Әбием сандыгы (фольклор кичә)
материал по теме

Минуллина Мадина Сулеймановна

 

1. Татар халкының онытыла барган изге бәйрәмнәрен, гореф – гадәтләрен хәтердә яңарту һәм саклау, элекке чорның матурлыгын күрсәтү;

2. Балаларда татар халкының җырлы – биюле уеннарына, авыз иҗатына мәхәббәт уяту;

3. Сәнгатьле сөйләм телен үстерү.

4. Татар халкына ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл biem_sandygy.docx18.01 КБ

Предварительный просмотр:

“Әбием сандыгы”

(Милли бәйрәм өчен сценарий)

Максат:

1. Татар халкының онытыла барган изге бәйрәмнәрен, гореф – гадәтләрен хәтердә яңарту һәм саклау, элекке чорның матурлыгын күрсәтү;

2. Балаларда татар халкының җырлы – биюле уеннарына, авыз иҗатына мәхәббәт уяту;

3. Сәнгатьле сөйләм телен үстерү.

4. Татар халкына ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: Китап күргәзмәсе  “Халкыбызның күңел бизәкләре”; сандык һәм сандык эчендә - чиккән сөлгеләр, ашъяулык, калфак, түбәтәйләр, күлмәк, җәймә, кулъяулык, шәл, читек.

Катнашалар: 2 сыйныф укучылары. 

Плакат: “Үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк”

 Кичә авыл өе итеп җиһазландырылган мәктәп музеенда үткәрелә. Идәндә сугылган паласлар. Түрдә сәке, аңа чигүле мендәрләр өелгән. Өстәлдә самовар, татар халык ашлары. Бер кырда сандык куелган. Әби бәйләп утыра.

Римма белән бер төркем укучы кызлар килеп керә.

Онык. Әти белән әни кунакка киттеләр.  Алар югында кызларны уйнарга чакырыйм әле. Кызлар керегез әле безгә (кызлар керә).

Кызлар.  Исәнме, Диана. Нигә чакырдың?

Онык. Кызлар, минем әтием белән әнием кунакка киттеләр, әйдәгез бездә уйныйбыз.

Кызлар.  Әйдәгез, әйдә.

1 кыз. Диана, бу нинди матур ящик? Ул өйдә нәрсә өчен кирәк? (кызлар сандыкка сокланып карап торалар).

Онык. Эх, сез, кызлар! Нинди ящик булсын инде ул? Бу бит кызлар сандык!? Серле сандык! Минем әбиемнең сандыгы.

2 кыз. Кызлар, сандык эчендә нәрсә бар икән?

Онык. Сандык эчендә ниләр барын минем дәү әнием генә белә. Әйдәгез, үзен бирегә  чакырыйк? (Әбине чакыра. Әби керә.)

Әби. Нәрсә булды кызым? Ни өчен чакырдың? Иптәш кызларың да килгән икән. Исәнмесез балакайларым. (балалар белән исәнләшә, әти-әниләренең, әби-бабайларының хәлләрен сораша)

Әби. Сез әти-әниләрең өйдә юк чакта җыелып уйнамакчы булдыгызмы? Без дә, яшь чакта, кызлар белән җыелышып уеннар уйнап, биеп, җырлап, кул эшләре эшләп күңелле итеп аулак өйләрдә кич утыра идек. Безнең кич утырганны белеп егетләр дә килә иде. Заманалар үзгәрде шул, хәзер җырны магнитофоннан тыңлыйлар, уеннарын телевизордан карыйлар, кул эшләрен дә онытып баралар, кибеттән генә сатып алалар. Үзгәрде заманалар, үзгәрде. Мине нәрсәгә дип чакырган идең соң, кызым?

Онык. Әби, кызлар синең сандыгыңны ачып  карыйсылары килә. Ачып күрсәтерсеңме?

Әби. Балакайларым, бу сандык бик серле сандык. Ул татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын борынгыдан килгән мирасын саклый.

Әбиебез сандыгында

Сакланмый ниләр генә

Әйдәгез сорыйк үзеннән,

Ачып күрсәтсен безгә.

