачлар бик начар үскәннәр. Аларга нәрсә җитмәгән? (Шунда галимнәр урманда бер генә гөмбә булмавына игътибар иткәннәр. Иске урманнан монда гөмбәлекләре белән туфрак алып киләләр. Яңа урында гөмбәләр үсеп чыга. Менә шунда могҗиза була, агачлар үсеп китә.)

 Моны нәрсә белән аңлатып була?( гөмбәлек җепләре агач тамырлары белән кушылып үсәләр һәм агачларга туфрактан су, анда эрегән тозларны суырырга ярдәм итәләр) (слайд 14)

        Урманда гөмбәләр хайваннарга да кирәк. Алар белән болан, поши, тиен, саескан, төрле бөҗәкләр туклана. Чебен гөмбәсе поши өчен дару булып хезмәт итә.

Гөмбәләр урманда үсемлек калдыкларын таркатуга ярдәм итә.

Без аерым тере организмнар группасы. Без үсемлек тә түгел, хайван да түгел. Без гөмбәләр патшалыгы.Урманда без  аскы этажда яшибез.

  • Шулай итеп ,урманда бар нәрсә дә үз этажында үсә. Урманда тагын нәрсәләр яши?

Урман туфрагында нәрсәләр яши ? Коелган яфраклар, үсемлекләрнең корыган башка өлешләре туфрак өслегендә урман түшәлмәсен барлыкка китерәләр Анда нинди тормыш бара икән? Дәреслектән уку.Нәтиҗә ясау( Анда яшәүче микроорганизмнар (бактерияләр)ярдәмендә урман түшәлмәсе акрынлап чери, таркала.Туфрак черемәгә байый. Бактерияләрнең эшен бөҗәкләр һәм аларның личинкалары җиңеләйтә. Алар да урман түшәлмәсендә яши һәм аны ваклый. )

- игътибар белән карагыз әле, нәрсә килеп чыкты? Бу урман моделе.  

 «МОДЕЛЬ» сүзен сез ничек аңлыйсыз ?

-  «МОДЕЛЬ» ул-рәсем ,иллюстрация, аппликация белән күрсәткән  урман макеты.

III этап.  Яңа материал өстендә эш

Группаларда практик эш: урмандагы бергәлеклщрне ачыклау.

Проект эше

Яруслап урманны беркетү; бөҗәкләрне, кошларны, җәнлекләрне урнаштыру.

Эш беткәч  группалар тикшеренү эшенә нәтиҗә ясый.: «  Урмандагы тереклек- үсемлекләр, хайваннар, гөмбәләр, микроорганизмнар-үзара тыгыз бәйләнештә.

Шәхескә караган УУГ Регулятив УУГ

Танып белү УУГ

Коммуникатив  УУГ

Укучыларны ял иттерү

Укучы  игътибар белән тыңлап, биремне үти.

Укытучы физкультминутканы оештыра, дөрес үтәлешне контрольдә тота

(слайд 15)Әйдәгез урманда ял итеп, саф һава сулап алыйк әле!

Игътибарлы булыгыз! Әгәр мин кош исемен әйтсәм– сез аяк очларыгызга басып, өскә-кошларга карыйсыз.. Әгәр агач яки куак исемен әйтсәм- як-якка карыйбыз, әгәр гөмбә исемен әйтсәм, аска иеләбез һәм гөмбә җыябыз.

Ләкин мин сезгә капкын(ловушка)әзерләдем әгәр сез урманда булмаган хайван яки үсемлек исемен ишетсәгез күзләрегезне йомып баш чайкыйсыз. (Күке, юкә,, чебен гөмбәсе, , крокодил, ябалак, ,имән, тукран.)

Молодцы!

IV этап. Үткәннәрне ныгыту.

Цель туклану чылбырын төзү

 урмандагы бергәлекләрнең бәйләнешен күрсәтү

 

Информация белән эш –рәсемнәр белән бирелгән Үзара контроль булдыру һәм эшчәнлектә кирәкле ярдәм итү (группада эш) 

Биремнәрнең дөрес үтәлешенә бәя бирү

Проблемалы сораулар буенча фикер алышу, үз фикереңне әйтә белү һәм аны исбатлау

.

Группаларда эшне оештыру, биремнең үтәлешенә контрол

Китап белән фронталь эшне оештыру

Укучыларны проблемалы сораулар буенча фикер алышуга тарту

IV этап.  Үткәннәрне ныгыту.

Урмандагы тереклек- үсемлекләр, хайваннар, гөмбәләр, микроорганизмнар-үзара тыгыз бәйләнештә. Урмандагы үзара тыгыз  бәйләнешне мисаллар ярдәмендә исбатлап карарбыз. Хәзер мин һәрбер группага конверт бирәм

 

конвертта җиләк, керпе, лайлач, төлке).

- чылбыр төзибез 1 төркем.1 укучы аңлата:.Җиләкне лайлач ашый. Лайлачны керпе ашый. Ә керпене төлке ашый.

