Чыгыш " Сэлэтле балалар белэн эш"
материал (4 класс)

Закирова Гульшат Нигматулловна

Это выступление актуальна на сегодняшний день.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Выступление18.18 КБ

Предварительный просмотр:

Мәктәп укучылары арасында төрле балалар бар. Шунысын әйтергә кирәк: бер бала да бер-берсен кабатламый, һәрберсе үзенчәлекле.Араларында сәләтле балалар да бар.Ә укытучының максаты—шул  балада сәләтне күреп, аны үстерү.

          Сәләтле  бала нинди соң ул?

          Психолог –галим И. Дубровина  фикеренчә,сәләтле балалар өч категориягә бүленә.Шуларның беренчесе-зыялылык сәләте кече яшьтән үк ачылганнар(вундеркиндлар); икенчесен-аерым фәннәрне бик яхшы үзләштерүчеләр; өченчесен сәләтле билгеләре ачык сизелә торганнар тәшкил итә.Психология фәннәре докторы Ю.Гильбух фикеренчә,билгеле бер яшьтәге аңлылык дәрәҗәсе акыл сәләтен билгеләргә хезмәт итә.Сәләтле балага хас сыйфатның берсе- акыл үсешенең югары темпы.

           Мәгариф өлкәсендәге җитди үзгәрешләр,укыту программаларын сайлап алу мөикинлеге, фәннәрне тирәнтен өйрәнү балаларның табигый сәләтен үстерүгә,чын мәгънәсендә талантлы шәхесләр тәрбияләүгә юл ачты.

            Сәләтле балалар белән эшләү программасының  максаты-сәләтле укучыларны ачыклау, аларның иҗади эшчәнлегенә кирәкле шартлар тудырып талантын үстерү; гаиләнең тәрбияви мөмкинлекләрен өйрәнеп, сәләтле балалар белән эш алып бару, аларның үсешенә этәргеч булырлык эш алымнары куллану. Бурычлары:

-шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алып һәр укучыны актив акыл эшчәнлегенә тарту,иҗади сәләтен үстерү;

-укыту-тәрбия эшләрен оештырганда заманча укыту технологияләрен,алдынгы укуытучыларның эш тәҗрибәләрен өйрәнеп файдалану;

-фәннәрнең кешелек практикасындагы әһәмияте турындагы күзаллауны үстереп укучыларны алган белемнәрен тормышта куллана белергә өйрәтү. Сәләтле бала белән эшләү план буенча алып барыла:

1. Гаиләнең тәрбияви мөмкинлекләрен өйрәнеп , сәләтле балаларны барлау.

2.Исемлекне төзү.

3.Эш планын төзү, аерым папкаларда дидактик материаллар, методик әдәбият туплау.

4.Укучыларны мәктәп туры, район  олимпиадаларына әзерләү.

5.Укучыларны түгәрәкләргә тарту.

6.Ел дәвамында дәресләрдә һәм класстан тыш чараларда сәләтле укучылар белән индивидуаль эшләүне оештыру.

Сәләтле, талантлы балалар белән эшләүнең аерым үзенчәлекләре бар. Ул укытучыдан шәхескә якын эшләүне таләп итә. Укытучы иң беренче үзе бу укучыларның башкалар булдыра алмаганны булдыруларына ышанырга тиеш. Балаларның күпчелеге теге яки бу яктан сәләтле. Ничек кенә моны күреп алырга, тоярга соң? Менә шул тою укытучының үз эшенең остасы булуына бәйле дә инде. Балага үз көченә ышанырга булышу, кирәкле юнәлеш бирү, мөстәкыйль рәвештә эшләргә, белемгә ирешергә, иҗадилыкка өйрәтү чын укытучы кулыннан гына килә. Фән олимпиадасымы ул, яки район, республика, Россия күләмендә үткәрелүче конкурсмы? Җиңүчене әзерләр өчен укытучының үзенә дә, шул сәләтле балаларны ияртеп, белем кыяларына күтәрелергә кирәк. Дәрес вакытында да, факультативларда да, индивидуаль эшләү вакытында да әллә нинди могҗизалы ачышлар ясала. Анда инде вакытыңны да, көчеңне дә жәлләмичә эшләргә дә, эшләргә генә.
Төрле бәйгеләрдә катнашу акыл эшчәнлеген, җиңүгә омтылышны үстерә, көчне кирәкле юнәлешкә тупларга, өйрәтә, ә иң кирәклесе - баланың "мин үзем" дигәне нәтиҗәдә чагылыш таба. Менә шулай, укытучы укучыларны төрле бәйгеләрдә җиңәргә өйрәтеп, олы тормышка әзерли. Ә тормыш алга бара. Ул яңа көн туу белән яңа бурычлар куя. Без укучыларыбызның киләчәктә сынатмауларына чын күңелдән ышанабыз. Укытучы өчен иң зур бүләк тә, дәрәҗә дә - үз укучыларының бәхетле булуларын күрү.

Шуны әйтәсе килә: сәләтле бала ул аерым бер мәктәп яки укытучының шәхси милке түгел. Бу бала мәктәпкә нәрсә китерә дип кенә уйларга ярамый, без бу баланың үсеше өчен нәрсә эшли алабыз дияргә кирәк. Әгәр дә бала үсеше синдә тоткарлана икән, димәк, кайда мөмкинлек бар, шунда җибәрергә тиешбез. Чөнки сәләтле бала ул – милләт байлыгы, республика байлыгы. Ата-аналарның да шушыны аңлавы һәм баласының үсеше өчен мөмкинлек тудырган мәктәпне сайлавы мөһим.

Бәйге-ярышларда катнашу тырышлык, максатка омтылучанлык, мөстәкыйль фикер йөртә белү кебек мөһим шәхси сыйфатлар тәрбияләргә булыша.Укучы баланың тормышын  тулысы белән иҗадилык биләп алганда гына талантлар җиңелрәк табыла һәм ачыла.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Исемнэрнен килеш белэн торлэнеше"

Урок составлен на закрепление темы "Склонение имен существительных по падежам". Учащиеся в занимательной форме закрепляют прошедший материал....

Сэлэтле балалар белэн эш

Сэлэтле балалар белэн эш...

Соңгы кыңгырауда беренчеләр чыгышы

Чыгарылыш классын озату өчен кыска гына сценарий җибәрәм.Ошатсагыз файдаланыгыз....

Чыгыш:Дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда сәламәтлек технологияләрен кулланып эшләү

Бу чыгыш дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда сәламәтлек технологияләрен кулланып эшләү турында. Мәктәп балаларга тирәнтен һәм төпле белем,  күнекмәләр бирергә, аларның сәламәт булуы турында кайгыр...

Сәләтле балалар һәм авыр үзләштерүче балалар белән эшләү план- прграммасы

Сәләтле балалар һәм авыр үзләштерүче балалар белән эшләү план- программасы 4 класс укучыларын белән эшләү өчен төзелгән. Класста 6 укучы.Башка милләт балалары булганлыктан, татар теле һәм әдәбия...

Чыгыш "Сәләтле балалар белән эш"

Бүгенге мәктәптә мөһим бурычларның берсе – балаларның сәләтләрен ачу өчен җирлек тудыру, сәләтле укучыларны үстерү.«Күп белдерүгә караганда, әз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләү юлла...

Сәләтле балалар белэн программасы

Эчтәлек •Кереш өлеш • Сәләтле балалар белән эш юнәлеше • Эш планы • Укучыларның төркемнәргә бүленеше • Сәләтле балалар тәрбияләгез •Сәләтле ...