Ары авылы тарихы
классный час (3 класс)
Туган авыл, туган як. Ул һәркемгә газиз, кадерле. Туган якка багышлап, күпме җырлар җырланмаган да, күпме сәнгать әсәрләре язылмаган! Ә бит туган ягыңны күбрәк белгән саен, аны яратуың арта төшә. Күп белү өчен, аны өйрәнү кирәк. Танылган галим А.Е.Ферсман “Кечкенә генә инешегезне, үзегезнең яныгыздагы тауны, үзегез яшәгән төбәкне өйрәнегез. Бу елгалар, таулар бик кечкенә дип курыкмагыз, чөнки һәр нәрсә кечкенәдән башланып зурга әйләнә”, - дип әйтеп калдырган. Бөек академикның никадәр зур мәгънәгә ия сүзләре
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 371 КБ | |
| 371 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы
« Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбе»
муниципаль бюджет гомуми белем мәгариф учреждениесе
Ары авылы тарихы
(“Төбәгем тарихы”)
Укытучы:
Латыпова Г.А.
2025 нче ел.
Туган авыл, туган як. Ул һәркемгә газиз, кадерле. Туган якка багышлап, күпме җырлар җырланмаган да, күпме сәнгать әсәрләре язылмаган! Ә бит туган ягыңны күбрәк белгән саен, аны яратуың арта төшә. Күп белү өчен, аны өйрәнү кирәк. Танылган галим А.Е.Ферсман “Кечкенә генә инешегезне, үзегезнең яныгыздагы тауны, үзегез яшәгән төбәкне өйрәнегез. Бу елгалар, таулар бик кечкенә дип курыкмагыз, чөнки һәр нәрсә кечкенәдән башланып зурга әйләнә”, - дип әйтеп калдырган. Бөек академикның никадәр зур мәгънәгә ия сүзләре болар.
Әтнә районында исеме татарча бертөрле, ә урысча икенче төрле аталган ике генә авыл бар: Ары – Ислейтар, Казак Үртәме – Нуртяк. Ары - Әтнә районының иң көнбатышында, районның иң биек урынында (224м) урнашкан авыл. Авыл уртасында күлләр булуы да Арыга үзгәлек өсти. Ары тирәсендәге инешләрнең бер өлеше Илләткә койса, икенче өлеше Өлә елгасы аша Ашытка коя. Авыл тирәсендәге сулар, дистәләгән километр юл узгач, кабат Ашыт белән Илләт кушылган урында очрашалар.
Хәзер генә ул Ары район үзәгеннән ерак санала, ә авылга нигез салучылар авылны туендыручы, киендерүче, җылытучы урманга сыендырып, урман эченә салганнар.
Марсель Әхмәтҗановның “Татар шәҗәрәләре” дигән китабында ( Казан,
1995, 108 бит) Күлле Киме нәсел шәҗәрәсе бирелгән. Шәҗәрәдә, Бәерле
авылыннан өч бертуган чыгып, берсе- Айтуган – Каенсарга, икенчесе – Көнтуган – Арыга, өченчесе – Иртуган – Күлле Киме авылына нигез салганнар, диелгән.
Күчеп килгән туганнарының Айтуган исемлесе Каенсар авылы урынында торып калган. Көнтуган, арырак китеп, урман эчендәге күлләр тирәсенә төпләнеп, Ары авылын башлап җибәргән. Иртуган Каенсардан азрак читкә китеп, Көнтуганга караганда кимрәк арада, Киме авылына нигез салган. Бу урында Кименең иске зираты бар.
Аңлатмалы сүзлектә (I том, 74 бит) “ары” сүзенә нинди дә булса бер урыннан читкәрәк, ераграк дигән мәгънә бирелә.Хәзер дә бит “аргы як “ дип сөйләшәбез. Ары авылы исеме Күлле Киме (иске зират ) һәм Каенсар авылыннан арырак, ераграк китеп урнашу дигәнне белдерә. Үз чиратында “ары “ сүзе борынгы “ур”, “кура” сүзләреннән ясалган булуы бар. Борынгы телебездә “ур”—вал, калкулык, чокыр, крепость, ә “кура” шәһәр читендәге эченә вак таш, ком тутырылган агач бура, хәрби ныгытманы белдергән. Хәзерге көндә “кура” сүзе каралты-кура, кура җиләге сүзләрендә сакланган. “Ур”—“үр” сүзенә әйләнгән (Күәм үре, Ибраш үре). Уйлап карасаң, бу объектлар үтү өчен кыен, авыр урыннар бит. Үрне менү җәяүлегә дә, атка да, машинага да кыен шул.
