Мероприятие "Тукай эзләре буйлап"
план-конспект занятия (3 класс)
Предварительный просмотр:
Мероприятие
Тема: «Тукай эзләре буйлап!»
Максат: 1. Г. Тукай тормышы һәм иҗаты буенча белемнәрне тирәнәйтү.
2. Бәйләнешле сөйләм үстерү. Дөрес матур җөмләләр беләт Габдулла Тукай иҗатына кызыксыну уяту.
3. Аңлап сөйләү күнекмәләрен үстерү. Игътибарлы, ихтирамлы булырга өйрәнү.
Җиһазлау: презентация, интерактив такта, рәсемнәр, мәкальләр, альбомнар, китаплар күргәзмәсе.
Сыйныф сәгате барышы.
Исәнмесез укучылар! Без бүген татар халкының бөек шагыйре,
Г. Тукайның тормышы һәм иҗатына багышланган КВН – ярышка җыелдык. Аны “Тукай эзләре буйлап !» дип атарбыз . Аны белмәгән кеше дөньяда да юктыр. Бүгенге ярышта 2 команда көч сынашачак. . Һәр турда сезне кызыклы сынаулар көтә. Һәр дөрес җавапка 1 балл биреләчәк. Сүзне командаларга бирәбез:
1 команданың исеме «Сандугач»
2 команданың исеме «Күбәләк»
Бу исемнәр юкка гына сайланмады. Әйтегез әле, бу исемнәр кайдан алынган?
КВН барышында һәр командага сораулар биреләчәк.Әгәр кычкырып җавап бирәсез икән җаваплар кабул ителми. Бу уенның кагыйдәсе. Әйдәгез башладык. 1 нче тур. Г.Тукай тормышы буенча.
1.- Г. Тукай кайчан туган?
2. Нинди авылда туган? (Кушлавыч)
3. - Әтисенең исеме һәм ул кем булган ( мулла)
4. -Әнисенең исеме?
5. -Әтисе кайчан үлә?
6. Cасна мулласы Габдулланы кая илтә?
7. Әнисенең әтисе кемнәр белән яши? Аларның ничә баласы була?
8. Ачлык еллары. Бабай Габдулланы саклап калыр өчен аны кая җибәрә?
9. Печән базарында Габдулланы кемнәр уллыкка ала? Аларның исемнәре ничек?(Мөхәммәтвәли, Газизә)
10. Бу гаиләдә Габдулла никадәр яши?(2ел)
11. Ни өчен шәһәр һөнәрчеләре аны кире авылга кайтаралар?
12. Кырлай авылындагы Сәгъди абыйга җибәрәләр? Ни өчен? (улы булмый
13. Башлангыч белемне кайда ала. (Кырлай авылы мәдрәсәсендә)әннән
14. Кырлайдагы тормышы ни өчен бәхетле?
15. Тукайга 9 яшь. Уральскийга китә. Ул анда мәдрәсә алдындагы мәктәптә укый. Бу нинди мәктәп?
16. Кем иҗатлары белән кызыксына? (Лермонтов, Пушкин)
Үсә төшкәч газета һәм җурналларда эшли.
17. 1907 нче елда ул Казанга килә. Концертлар, кичәләр уздыралар. Дуслары бик күп була.
Нинди җурналда сатирик шигырьләрен бастыра?( Ялт-йолт)
18. Кайчан сәламәтлеге какшый?(1913 елның 15 апрелендә үлә)
19 Аның тууына ничә ел? (129)
20 Ул ничә ел яшәп кала?
Икенче тур. Г. Тукай әсәрләреннән өзекләр тәкдим ителәчәк Бу юллар кайсы әсәрдән? Аларны нинди герой әйтә?
1. Әйдәле, Акбай! өйрән син, арт аягың берлә тор;
Аума, аума! туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!
2. «Юк, сөекле Алмагачым, уйнасам, дәрсем кала.
Тукта, сабрит аз гына, ди, и кадерле Алмагач,
Һич уенда юк кызык, дәрсем хәзерләп куймагач».
3. Ни өчен син сайрамыйсың, Сандугач?
Шат була күңлем минем син сайрагач.
4. Әйт әле, Күбәләк,
Сөйләшик бергәләп
Бу кадәр куп очып
Армыйсың син ничек
5. Аһ, минем сайрар җирем урман иде,
Анда һәртөрле кызык тулган иде.
6. Тик гомрем бик кыска:
Бары бер көн генә,—
Бул яхшы, рәнҗетмә
Һәм тимә син миңа!
Өченче тур Г.Тукай шигырь-табышмакларының җавапларын табыгыз.
“Ел фасыллары”
1. Боз һәм кар эреде,
Сулар йөгерде,
Елап елгалар
Яшьләр түгелде,
Көннәр озая,
Төннәр кыскара
Бу кайсы вакыт?
Я, әйтеп кара?
2. Ашлыклар үсте,
Башаклар пеште,
Кояш пешерә,
Тиргә төшерә,
Халык ашыга,
Китә басуга,
Урагын ура,
Бу кайчан була?
3. Кырлар буш кала, ,
Яңгырлар ява,
Җирләр дымлана -
Бу кайчак була?
4. Һәр җир карланган,
Сулар бозланган,
- Уйный җил,буран,
Бу кайчан, туган?
Дүртенче тур.
Бу предмет кайсы әссәрләрдән?
Балта, тарак, читлек, ат, ботка, басма)
Бишенче тур.Тукай әкиятләренең геройларын без бик яратабыз . Өй эшенә әкиятләргә, шигырьләргә иллюстрацияләр ясарга бирелгән иде. Әйдәгез без аларны карап китик.
Алтынчы тур . Игътибар белән тыңлагыз. Мин хәзер һәр командага табышмак әйтәм, җавапларны чиратлап әйтәсез. Җаваплар Г.Тукай әсәрләреннән.
Нәкъ кеше кебек үзе ,
Бар маңгаенда мөгезе.
“Былтыр кысты”,- дип акыра,
Туганнарын чакыра? (Шүрәле)
Туннарга киендерә,
Җылыта, сөендерә,
Тоягы була ярык,
Исеме аның... (Сарык.) (“Кәҗә белән Сарык”)
Кешенең якын дусты,
Йортның тугры сакчысы.
Аннан гел игелек көт,
Ә исеме ничек? (Эт) (“Кызыклы шәкерт”.)
Чуар, йомшак күлмәге,
Тотсаң уңа бизәге.
Тоттырмый, китә очып,
Я кала җирдә посып. (Күбәләк.) (“Бала белән Күбәләк”)
«Сандугач» һәм «Күбәләк» командаларының баллары санала. Җиңүче команда билгеләнә.
Татар телендә мультфильм карау.
“Туган тел” җырын җырлау.
Укытучы Шулай итеп, укучылар, безнең бүгенге уен – ярышыбыз тәмамланды.Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын бик яхшы беләсез икән. Шуның белән сыйныф сәгате тәмам.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Белем иле - буйлап . Викторина.
"Белем иле буйлап" - викторина....
Г.Тукай иҗаты буйлап
Г.Тукай иҗатына багышланган 4 нче сыйныф укучылары өчен дәрес эшкәртмәсе. дәрес тибы: катнаш. Таныштыру, эңгәмә, уен, тест кулланыла....

Эшлекле уен. Экологик сукмак буйлап.
Әлеге эшлекле уен табигатьне саклауга багышланган. Ул төрле табышмакларны, кызыклы сорауларны үз эченә алган....

2 нче сыйныф "Кырлар буйлап уңган көз йөри"
"нче сыйныфта "Кырлар буйлап уңган көз йөри " бүлеген өйрәнү өчен презентация...

2 нче сыйныфта "Кырлар буйлап уңган көз йөри" бүлегенә презентация
2нче сыйныфта "Кырлар буйлап уңган көз йөри " бүлеген өйрәнү өчен презентация...