Төлке керпенең –төп дошманы. Куркыныч булса керпе йомарлана һәм энәләре белән чәнчи. Ләкин төлке бик хәйләкәр.ул керпене суга тәгәрәтеп төшерә һәм керпене әйләнгән вакытында эләктереп ала. (слайд №16,17,18)

2 төркем: кабан, бүре, имән

3 төркем:агач, гөмбә, чәчәк, күбәләк, кош

IV этап.  Үткәннәрне ныгыту.Урман туфрагында нәрсәләр яши ? Коелган яфраклар, үсемлекләрнең корыган башка өлешләре туфрак өслегендә урман түшәлмәсен барлыкка китерәләр Анда нинди тормыш бара икән? Дәреслектән уку.Нәтиҗә ясау( Анда яшәүче микроорганизмнар (бактерияләр)ярдәмендә урман түшәлмәсе акрынлап чери, таркала.Туфрак черемәгә байый. Бактерияләрнең эшен бөҗәкләр һәм аларның личинкалары җиңеләйтә. Алар да урман түшәлмәсендә яши һәм аны ваклый. )

Парларда эш

Туклану чылбыры төзү.

Эш дәфтәрендә эшләү

Регулятивн УУГ

Танып белү УУГ

Коммуникатив УУГ

Контрольлек итү өчен бирем

2. Тест

Мөстәкыйльэш.

                 1. Урман-табигый бергәлек, чөнки

а) урманда төрле-төрле үсемлекләр янәшә үсә,

б) Урманда яшәүчеләр барысы да бер-берсе белән бәйләнештә торалар

в) бөтен урман- җирдән агач башына кадәр, җәнлекләр белән тулган

В цветка

2.Урманда үсемлекләр яруслап урнаша:

а) өстә-мүк һәм лишайниклар, уртада-агачлар, аста-куаклар

б)өстә-агачлар, уртада-үләннәр, аста-куаклар

в)  өстә-агачлар, уртада-куаклар, аста-үләннәр, мүк һәм лишайниклар.,

3. Агачларда яшиләр:

а)тиен, тукран;

б)тычкан, куян, аю

в) поши,суалчан

4.урман түшәлмәсендә яшиләр:

а)керпе, сукыр тычкан

б) бактерия бөҗәк һәм аларның личинкалары

в) урман тычканы, кайры коңгызы,

VII. Йомгаклау Эшчәнлекнең рефлекциясе

Максат–дәрестә эшләнгән эшләргә йомгак ясау

  1. Йомгаклау Эшчәнлекнең рефлекциясе Әйдәгез балалар, дәрескә йомгак ясыйк                                                

                                                                                         беләм        

Схема буенча сөйләгез:                          Мин              истә калдырдым

                                                                                        эшли алдым                                               

  • Урманның кешегә нинди файдасы бар?СЛАЙД №19

  А) урман- үсемлек һәм хайваннарга-йорт.

  Б) саф һаваны саклый

  В) ял итү урыны

Г)безгә утын бирә

Д) җиләк, гөмбә, дару үләннәре бирә.

                                                                                       беләм        

Схема буенча сөйләгез:                          Мин              истә калдырдым

                                                                                      эшли алдым                                               

Урман табигый бергәлек. Урман җир йөзендә йөз, мең ел яши.урманны беркем һәм бернәрсә дә бетерә алмый.

Бу дөресме , балалар?. Урманга кем зыян салырга мөмкин?(кеше )

-  Урманга зыян салмас өчен, кеше табигатьтә үзен ничек тотарга тиеш (җавап тыңлана)

  « Урманны - табигый бергәлек дип атап буламы?» Ни өчен? Теманы шулай яхшы үзләштерү өчен сезгә нәрсә ярдәм итте? (Проект эше)                                                                          

 - Дәрестә актив булганыгыз өчен барыгызга да бик зур рәхмәт.  Билгеләр кую.

Өй эше. .  Слайд №20

Сайлап ал:1) Урмандагы дустыңа хат язу

       2)Урманда яшәүчеләрдән зар хаты



Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Урман – табигый бергәлек

Слайд 2

БЕРГӘЛЕК – ул үсемлек , хайван, гөмбә микроорганизмнарның бергә яшәүләре.

Слайд 3

Бүген дәрестә Модельләштерәбез Урман серләрен ачабыз Аңлатырга өйрәнәбез

Слайд 4

Урманда үсүче агачлар:

Слайд 5

Урманда үсүче куаклар:

Слайд 6

Урманда үсүче үләннәр:

Слайд 7

Мүкләр һәм лишайниклар

Слайд 8

Урманда я шәүче бөҗәкләр

Слайд 9

Урманда я шәүче кошлар

Слайд 10

Гөмбәләр

Слайд 12

б в а б

Слайд 13

А) урман- үсемлек һәм хайваннарга-йорт. Б) саф һаваны саклый В) ял итү урыны Г)безгә утын бирә Д) җиләк, гөмбә, дару үләннәре бирә.

Слайд 14

Өй эше 1) Урмандагы дусты ң а хат язу 2)Урманда яшәүчел ә рд ә н зар хаты


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

технологик карта

Перспективалы башлангыч мәктәп программасы буенча бер дәрескә технологик карта....

Математикадан технологик карта

математика дәресенә технологик карта...

1 класс өчен технологик карта

1 класс өчен математикадан технологик карта....

Әдәби уку дәресенә технологик карта 1 класс өчен

"Туган тел" дәреслегенең 1 нче темасына дәрес эшкәртмәсе ....

ПНШ 1класс математикадан дәрес эшкәртмәсе (технологик карта) `һәм презентация

Бу дәрес эшкәртмәсе һәм презентация 1 класс ПНШ буенча тема: "Мәсьәлә : шарт һәм таләп"...

Татар теленнән технологик карта,3 сыйныф

Татап теленнән технологик карта, 3 нче сыйныф...

Татар теленнән технологик карта,3 сыйныф

Татап теленнән технологик карта, 3 нче сыйныф...