Телдән журнал "Сәламәтлек һәм көндәлек режим"
план-конспект занятия по зож на тему

Хамзина Миляуша Даниловна

Сәламәт тормыш  рәвешенең төп шарты – режим, аны дөрес үтәү кирәклеген төшендерү, начар гадәтләрне булдырмау, алардан арыну юлларын тәкъдим итү,укучыларда милли үзаң тәрбияләү буенча класстан тыш чара эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл slamtlek_hm_kondlek_rezhim.docx25.34 КБ

Предварительный просмотр:

Сәламәтлек һәм көндәлек режим

Телдән журнал

Максат: сәламәт тормыш  рәвешенең төп шарты – режим, аны дөрес үтәү кирәклеген төшендерү. Начар гадәтләрне булдырмау, алардан арыну юлларын тәкъдим итү. Укучыларда милли үзаң тәрбияләү.

Җиһазлау: “Сәламәтлек һәм көндәлек режим китабы” презентациясе, сәхнә атрибутлары, плакатлар.

Журналның беренче битен ачабыз:

Сәламәт яшәү рәвеше турында презентация карау, аны анализлау, мәктәптә сәламәтлек торышы турында обж укытучысының чыгышын тыңлау, бәя бирү.

Журналның икенче битен ачабыз:

 Сәхнәләштерелгән “Хәзер” күренеше күрсәтелә.

Әни:

- Гөлнур, уян, тор инде.

Гөлнур:

-Хәзер торам. Хәзер.

 Әни:

  Кояш көлә, көн җылына,

  Ә син һаман ятасың.

  Тор инде, тор инде,

   Кеше көлдермә инде.

 Гөлнур:

- Сабыр итегез инде, аз гына ятыйм инде.( Киерелеп, авызын ачып иснәп, урыныннан тора.)

Әни:

- Гөлнур, тешеңне чистарт, юынгач, ашарга утырырсың.

Гөлнур:

- Хәзер, тиз генә юынам. (Озак юына, әнисе иртәнге ашны әзерләп, кызын көтеп утыра.)

Әни:

 - Гөлнур, сине күпме көтәргә була. Чәеңне дүртенче мәртәбә алыштырам бит инде.

Гөлнур:

- Әни, әни, түз инде. Хәзер киләм бит инде.

( Кич җитә. Гөлнур дәрес хәзерли, әнисе оекбаш бәйли.)

Әни:

 - Гөлнур, йокларга вакыт. Урамда озак йөреп, дәресеңә бик соң утырасың. Гөлнур:

 - Хәзер, әнием, хәзер.

Әни:

- Ничә генә әйтсәм дә,

 Син һаман тыңламыйсың.

 Иртән тагын йокың килеп,

 Күзеңне ачалмыйсың.

Гөлнур:

- Хәзер, әнием, хәзер.

Алып баручы:

- Сез Гөлнурны нинди кыз дип уйлыйсыз? Аның таркау икәнлегенә, көндәлек режимны үтәмәвенә төшенгәндерсез инде. Әлбәттә, аның кебек булырга ярамый. Сез дә үз тәртибегез, көндәлек режим турында исегездән чыгармагыз.

Журналның өченче битен ачабыз:

Алып баручы:

- Кайбер укучылар вакытның кадерен белми, аны файдалы итеп үткәрү өчен режимны үтәргә кирәк.

- Ә хәзер икенче күренешне карап китик.

- Шакир, режимның нәрсә икәнен беләсеңме?

- Билгеле, беләм. Режим... Режим- нәрсә телим, шуны эшлим...

- Режим- көндәлек тәртип кагыйдәсе ул. Син менә шул кагыйдәләрне үтисеңме?

- Арттырып та үтим әле.

- Ничек итеп арттырып үтисең?

- Кагыйдә буенча көнгә ике тапкыр урамга уйнарга чыгарга тиеш. Ә мин дүрт тапкыр чыгам.

- Юк, син көндәлек режимны арттырып үтәмисең, ә бәлки тәртип кагыйдәләрен генә бозасың. Көндәлек режим уйнау гына түгел ул.

- Беләм. Иртән торасың, зарядка ясыйсың, юынасың, урын-җирне җыясың, иртәнге ашны ашыйсың да мәктәпкә барасың. Аннары-көндезге аш. Саф һавада буласың, дәресләрне әзерлисең. Өйдәге эшләрдә булышасың, китап укыйсың.

- Яхшы.

- Режимны тагын да яхшырак итеп үтәргә була.