Ары һәм Ислейтар исемнәренең килеп чыгышы турында авыл кешеләре арасында сөйләнгән вариантларны да тыңлап үтик. “Ар”—удмуртларның борынгы исеме. Татарлар килеп утырганчы, бу якларда удмуртлар яшәмәде микән? Әле хәзер дә күршедәге мари авылларында яшәүчеләр Ары авылын “Уда” диләр. Моның югарыда әйтелгән “ары” сүзенең “ар” (удмурт) сүзе белән туры килүдән дә килеп чыгуы бар. Ә менә элек бу урында марилар яшәве билгеле. Хәзер дә Арыда “Кирәмәт өсте басуы”, дигән урын бар. 1950 нче елларда, хәзерге трансформатор урынында, Кирәмәттән калган 5-6 юан чыршының үсеп утыруын әйтәләр. Мариларның бер өлеше урманлырак урынга күчеп киткән, ә бер өлеше татарлар белән яшәп калган, татарлашкан.
Арыдагы Әхмәтҗанов Фазылҗан Нигъмәтҗан улы: “Безнең нәсел мари нәселеннән башланып киткән”, -- дип әйтә торган булган.Кирәмәт- мәҗүси чирмешләрдә(мари), удмуртларда (ар), чувашларда дини мәҗүси бәйрәмнәр үткәрү өчен калдырылган изге урыннар, агачлыклар, урманның бер кисәге. Кирәмәттә барлык хуҗалык эшләре тыелган.
Татар энциклопедик сүзлегендә (229 бит, Казан 1999 ел) Илләттән 4 км ераклыкта урнашкан Ары авылы 1710 елдан билгеле дип язылган. Әби патша—Екатерина II указы нигезендә, Казан янындагы Карабай авылыннан Арының Олы күл буена 15 гаилә күчеп килгән. (Әби патшаның идарә иткән еллары 1762-1796). Күрәсең, дәүләт карары нигезендә ул чорда да крестьяннарны нәрсәгәдер кызыктырып яңа урынга күчереп утырту булган. Карабай авылы янындагы Коры елга (Сухая река) янындагы болыннар патша указы нигезендә шушы 15 гаилә карамагында калган. Арыга, яңа урынга күчеп килгәч тә, алар ел саен, печән вакытында шушында килеп, печәнне чабып, киптереп, Казанның печән базарына алып килеп сатканнар. Карабай авылы янындагы болын Ислейтарские луга—Ары болыннары дип йөртелгән. Печәннән соң да әле Ары кешеләре, үз ураклары җиткәнче, шушы Карабай авылы басуларында, урысларга да берәр атна урак урырга булышканнар. Монысы күпмедер бәягә килешеп. Әле революциядән соң да (1917) Арыдан Карабай болыннарына печән чабарга йөргәннәр. Шушы рәвешчә, патша, патша админстрациясе Казан тирәсендәге татар авылларын читкәрәк күчергән. Күчерүне сүз чыкмый, чуалыш чыкмый торган итеп эшләргә тырышканнар.
Әбкәләм - Иркәрәм - Исмәгыйль – Исхакый – Гомәр - Әүхәди (1855-1927)
- Ярулла (1885-1947) – Кәрим (1927 елда туган) Шәҗәрәдәге нәсел башы ---Әбкәләм Карабайдан күчеп килеп, Олы күлнең кояшка каршы ягына нигез салган.
