Әбием сандыгы
план-конспект занятия (2 класс)

Зиятдинова Чулпан Хайдаровна

Укучыларны татар халкының гореф – гадәтләре, йолалары һәм милли киемнәре белән тирәнтен таныштыру.

Туган телебезгә, милли традицияләргә мәхәббәт тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл biem_sandygy.docx22.21 КБ

Предварительный просмотр:

        “Әбиемнең күңел сандыгы” әдәби- музыкаль кичә.

( Каратун урта мәктәбенең 2 нче сыйныф укучылары белән үткәрелгән әдәби-музыкаль кичә. Төзүче: башлангыч сыйныф укытучысы – Зыятдинова Чулпан Хәйдәр кызы)

Максат:

1) Укучыларны татар халкының гореф – гадәтләре, йолалары һәм милли киемнәре белән тирәнтен таныштыру.

2) Туган телебезгә, милли традицияләргә мәхәббәт тәрбияләү.

Материаллар:

Сандыкта урнаштырылган милли киемнәр, презентация.

Кичә барышы

Алып баручы укучылар белән музыка астында залга керә.

Алып баручы:

-Әйдәгез, балалар, Гөлнур әби янына кереп чыгыйк әле. Хәлен дә белербез, әзерләгән бүләгебезне дә бирербез.

(Ишек шакыйлар)

Алып баручы:

-Өйдә кешеләр бармы?

Әби:

-Әйдәгез, әйдә. Керегез!

Укучы:

-Исәнмесез – саумысез

Нигә ишек ачмыйсыз?

Шакый – шакый арып беттек,

Нигә каршы алмыйсыз?

Алып баручы:

-Әби-бабайларның өе. Үзе нурлы, узе матур. Ә авылларда өйнең түрендә һәрчак хуҗа булып сандык утырган.

Әбиләрнең сандыгында

Сакланмый ниләр генә.

Әйдәгез, сорыйк үзеннән.

Ачып күрсәтсен безгә.

Әби:

-Әйе, сандыкта буыннан – буынга тапшырылган байлыклар саклана. Әйдәгез бергәләп ачып карыйк, ә мин яшҗлек елларнын искә төшерермен.

Укучылар шигырь сөйлиләр, көй яңгырый.

1)Әбиемнең күңел сандыгы!

Нинди серләр саклый икән ул,

Гомер буе җыйган хәзинәме

Әллә инде күңел бизәгеме:

Нинди серләр саклый икән ул?

2) Әбиемнең күңел сандыгын

Бер ачасы иде, ачасы

Әби – бабам белгән йолаларны

Халкыбызның күңел җәүһәрләрен

Бер ачасы иде, ачасы.

3)Әбиемнең матур сандыгы

Кызыктыра инде күптәннән

Ач, әбием, безгә күңелеңне

Яшь буынга мирас булып калсын

Бер хәзинә калсын үткәннән.

Әби:

-Әйдәгез, хәзер без яшьлектә кигән милли киемнәрне карап китик. Менә бу нәрсә?

Барысы:

-Түбәтәй.

Укучы:

-Уңган хатын – кызларыбыз

Түбәтәй дә теккәннәр.

Кич утырып, җырлар җырлап

Оста чигү чиккәннәр.

(Малайга кидерәләр)

Әби:

-Ә менә бу баш киеме ничек атала?

Барысы:

-Калфак.

Алып баручы:

-Әйе, хатын-кызларның өс-баш киеменең төп бизәге булып чигүле калфак тора.

Укучы:

-Дәү әнием энҗе калфак

Бүләк итте үземә.

Энҗе калфак, үзе ап-ак,

Бик килешә йөземә.

Әби:

-Кая әле, килешә микән үзеңә?

(Кызга кидерә)

Алып баручы:

-Ай икегез, икегез

Икегез дә бер тигез

Икегез дә пар килгәнсез,

Бер биеп күрсәтегез

(Кыз белән малай татар биюен бииләр)

Әби:

-Кая әле, сандыгымда тагын нәрсәләр ята икән. Менә монысын кем таный?

Барысы:

-Чигүле читекләр.

Укучы:

-Бизәк төшкән итекләрне

Читекләр дип йөрткәннәр

Аларны татар кызлары

Бәйрәмнәрдә кигәннәр.

Әби:

-Менә, менә тагын бер яшьлегемдәге кием ята. Монысы нәрсә?

Барысы:

-Алъяпкыч.

