План конспект "Әбием сандыгы"
план-конспект

Тахаутдинова Нурзия Нурияхметовна

Сөйләм үстерәбез

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл biem_sandygy.docx20.57 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы

 64 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы муниципаль автоном мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Әбием сандыгы

Төзеде:

                беренче  категорияле тәрбияче

 Тахаутдинова Нурзия Нурияхметовна

Түбән Кама шәһәре

2021 ел

Тема

Әбием сандыгы

Программа

“Туган телдә сөйләшәбез”

 З.М.Зарипова; Л.Н.Вәҗиева;Р.С.Зөфәрова  (5-7яшь)

Яшь үзенчәлекләре

зурлар

Юнәлеш

Сөйләм үстерү

Төп белем бирү өлкәсе

Туган телдә бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Интеграцияләнгән белем бирү өлкәсе

Аралашу, социальләштерү, танып белү, сәламәтлек.

Үткәрү формасы

шөгыль

Максат

Балаларны  ана телендә дөрес һәм сәнгатьле итеп сөйләшергә өйрәтү

Тәрбия бурычы

- Татар халкының киемнәренә,гореф-гадәтенә ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү.

Үстерешле бурыч

-Балаларның игътибарын, кабул итүләрен, хәтерен, сөйләмен үстерү,

-Табышмаклар, шигырьләр ярдәмендә күзаллау, фикерләү, акыл сәләтен үстерү,

Белем бирү бурычы

-Балаларда татар халкының җырлы-биюле уеннарына, авыз иҗатына мәхәббәт уяту.

Көтелгән нәтиҗә

Сүзлек запасын баету

Методлар

Табышмак әйтү, сорауларга җавап, күрсәтү, әңгәмә, җырлау, уйнау,

Күрсәтмә әсбаплар

 “Әбием сандыгы” китабы, чиккән сөлгеләр, ашъяулык, калфак, түбәтәйләр, күлмәк, җәймә, кулъяулык, шәл, читек.

Шәхси эш

Кәрим, Амалия белән сүзләрне кабатлау.

Алдан эшләнгән эш

татар халык киемнәре турында шигырь, табышмаклар өйрәнү, гореф-гадәтләре белән танышу.

Сүзлек өстендә эш

Түбәтәй,читек,ашъяулык, калфак,күлмәк, җәймә, кулъяулык.

Эш структурасы

I-кереш өлеш

Яхшы кәеф тарату

II-төп өлеш  

Серле сандыкны ачу

“Түбәтәй” уены

“ Сөлге чиктем” биюе

“Чума үрдәк-чума каз” уены

Дидактик уен “ Алъяпкычны бизә”

III-йомгаклау

Белем бирү эшчәнлегенең барышы

Эшчәнлек барышы

-Балалар  килгән кунаклар белән исәнләшик тә үзегез теләгән урыннарга җайлап утырышабыз һәм бүгенге эшчәнлекне башлыйбыз

II-төп өлеш  

-Балалар, без кайсы республикада яшибез? (Татарстанда)

-Татарстан Республикасының башкаласы ничек атала? (Казан)

-Татарстан Республикасында нинди халыклар яши? (балаларның җавабы)

-Балалар, Татарстан Республикасында татарлар, руслардан тыш тагын чуваш, мари, башкорт, мордва һәм башка милләт вәкилләре яши. Һәр халыкның үз теле, үз киеме, үз милли гореф – гадәтләре, үзенә генә хас матур җырлары, биюләре бар. Безнең татар халкының милли киемнәре нинди икән, без хәзер шул турыда сөйләшербез. Барыгызның да татар киемнәрен күргәне бар. Бәйрәмнәрдә үзебез дә киябез. Элек әби- бабайларның киемнәре менә шушындый матур сандыкларда сакланган.

Әбиебез сандыгында

Сакланмый ниләр генә

Әйдәгез сорыйк үзеннән,

Ачып күрсәтсен безгә.

Тәрбияче сандыкны ачып карый ләкин сандык ачылмый

Тәрбияче: Балалар, сандык турында матур сүзләр әйтсәк, бәлки ачылыр.

Балалар: Сандык матур, бизәкле, серле, тылсымлы

-Балалар сезнең сандык эчендә ниләр ятканын беләсегез киләме? Ә менә минем бик тә беләсем килә. Мин сезгә хәзер табышмаклар әйтәм, шул табышмакларның җавабы менә шушы сихри сандык эченә яшерелгән.

Әнием ак сәйлән төзеп

Чиккән яшел бәрхетне,

Ул үзем кебек бәләкәй

Ә исеме аның ....(Түбәтәй)

-Дөрес балалар, бу түбәтәй. Ирләрнең милли баш киеме - түбәтәй һәм кәләпүш бәрхеттән, тегелгән. Алар көмеш, алтын, ефәк җеп, сәйләннәр белән

белән чигеп, ялтыравыклар белән бизәгәннәр. Түбәтәй, кәләпүш тегә һәм чигә белгән кешене алтын куллы оста дип санаганнар.

Балкып тора түбәтәйләр

Энҗе бөртекләр белән.

Алар монда килгән гүя

Чын әкият иленнән

-Без сезнең белән түбәтәй турында татар халык уены беләбез, әйдәгез әле бергәләп шуны уйнап аласыгыз килмиме?

 “Түбәтәй” уены

Түбәтәенне кигәнсен

Бик ераклардан килгәнсен

Төскә матурлыгын белән

“ Шаккатырыйм” – дигәнсен.

Түп- түп, түбәтәй,

Түбәтәен укалы.