Өлкәннәр сөйләвенә караганда, Карабайдан яңа урынга күчеп килүчеләр, Казаклар, Өлә авылына тукталганнар да хәйләгә керешкәннәр. Хәзерге Ары авылы тирәсендәге бер түмгәкле урында, түмгәкләрне түгәрәкләп, як-ягын
кисеп куйганнар.Ә аннары авылда яшәгән мариларга әйткәннәр: “Сез дә бу урында күп яшисез инде. Шулай да әйдәгез, якындагы түмгәклеккә барыйк. Кем бер тибүдә түмгәкне тибеп очыра, шул бу урында кала. Тибеп очыра алмаса, күчеп китә.” Мари бер, ике, өч... түмгәккә тибә, түмгәк урыныннан да кузгалмый. Татарлар алдан кисеп куйган тамгалы түмгәкләргә тибә. Түмгәкләр әллә кая очып китә. Марилар:”Без җиңелдек инде, китәбез”,-- дип, икенче урынга күчеп китәләр. Татарлар урман эчендәге күл буенда яшәп калалар. Ә берничә мари:”Нәрсә булса да булыр, без сезнең белән калабыз”,-- дип күчеп китмиләр. Бу хәл , чыннан да, булгандырмы, юкмы, әйтүе кыен. Ләкин халык хәтеренә кереп калгач, анда күпмедер дөреслек бар. Эшләргә кеше кирәк булгач, бу як җирләренең хуҗасы – алпавыт аларны Карабайдан китерткән булуы да бар.
Карабай авылыннан яңа урынга күчеп килгән хуҗалыкларны, руслар исәп-хисабын алырга килгәч: “Сез бик ерак киткәнсез икән”,-- дигәннәр. “Әйе, әйе, арырак киттек шул”,- дип җавап биргәннәр күчеп килүчеләр. “Ә сез безне ничек эзләп таптыгыз?”- дигәннәр татарлар. “По вашим следам”,- дип әйткәннәр руслар.
Русларга Арыга юлны Казаклар авылында өйрәтеп җибәргәннәр. Авылга рәсми исем бирү мәсьәләсе тугач, руслар менә шуны “след” һәм “ары” сүзләрен кушып, Ислейтар исемен ясаганнар.
1771-1773 елларда Ары авылы Д.А.Корсаков китабында, күл буенда урнашкан Ислеть авылы, шулай ук Ары авылы дип теркәлгән. Билгеле булганча, Ары авылыннан ерак түгел Илләт елгасы (русча Илеть) ага. Авылларның исәп-хисабын алганда, авылның исемен авыл тирәсендә урнашкан бик тә әһәмиятле күл, елга, чишмә, кое исеме белән бәйләп йөргәннәр. Ислейтар исеме менә шушы Илләт елгасы һәм татарча “ары” сүзенең бергә кушылуыннан барлыкка килмәдеме икән (деревня Ислеть (ислей-тарь), Ары
(Аря))? Бу вакытта Арыда 91 ир-ат яшәгән. Ир-атларның саны җан башыннан салым салу өчен кирәк булган.
Ислейтар – Илләт елгасы янындагы Арының рус администрациясе бозып ясаган варианты. 1834 елны, сигезенче ревизия вакытында Казан губернасы, Царевококшайск (Чар) өязе, Күәм-Лашман волосте Ары авылында (Ислейтарь) 223 ир-ат һәм 215 хатын-кыз яшәгән.
А.Артемьев китабында, 1859 елда Ары авылының (Ислейтарь (Аря)) 116 ху-
җалыгында 341 ир-ат һәм 366 хатын-кыз торган диелгән. Авылда мәчет булган. Арыда Ибраһимов Исмәгыйль, аның улы Мөхәммәтгали мулла булып торалар. Мөхәммәтгалинең Шакир (1873-1930) һәм Фатыйх исемле уллары муллалык эшен дәвам итәләр.Фатыйх мулла үлгәч, 1921 елны Арыга Яңа Шимбердән Вәсил мулла (Галиев) килә. Шакир, мулла малае буларак, кулга алына, Архангельск өлкәсендә төрмәдә үлә. Сүз уңаенда әйтеп китик, Васил мулланың энеләре: Зәки – Яңа Шимбердә, ә Касыйм Кушлавыч авылларында мулла булып торалар.Касыймның улы – язучы Әнәс Галиев үз әсәрләрендә алар турында яза.
Авылда мәчет ике катлы була. Манарасын 1937 елны кисәләр. Мәчет манарасын кисүдә абыйлы энеле Гафуров Шәйхи белән Гәрәфи катнашканнар.
1910 елны басылып чыккан “Казан губернасын тасвирлау” китабында Ары (Ислейтарь) турында түбәндәгеләр әйтелгән: 1897 елны беренче Бөтенроссия халык санын алу вакытында авылда 569 ир-ат, 546 хатын-кыз, 1908 елның
1 гыйнварына 613 ир-ат һәм 620 хатын-кыз яшәгән. 1910 елны авылдагы 222 хуҗалыкның 1583 дисәтинә җире булган. Авылда мәчет, бер мануфактура һәм дүрт вак-төяк кибете (лавка), тимерчелек, җил тегермәне халыкка хезмәт күрсәткән.
