Сәләтле балалар белэн программасы
методическая разработка (4 класс)

Галимова Резеда Закировна

Эчтәлек

 

•Кереш өлеш

 

• Сәләтле балалар белән эш юнәлеше

 

• Эш планы

 

• Укучыларның төркемнәргә бүленеше

 

• Сәләтле балалар тәрбияләгез

 

•Сәләтле укучыларымның төрле конкурсларда күрсәткән нәтиҗәләре

 

• Кулланылган әдәбият

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sltle_balalar_bnesh_programmasy.docx31.55 КБ

Предварительный просмотр:

МУНИЦИПАЛЬНОЕ БЮДЖЕТНОЕ ОБЩЕОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕУЧРЕЖДЕНИЕ

МБОУ "ЛАШМАНСКАЯ СОШ" ЧЕРЕМШАНСКОГОМУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА  РТ

____________________________________________________________________________

Республика Татарстан, Черемшанский район, село Лашманка, ул.Химиков, д.53

Сәләтле балалар белән эшләү программасы

3 сыйныф

                                                                                                                                                                                                 

башлангыч сыйныф укытучысы

Галимова Резеда

2016-2017 уку елы

Эчтәлек

•Кереш өлеш

• Сәләтле балалар белән эш юнәлеше

• Эш планы

• Укучыларның төркемнәргә бүленеше

• Сәләтле балалар тәрбияләгез

•Сәләтле укучыларымның төрле конкурсларда күрсәткән нәтиҗәләре

• Кулланылган әдәбият

КЕРЕШ ӨЛЕШ.

      Минем педагогик эшчәнлек түбәндәге төп ике бурычны хәл итүгә юнәлтелгән:

  • сәләтле һәм талантлы балаларны укыту һәм тәрбияләү системасын булдыру;
  • һәр укучының сәләтен үстерергә мөмкинлек бирә торган гамәли чаралар әзерләү.

Һәр баланың нинди дә булса сәләте бар, мин шул өлкәне табып балага талантын күрсәтү өчен шартлар тудырырга тырышам.

Һәр баланың төп кызыксынуын истә тотып, белем алу өчен шартлар тудырыла, иптәшләре белән тыныч мөгамәлә һәм үзара дуслык урнаштырыла.

Беренче чиратта, һәр укучы үзен кабатланмас шәхес итеп тоярга, үзенең мөмкинлекләрен, зш – гамәлләрен аңларга һәм бәяләргә тиеш. Шул вакытта сыйныфташлары һәм укытучы тарафыннан аңа шәхес буларак ихтирам формалаша.

Түбәндәге дүрт төркемгә кергән балаларны, гадәттә, сәләтле дип атыйм.

  1. интеллектны билгеләүче махсус тест буенча югары күрсәткечкә ия булган балалар;
  2. иҗади сәләтләре югары дәрәҗәдә булган балалар;
  3. эшчәнлекнең нинди дә булса өлкәләрен (музыка, рәсем сәнгате, математика,  һ.б.) уңышка ирешкән балалар, аларны еш кына талантлы дип атыйм;
  4. мәктәптә яхшы укучы балаларны (академик сәләтлелек).

Сәләтле балалар белән эшне түбәндәге юнәлешләрдә оештырам:

       I. Эстетик яктан.

1) нәфис сүз;

2) сәхнәләштерү, театр сәнгате нигезләре;

3) җырлау, вокал буенча башлангыч мәгълүматлар;

4) декоратив кулланма сәнгать;

5) рәсем сәнгате нигезләре;

6) бию, хореография;

.

       II. Филология фәннәре.

  1. әкиятләр, шигырь  турында  аңлатма бирү;
  2. иҗат иткәндә нәрсәгә игътибар итәргә ;
  3. татар теленнән тест биремнәре үтәү

III.  Математика, информатика фәннәре.

1)   укучыларның сәләтен үстерү максатыннан фәнне тирәнтен өйрәнү;

2)   олимпиада эшләрен эшләү;

       IV. Табигать фәннәре.

1) тирә-юньне өйрәнгәндә фәнни – тикшеренү эше нигезләре;

2) табигать белеме фәне аша әйләнә - тирәне өйрәнү.

