Сценарий
план-конспект занятия (3 класс)

Мухаметова Розалия Хатиповна

Сценарий "Новый год"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Сценарий 1-4кл.33.36 КБ

Предварительный просмотр:

Сценарий”Яңа ел”-1-5класслар

А.Б. Бәйрәм бүген - Яңа ел,

Бөтен җиргә кар кунган.

Яңа елны каршылап,

Кунаклар да җыелган.

А.Б.Балаларга куаныч:

Монда чыршы килгән ич!

Кабызган йолдызларын,

Балкыта ул йөзләрен.

А.Б.Нинди матур безнең чыршы,

Җем-җем килеп яна ул.

Башлыйбыз чыршы бәйрәмен,

Бергә.Котлы булсын Яңа ел!

А.Б.  Хәерле көн барыгызга да! Без бүген сезнең белән Яңа елны каршылау тамашасына җыелдык. Әйдәгез, тамашабызны башлап җибәрик.

1.Тышта нурлы, күңелле

Җиргә ап – ак кар ятты.

Җырлап – биеп каршылыйбыз

Яңа ел таңы атты.

2.Шатланабыз, сөенәбез,

Зурлыйбыз  яңа елны.

Яңа елда , яңа утлар,

Яктыртсын яңа юлны.

3.  Будет весело сегодня,

Будет некогда скучать.

Здравствуй, праздник Новогодний

Мы пришли тебя встречать.

4.Ап – ак карлар ява

Акка төреп дөньяны.

Бүген безне үз янына,

Яшел чыршы җыйнады.

5. Чыршыбыз Яңа елга,

Матур итеп бизәлгән.

Баштан алып аска кадәр,

Уенчыклар тезелгән.

6. Күрегез лә чыршыбызны!

Чыршының да чып – чыны.

Нинди төз, матур, биек

Тора түшәмгә тиеп.

7. Уйнап – җырлап әйләнербез,

Бүген синең яныңда.

Үзең матур, үзең чибәр

Кадалмый бер энәң дә.

8.  Нинди гаҗәп:

Һәр кешегә бәйрәм бүген.

Бар да матур киенгән

Чыршыбыз да әйтерсең лә

Укалы күлмәк кигән.

9. Көтә чыршы сабыр гына

Безнең җыр җырлаганны

Тирәсендә  әйлән – бәйлән

Уеннар уйнаганны.

Җыр 1-2 класслар

Алып баручы. Балалар, безнең бәйрәм башланды, тик бер кунагыбыз күренми бит әле.

А.Б.Кем турында әйтәсез сез?

Алып баручы. Убырлы әбиебез ел саен мине чакырмыйсыз дип үпкәли бит, менә бу юлы чакырып хат салган идек, әллә хатыбыз барып җитмәде микән?

Ашыгып Убырлы керә.

Убырлы.      Ишеттегезме? Белдегезме?

Яңа ел булмый диләр?!

Кыш бабай килми диләр?!

Алып баручы. Исәнме, убырлы әбекәй! Әле сине искә төшереп алдык. Каян ишеттең бу хәбәрне? Кем әйтте?

Убырлы.  Кибеттәге әбиләр

Булмас быел, диделәр.

Кая таба тәгәрибез?

Ниләр күрербез диләр?

А.Б.Ә юк икән, бу гайбәт.

Булмас андый әкәмәт

Чыршыбыз бар, кар да бар

Уйнарбыз, җырларбыз.

Кыш бабабыз ишетер дә

Тиз генә килеп җитәр.

А.Б.Кыш бабабыз килми калмас

Яңа ел бәйрәменә

Безнең белән бергәләп

Җыр җырлап әйләнергә.

Алып баручы. Әйе, бер елны да Яңа елның булмый калганы юк. Син борчылма, убырлы әбекәй.

Убырлы. (кунакларга карап). Белмәссең, мине чакыргач кына булмавы да бик мөмкин. Ә хатыгызны алгач бик куандым, мине хөрмәт итә башлавыгызга бик зур рәхмәт сезгә!

Алып баручы. Ярый, әбекәй, без дә синең килүеңә бик шатбыз. Әйдә менә балалар янына рәхим ит. Балалар, мин тагын кемнедер күрәм.

Кемдер килә бу якка

Кем икәнен белегез

Колак озын, үзе ак

Аңа шулай яхшырак.

Алып баручы.  Карагыз әле, балалар!  Куян кызы. Адашты микәнни? Әйдәгез, белешик әле.

Син кем?

Куян. Мин – Куян кызы.

Алып баручы. Кая барасың?

Куян.                     Мин йөрим эзләп кишер.

Әни әйтә: кимер-кимер!