1918 елны Арының 240 хуҗалыгында 1539 кеше яши, аның 740 ы ир-ат, 799 ы хатын-кыз. Алар карамагында 1648 дисәтинә җир булган. Бу вакытта Ары Күлле Киме волостенда хуҗалык саны буенча икенче (Күлле Кимедән кала), ә халык саны буенча беренче урында торган зур авыл булган.
1923 елны авылның 221 хуҗалыгында 509 ир-ат, 570 хатын-кыз торган. Сугыш, ачлык нәтиҗәсендә авылда хуҗалык саны, анда яшәүчеләр кимегән. 1922 елны Корбангалиев Галинең җил тегермәне авыл кешеләренә хезмәт күрсәткән.
1927 елның ахырында Арыда 603 ир-ат һәм 617 хатын- кыз яшәгән. 1930 елны авылда 1220 кеше яши.
Утызынчы елларда Ары авылында Промартель төзелгән. Ул икегә бүленгән:” Чапай” артеле һәм “Йолдыз” колхозы. Чапай артеле арба көпчәге, чана, дуга эшләгән, заводта дегет, скипидар,күмер җитештергәннәр. “Йолдыз” хуҗалыгы иген үстерү белән шөгыльләнгән. 1559 нчы елны “Йолдыз” колхозы Бактачы һәм Яңа Бәрәскә авылларын берләштергән “Яңа юл” колхозы белән кушыла. 1960 елны “Йолдыз” колхозы Күлле -Кименең
“Алга” колхозы белән берләшә. 90 елларда Ары авылы, яңадан мөстәкыйль колхоз булып берничә ел яшәп алганнан соң, кабат “Күлле Киме” хуҗалыгы белән кушыла.
1938 елны Арыда җидееллык мәктәп ачыла. Мәктәп директоры булып Галиев Харис (Ары), Касыймова Шәмсеруй (Казаклар), Фазылҗанов Рәхим (Олы Мәңгәр), Измайлов Хәмбәл, Әхмәтшина Гарифә, Минһаҗев Равил (Җилгелде), Әхмәтова Ясминур (Күәм), Хафизов Гомәр (Каенсар), Сафиуллин Алмаз (Ары), Латыйпова Гөлназ (Ары) эшлиләр.
Бөек Ватан сугышында Арыдан 327 кеше катнаша, шуның 151е сугыш кырында ятып кала. Әхмәтова Марзия – сугышта элемтәче булып катнашкан бердәнбер хатын-кыз. Нигъмәтҗанов Фазылҗанның ,сугыштан кайтканда, күкрәгендә өч Кызыл Йолдыз ордены була.
Ары – урманнарга сыенып утырган авыл. Ары халкының элек-электән бөтен тормышы шушы урман белән бәйләнгән. Ары кешеләре янәшәдәге Биектау районына керүче Ислейтар урман хуҗалыгында эшли.
Ары тирәсендә һәрберсе кызыклы мәгълүмат бирерлек җирле атамалар бар.
Ары- күлләргә бай авыл. Шуларның иң зурысы – Олы күл.
Олы күл авылыбызның уртасында , Исмәгыйлев Илгиз абыйлар каршында урнашкан. Аның озынлыгы – 173м, киңлеге – 88м.. Иң тирән урыны -5-6 м. Мәйданы -1,5га. Күл җир асты һәм явым-төшем сулары белән туена.
Олыларның әйтүләре буенча , күл урман эчендәге яссы иңкүлеккә су җыелудан барлыкка килгән. Олы күл тар ермак аша Маһи күле белән тоташа. Маһи күле Гыйлемханов Габдуллахан абыйлар каршында, түбәнлектә урнашкан. Күлнең озынлыгы – 120 м, киңлеге – 20м.. Мәйданы – 0,24га, тирәнлеге – 1,2м..
Зурлыгы ягыннан Олы күлдән аз гына кечерәк күл – Чегән күле . Чегән күле авылга клуб ягыннан кергәндә сул якта, Әһлиев Зөфәр абыйлар каршында урнашкан. Озынлыгы – 134м, киңлеге - 70м, тирәнлеге – 1,8м, мәйданы – 0,94га.
