"Татар кызы"
материал

Башлангыч сыйныф укучылары өчен "Татар кызы" бәйгесе эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_kyzy.docx24.65 КБ

Предварительный просмотр:

Татар кызы.

А.б. Көннең яктылыгы – кояшта,күкнең матурлыгы – йолдызларда, җирнең гүзәллеге – кызларда. 8 март хатын – кызларны олылау көне, матурлык бәйрәме. Әлеге бәйрәм башка бәйрәмнәрдән яктырак та, җылырак та, мөлаемрәк та шикелле. Шуңа күрә дә менә бу бәйрәмне кешелек дөньясы 1913 нче елдан ук бәйрәм итеп килә. Сезне бөтен җир йөзен бизәгән яз бәйрәме – Халыкара хатын – кызлар көне белән тәбриклибез. Сезгә озын гомер, елмаеп балкыган кояш матурлыгы,  зурдан – зур уңышлар телибез.

Ә хәзер кичәбезне башлап җибәрергә рөхсәт итегез. Бүгенге “Татар кызы” бәйгесендә безнең башлангыч сыйныф кызларыннан төзелгән 2 команда көч сынашачак. Командаларның кайсы көчлерәк, кайсы җитезрәк икәнлеген билгеләү өчен, һәм шулай ук һәрбер кызга бәя бирү өчен безгә жюри составы кирәк була. (жюри сайлау)

Безнең тарихыбызда тирән эз калдырган, исемнәре ерак илләрдә дә билгеле күренекле хатын-кыз сәясәтчеләр булган. Сөембикә, Нур-Солтан, Гәүһәршат ханбикәләр шулардан. Бүгенге бәйгедә катнашучы кызларыбыз үз командаларын шушы танылган ханбикәләр исеме белән атадылар.Ә хәзер командаларны бирегә чакырыйк. Беренче команда “Сөембикә варислары” - рәхим итегез!

Икенче команданы “Нурсолтан оныклары”н да алкышлар белән каршы алыйк!

Татар кызы...Бу исемдә 
Күпме тылсым, күпме сер! 
Нечкә билле бу сылуга 
Сокланып син бакчы бер! 
Иман нуры балкый аның 
Ай кебек йөзләрендә 
Зыялылык, инсафлылык 
Гап-гади сүзләрендә...

Иман нуры балкый аның

Ай кебек йөзләрендә

Зыялылык, инсафлылык

Гап- гади сүзләрендә

Үкчәләрең җырын тыңлап,

Хыялларга бирелеп китәм.

Әй, син, горур татар  кызы,

Кем бар тагын синдәй бүтән?

 Кара кашларыңның канатларын

 Карлыгачлар бүләк иттеме?

 Йөзең нурлы, әллә бит очыннан

 Таң кояшы үбеп киттеме?

 Кайдан синдә мондый гүзәллекләр,

 Буй – сыннарың сылу, сөйкемле.

 Уңган – юмарт та син, тыйнак та син,

 Җир – әнкәнең үзе шикелле.

Хәзер, дуслар, көч сынашыйк
Батырлар алга чыксын      

Һәр сылу кыз осталыгын,
Зирәклеген, тапкырлыгын,
Булганлыгын танытсын
.

2 а.б. Ә шулай да, жюрига кызларыбызның кайсы якларына игътибар итәргә кирәк булыр соң?

1 а.б. Беренче – киемнәренә.

2 а.б. Икенче – үз-үзләренең тотышларына, ягъни тыйнаклыкларына.

1 а.б. Зирәклегенә, тапкырлыгына.

2 а.б. Уңганлыгына.

1 а.б. Җыр-биюгә осталыгына.

2 а.б. Җитәр, бәйгенең ямен җибәрмик, тамашачыга карарга калсын.

“Татар кызы” бәйгесе күңел ачу өчен генә түгел, ә татар халкының йөзек кашы, намусы, киләчәге булган  кызларыбызның асыл сыйфатларын күрсәтү, телебезгә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру  максаты белән үткәрелә.

Шулай итеп, бәйгебезне башлыйбыз.

  1. Командаларның бер-берсен сәламләве.

.Нурсолтан оныклары” командасы:

Сөембикә варислары”!

Сәлам, уңышлар сезгә.

Ышанабыз, бирешмичә,

Каршы торырсыз безгә.

Сөембикә варислары” командасы:

Нурсолтан оныклары”на

Бездән иң изге теләк.

Без калабыз  бүген сезгә

Кыюлык, җиңү теләп.

  1. Разминка.
  • Кызларыбызның телгә осталыгын сыныйбыз. Хәзер аларның һәркайсы тизәйткечләр әйтер.
  1. Табышмакларга җавап табу.
  • Тапкыр сүз, җор теллелек, зирәклек хас безнең халыкка. Менә бүгенге кичәдә дә бирелгән сораулар алдында югалып калмыйча, кызлар үзләренең белемнәрен, тапкырлыкларын күрсәтерләр дип ышанып калабыз.
  • * Ике оч, ике балдак,
    Уртасында бер кадак.
    (
    Кайчы)
  • * Үзе яңа, үзе тишек.
    (
    Иләк)
  • * Өй эчендә базым бар,
    Баз эчендә бозым бар,
    Керер идем, сыялмыйм,
    Бозларында шуалмыйм.
    (
    Суыткыч)
  • *Эләктергеч, каптыргыч,
    Мичтән бәлеш тарттыргыч.
    (
    Табагач)
  • * Бәләкәй генә тай,
    Төбе чеп-чи май.
    (
    Таба)
  • *Эче кайнар,
    Борыныннан агар,
    Бер кулы бар, −
    Ул да аркасында.
    (
    Чәйнек)
  • *Бәләкәй генә бичура
    Билен буып утыра.
    (
    Себерке)
  • *Бурычым бик кечкенә,
    Кечкенә дә төш кенә.
    Нечкә баудан төшмим мин,
    Чиста керләр тешлим мин.
                            (Кер каптыргыч)
  • *Чүп – чар тузан йота ул,
    Өйне чиста тота ул.
                                   (Тузан суырткыч)
  • *Колагыннан борган чакта
    Чукый бер үк ояны.
    Кешеләрне сөендерә,
    Тими аның зыяны.
                         (Тегү машинасы)
  • *Керләр өстеннән үтә,
    Шуннан... эше дә бетә.
                               (Үтүк)
  • *Җаным булмаса да, синең
    Хезмәтчең булырмын, ди.
    Үземнең акылым белән
    Игелек кылырмын, ди.
                              (Компютер)
  • *Урамда да, буранда да,
    Дәрестә дә сайрый ул.
    “Минем белән сөйләш әле”, -
    Диеп кенә сорый ул.
                              (Кесә телефоны)
  • *Өй җылыта, аш пешерә,
    Яши торба эчендә.
    Һәрбер кеше рәхмәт укый
    Менә шуның өчен дә.
                                     (Газ)
  1. Татар милли ашларын тәкъдим итү.
  • Гомер буе ашлы-сулы яшәүнең сере изге йолаларыбызның үтәлүеннән түгелме соң? Туй, бәби ашлары – токмачлы аш, авыл мичендә пешкән икмәк, чәкчәк, гөбәдия, кош теле, коймак...
  • Менә бүгенге кичәгә дә кызларыбыз тантаналы бәйрәмнәрдә генә түгел, көндәлек тормышта да яратып ашала торган ризыклар белән килгәннәр. Бүгенге ризыкларны алар әниләре, әбиләре белән бергә әзерләгәннәр

  1. Токмач кисү.

Җиребез юмарт, халкыбыз

Кунакчыл һәм олы җанлы.

Сүзгә саран булса да

Уңган була татар кызы.

  • Кызларның уңганлыгын сынап, токмач кистереп карыйк әле.

  1. Оста куллар.

-Кеше һәрчак омтылып яши. Җиңүгә, яшәргә омтыла һәм үзенең яшәве белән кешеләргә шатлык, сөенечләр китерергә, матурлык тудырырга омтыла. Халкыбызның рухи камиллеге, шигъри җаны, күңел байлыгы, табигатьне яратуы төрле бизәкләр белән кием-салымнарга төшкән, бизәнү әйберләренә күчкән.

  • Хәзер кызларыбызның кул эшләренә осталыгын сынарбыз. Бүген алар, милли бизәкләребезне кулланып, брошка ясарлар.

  1. “Сыер савучылар” конкурсы.
  • Авылны гөл-бакча итә
    Кызларның булганнары.
    Шәһәрне дә ямьләндерә
    Авылның уңганнары.
    Сыерын да савабыз без
    Печәнен дә чабабыз.
    Кирәк икән әле хәтта
    Утынын да ярабыз.

      Бер эштән дә курыкмыйбыз
     Без бит авыл кызлары.
     Утта янмый, суда батмый
     Авылның йолдызлары.