- Ничек?

- Менә болай. Йокыдан торасың, иртәнге ашны ашыйсың, саф һавада йөрисең, көндезге ашны ашыйсың, саф һавада йөрисең, чәй эчәсең, саф һавада йөрисең һәм йокларга ятасың.

- Болай булмый. Мондый режимда яшәсәң, ялкау булып үсәсең, белемең дә булмас.

- Юк, сез дөрес әйтмисез.

- Ни өчен?

- Чөнки без көндәлек режимны әби белән бергә үтибез.

- Ничек инде әби белән?

- Менә шулай. Режимның яртысын әби үти, яртысын- мин. Шулай итеп режим тулысынча үтәлә.

- Аңламыйм, бу ничек була инде?

- Бик гади. Йокыдан мин торам, әби зарядка ясый. Әби юына, урын-җирне җыя. Иртәнге ашны мин ашыйм.Саф һавада мин йөрим,көндезге ашны мин ашыйм, әби дәресләрне караштыра.

- Сиңа оят түгелме? Синең ни өчен тәртипсез икәнне мин аңладым инде.

Алып баручы:

- Укучылар, Шакир нинди малай? ( Ул кәндәлек режимны гел үтәми, ял итеп кенә йөри, ялкау, үзен генә ярата.)

- Ә ничек булырга тиеш? ( хезмәт белән ял аралашып барырга тиеш.)

Журналның дүртенче битен ачабыз:

“ Тәмәке- юк!” күренеше күрсәтелә.(“ Өч аю” әкиятенә нигезләнеп эшләнә: аю тәмәке тартып авырый, хатыны, баласы хәвефкә төшәләр. Доктор дәвалый, киңәшләрен бирә. Тәмәкене зур чокырга күмеп куялар, сәламәтлек сагына басалар. Шигырьләр укыла.)

Журналның бишенче битен ачабыз:

Компьютер алдында малай утыра. Әнисе:

- Улым, мәктәпкә соңга каласың. Мин эшкә киттем, кайтканда кибеткә кереп, ипи, сөт алырсың, ярыймы!

Малай:

- Ярый, әни, ярый. (Үзе дәртләнә-дәртләнә уйный) 

Сәхнәдә торган сәгать теле көндезге вакытны күрсәтә. Телефон шалтырый. Малай дан күзен алмыйча сөйләшә:

- Ә, Рамил, синме. Сәгать ничә дисең? Унике... Авырыйм шул, шуңа килмәдем, укытучыга әйтерсең инде, ярый, пока. (Котыра – котыра уйнавын дәвам итә.) Сәхнәдә торган сәгать теле кичке вакытны күрсәтә. Әнисе эштән кайта:

- Улым, кайттың да мыни? Ничәлеләр алдың соң? (Малай дәшми) Әнисе чыгып керә дә:

- Син кибеткә кермәдеңмени? Ник дәшмисең? (Малай,  уенда җиңелеп, ачулы йөз белән сикереп тора да әнисенә кычкыра):

- Син миңа җиңәргә ирек бирмәдең, мине алар җиңделәр, үтерделәр, мин аларны юк итәргә тиеш, мин аларны, аларны... (куркыныч хәрәкәтләр ясап әнисенә таба бара, әнисе артка чигенә-чигенә кереп китә.)

Алып баручы чыга:

- Монысы нинди авыру тагын?

Бер укучы чыгып:

- Бу –игромания, компьютер уеннары белән мавыгу. XXI нче гасыр чире.  

Журналның бишенче битен ачабыз:

 Укучылар чыгышы.  

Кеше һәм аның яшәү тирәлеге.    

Кеше -  җирдә тереклек итүче 3млн. биологик төрнең берсе. Ләкин ул тере табигать вәкиле генә түгел. Ә бәлки шәхес тә. Кешенең яшәү тирәлеге – тере һәм тере булмаган табигать шартлары, ул үзе тудырган матди һәм мәдәни байлыклар җыелмасы.

Кешенең табигатькә зыян китерүе сер түгел, һәм күп кенә авырулар килеп чыгуга да ул үзе сәбәпче. Яшәү шартлары начарлануга бәйле рәвештә, хәзер алкоголизм, наркомания, таксикомания кебек яман чирләр киң таралу хафага сала.

Әйләнә - тирә торышының сулыш органнарына тәэсире.