Зиярат күле – авылыбызның зияраты янында урнашкан. Күл зур түгел. Озынлыгы – 30м, киңлеге – 20м.. Тирәнлеге 1м дан артмый. Коры елларны суы кибеп бетә. Мәйданы – 0,06га.
Торна сазы күле – Акбарыс таш карьерына барганда, уң якта басу кырыенда
таллар белән уратылган кечкенә күл бар. Ул әкренләп үлә бара. Күл ни өчен шулай атала соң ?
Тирән сулы киң мәйданны биләгән күл басу уртасында булган. Кырыйларында куаклар, камышлар үскән. Кошлар сайраган, бакалар бакылдаган,балыклар уйнаган. Язын торналар кайткан. Оялар корып, балалар
чыгарганнар. Аларны үстереп, үзләре белән көньякка иярткәннәр. Озак еллар шулай дәвам иткән. Ләкин күлнең кырыйларын сукалый- сукалый кечерәйткәннәр. Суы саеккан, балыклар азайган, кошларга җим беткән. Торналар бала чыгармыйлар, оя ясамыйлар. Ләкин һәр язда киләләр. Төшеп ял итәләр. Әйтерсең лә, бабаларының нигезенә дога кылалар.
Авылыбызда шулай ук ясалма күлләр дә бар. Шуларның берсе – Сияз күле. Күл түгәрәк формада. Диаметры – 50м . Мәйданы – 0,19га . Тирән түгел, яз көне 1,2м га җитә. Коры елларны кибеп бетә. Яруллин Кәримнәрнең бакча башында урнашкан.
Артель биясе күле – балалар бакчасына барганда, сул якта урнашкан. Күл зур түгел. Тирәнлеге 1,3м дан артмый. Озынлыгы – 100м, киңлеге – 15м, мәйданы – 0,15га.
Хәсби күле – авылыбызга Киме ягыннан килгәндә, сул якта басуда урнашкан. Күл зур түгел. Тирәнлеге – 1,4м, озынлыгы – 30м, киңлеге – 16м.. Элек бу басуга ашлык чәчелгән. Буш урынга тракторлар куелган, төнге каравылчы каравыллаган. Рауза апаның ире Галиәкбәр каравылчы булган. Сазлыклы урын сукаланмаган. Янында колхозның җил тегермәне булган. Тегермәнче булып Зөфәрнең әтисе Шәмси Гарәфие эшләгән. 1999 нчы елда
Хәсбинең малае Фәрит күлне казытты, балыклар җибәрде. Кыш көне дә сукмак бетми. Балалар җәй көне су коеналар.
Җир куеныннан көмеш балдаклар чыгарып ургылучы чишмәләр кемгә генә кадерле түгел икән? Безнең балачагыбыз да гүя шуннан башлана, яшел чирәмле чишмә юлы безне олы тормышка алып чыга.
Суларын инеш – елгаларга таба юллаган күп санлы йөгерек чишмәләр, тирән күлләр, зур- зур елгалар һәм диңгезләр, буалар, тәмле сулы коелар барлыкка китерәләр. Чишмәләр- кечкенә булсалар да, табигатькә җан өрүчеләр елга, күл, инеш, диңгез һәм океаннарга тормыш бирүчеләр.
Алда искә алынганча, безнең авылыбыз чишмәләргә бик бай. Аларның
һәрберсенең үз тавышы, үз тарихы,үз моңы, үз аһәңе, үз агышы, үз юлы бар.
Якташ шагыйребез Сибгат ага Хәким “ Бер тауда ун чишмә” шигырендә
язганча, безнең авыл елгасында ун чишмә бар. Әйтерсең, Сибгат ага безнең
чишмәләр турында язган.
Һәр чишмәнең үз тавышы, үз тарихы бар. Авылдашларыбыз сөйләвенчә, ул тарих менә болайрак.
Хәзерге көндә кешеләр тарафыннан кулланыла торган чишмәләр.
Корбан коесы – Шәүкәт Фәритенең бакча башындагы мул сулы чишмә. Беренче тапкыр Шәрип исемле кеше ачкан, кечкенә генә агач чиләк – куас чиләк куйган. Үткән – барганда, кешеләр сусауларын басканнар. Шуңа аның беренче исеме – Шәрип куышы булган.
Сугышка кадәр мәктәп чатындагы Баттал коесында су беткәч, колхоз зурайтып буралаган. Бу – 1938 – 1939 еллар тирәсе булган. 1960 елларда, авыл
советы кушуы буенча, Вәлиуллин Нәбиулла абый зурайтып буралаган. Ул сиртмәле, мул, тәмле сулы чишмә. 1992 елда чишмәнең өске бураларын яңарттылар. Сиртмәсе куелмады. Су алучы кеше бик аз. Кыш көне аңа сукмак та бетә. Җәй көне кунакка кайткан балалар чүп- чар салалар, пычраталар.
Шуның янында хәзерге вакытта үзенең тәмлелеге белән аерылып торган Кечкенә чишмә бар. Ул элек эт коена торган су күзе генә булган. Шул тирә кешеләре чишмәне зурайтканнар. 1994 нче елда, авыл советы кушуы буенча, Валиуллин Нәбиулла өске бурасын алыштырып, яңа түбә яба. Шул тирә кешеләре һәрвакыт чишмәне карап, тазартып торалар.
Ул чишмәләргә каршы яктагы елга борынында Хәким чишмәсе бар. Ул чишмә - Лесхоз урамының тау астында. Аерым казыган кеше юк. Шул тирә кешеләре, бергәләп казып , су күзе ачканнар. Шуны буралап, түбә астына куйганнар. Ул урам кешеләре тәмле телле, чөнки суы тәмле.
Җәйге матур көннәрдә кемнәр генә Уенлык урамыннан урманга бармыйлар икән, арып – талып, сусап кемнәр генә кайтмый икән. Менә шул
вакытта күпләр елга астында туктап ял итәләр.
Аталы – уллы Валиуллиннар (Нәбиулла абый белән Рәсих) ачкан су күзе бүген чишмә булып челтерәп ага. Аны такталар белән генә буралаганнар, янына сусауны басар өчен савыт куйганар. Кечкенә чишмә булсалар да, күпләргә яшәү көче бирәләр. Аның көмеш суын эчеп, җаннарына рәхәтлек, тәннәренә сихәт, беләкләренә көч алалар.
Фарсина Гөлбикә апалар каршысында карт тал төбендә Мәхти коесы бар. Аны Җамалиев Габдуллаҗан абый нигезендә торган Исмай бабай казыткан. Аның улы Сәлих абый җәй көне кайтып торып китә. Бу коены Җамалиев Габдуллаҗан абый тазартып, яңартып торган.
Үлемгә дучар ителгән чишмәләр.
Чишмәләрне без мәңге яшәр өчен яратылган үлемсез, илаһи чыганаклар дип кабул итәбез.
Шул үлемсезлеккә юл тоткан җир - әнкәнең зәңгәр күзләре кырылу – күңелне рәнҗетә, авыллар гомере киселә сыман тоела. Кешеләрнең битарафсызлыгы аркасында юкка чыга.
Корбан чишмәсенә каршы якта Әүхәт коесы булган. Яруллин Кәримнең бабасы исеме белән шулай атала. Әүхәт бабайга, хатыны чирләгәч, чишмә ачып, беренче суын эчерергә кушалар. Ул шушы урында чишмә ачып буралый.
Шифалы, тәмле суын хатынына эчерә. Чынлап та, шифасы тия – хатыны тазара.
Еллар үткән. Әүхәт бабайның оныгының хатыны да чирләгән – аягы авырткан, йөри алмаган. Ул апа – Мингазова Фирая апайның ире, Кирам абыйның әнисе Галия апа. Хәзерге көндә Казанда яшәгән олы улы, бу хәлне белгәч, шул ук чишмәне чистарткан, яңа бура иңдергән. Чишмә суы белән әнисен тазарткан. Менә нинди сихри көчкә ия ул чишмә суы! Ләкин бүгенге көндә бу чишмә күмелгән хәлдә . Ярны көчле яңгыр суы юып төшергән.
Шушындый ук фаҗигага дучар булган чишмә - Шәүкәт Фәритенең бакчасы буенда елга астында, тал төбендә - Майки чишмәсе. Төхфәтулла Миңкамалы дигән тол хатын яшәгән. Үткен, олы гәүдәле, көчле апа булган. Ургып утырган чишмә күзен күргәч, сай гына итеп казып буралаган. Шуннан су эчкән. Кич белән яшьләр шуның янында очрашканнар. Еллар узган, чишмә тузган. Җәйге эссе көннәрдә саркып утыра, әйтерсең, үз юлына яшен түгә.
Ары авылының күрке булган, заманында гөрләп торган Керәле чишмәсе нең даны еракларга таралган.Авылга килгән кунак егетләр монда суга килгән чибәр, сылу кызларны күзләргә килгәннәр. Фаил абыйлар бакча башында челтерәп аккан бу чишмә янында тал, юкә, нарат агачлары, төрле
куаклар үскән. Уенлык урамының сул як яры агачлары елганың икенче ягына да чыккан. Суга, әйтерсең, аллеядән барганнар.
Бу чишмәнең суына бөтен авыл халкы килгән. Данлы Керәле суы тәмле, чәй чыгара торган, изге су булган.
Бу чишмә юкка чыгып бара. Аның элекке матурлыгы юк. Мәктәп укучылары азрак чистартып, агачлар, чәчәкләр утыртканнар иде. Фаил абый
аңа бура иңдерде. Суын эчәләр.
Бүгенге көндә күп чишмәләр кеше ярдәменә мохтаҗ. Туган төбәгенең матурлыгын күрә белүче, суның тәмен тоючы бала әти - әнисен, кардәш –ыруларын, тирә - юньдәге кешеләрне ярата. Чишмәләрне карау, ачу, чистарту дин тарафыннан да изге гамәл санала. Саваплы 7 төрле гамәлнең берсе – чишмә казу.
Ары авылы тирәсендә тирән, коры елгалар (балкалар) да җитәрлек: Уенлык, Чапаш, Гайшәбикә, Токбай, Акмантар, Ибраш елгалары. Зур ышна, Иске ышна, Кирәмәт өсте басуы, Ибраш, Давыл башы, Корбый кыегы, Таш тау өсте, Халик ачуы дигән басуларда авыл халкы иген үстерә.Нәби абыйлар яки Уенлык урамыннан елга кырые буйлап туры юл “Халикъ ачуы” дигән урынга илтә . Бу зур булмаган ачыклык. Тирә-ягында юкәләр.
Әбиләрнең сөйләвенә караганда, бу урынны авылның Халикъ исемле кешесе, печән чабып алыр өчен, агачларын төпләп ачкан. Кем Халигы икәне
билгесез.
Минем туган авылым данлыклы кешеләргә дә бай. Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Әхмәтҗанов Гарәфи, полковник, хәрби фәннәр кандидаты Кәримов Габделфәт, Морки районы хакимияте башлыгы булып эшләгән Фазылҗанов Ринат, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, журналист Мөшәррәф Галиев һәм башка бик күп күренекле кешеләрнең туган авылы ул – Ары- Ислетар.
Эчендәге күлләре белән матур булган Казан шикелле шәһәрләр сирәк булган кебек, авыл уртасындагы балыклы, үрдәкле күлләре булган Ары кебек авыллар да аз. Урманы бөтенләй аз булган Әтнә районында, урман буенда яшәп ятучы, иген, урман үстерүче, терлек асраучы, авыл ул –Ары авылы.
Кулланылган әдәбият:
1. Ф. Гарипова “ Авылларыбыз тарихы”. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1995 ел.
2. Г. Нигъмәтҗанов “ Ары авылы”(“Әтнә таңы” газетасыннан).
3. “ Чишмәләребез тарихы “- Х.Разия, Ә. Гарәфетдин, В.Әһликамал сөйләгәннәрдән.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дэрес-йомгаклау:Ботендонья тарихы сэхифэлэре
Разработка урока для 4 класса по УМК " Школа России" по учебнику Плешакова....

Презентация " Бөтендөнья тарихы сәхифәләре"
Презентация к уроку Окружающий мир, 4 класс по программе "Школа России" по учебнику Плешакова...

Кайбыч районы Кече Кайбыч авылы тарихы
Үткән тарихны белмәгән кешенең бүгенгесе һәм киләчәге юк. Без үзебезнең туган ягыбызны, туган авылыбызны, аның кешеләрен һәм табигатен бик яратабыз. Яратмаслык та түгел, Кече Кайбыч авылы табигатьнең ...

"Авылым тарихы "
Легенда о происхождении моей родной деревни Татарские Суксы Актанышского района.Туган авылым Татар Суыксуы барлыкка килү турында легенда....

Каракитә авылы тарихы турында мифлар һәм легендалар.
Каракитә авылы тарихы турында мифлар һәм легендалар. мәкалә...