Ашасаң син витамин

Булырсың өзәрдәй тимер.

Бер нәрсәдән курыкмам

Бүредән торып чапмам!

Алып баручы. Кишер бирербез без сиңа, балалар да аны яратып ашый бит, алар беләләр, кишер ашаган бала зур үсә һәм көчле була.

Убырлы. Менә-менә үзем генә бирәм, мин дә яратам аны. (куян белән убырлы икәү утыралар)

Алып баручы. Балалар! Чыршыбыз да бар, җырларыбыз да, кунакларыбыз да, тик бәйрәмебезнең төп кунаклары күренми.  Без кемнәрне көтәбез әле?

Балалар.  Кыш бабай белән Кар кызын!    (Телефон шалтырый.)

Алып баручы. Гафу итегез инде, кемдер шалтырата. Әйе, тыңлыйм!  Кем бу? Кар кызы! Исәнме, Кар кызы! Сез кайда? Ник  килмисез? Тукта, тукта! Нәрсә булды? Елама. Сөйлә. Сөйли алмасаң язып җибәр.

Куян.(торып баса)  Мин аларга теге атнада ук кереп чыккан идем, соңга калмыйбыз, вакытында килеп җитәбез, дигәннәр иде.

Алып баручы. Димәк нәрсәдер булган. Туктагыз әле, Кар  кызыннан СМС ка килде. (Укый)

Балалар! Кыш бабай миңа алданрак барып, сезнең белән уйнап, җырлый торырга, аны каршы алырга әзерләнә торырга кушты. Машинамның тәгәрмәчләре карга батты, урманда чыга алмый ятам, килеп сөйрәтеп алмассыз микән?

Убырлы. Ха-ха-ха! Кем инде кыш көне урманда машина белән йөри. Гомергә  Кар кызы ат белән йөрде.

Алып баручы. Шулай да, тик нишләргә?... Уйлап таптым!  Мин юлдан тылсымлы таяк таптым,аны тотып йөргән кешенең көче арта. Көчле кеше генә Кар кызына булыша ала. Тик таякның көчен арттыру өчен матур шигырьләр, җырлар биюләр башкарырга кирәк ди.

А.Б  Ник биемәскә, биибез

Биюдән без һич туймыйбыз.

Кар кызына булышыйк

Матур итеп биеп алыйк.

Бию________________________________________________

Алып баручы. Балалар! Таякның көче арта ахры. Тик аны кемгә бирергә?

Убырлы.Мин беләм, моннан ерак түгел бер бабай яши.Ул бик карт инде. Көне буе мич башында җылынып ята. Таякны шуңа бирергә кирәк.Таянып йөрсен, алайса бик авырдан йөри.Шул таякка таяндырып бәйрәмгә алып килербез

Алып баручы. Аның исеме Кыш бабай мәллә.Кар кызының бабасы бит инде ул. Ул килер  микән соң?

Куян. Барып карыйк.

Алып баручы. Ярый, өенә  шакып карыйк булмаса.

Куян. Кыш бабай Тор әле. Тор инде.

Кыш бабай.(өй эченнән кычкыра) Кем бар анда! Ник уяттыгыз мине.

Алып баручы. Кыш бабай! Тор инде, Кар кызын эзлэп табарга, бәйрәмгә барырга кирәк. Булыш инде. Бәйрәмдә балалар сине көтә.

Кыш бабай. (чыга) Кемне? Минеме? Юк! Мин арыдым. (урындыкка утыра) Мин карт инде.

Убырлы Ничек ардың? Син бит көне буе мич буенда ятасың.

Кыш бабай Менә бу кырыем белән ятып арыдым. Таягымны да югалттым. Кар кызымны сезнен янга җибәргән идем бит.Килмәде мени?

Алып баручы Таягынны таптык бабакай. Мә. Әйдә безнең белән. Кар кызын бергәләп эзләрбез

Кыш бабай. Юк бармыйм. Көчем дә, энергиям дә юк! Бер бию биеп кәефемне күтәрмәсәгез бармыйм!

Убырлы. Киреләндең инде чистый! Әйдәгез балалар, бергәләп биюне  биеп  күрсәтик инде

Бию_________________________________________________

Убырлы. Я, бабай, киттекме?

Кыш бабай. Башта әз генә арган идем, хәзер бөтенләй ардым инде.(сузылып ятмакчы була)

Куян. Ну Дедушка Мороз! Үзебез генә китәбез. Кызык була, яңа ел Кыш бабайсыз үтә бит...

Кыш бабай. Ә ярый-ярый! Куркыттыгыз инде. Әз генә  ял итәргә дә ярамый.Барам инде барам.Кая минем капчыгым(чыршы төбеннән алалар)

Алып баручы.Килеп җиттек җитүен. Балалар Кар кызы күренми бит әле.

