ТУГАН (ТАТАР )ТЕЛЕН РОЛЬЛЕ УЕННАР АША ӨЙРӘНҮ
опыты и эксперименты (4 класс)

Мубаракзянова Алсу Габдуллахатовна

 

Аңлатма язуы

 

 Һәр халыкның иң зур байлыгы - тел. Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле. Элек –электән халыкның матурлык сөюе, үзенең рухи байлыгына зур хәзинә дип каравы, аны кадерләп саклавы,  үстерә һәм төрле формаларда буыннан - буынга тапшыра баруы һәркайсыбызда милли горурлык хисләре уята. Укырга-язарга өйрәтү, дөньяны танып белү, тәҗрибә туплау, тәҗрибә уртаклашу, фән-техника, сәнгать яңалыклары белән танышу, иҗат итү тел ярдәмендә генә була ала. Тел кешенең барлык иҗтимагый эшчәнлеген оештыра. Шуңа күрә дә кеше борын заманнардан ук балаларны ана теленә өйрәткән, аның телен шомартуга, сүзлек хәзинәсен арттыруга, сөйләгәндә һәм язганда аннан оста файдалануга нык игътибар иткән.

Шәһәрдә туып үскән татар балалары күбесе өйләрендә дә, урамда да рус телендә  аралашалар. Шунлыктан укучылар татар телен үзләштерүдә зур кыенлыклар кичерәләр. Дәрестә рольле уеннар  материалны үзләштерүдә зур мөмкинлекләр бирә, уенның төрле формалары дәресне кызыклы итә, телгә карата  кызыксынучанлыкны, бердәмлекне арттыра. Рольле уенда парлап һәм төркем составында да катнашырга мөмкин. Бу вакытта сөйләмгә һәм аңа бәйле булмаган хәлгә дә катнашучылар бер-берсенә йогынты ясыйлар. Балаларда, табигый рәвештә нәрсәдер әйтү, нәрсә турында булса да сорау ихтыяҗы яки әңгәмәдәшенә җавап бирү теләге туа.

Җыентык татар телен авыр үзләштерүче балаларга туган телне өйрәтү, сөйләм үстерү, әдәби телдә сөйләшү, чыгыш ясау күнекмәләре булдыру юнәлешен тормышка ашыру максатын күздә тотып төзелде. Бу ярдәмче материал нигезендә  укучыларны ана телен төшенеп, аңлап, закончалыкларына таянып һәм сөйләм ситуацияләренә туры китереп кулланырга өйрәтү ята. Моның өчен әлеге җыентыкта  сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрен дә (тыңлау, сөйләү, уку һәм язу ) үстерү өчен материал тупланылган.  

Рольле уеннар дәресне күңелле итеп үткәрергә, балада кызыксыну уятырга, иң авыр бирелә торган сүзләрне җиңел итеп аңлатырга ярдәм итә. Шуның белән бергә уеннар балада иң кирәкле әхлакый сыйфатлар: гаделлек, күмәклек, логик фикерләү, мөстәкыйльлек, җитезлек тәрбияли.  

Җыентыкта  чагылыш тапкан темалар  балалар һәм өлкәннәр тормышын чагылдыра, ана телен камил белергә, аның нечкәлекләренә төшенергә ярдәм итә, башка милләт халыклары белән дустанә мөнәсәбәттә яшәргә өйрәтә, балаларда әхлакый сыйфатлар формалаштыра.   

Дәресләрдә рольле уеннар куллану үзенең нәтиҗәлелеген күптән раслады. Уен балага үз көченә ныграк ышанырга ярдәм итә, иптәшләре һәм укытучы белән актив аралашуга этәрә. Өстәвенә балалар укыйбыз, өйрәнәбез дип уйламыйлар да, үзләре дә сизмәстән, татар сүзләрен, фразаларын, җөмләләрен күпкә яхшырак үзләштерәләр.

 

 

Скачать:

Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

2 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе "Туган ягым"

1.Туган ягым тексты өстендә эшләү, текстның эчтәлегенә төшендерү; 2.Өйрәнелгән сүзләрне дөрес әйтергә, диалогик һәм монологик  сөйләмдә кулланырга күнектерү; 3.Туган якның матурлы...

Татар теле дәресләре өчен дидактик уеннар

"Синоним, антоним, омоним", "Сүз төркемнәре", "Кушма һәм парлы сүзләр " тамаларына дидактик  уеннар...

Татар теле дәресләрендә грамматик уеннар

Татар теле дәресләрендә грамматик уеннар...

Сыйныф сәгате "Туган телем- татар теле"

Сыйныф сәгатенең максаты туган телгә - ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү; телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү....

Татар халык уеннары

Татар халык уеннары балаларда үз халкының гореф-гадәтләрен  өйрәтүдә зур ярдәм итә.  Әлеге уеннар балалар һәм әти-әниләр катнашында төрле бәйрәмнәрдә, кичәләрдә уйнала....

Татар халкының бәйрәмнәре һәм уеннары

Татар халкының бәйрәмнәре һәм уеннары...

Татар теле дәресләрендә грамматик уеннар.

Укучыларны орфографик кагыйдәләрнең нигезенә төшендерүдә уеннарның әһәмияте зур. Түбәндә биреләчәк уеннар 5-6нчы сыйныфларда белемнәрне ныгыту, камилләштерү, укучыларга грамоталы язу күнекмәләре бирү ...