"Әбием сандыгы"
презентация к уроку (3 класс) на тему

Бүген инде чабаталар киеп йөри торган замана булмаса да, ул үткәнеңне онытмаска, элеккеге авыл тормышын күзалларга булыша. Чабатадан килгән юкә хуш исе, үзең дә сизмәстән, тарих диңгезенә алып кереп китә. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ebiem_sandygy.docx16.9 КБ

Предварительный просмотр:

Апас урта мәктәбе  

 Шигабеева Ильнара

Слайд 1.    Әбиемнең күңел сандыгы!

Нинди серләр саклый икән ул?

Гомер буе җыйган хәзинәме,

Әллә инде күңел бизәгеме,

Нинди серләр саклый икән ул?

 Әбиемнең күңел сандыгын

Бер ачасы иде, ачасы…

Беркөнне, без икәү генә калгач, әбием сандыгын ачты....

Ә анда чиккән сөлгеләр, мендәр тышлары, яулыклар, алъяпкычлар, калфаклар,чулпылар,матур беләзекләр. Ә сандык төбендә....

2- слайд .   “Бу, балакаем, чабата . Бабаңның соңгы бүләге”- диде әбием.

Миңа бик кызык тоелды бу аяк киеме.

3-слайд . Кызыксынып үзебезнең “ Апас-туган якны өйрәнү” музеена юл тоттым.

4-слайд.  Музейда чабатаның ниндие генә юк.

 5-слайд. Күтәртмәле чабата,

6-слайд. җәйге чабата.

7-8 слайд. Уч табаны хәтледән алып 40 нчы размерга кадәр бар.

 Чабата, элегрәк татарларның юкә кабыгыннан үрелгән төп аяк киеме булып саналган. Чабатаның табанын кыеклап, алгы өлешен туры итеп үргәннәр. Аның алгы өлеше бик зур булмаган, ян - яклары һәм арты тәбәнәк булган. Аның уңын - сулын аерып торасы булмаган, кайсы аякка кисәң дә яраган.

9-10 слайд. Чабата ясау өчен агач калып,

 11- слайд. шөшле һәм үткен пәке генә кирәк булган. Аны, гадәттә, җиде юкәдән үргәннәр. Чабатаны ясар өчен әзерләнгән юкә тасмасы юкә очы дип аталган. Тугыз юкәдән үргән чабатаны кунак чабатасы дигәннәр. Аны кунакка барганда кигәннәр.

12-слайд. Чабата ясау белән, гадәттә, өйдәге өлкән буын шөгыльләнгән.

 Ләкин чабата ясарга малайларны бик иртә өйрәтә торган булганнар.

13-слайд. Элеккеге заманда төрле милләт халыкларының киемнәре аерылып торса да, барысының да аякларында чабата булган. Димәк, чабата милләтләрне берләштерүче булып та чыга әле.

Бүген инде чабаталар киеп йөри торган замана булмаса да, ул үткәнеңне онытмаска, элеккеге авыл тормышын күзалларга булыша. Чабатадан килгән юкә хуш исе, үзең дә сизмәстән, тарих диңгезенә алып кереп китә.

14-слайд. Аны киеп тә, аның белән биеп тә карадым... Бик тә уңайлы икән.

МУЗЫКА           “ЧАБАТА”

Эх, чабата, чабата,

Чабата тула оек.

Син җаный нигә боек?

Әйдә биергә, әйдә бергә биергә

Нигә ялгыз йөрергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әбиемнең күңел сандыгы"

Башлангыч класс укучылары белән үткәрү өчен фольклор кичәсе. Кичәдә халкыбызның җырлы-биюле уеннары  файдаланылды....

Әбием сандыгы (фольклор кичә)

1. Татар халкының онытыла барган изге бәйрәмнәрен, гореф – гадәтләрен хәтердә яңарту һәм саклау, элекке чорның матурлыгын күрсәтү;2. Балаларда татар халкының җырлы – биюле уеннарына, авыз иҗатын...

Фольклор бәйрәме "Әбием сандыгы"

https://youtu.be/-yMM0E3KLYUФольклор бәйрәме "Әбием сандыгы"Максат: Балаларны татар-декоратив-гамәми сәнгате тармаклары, музыкаль фольклоры белән якынрак таныштыру, балаларда аңа карата кызыксыну уяту...

Әбием сандыгы. Проект эше

Максат: әби-бабаларыбызның тормышын, көн-күрешен өйрәнү.Бурычлар: ·        милли бизәкләр;·        кием-салымнары;·...

Әбием сандыгы

.Безнең әби-бабаларыбыз тырыш ,хезмәт сөючән,үрнәк булып яшәргә омтылган,һәм сокланырлык итеп көн дә итә белгән.Нинди генә әйберләр эшләмәгән,ниләр генә ясамаган!Мин Махтүрә әбиемнең сандык эченә күз ...

Әбием сандыгы

Укучыларны татар халкының гореф – гадәтләре, йолалары һәм милли киемнәре белән тирәнтен таныштыру.Туган телебезгә, милли традицияләргә мәхәббәт тәрбияләү....