Әби. Сандыкта ниләр барын беләсегез киләме, балалар? Әйдәгез әле бергәләп ачыйк сандыкны.

Онык. Кызлар, карагыз әле нинди матур сөлгеләр?

1 кыз. Бигрәк матур итеп чигелгән әйе бит, кызлар?

2 кыз. Әби, син бу сөлгеләрне үзең чиктеңме?

Әби. Үзем, балакайларым, үзем. Бүген матур итеп чигелгән затлы сөлгеләр әбиләрнең сандыгында гына саклана. Әбиләр аларны кадерләп саклый. Яшь кызлар үз куллары белән чигеп, сугып сөлгеләр әзерләгәннәр. Сөлгеләрнең матурлыгына карап яшь кызларның уңганлыгы, пөхтәлеге, булдыклылыгы бәяләнгән.

Татар хатын –кызларыбыз

Эшнең серен белгәннәр.

Кич утырып, җырлар җырлап

Оста чигү чиккәннәр.

Бу сөлгеләр, эскәтерләр,

Тамбур белән чигелгән.

Әллә инде өсләренә

Чын чәчәкләр чигелгән.

3 кыз. Әби, бу нинди күлмәк соң?

Әби.  Бу күлмәк балам. Бала итәкле күлмәк тә - татар кызларының милли киеме. Итәкләре никадәр күп булса, шулкадәр матуррак санала, озын булуы белән кызларның балтырларын чит-ят күзләрдән саклый.

Алъяпкычымның бизәге

Әллә кайдан күренә.

Аллы-гөлле чәчәк төшкән,

Килешәдер үземә.

Әби. Мендәр тышларын да бик тырышып чиккәннәр. Каты телле, яман күңелле кешеләрнең күзләре шушы чигелешле мендәрләргә төшә дә, хатын-кызларга күз тими. Карагыз әле, күпме хезмәт, күңел җылысы салынган бу бизәкләргә!

1 кыз. Ай, нинди матур читекләр! Карагыз әле, кызлар, карагыз.

Әби. Борынгы бабаларыбыз – йомшак күннән затлы киемнәр тегүнең, күнне сәнгатьчә эшкәтүнең чын осталары булганнар.

Бизәк төшкән итекләрне

Читекләр дип йөрткәннәр.

Аларны татар кызлары

Бәйрәмнәрдә кигәннәр

2 кыз.  Бу читекләрне кигәч, гел биисе генә килеп тора торгандыр, әбекәй, әйеме? Сез бии идегезме?

Әби. Биедек, кызым, биедек. Гармун тавышын ишетүгә җилкенеп биеп китә торган идек.

Кыз. Без дә сиңа биеп күрсәтик әле. (Кызлар биюе).

3 кыз. Кызлар, кызлар! Карагыз әле, нинди матур паласлар, ашъяулыклар!

Әби. Татар хатын-кызының кулыннан һичбер вакыт эш төшмәгән. Җеп эрләгән, шәл бәйләгән, сөлге чиккән, тула баскан, келәм, палас, ашъяулык тукыган. Алар, әбиләребезнең күңел җылысын саклаган хәлендә, киләчәк буыннарга да барып ирешсен иде.

Онык. Әби түбәтәй белән калфакларны да күрсәт инде.

Әби. Менә,  балалар, бу түбәтәй. Ирләрнең милли баш киеме - түбәтәй һәм кәләпүш бәрхеттән, зиннәтлеләре парчадан тегелгән. Алар көмеш, алтын, ефәк җеп, сәйләннәр белән белән чигеп, ялтыравыклар белән бизәгәннәр. Түбәтәй, кәләпүш тегә һәм чигә белгән кешене алтын куллы оста дип санаганнар.

Кәләпүшем, кәләпүш.

Йөзләремә килешәсен

Кайлардан гына белгән,

Туган көнгә дәү әтием

Кәләпүш алып килгән.

Кәләпүшемне кидем мин,

Көзге каршына килдем.

Менә шундый була ул –

Татар малае! - дидем.

Кәләпүшем, кәләпүш,

Энҗе-мәрҗәннәр чиккән.