А.Б. Кыш бабай син утырып тор, ял ит. Куян белән Убырлы сез кар кызын эзләп кайтыгыз эле.(китәләр)

(Аю белән куян чыга.Аю бал тоткан, куян кишер тоткан)

Куян. Кыш бабайга Мин кишер бүләк итәм,
Ул бик тә тәмле .(күрсәтә)
Аю. Ә мин хуш исле балымны,
Кызганмыйча бер банканы.(күрсәтә)
Куян. Юк, кишер әйбәтрәк.
Аю. Юк,бал.
Куян. Кишер.(Бәхәсләшәләр)
Аю. Ни өчен кишер тәмлерәк? Бал шундый татлы. Кыш бабайга бик тә ошыячак.
Куян.Кишер иң шәп витамин(ашый)
Куян. Аю, миңа да бал бир әле, ашап карыйсым килә.
Аю. Ә миңа-кишер.
Куян. Аю балың кая соң?
Аю(банкасына карап). Аны минем авызым ашап бетерде, ә синең кишерең кая?
Куян. Аны минем тешләрем кимереп бетерде.Ә Кыш бабайга?
Әй балалар, нишлик икән?
Бер киңәш бирегезче!
Алып баручы. (балаларга) Балалар аю белән куянга ярдәм итәбезме? Кыш бабайга нәрсә бүләк итәрбез икән?
А.Б. Җырлар, биюләр, шигырьләр.Әйдәгез соң, Кыш бабай һәм Кар кызы килгәнче күңел ача торыйк, җырлап алыйк.

Җыр_________________________________________

Кыш бабай (уянып китә.Торып баса. )- Менә бит кәефем дә күтэрелеп китте.Әйдәгез әле балалар Кар кызым-йолдызымны бергәләп чакырыйк.МинеМ серле таягым сезгә ярдәм итәр.1,2,3 -бездә бөтен көч. Кар кызы кил монда, Яңа ел бәйрәменә!

Кар кызы. Исәнмесез, дусларым!

Мин Кар кызы! Кар кызы!

Кыш бабайның йолдызы!

Бу бәйрәмне яратам

Барчагызга шатлык таратам.

Кыш бабай. -Исәнмесез саумысыз, хәрбер барчагыз

Кыш бабагыз белән кар кызыннан кайнар сәлам

Кабул итеп алсагыз

Таныш булыгыз менә бу минем кызым -Кар чәчәк.

Кардан йолдызлар ясап җир өстенә яудыра.Ява ява тау була.

Чана чаңгы шуасыз шул таудан сез.

Кар кызы. Мин бик шатмын. Сезне шулкадәр сагынганмын.  Кыш бабам бик      картайды инде. Кәефе гел үзгәреп тора.Аның күңелен күрер өчен бер уен уйнап алыйк.Әгәр мин дөрес әйтсәм, сез кул чабасыз. Дөрес әйтмәсәм аяклар белән тыпырдарсыз. Аңлашылдымы?

-Кыш бабай, барыбызга да таныш бабай. Дөресме? – Дөрес.

-Ул җәй көне килә. Дөресме? – Юк.

-Кар кызы белән Кыш бабай дуслар. Дөресме? – Дөрес.

-Кыш бабай салкыннан курка. Дөресме? – Юк.

-Кыш бабай шугалаклар бүләк итә.Дөресме? – Дөрес.

-Кыш бабай яңгырлар яудыра. Дөресме? – Юк.

-Кыш бабай бураннар туздырып  таулар  өя.Дөресме? – Дөрес.

-Кыш бабай галошлар кия  Дөресме? – Юк.

- Кыш бабабыз тиздән килә  Дөресме? – Дөрес.

- Бүләкләр алып килә. Дөресме? Дөрес.

Кыш бабай Кәефемне күтәрдегез, балалар! Бик карт булсам да, аякларым арса да, бик барасым килмәсә дә, ярый эле килгәнмен. Исән-сау тордыгызмы? Әти-әниләрегезне тыңладыгызмы? Әз генә булса да үстегезме? Ярар, үзем дә күрәм, үскәнсез.

Алып баручы. Кыш бабай! Безнең нәниләребез сиңа бүләккә җыр-бию өйрәнделәр бит.

Кыш бабай. Әйдәгез әле наныйларым, шушында җайлап кына утырып карыйм әле.

_________________________________________________________

Кыш бабай. Ай, рәхмәт, бик матур җырладыгыз. Ә матур шигырьләр өйрәндегезме?

(Балалар Кыш  бабайга бүләккә шигырьләр сөйлиләр)

Альмир.Яратам мин Кыш бабайны

Шундый шаян бабай ул.