Чиккән, матур түбәтәен

Менә кемдә тукталды. ( 2-3тапкыр уйныйбыз)

Аккош кебек ак кына

Йомшак кына,пакъ кына,

Көн дә сыйпый битемнән

Элеп куям читеннән (Сөлге)

Бүген матур итеп чигелгән затлы сөлгеләр әбиләрнең сандыгында гына саклана. Әбиләр аларны кадерләп саклый. Яшь кызлар үз куллары белән чигеп, сугып сөлгеләр әзерләгәннәр. Сөлгеләрнең матурлыгына карап яшь кызларның уңганлыгы, пөхтәлеге, булдыклылыгы бәяләнгән.

Ә менә Әминә сөлге турында бик матур шигырь өйрәнгән, тыңлап үтик әле.

Татар хатын –кызларыбыз

Эшнең серен белгәннәр.

Кич утырып, җырлар җырлап

Оста чигү чиккәннәр.

Бу сөлгеләр, эскәтерләр,

Тамбур белән чигелгән.

Әллә инде өсләренә

Чын чәчәкләр чигелгән

Бию “Сөлге чиктем”

Яңа гына идем итек,

“ч” өстәгәч булдым ...(читек)

- Нинди матур читекләр!

Борынгы бабаларыбыз – йомшак күннән затлы киемнәр тегүнең, күнне сәнгатьчә эшкәртүнең чын осталары булганнар. Бизәк төшкән итекләрне читекләр дип йөрткәннәр. Аларны татар кызлары бәйрәмнәрдә кигәннәр. Бу читекләрне кигәч, гел бииселәре генә килеп тора торгандыр, әйеме балалар?

Калфак турында табышмак әйтү

- Бусы, балалар калфак. Калфак татар хатын-кызларының тегү-чигү эшенә осталыгын күрсәтә. Калфаклар алтын яки көмеш чуклар, төрле чигешләр белән бизәлә.Калфак чәчкә кыстырып куела, аның өстеннән шәл ябыла.Ә зур калфакны тулысынча башка кияләр.

Дәү әнием энҗе калфак

Бүләк итте үземә,

Энҗе калфак, үзе ап-ак,

Бик килешә йөземә.

Хәзерге кебек үк, борынгы заманнарда да бәйрәмнәр булган. Алар бик күңелле узганнар. Чөнки бу бәйрәмнәрдә уен – көлке, җыр, такмак әйтешүләр күп булган.

-Сез нинди бәйрәмнәр беләсез? ( Сабан туе, Сөмбелә, Нәүрүз)

-Балалар, сез тагын бер бәйрәм – аулак өй турында оныттыгыз. Элек аулак өй дә зур бәйрәм саналган. Борынгы әби- бабаларыбыз, бер-берсенә кич утырырга барганнар. Бик матур киемнәр кигәннәр, төрле уеннар уйнаганнар.

Кайберләрен сез дә беләсез: “ Йөзек салыш”, “ Кульяулык алыш”, “Чума үрдәк, чума каз”

-Балалар әйдәгез бер уен уйнап алабыз

“Чума үрдәк, чума каз”

Алъяпкыч турында табышмак әйтү

Менә монысы алъяпкыч, хатын кызлар ашарга пешергәндә шундый матур алъяпкычларны киеп тәмле ризыклар пешергәннәр. Менә мин сезгә бүген алъяпкычлар алып килдем. Шушы алъяпкычларны тәлинкәдәге бизәкләр белән бизисегез киләме?

Балалар без сезнең белән татар халыкының милли бизәкләре турында сөйләшкән идек инде. Менә сезнең өстәлдә тәлинкәдә ятучы бизәк ничек дип атала әле?

Дидактик уен “Алъяпкычны бизә”

Тәрбияче: Бик матур булды, балалар. Менә безнең кунакларыбызга да күрсәтик әле.

Йомгаклау

-Балалар бүгенге белем бирү эшчәнлегендә  нәрсә турында сөйләштек? Сезгә кайсы өлеше ошады? Ни өчен?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әбиемнең күңел сандыгы"

Башлангыч класс укучылары белән үткәрү өчен фольклор кичәсе. Кичәдә халкыбызның җырлы-биюле уеннары  файдаланылды....

Әбием сандыгы (фольклор кичә)

1. Татар халкының онытыла барган изге бәйрәмнәрен, гореф – гадәтләрен хәтердә яңарту һәм саклау, элекке чорның матурлыгын күрсәтү;2. Балаларда татар халкының җырлы – биюле уеннарына, авыз иҗатын...

Фольклор бәйрәме "Әбием сандыгы"

https://youtu.be/-yMM0E3KLYUФольклор бәйрәме "Әбием сандыгы"Максат: Балаларны татар-декоратив-гамәми сәнгате тармаклары, музыкаль фольклоры белән якынрак таныштыру, балаларда аңа карата кызыксыну уяту...

Әбием сандыгы. Проект эше

Максат: әби-бабаларыбызның тормышын, көн-күрешен өйрәнү.Бурычлар: ·        милли бизәкләр;·        кием-салымнары;·...

"Әбием сандыгы"

Бүген инде чабаталар киеп йөри торган замана булмаса да, ул үткәнеңне онытмаска, элеккеге авыл тормышын күзалларга булыша. Чабатадан килгән юкә хуш исе, үзең дә сизмәстән, тарих диңгезенә алып кереп к...

Әбием сандыгы

.Безнең әби-бабаларыбыз тырыш ,хезмәт сөючән,үрнәк булып яшәргә омтылган,һәм сокланырлык итеп көн дә итә белгән.Нинди генә әйберләр эшләмәгән,ниләр генә ясамаган!Мин Махтүрә әбиемнең сандык эченә күз ...

Класс сәгате. Әбиемнең серле сандыгы.

Класс сәгате. Әбиемнең серле сандыгы....