Чиккән кәләпүш үземә

Бигрәк килешә икән.  Р.Вәлиева

Түбәтәй.

Бәрхетләрдән тегелгән,

Ука белән чигелгән;

Нәкышләре көмешләргә,

Алтыннарга күмелгән.

Балкып тора түбәтәйләр

Энҗе бөртекләр белән.

Алар монда килгән гүя

Чын әкият иленнән.

Әби. Бусы, балалар калфак. Калфак татар хатын-кызларының тегү-чигү эшенә осталыгын күрсәтә. Калфаклар алтын яки көмеш чуклар, төрле чигешләр белән бизәлә.

Энҗе-мәрҗән калфагым.

Дәү әнием энҗе калфак

Бүләк итте үземә,

Энҗе калфак, үзе ап-ак,

Бик килешә йөземә.

Энҗе-мәрҗән калфагыма

Йөрим сөенеп кенә.

Сәхнәләргә чыгып җырлыйм,

Калфаклар киеп кенә.

Әй калфагым, калфагым,

Калфаклар кияр чагым.

       Күңелемә ямь бирүче

Нур булды шул калфагым.

Көзгеләргә күзем салсам

Хәйран калам үзем дә:

Җем-җем энҗе-мәрҗәннәрнең

Нуры уйный йөземдә.

Калфагымның матурлыгын

Һәммәсе дә күрсеннәр.

Энҗе калфак кигән кыз ул –

Татар кызы, дисеннәр.  Р.Вәлиева.

Әби. Ярар, балакайларым, минем намаз укыр вакыт җитте, сандыкны ябыйк. Бу сандыкның серләрен мин сезгә мирас итеп калдырам. Сез аны кадерләп саклагыз, буыннан-буынга тапшырыгыз.

Малай. Әби, бу нинди китап соң?

Әби. Балалар, бу әби-бабаларыбыздан калган иң изге китап – Коръән. Әби-бабаларыбыз, Коръән укып тәсбих тартып, балаларына, барча якыннарына изге теләкләрен, догаларын юллаганнар. Бу изге китап чисталыкка, пакьлеккә, урлашмаска, кешеләргә бер-берләрен җәберләмәскә, кыерсытмаска, изге күңелле булырга өйрәткән. Китап гаиләдә буыннан буынга, кулдан кулга күчкән. Балалар, бу китап та гаиләбезнең ядкаре булып буыннан буынга күчә килгән.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әбиемнең күңел сандыгы"

Башлангыч класс укучылары белән үткәрү өчен фольклор кичәсе. Кичәдә халкыбызның җырлы-биюле уеннары  файдаланылды....

Фольклор бәйрәме "Әбием сандыгы"

https://youtu.be/-yMM0E3KLYUФольклор бәйрәме "Әбием сандыгы"Максат: Балаларны татар-декоратив-гамәми сәнгате тармаклары, музыкаль фольклоры белән якынрак таныштыру, балаларда аңа карата кызыксыну уяту...

Әбием сандыгы. Проект эше

Максат: әби-бабаларыбызның тормышын, көн-күрешен өйрәнү.Бурычлар: ·        милли бизәкләр;·        кием-салымнары;·...

"Әбием сандыгы"

Бүген инде чабаталар киеп йөри торган замана булмаса да, ул үткәнеңне онытмаска, элеккеге авыл тормышын күзалларга булыша. Чабатадан килгән юкә хуш исе, үзең дә сизмәстән, тарих диңгезенә алып кереп к...

Әбием сандыгы

.Безнең әби-бабаларыбыз тырыш ,хезмәт сөючән,үрнәк булып яшәргә омтылган,һәм сокланырлык итеп көн дә итә белгән.Нинди генә әйберләр эшләмәгән,ниләр генә ясамаган!Мин Махтүрә әбиемнең сандык эченә күз ...

Әбием сандыгы

Укучыларны татар халкының гореф – гадәтләре, йолалары һәм милли киемнәре белән тирәнтен таныштыру.Туган телебезгә, милли традицияләргә мәхәббәт тәрбияләү....