       V. Спорт, сәламәтлек фәннәре. 

Шәхесне үстерү, яхшы уку һәм спортта югары нәтиҗәләргә ирешү өчен шартлар булдыру.

Укучыларның сәләтен үстерү өчен системалы эш оештырдым. Сентябрь аенда балаларның кызыксынуларын һәм сәләтен ачыклау, нинди түгәрәкләрдә шөгыльләнергә теләүләре белән танышу максатыннан, ата – аналар белән сөйләшү уздырдым. Бу сөйләшүнең нәтиҗәсе булып укучыларымның барысы да диярлек йөзү түгәрәгенә йөри башлады(Биредә Фаиз абый Биляловның да кызыксынуы, ярдәм итүе үз нәтиҗәсен бирде). Мәктәпкә кергәнче үк төрле өлкәләрдә  уңышка ирешкән талантлы балаларга аерым игътибар бирдем. Уку процессында һәм сыйныфтан тыш чараларда катнашкан укучылар арасыннан яңа талантлар ачыкланды.

Мин балаларның белем һәм күнекмәләрен тикшереп, аларның сәләтләре үсешен билгеләү өчен мониторинг алып барам. 1нче сыйныф укучыларының мәктәпкә ничек ияләнүе турында шәхси әңгәмәләр уткәрдем.

Анкета, интеллектуаль тест нәтиҗәләре буенча, укучыларның белем һәм күнекмәләрен, табигый сәләтләрен истә тотып, төркемнәр оештырдым. Балаларның сәламәтлеге какшау, стресс, артык эш йөкләү һ.б. булмасын өчен ел дәвамында укучыларның психик һәм физик сәламәтлеген күзәтү өчен диагностика үткәрәм.

Рус теле, математика, табигать белеме һәм укудан фән атналыклары уздырганда укучыларның сәләте үстерелә, иҗади сәләтләре югары дәрәҗәдә булган талантлы балалар ачыклана. Моңа түбәндәге эш төрләре ярдәм итә.

ПЛАН.

Эш төре.

Эчтәлеге.

Үткәрү

вакыты.

I

Эстетик

1

Сәнгатьле уку һәм нәфис сүз:

-  дәресләрдә,

Даими

- сәнгатьле сөйләү конкурслары

План буенча

- сыйныфтан тыш үткәрелгән чараларда (презентацияләү, балалар иртәсе, үзэшчән сәнгать һ.б.)

Бәйрәмнәрдә

- район күләмендәге конкурсларга әзерләнү;

ел дәвамында

2

Сәхнәләштерү:

- театр сәнгате нигезләре,

ел дәвамында

- театр нигезе,

ел дәвамында

- сәхнәләштерелгән әкиятләргә конкурс;

Март

3

Җырлау:

- вокал буенча башлангыч белемнәр;

ел дәвамында

- хор белән һәм ялгыз җырлау;

ел дәвамында

- музыка һәм җыр конкурслары;

ел дәвамында

- сыйныфтан тыш һәм мәктәп күләмендә үткәрелгән конкурсларда катнашу, балаларны мактау, бүләк бирү;

Ел дәвамында

4

Декоратив - кулланма сәнгать:

- рәсем ясау, укыту эшчәнлегенә технологиядән яңа программалар кертү,

ел дәвамында

-укучыларның иҗади эшләреннән күргәзмә оештыру, конкурсларда катнашу;

ел дәвамында

5

Бию, хореографиядән башлангыч күнекмәләр:

-  бию  өйрәтү;

Бәйрәмнәргә

- мәктәптә  үткәрелгән чараларда, конкурсларда катнашу.

ел дәвамында

II

Филология

1

Шигырь төзелеше:

- "яшь шагыйрьләр";

Уку дәресендә өйгә эш итеп шигырь язарга кушу

- укучылар шигырьләреннән җыентыклар ясау;

ел дәвамында

- класстан тыш эшләрдә катнашу, балаларны бүләкләү;

ел дәвамында

- стена газетасы булдыру;

Чирек саен

2

Проза, язучы хезмәте:

- яшь язучылар;

Даими

- язучыларның иҗаты белән танышу (әдәби кунакханә)

Чирек саен

- укучыларның иҗатына бәя бирү, бүләкләү;

ел дәвамында

3

Индивидуаль биремле карточкаларда эш;

ел дәвамында

Кроссвордлар, башваткычлар чишү, аларны үзләреннән төзергә өйрәтү;

ел дәвамында

4

Татар телен тирәнтен өйрәнү:

- тестлар үткәрү;

ел дәвамында

- олимпиадалар уздыру;

Атналыкларда

- “Русский медвежонок” халыкара уенында катнашу (2-4);

Ноябрь

- “Иң яхшы дәфтәрләр” конкурсы.

Чирек саен.

III

Математика

- математика түгәрәкләре;

Атнага 1 тапк.

- тестлар уздыру (сайлап алу конкурсы);

ел дәвамында

- олимпиадалар (өч дәрәҗәдә);

Ярты ел саен

- математикадан иң пөхтә дәфтәрләрне билгеләү;

Чирек саен

- иҗади эшләр күргәзмәсе (мәсьәлә, ребус, кроссворд, график, диаграмма, алгоритм һ.б.);

Даими

- стандарт булмаган биремнәрне эшләү;

Даими

- “Көңгерә” халыкара уенында катнашу;

Елга 1 тапкыр

Табигать

- тестлар уздыру;

Даими

- стандарт булмаган логик биремнәрдән төзелгән язма эшләр;

Атнага1

- рефератлар конкурсы (4 кл);

Чирек саен

- табигать белеменнән иҗади эшләр күргәзмәсе (экологик мәсьәләләр, ребуслар, кроссвордлар);

Даими

- укучыларның табигать фәнендәге уңышларын исәпкә алу, мактау һәм тәбрикләү;

Даими

V

Спорт

- “Күңелле стартлар”;

Чирек саен.

- спорт секцияләре;

Даими

- Һәр дәресне физкульт күнегүләр  белән башлау

Ел буе

- “Әти, әни һәм мин – спорт гаиләсе” әти - әниләр белән кичә;

Елга 1 тапкыр

- укучыларның спорттагы уңышларын исәпкә алу, мактау һәм тәбрикләү.

Даими

Укучыларның төркемнәргә бүленеше.

Юнәлеш

Төрләре

Балалар исемнәре

Эстетика

1) нәфис сүз;

2) сәхнәләштерү, театр сәнгате нигезлә-ре;

3) җырлау, вокал буенча башлангыч

 мәгълүматлар;

4) декоратив кулланма сәнгать;

5) рәсем сәнгате нигезләре;

6) бию, хореография;

Нурлыева Азалия

Камалова Камилә

Гайбадуллин Рәсүл

Зөфәров Рәфис

Ахтямова Эльвинә

Мустафина Айгөл

Нуретдинова Алия

Филология

  1. әкият, шигырь төзелеше ;
  2. проза, иҗат итү нигезләре
  3. татар теленнән тестлар эшләү;

Нуретдинова Алия

Ахтямова Эльвинә

Камалова Камилә

Математика

1)укучыларның сәләтен үстерү максатын-нан фәнне тирәнтен өйрәнү;

2)   олимпиада эшләрен эшләү

Нурлыева Азалия

Камалова Камилә

Гайбадуллин Рәсүл

Шакиров Фаиль

Ахтямова Эльвинә

Табигать

1) тирә-юньне өйрәнгәндә фәнни – тикшеренү эше нигезләре;

2) табигать белеме фәне аша әйләнә - тирәне өйрәнү.

Ахтямова Эльвинә

Нурлыева Азалия

Спорт

Шәхесне үстерү, яхшы уку һәм спортта югары нәтиҗәләргә ирешү өчен шартлар булдыру.

Мустафина Айгөл

Краснов Артур

Нурлыева Азалия

Асылгәрәев Рәмил

Сәләтле бала тәрбияләгез.

(Дэвид Льюи)

  1. Мин баланың һәр соравына туры һәм түземлелек белән җавап бирәм.

      2. Мин бала бүлмәсендәге һәм өстәлдәге тәртипсезлек өчен тавыш кузгалтмыйм. Ул шөгыльләнсен өчен шартлар тудырам.

      3. Уңышлары өчен генә түгел, ә балам булганы өчен яратуымны аңардан яшермим.

      4. Балага һәрвакыт хәленнән килгән эш йөклим.

      5. Балага җитешмәгән якларын күрсәтеп, башка балалардан син начаррак, дип әйтмим.

      6. Баланың теге яки бу мавыгуын, шөгылен үстерү өчен кирәкле китаплар һәм материаллар алам.

      7. Мин баланы фикерләргә, уйларга өйрәтәм, аңа кызыклы  нәрсәләрне даими укыйм.

      8. Балада һәр нәрсәгә карата кызыксыну уятырга тырышам, төрле вакыйгалар – хәлләр уйлап чыгаруын, хыялына каршы килмим.

      9. Мин һәр көнне бала белән икәүдән – икәү калып сөйләшергә вакыт табам.

     10. Гаилә эшләрен яки сәяхәтне планлаштыруда бала да катнашырга тиеш.

     11. Мин бервакытта да бала җибәргән хатадан көлмим, аны үртәмим.

     12. Кирәк вакытта аны яхшы эшләре өчен мактау сүзләрен кызганмыйм.

     13. Мин баланы олылар белән үзен олыларча тотарга өйрәтәм.

     14. Ялганга, тупаслыкка юл куймыйм.

Сәләтле укучыларымның төрле конкурсларда күрсәткән нәтиҗәләре

Учебный год

Виды конкурсов

Место

Уровень

2011-2012

Конкурс "Русский медвежонок" Сафиуллина Зухра

1

школьный

2012-2013

Всероссийская предметная олимпиада для младших школьников по русскому языку(Сафиуллина Зухра-5 место, Абдунагимова Айгуль - 6 место),по математике (Галиуллина Айсылу - 10 место)

вошли в 1 десятку

всероссийский

2012-2013

За мастерство исполнения сольных песен фестиваль "Созвездие -Йолдызлык - 2013"

Галиуллина Айсылу

диплом

муниципальный

2013-2014

Общероссийский  конкурс"Альбус" Сафиуллина Зухра

9

общероссийский

2013-2014

Роберт Миңнуллин иҗатына багышланган иҗади конференция "Роберт Миңнуллинның әсәрләренә иллюстрация"

Ибатуллин Назир

участник

республиканский

2013-2014

"Без -Тукай варислары" конкурсы :

межрегиональный

"Кулыма каләм алам" Галиуллина Айсылу

1

Рәсем номинациясе Ибатуллин Назир

1

"Без Тукай варислары" Сафиуллина Зухра

1

"Кул хезмәте" Абдунагимова Айгуль

2

"Кул хезмәте" Сафиуллина Зухра

3

2013-2014

Всероссийский конкурс детско -юношеского творчества по пожарной безопасности

Шакиров Динар

1

муниципальный

2013-2014

Конкурс рисунка "Буду бдительным на льду"

Ибатуллин Назир

1

республиканский

2014-2015

Конкурс рисунков, приуроченный Международному дню борьбы с коррупцией Ахтямова Эльвина

Грамота

муниципальный

2014-2015

"Иске -Казан түгәрәк уены""Әллүки" балалар фольклоры

участник

II  зональный тур Республиканского фестиваля

2014-2015

"Мин татарча сөйләшәм""Безнең Чирмешән" район газетасы редакциясе, Бөтендөнья татар конгрессының район бүлеге, район мәгариф бүлеге, мәгълүмати -методик үзәк" үткәргән

Гайбадуллин Расул

3

Бөтендөнья татар конгрессының район бүлеге

2014-2015

"Мин татарча сөйләшәм""Безнең Чирмешән" район газетасы редакциясе, Бөтендөнья татар конгрессының район бүлеге, район мәгариф бүлеге, мәгълүмати -методик үзәк" үткәргән

3

Бөтендөнья татар конгрессының район бүлеге

2014-2015

Конкурс детских творческих работ в номинации "Мои сны" "Бумажная фантазия"

Нуретдинова Алия

3

муниципальный

2014-2015

Открытая российская математическая интернет-олимпиада для школьников"Зима, январь 2015, математика,1 класс"

Нуретдинова Алия

I степень

федеральный

2014-2015

Открытая российская математическая интернет-олимпиада для школьников"Зима, январь 2015, математика,2 класс"

Нуретдинова Алия

II степень

федеральный

2014-2015

Открытая российская математическая интернет-олимпиада для школьников"Зима, январь 2015, математика,1 класс"

Гайбадуллин Расуль

III степень

федеральный

2015-2016

Конкурс рисунков "Есть другой выбор- семья, спорт, увлечения" (ГБУ"КЦСОН "Доброе сердце" )

Талипов Айнур

1место

муниципальный

2015-2016

Конкурс детских творческих работ «Мои работы из бисера»

Нурлыева Азалия

2 место

муниципальный

  2015-2016

Конкурс "Без -Тукай варислары"Нуретдинова Алия

3 место

"Межрегиональный

  2015-2016

"Созвездие-Йолдызлык"Камалова Камилә

Участник

 Республиканский

2015-2016

Онлайн олимпиада "Русский с Пушкиным"Гайбадуллин Расуль

Похвальная грамота

Всероссийский

2015-2016

"Кояшлы балачак" - "Солнечное детство"исемле иҗат конкурсы Гайбадуллин Расуль

Диплом III степени

Республиканский

Кулланылган әдәбият:

Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Тәрбия –мәңгелек фәлсәфә: югары һәм махсус урта уку йортлары өчен педагогикадан уку ярдәмлеге. – Казан.”Мәгариф”нәшрияты 2001 -20 б.

Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Тәрбия дәресләре: педагогик уку йортлары өчен ярдәмлек.- Казан. “Матбугат йорты” нәшрияты, 1998-40б

Интернет ресурслар


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сэлэтле балалар белэн эш

Сэлэтле балалар белэн эш...

Татар теле һәм укудан (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) эш программасы

“Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрдә татар теле " 1 класс  (Р. З. Хәйдәрова)...

Экспериментальная работа"Сәләтле балалар белән эшләү программасы"

Сәләтле баланың укуга омтылышы, белем алу белән кызыксынуы сүрелүен алга таба төзәтү бик читен. Балачак hәм үсмерчакның hәp чоры теге яки бу белемне җиңелрәк үзләштерүгә көйләнгән. Билгеле бер яшьтә б...

Сәләтле балалар һәм авыр үзләштерүче балалар белән эшләү план- прграммасы

Сәләтле балалар һәм авыр үзләштерүче балалар белән эшләү план- программасы 4 класс укучыларын белән эшләү өчен төзелгән. Класста 6 укучы.Башка милләт балалары булганлыктан, татар теле һәм әдәбия...

2 нче сыйныфта укучы татар балалары өчен төзелгән әдәби укудан эш программасы

2 нче сыйныфта укучы татар балалары өчен төзелгән әдәби укудан эш программасы түбәндәге дәреслекләргә нигезләнеп төзелде:1 кисәк Г.Сафиуллина,М.Гарифуллина.,Ә Мөхәмәтҗанова.,Ф.Хәсәнова) Казан, &l...

Чыгыш " Сэлэтле балалар белэн эш"

Это выступление актуальна на сегодняшний день....

Рус мәктәпләрендә укучы татар балалары өчен «Күңелле сәхнә» түгәрәге программасы (4 нче сыйныф)

   Мәктәптә тәрбия һәм белем бирү эшчәнлегендә бала яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән  аралашырга, әйбер­ләрне танып белергә өйрәнә. Балаларны берләштерүдә, зурлар  белән...