Юл йөрү кагыйдәләре (ПДД)
план-конспект занятия по обж (старшая группа) на тему

"Шәһәргә экскурсия" дип аталган шөгыльдә балаларда  юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту күздә тотыла.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yulda_yoru_kagyydlre.docx18.21 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Шәһәргә экскурсия.

Максат: юлда йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрне ныгыту;транспорт төрләрен кабатлау һәм светофор белән таныштыру;балаларда ихтибарлылык һәм бер-береңә карата ягымлылык тәрбияләү.

Сүзлек:транспорт,светофор.

Материаллар:1)милицонер киеме,светофор атрибутлары, 2)шарлар(кызыл, сары, яшел), 3)рәсемнәр, 4)туп.

Алдан эшләнелгән эш: олы юлга экскурсия, транспортны күзәтү, рәсемнәр карау, әңгәмәләр.дидактик уеннар,әдәби китап уку,бию-җырлар өйрәнү.

Шөгыль барышы. Тәрбияче: Яшәгән ди булган ди,бер авылда Мырауҗан исемле песи,Сарбай исемле эт, Бак-бак исемле үрдәк, Пи-пи исемле тавык. Беркөнне алар бергә җыелганнар да ,киңәш иткәннәр дә ,шәһәргә барып кайтырга уйлаганнар.Ә шәһәр бик зур,анда урамнар да озын һәм киң икән.Ә юлда бик күп машиналар йөри ди.Балалар шәһәрдә нинди машиналар йөри? ( автобуслар, троллейбуслар.трамвайлар...) Аларның барсын бергә ничек атыйлар әле? (транспорт дип)Тәрбияче,җырлый аның артыннан, (песи,эт,тавык,үрдәк "баралар") Тавык,үрдәк,эт һәм песи шәһәргә баралар. Ой-ой-ой шәһәрдә бит куркыныч. Шәһәрдә йөри белсәң ,бул тыныч ,бул тыныч.

Тәрбияче: Әйе, шәһәрдә бик күп транспортлар йөри.(юлга күрсәтә) Юлның икенче ягында балалар бакчасы урнашкан. Безнең дусларның балалар бакчасына бик тә керәселәре, андагы балаларны күрәселәре килгән.Ләкин машиналар йөриләр дә , йөриләр һич кенә лә чыгарга ирек бирмиләр ,ди.

 Эт :Эй, хәзер мин тиз генә чыгам да китәм,ә сез минем арттан чыгыгыз,-дигән(этне машина "бәреп" китә.

(Милиционер сыбызгысын кычкырта)Эй син эткәй юлда йөрү кагыйдәләрен белмисең мени? Ә сез дуслар кая җыендыгыз?

Песи,тавык,үрдәк:Без авылдан килдек,шәһәрне күрәсебез килде.

Милиционер: һәр җирдә-авылда да,шәһәрдә дә юл йөрү кагыйдәләрен белергә кирәк.(светофорга күрсәтә) Менә бу светофор.

Светофор: Мин светофор, минем белән дус булырга кирәк.Менә карагыз минем 3 күзем бар кызыл төс-туктап тор, сары төс- әзерлән, яшел төс- кузгал.(светофор балаларга яшел,сары.кызыл шарлар бүләк итә, бу төсләрнең нәрсә аңлатканын сорый. балалар җавап бирәләр). Милиционр "ак сызыклардан"(зебра) балаларны икенче якка озата. Балалар бакчасыннан балалар чыгып каршы алалар (зурлар) Бию: "шофер"

Бер бала: Исәнмесез дуслар ,кем сезгә шарлар бүләк итте? Хайваннар: светофор.

Кызыл төс нәрсә аңлата?Яшел төс нәрсә аңлата? Сары төс нәрсә аңлата? Тәрбияче: әйдәгез әле балалар "Светофор " уенын уйнап алыйк.(кызыл шарны күрсәтсә-балалар,туктап торалар; сары шарны күрсәтсә- кул чабалар;яшелне күрсәтсә-бер урында атлыйлар.) Тавык чебие керә,ул елый. Тәрбияче: ник елыйсың? