"Татар кызы" бәйгесе
план-конспект занятия (2 класс)

Валиева Гульфиза Филгатовна

"Татар кызы" бәйгесе 8 нче март Халыкара хатын-кызлар көненә багышлана.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_kyzy.docx41.39 КБ

Предварительный просмотр:

«Татар кызы» бәйгесе

 

     1 нче алып баручы

     Көннең яктылыгы – кояшта,күкнең матурлыгы – йолдызларда, җирнең гүзәллеге – кызларда. 8 март хатын – кызларны олылау көне, матурлык бәйрәме. Әлеге бәйрәм башка бәйрәмнәрдән яктырак та, җылырак та, мөлаемрак та шикелле. Шуңа күрә дә менә бу бәйрәмне кешелек дөньясы 1913 нче елдан ук бәйрәм итеп килә. Сезне, бөтен җир йөзен бизәгән яз бәйрәме – Халыкара хатын – кызлар көне белән тәбриклибез.

Бәйрәм белән котлау очен сүзне мәктәбебезнең директоры Сабирова Лилия Сәгытдин кызына бирәбез.


 
2 нче алып баручы:. Хөрмәтле  укытучы апалар! Китапханәче  һәм пешекче апалар! Сезне барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз. Сезгә бәхет, матур тормыш, саулык-сәламәтлек, зур уңышлар телибез.

Куанычлар белән шат яшәгез

Йөзегездә нурлар балкысын.

Таң җилләре таңда бәхет юллап

Әкрен генә тәрәз шакысын.

Язның беренче бәйрәмен

8 Март, диләр.

Бәйрәмегез котлы булсын,

Хөрмәтле апалар!.

 

         1 нче сыйныф укучылары башкаруындагы җыр сезгә бәйрәм  бүләге булсын!

1 нче алып баручы.

Дәверләрнең горурлыгы,

Хыялдагы татар кызы.

Кайт хыялдан чынбарлыкка,

Бу милләттәшеңнең йолдызы.

 2 нче алып баручы.

Әйе, татар кызы мин,

Тарих биргән олы исем ул.

Минем буем, сыным, күз карашым,

Миндә генә булган төсем ул.

 1 нче алып баручы.

- Исәнмесез, кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар! Бүгенге “Татар кызы -2021” бәйгесенә багышланган кичәнең үзәгендә мәктәбебезнең иң булган, иң уңган, иң чибәр урта сыйныф кызлары. Әйдәгез, көчле алкышлар белән аларны сәхнәгә чакырыйк.

1 а.б. Бәйрәм белән сезне, кадерле кызларыбыз. Бүгенге бәйрәмебез “Татар кызы” дигән исем аша кызларыбызның уңган, булганлыкларын сынарбыз.

2 а.б. Хөрмәтле хөкемдарлар белән таныштырырга рөхсәт итегез:

                         Сабирова Лилия Сәгыйтдин кызы

                          Җәләлиева Лилия Ришат кызы

                           Хөсәенова Дилбәр Рафкать кызы

     2 а.б. Ә шулай да, жюрига кызларыбызның кайсы якларына игътибар итәргә кирәк булыр соң?

1 а.б. Беренче – киемнәренә.

2 а.б. Икенче – үз-үзләренең тотышларына, ягъни тыйнаклыкларына.

1 а.б. Зирәклегенә, тапкырлыгына.

2 а.б. Уңганлыгына.

1 а.б. Җыр-биюгә осталыгына.

2 а.б. Җитәр, бәйгенең ямен җибәрмик, тамашачыга карарга калсын.

 Кызларны озатабыз

1 а.б. “Татар кызы” бәйгесе күңел ачу өчен генә түгел, ә шушы тамаша аша, татар халкының йөзек кашы, намусы, киләчәге булган хатын- кызларыбызның милли йөзен саклап калу, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны кире кайтару, телебезгә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру, балаларыбызны иманлы итеп тәрбияләү, гаиләләрдә халкыбызның асыл сыйфатларын күрсәтү максаты белән үткәрелә.

Шулай итеп, бәйгенең беренче бүлеген башлыйбыз.

Ул “Таныш булыйк” дип атала.

Иман нуры балкый аның

Ай кебек йөзләрендә

Зыялылык, инсафлылык

Гап- гади сүзләрендә

Үкчәләрең җырын тыңлап,

Хыялларга бирелеп китәм.