Безнең белән уйнаганда,

Әйтерсең бер малай ул.

Җырласа да, биесә дә,

Хәзер инде бик карт ул.

Дәү әтием кебек үзе,

Шулкадәрле юмарт ул.

Кыш бабай. Карт түгел әле мин, балалар.

Алып баручы. Алайса, бабакай, хәзер балалар сиңа уен уйнатырлар. Алар нишли, әйтеп бир. Җавабын бик нык уйла.

1.Балалар курайда уйнау хәрәкәте ясыйлар.

Кыш бабай. Белдем, белдем сез шешәдән сөт эчәсез.

2. Балалар скрипкада уйнау хәрәкәте ясыйлар.

Кыш бабай. Белдем, белдем сез минем сакалымны тарыйсыз

3. Балалар барабан кагу хәрәкәте ясыйлар.

Кыш бабай. Белдем, белдем сез тузанлы мендәр кагасыз.

4. Балалар утын яру хәрәкәте ясыйлар

Кыш бабай. Белдем, белдем сез мунчада себерке белән чабынасыз.

Алып баручы. Бабакай берсен дә белмәдең. Әллә соң Кар кызы белән бергәләп биеп аласызмы?

Кыш бабай. Яле, кайда бию көе, бер биеп алыйм булмаса.

Кыш бабай белән кар кызы бииләр.

Кыш бабай. Билем, билем, мин чынлап та картайганмын ахрысы. Бераз буран чыгарып алыргамы соң? Бигрәкләр эссе булып китте.

Алып баручы Хәзер, бабакай, биючеләрне чакырабыз, бураннар уйнатып биерләр

________________________________________________________________

Кыш бабай. Менә ичмасам, һавалар чистарып китте.

Алып баручы. Бабакай, балаларның сиңа тагын күчтәнәчләре бар бит.

_________________________________________________________________

Кыш бабай. Балаларым! Бәйрәмегез өчен рәхмәт.. Ә безгә китәргә кирәк.

Кыш бабай.      Көтеп алган очрашулар
                          Тиз генә үтеп китте
                           Инде хәзер саубуллашып
              Китәр вакытлар җитте.
              Күңел тынычлыгы телим,
              Яңа елда һәркемгә
              Бәхет, шатлык, сәламәтлек
              Юлдаш булсын гомергә!

Кар кызы.      Хушыгыз, хуш дусларым,

Сау- сәламәт булыгыз.

Без тагын килербез әле,

Яңа елны көтегез.

( Саубуллашып китәләр.)

1. Алып баручы.       Рәхмәт әйтик чыршыбызга,
                                    Матур бәйрәме өчен.
                                    Рәхмәт әйтик кунакларга
                                    Килеп караган өчен.
                                   Яңа елга яңа юлдан,
                                   Нык басып бердәм керик.
                                   Иң изге ,саф теләкләрне
                                  Бер-беребезгә телик.
2. Алып баручы.                    Яңа бәхет, зур уңышлар
                                                 Алып килсен Яңа ел.
                                                 Шатлык белән үтсен һәр көне,
                                                 Котлы булсын, Яңа ел!

.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Литературная викторина-КВН (сценарий) Литературная викторина-КВН (сценарий)

Данное внеклассное мероприятие во 2 классе развивает плавное выразительное чтение, грамотную речь, умение интонационно оформлять своё высказывание, закрепляет знания детей произведений и авторов русск...

Сценарий для агитбригады «Есть такая служба 01» в рамках темы «Жизнь без опасности» Авторы и постановщики сценария воспитатель ГПД Лебедева Леся Анатольевна и учитель музыки и режиссёр ТАМ "Радость" Иевлева Татьяна

(сценарий  выступления  агитбригады старшеклассников в рамках темы «Жизнь без опасности» для учащихся младшей и средней школы).Цель: воспитание у ребят уважения к профессии пожарного и...

Сценарий праздника. Сценарий праздника к 8 марта «Для прекрасных Дам!»

Сценарий предназначен для проведения праздника "Лучший день - 8 Марта" для учеников 1  класса и их родителей. Данный материал будет полезен для учителей начальных классов, педагогов дополнительно...

Сценарий спектакля по сказке С.Я. Маршака "Двенадцать месяцев" . К сценарию прилагается презентация для экрана на сцене.

Сценарий создан по пьесе С.Маршака ( в сокращении) для постановки спектакля с учениками 2-4 классов....

Башлангыч мәктәп өчен Белем бәйрәменә сценарий / Сценарий «Здравствуй, новый учебный год!»

Сценарий для начальной школы,воспитание в которой ведется на двух языках: русском и татарском...