Һаваның дымлылыгы, температурасы, химик һәм бактериаль төзелеше, хәрәкәт итү тизлеге кешенең сулыш органнарына турыдан-туры йогынты ясый. Ел фасылына бәйле рәвештә сулыш юллары ялкынсынуның кимүе яки көчәюе шуның белән аңлатыла. Бигрәк тә тәмәке һәм автомобиль төтенендә булган асбест, бензопирен кебек матдәләр үпкәдә яман шеш китереп чыгарырга мөмкин.

Тәмәке тартуның йөрәк, кан тамырлары системасына тәэсире.

Статистик мәгълүматларга караганда, тәмәке тарту белән мавыгучы 15-17 яшьлек яшүсмернең сәламәтлегендә әллә ни тайпылыш күзәтелмәсә дә, аның кан басымы тиешеннән югарырык. Хәтта бер генә тәмәке тартса да күрсәткеч ешрак була. Кан йөреше начарлану исә организмның формалашуын һәм үсешен тоткарлый.

Алкоголь һәм наркотикларның нерв системасына тәэсире.

Алкоголь һәм наркотиклар кешене физик яктан гын зәгыйфьләндерми, аның рухын да көчсезләндерә, үтерә. Кечкенәләр, олылардан күреп, әлеге начар гадәтләргә өйрәнә, зур булып күренергә тели.

Компьютерның кеше сәламәтлегенә зыяны.

Бүгенге тормышны дан башка күз алдына да китерүе кыен. Аның уңайлыклары белән беррәттән сәламәтлеккә зыяны да байтак. Күзләргә, умыртка сөягенә, буыннарга, кул-бармакларга компьютер начар тәэсир итә. Яңа төрле авырулар барлыкка китерә. Ә иң куркынычы: андагы уеннар, кешеләрне чын тормыштан аерып, вертуаль дөньяга алып китә һәм кеше үз гомерен заяга уздыра. Аны тормыш мәшәкатьләре кызыксындырмый башлый. Бу исә кешене ялкаулыкка, сорыкортлыкка, комсызлыкка алып бара.

Алып баручы:

- Шулай итеп, журналыбызның соңгы битен яптык. Сез нинди нәтиҗәләр ясадыгыз, нинди фикерләр туды? Журнал файдалымы? Аны кемнәргә тәкъдим итәр идегез?

(фикер алышу)

 Алып баручы:

- Акыллы кеше ялгышмый. Ялгыш адым ясаса да, төзәтү юлларын таба. “Соңгы чиккә җитү – акыл чикләнгәнлек һәм вак җанлылык күрсәткече”,- дигән Бальзак. Яман гадәтләрдән өстенрәк булыйк. Бүген әйтелгән киңәш-фикерләрне истә тотып, үз сәламәтлегегезне саклауга һәм ныгытуга игътибар итегез. Сәламәт һәм бәхетле булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Телдән журнал “Әдәпленең – теле саф”

Класс сәгате укучыларны төрле милләт халыкларының бер-берсен сәламләве белән таныштыра.Иң мөһиме һәрвакытны кешеләргә карата игътибарлы булырга кирәклеккә басым ясый....

100 эчендә телдән исәпләү

2нче сыйныфта 100 эчендә телдән исәпләүне ныгыту өчен әзерләнгән дәрес эшкәртмәсе....

100 эчендә телдән исәпләү,презентация

100 эчендә телдән исәпләүне ныгыту өчен презентация....

1 сыйныфта телдән исәпләүгә "1-10 эчендә нумерация"темасына презентация.

Рәсемнәр ярдәмендә телдән исәпләүгә күнегүләр эшләү....

Мәдәният туган телдән башлана.

  Президентыбыз  Миңнеханов Рөстәм Нургали улы, "2014нче елда Татарстан Республикасында Мәдәният елы уздыру турында"гы боерыкны имзалады (№УП - 847, 29 август - 2013 ел)....

МАТЕМАТИКА ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ТЕЛДӘН ИСӘПЛӘҮ КҮНЕГҮЛӘРЕНЕҢ УКУЧЫ ШӘХЕСЕ ҮСЕШЕНДӘ РОЛЕ

МАТЕМАТИКА ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ТЕЛДӘН ИСӘПЛӘҮ КҮНЕГҮЛӘРЕНЕҢ УКУЧЫ ШӘХЕСЕ ҮСЕШЕНДӘ РОЛЕ...

Брошюра 4 нче сыйныфта математика дәресләрендә телдән исәпләү күнегүләре (УМК "Школы России")

4 нче сыйныфта математика дәресләрендә   телдән исәпләү күнегүләре                               ...