  • Һәр командадан 2шәр кыз чакырыла. Кызлар мөмкин кадәр тиз арада күбрәк күләмдә сөт савып алырга тиешләр. (Сөтләр бутылкага тутырыла, бутылкага медицина перчаткасы киертелә. Перчаткаларның башлары нечкә энә белән тишелә. 2 минут эчендә кем күбрәк сөт савып ала.)

  1. Эстафета.
  • Хатын-кызлар берничә төрле эшне берьюлы эшләргә сәләтле. Бер кулы белән плитәдәге ботканы болгатса, икенчесе белән бала тирбәтә, шул арада телефоннан да сөйләшергә өлгерә. Кызларыбызның шул сәләтен дә, җитезлеген дә тикшереп алыйк әле. Эстафета үткәрәбез: бер кулда себерке, башта китап, уң кулда тәлинкә. Билгеләнгән җирдән әйләнеп киләсе.

  1. “Бию” конкурсы. 

Бие, бие, бие әле

Биегәнең юк әле.

Сезне матур бии диләр

      Биетеп карыйк әле.

  • Кызларның җыр-биюгә осталыкларын  сынамасак, бүгенге бәйге тулы булмас кебек. Хәзер алар сезгә әзерләгән биюләрен күрсәтерләр.

  • Бәйгебез тәмам. Хөкемдарлар бүгенге бәйгегә нәтиҗә ясап китәр.

  • Дәверләрнең горурлыгы,

Хыялдагы татар кызы.

Кайт хыялдан чынбарлыкка,

Бул милләтеңнең йолдызы!

Әнием дә татар кызы,

Әтием дә татар улы.

Шулай булгач, үземдә дә

Минем татарлык тулы.

Туган телем – татар теле,

Бик якын ул минем күңелгә.

Тәмле сүзе, җыр – моңнары  өчен

Онытмамын аны гомергә.

 

Бишек җырын тыңлап кечкенәдән

Үстек бит без ана телендә.

Халкым сөйсен, онытмасын аны,

Сөйләшсеннәр татар телендә.

 

Бергәләшеп яшик, тату булыйк

Татарстан дигән җирләрдә.

Горурланыйк, без бит татар диеп

Аралашыйк татар телендә.

“Татар кызы” җыры.

1.Күзләрендә анын очкын

 Йөрәгендә кайнар ялкын

 Иң акыллы зирәк диеп

 Дөнья белә татар кызын

кушымта

 Кемнәр генэ сокланмаган

 Сылунын дип сылуы

 Үзе бәхет минем очен

 Татар кызы булуы (2 раза)

 2.Шатлык белән көтә һаман

  Бәйрәмнәрне һәр ел саен

  Ак кулмәкле зифа каен

  Сердәш иткэн татар кызын

3.Изгелеклэр өчен туган

  Алар бизи илнен язын

  Мөмкинлеге чыккан саен

  Рәнҗетмэгез татар Кызын!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Һөнәрләр темасы буенча татар теленнән ачык дәрес (4 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле)

Укытучы яңа теманы аңлата, укучыларда татар теле дәресенә кызыксыну уяна....

4нче сыйныф. Татар теленнән эш программасы (татар төркеме)

Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен эш программасы тәкдим итәм. 2010 елда чыккан прогаммага нигезләнеп төзелде. атнага 3 сәгать (елга 105 сәгать)...

Авторская программа "Рус мәктәпләрендәге татар балаларына татар теленнән тестлар җыентыгы"

Укытучы өчен үзе укыткан укучыларның программа таләп иткән  минимумны үзләштерү дәрәҗәсен тиз һәм оператив тикшереп бару  отышлы.      Хәзерге вакытта, минем фикерем...

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы З.И. Җамалетдинова ...

“Исемең синең билгесез, Батырлыгың мәңгелек” (Билгесез солдат көненә багышланган сценарийнең авторлары Миннебаева Лилия Хатип кызы, Әхмәдуллина Айгөл Гомәр кызы, Якупова Гөлназ Сарим кызы, Галимбекова Гүзәл Тәлгат кызы)

ldquo;Исемең синең билгесез,Батырлыгың мәңгелек” дип исемләнгән кичә (“Билгесез солдат” көненә багышлана)сценариен Әлмәт районы Яңа Нәдер гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйн...

"Татар кызы"

Башлангыч сыйныф укучылары өчен "Татар кызы" бәйгесе эшкәртмәсе...

"Татар кызы" бәйгесе

quot;Татар кызы" бәйгесе 8 нче март Халыкара хатын-кызлар көненә багышлана....