Укучы:

- Алъяпкычымның бизәге

Әллә кайдан күренә

Аллы-гөлле чәчәк төшкән

Аның алгы өлешенә

Әби:

-Менә шушы калфак, читекләр, алъяпкычларны без бик яратып кия идек. Бу киемнәр – татар халкының милли киемнәре.

Алып баручы:

-Әби, сандыгыңда кызыл башлы сөлгең юкмы? Балаларны таныштырырга.

Әби:

Бу сөлгене, балалар, бабагызга сабантуй да көрәш батыры булып калгач бирделәр. Карагыз әле, ничек балкып тора бу сөлге. Сөлге ничек чигелгән.

Укучы:

-Бу сөлгеләр, ашъяулыклар

Тамбур белән чигелгән.

Әллә инде чын чәчәкләр,

Өсләренә сибелгән.

Алып баручы:

-Агыйделнең күпере,

Күпер күтәрелми ул.

Уйкамыйча, җырламыйча

Күңел күтәрелми ул.

Укучы:

-Әйдәгез, алайса бергәләшеп җырлап, биеп алабыз.

Укучылар җырлыйлар (җырлы уен):

1) Кулъяулыгым алсу, алсу

Алсу гөлләр төсендә

Кулъяулыгым бүләк итәм

Дусларымның берсенә.

2) Кулъяулыгым зәңгәр, зәңгәр

Зәңгәр чәчәк төсендә

Кулъяулыгым бүләк итәм

Иң яраткан дустыма.

3) Кулъяулыгым алсу, алсу

Алсу алма төсендә

Кулъяулыгым бүләк итәм

Иң тәртипле дустыма.

4) Кулъяулыгым кызыл, кызыл

Кызыл чия төсендә

Кулъяулыгым бүләк итәм

Иң акыллы дустыма.

Укучы:

-Әби, элек үзегез уйнаган уеннарны өйрәт әле.

(“Йөзек салыш” һәм “Кәрия Зәкәрия” уеннарын уйныйлар. Җәзага укучыларга шигырь сөйлиләр, җырлыйлар)

Әби:

-Әй, балакайларым, күпме гомерләр узган, сулар аннан. Ә халкыбызның гореф-гадәтләре, традицияләре, йолалары буыннан-буынга тапшырылып мәңге онытылмый, халкыбыз яшәешендә, күңелләрендә урын ала.

Алып баручы:

-Әйдә, әйдә катырак бас

Бу кем бии дисеннәр

Баскан җирдән ут чыгара

Безнең кызлар дисеннәр.

(Парлы бию)

Алып баручы:

-Хәтерләрдән курыкма, син!

Үткәнеңне онытма син.

Бел син ерак бабаларның

Ничек итеп көн иткәнен

Ни иккәнен, ни чиккәнен,

Нинди җырлар, нинди моңнар

Безгә калдырып киткәнен.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әбиемнең күңел сандыгы"

Башлангыч класс укучылары белән үткәрү өчен фольклор кичәсе. Кичәдә халкыбызның җырлы-биюле уеннары  файдаланылды....

Әбием сандыгы (фольклор кичә)

1. Татар халкының онытыла барган изге бәйрәмнәрен, гореф – гадәтләрен хәтердә яңарту һәм саклау, элекке чорның матурлыгын күрсәтү;2. Балаларда татар халкының җырлы – биюле уеннарына, авыз иҗатын...

Фольклор бәйрәме "Әбием сандыгы"

https://youtu.be/-yMM0E3KLYUФольклор бәйрәме "Әбием сандыгы"Максат: Балаларны татар-декоратив-гамәми сәнгате тармаклары, музыкаль фольклоры белән якынрак таныштыру, балаларда аңа карата кызыксыну уяту...

Әбием сандыгы. Проект эше

Максат: әби-бабаларыбызның тормышын, көн-күрешен өйрәнү.Бурычлар: ·        милли бизәкләр;·        кием-салымнары;·...

"Әбием сандыгы"

Бүген инде чабаталар киеп йөри торган замана булмаса да, ул үткәнеңне онытмаска, элеккеге авыл тормышын күзалларга булыша. Чабатадан килгән юкә хуш исе, үзең дә сизмәстән, тарих диңгезенә алып кереп к...

Әбием сандыгы

.Безнең әби-бабаларыбыз тырыш ,хезмәт сөючән,үрнәк булып яшәргә омтылган,һәм сокланырлык итеп көн дә итә белгән.Нинди генә әйберләр эшләмәгән,ниләр генә ясамаган!Мин Махтүрә әбиемнең сандык эченә күз ...