Әй, син, горур татар  кызы,

Кем бар тагын синдәй бүтән?

-Әйдәгез кемнән башлыйк? (Визитка)Кызлар үзләре белән таныштыралар.

-Бәйрәм белән өченче сыйныф укучысы Салахова Гөлия котлый.

Әниемә.Рәйхан Әлмөхәммәтов сүзләре.

II. Интеллектуаль тур 

1 а.б. Тапкыр сүз, җор теллелек, зирәклек хас безнең халыкка. Менә бүгенге кичәдә дә бирелгән сораулар алдында югалып калмыйча, кызлар үзләренең белемнәрен, тапкырлыкларын күрсәтерләр дип ышанып калабыз.

Ә кызларга сораулар бирегә чакырабыз.

Алып баручы. «Башын әйтәм, ахырын тап!» уенын уйнап алыйк.

• Тырышкан – табар, ... (ташка кадак кагар).

• Җиде кат үлчә, ... (бер кат кис).

• Үзеңне үзең зурлама, ... (кеше сине зурласын).

• Китап – ... (белем чишмәсе).

• Ни чәчсәң, ... (шуны урырсың).

• Берлек кайда – ... (көч шунда).

          -Иң таталы тел- туган тел, ( анам сөйләп торган тел)

         -Сабыр төбе- (сары алтын)

-8 нче сыйныф укучылары бии.

2 а.б.Киләсе биремдә кызларыбызның зирәклеген тикшерик. Сезнең игътибарыгызга – «Сорау бирәм, җавабын тап!» уены.

• Арчада нәрсә тегәләр?

• Галиәсгар Камал кем ул?

• Нәүрүз бәйрәме нинди бәйрәм ?

• Кем ул Р Фәхретдин

• Заманында Чистай шәһәре нәрсәсе белән данлыклы иде?

•Казанда хатын-кыз исеме белән аталган нинди архитектура корылмасы бар?

          -Һәр кешенең яшәү урыны?

         -“Кешенең бөтен нәрсәсе дә гүзәл булырга тиеш” бу сүзләрне кем әйткән?

-Ә хәзер 5 нче сыйныф егетләренә сүз бирәбез.Алар шигырьләр сөйләрләр.

Алып баручы. Кызларның белемнәрен тикшерүне дәвам иттерәбез, Алдагы бирем – «Халкыбызның күренекле кешеләрен ата!» уены. Без сезгә карточкалар бирәбез, сез биремнәрне карточкада эшләрсез

Татар артистлары: ..

Татар шагыйрьләре:...

Татар композиторлары:...

Татар язучылары:...

-5 нче сыйныф кызлары бии.

2 а.б. Хөкемдарлар кызларның җавабын бәяләгәндә, үзенең моңлы җырларын                                                            бүләк итә.

III тур. Татар милли киемнәрен тәкъдир итү.

1 а.б. Кеше һәрчак омтылып яши. Җиңүгә, яшәргә омтыла һәм үзенең яшәве белән кешеләргә шатлык, сөенечләр, матурлык тудырырга омтыла. Бүген без, кадерле кунаклар, сезне үзебезнең татар халкының ерак үткәнендә булган һәм хәзерге көндә инде онытылып бара торган эстетик яктан үзенчәлекле, сәнгать иҗаты дәрәҗәсендәге бизәкләр белән чигелгән киемнәр белән танышып үтәрбез.

2 а.б. Көнчыгыш мөселман илләренең, Европаның төрек телле халыкларының һәм инде һичшиксез Алтын Урда халкының көчле тәэсиренә карамастан, татар халкы үзенең көнкүреш, тел, кием һ.б. үзенчәлекләрен саклап кала алган.

1 а.б. Идел буе болгарлары йомшак күннән затлы киемнәр тегүнең, күнне сәнгатьчә эшкәртүнең чын осталары булганнар.

Халкыбызның бизәкләп чигелгән сафьян читекләре, башмаклары үткән гасырда үк дөнья базарында дан тоткан.

2 а.б. Халкыбызның рухи камиллеге, шигъри җаны, күңел байлыгы, табигатьне яратуы төрле бизәкләр белән кием-салымнарга төшкән. Менә бүгенге кичәдә без аларның кайбер үрнәкләрен күреп үтәрбез.

1 а.б. Татар хатын-кызлары кунакчыл, тырыш, эшчән, кайчак шук, шаян, кирәк чакта җитез, булдыклы бит алар... Ә хәзер кызларга сүз бирәбез.Алар безне милли киемнәребез белән таныштырып китәрләр.

-Егетләргә сүз бирәбез. 7 нче сыйныф егетләре кызларны бәйрәм белән котлыйлар.

2 а.б.   Киләсе  биремебезне “Ак алъяпкыч билләрдә” дип атадык.

1 а.б. Гомер буенча ашлы-сулы яшәүнең сере изге йолаларыбызның үтәлүеннән түгелме соң?

Туй, бәби ашлары – токмачлы аш, авыл мичендә пешкән икмәк, чәкчәк, гөбәдия, кош теле, коймак...

2 а.б. Менә бүгенге кичәгә дә кызларыбыз тантаналы бәйрәмнәрдә генә түгел, көндәлек тормышта да яратып ашала торган ризыклар белән килгәннәр.

Бу осталыкка алар әниләреннән, әбиләреннән өйрәнгәннәр.

Кызлар, сүз – сезгә.

-2 нче сыйныф укучысы Бикбулатова Зарина шигырь сөйли.

IV.Татар милли ашларын тәкъдим итү.

1 а.б. Кадерле дуслар! Бүген сезне каршыга чыккан кызларыбыз, танылган җырчылар, атаклы нәфис сүз осталары да, табаннарыннан ут чыгара торган филармония артистлары да түгел. Алар гап-гади кызлар! Әмма аларның рухлары нык, күңелләре бай.

Хәзер алар безгә үзләренең сәхнә осталыкларын күрсәтерләр.

Уен.

     1 а.б.        

  -Безнен бәйгеләребез тәмамланды. Кызлар бик тырышып хәзерләнгәннәр,аларга бик зур рәхмәт. Хәзер без нәтиҗәләр белән танышып китәрбез.Сүзне жюри членнарына бирәбез.

Жюри нәтиҗә ясый.

2 нче алып баручы.

Татар дисәм, мине бөтен дөнья белә,

Ул исем бит ташка сырланган.

Шушы исем белән халык гомер иткән,

Шатланган да, янган, сызланган!

Татар кызы, татар уллары без,

Саклыйк, яклыйк туган илебезне.

Без көч биреп, яшәтергә тиеш

Җандай газиз туган телебезне

1 а.б.Хөрмәтле укытучы апалар,укучы кызлар!. Сезне тагын бер  кат бәйрәм белән котлыйбыз.Барыгызга да исәнлек-саулык, бәхет һәм шатлык телибез. Көннәрегез имин, дөньяларыгыз тыныч булсын.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Һөнәрләр темасы буенча татар теленнән ачык дәрес (4 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле)

Укытучы яңа теманы аңлата, укучыларда татар теле дәресенә кызыксыну уяна....

4нче сыйныф. Татар теленнән эш программасы (татар төркеме)

Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен эш программасы тәкдим итәм. 2010 елда чыккан прогаммага нигезләнеп төзелде. атнага 3 сәгать (елга 105 сәгать)...

Авторская программа "Рус мәктәпләрендәге татар балаларына татар теленнән тестлар җыентыгы"

Укытучы өчен үзе укыткан укучыларның программа таләп иткән  минимумны үзләштерү дәрәҗәсен тиз һәм оператив тикшереп бару  отышлы.      Хәзерге вакытта, минем фикерем...

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы З.И. Җамалетдинова ...

3 нче татар сыйныфы өчен татар теленнән биремнәр һәм тест сораулары

3 нче сыйныфларда "Сүз.Сүзнең мәгънәсе " темасын үткәндә тикшерү өчен бирем һәм тест сораулары....

Есть ли различие между татарами и монголо-татарами

В настоящее время очень много споров по истории происхождения разных народов. Например, некоторые учёные считают, что нынешние татары — это потомки создателей Золотой Орды…Однако, другие учёные ...

1нче сыйныфның татар төркемендә татар теле дәресе

Тема: Сүздән жөмләгә.Дәрес максатлары: 1.Сүзне җөмләдән аерырга өйрәнү,  җөмләнең тәмамланган уй-фикерне белдерүенә   төшендерү.2.Җөмлә төзергә өйрәтү, җөмләдә сүз тәртибе белән ...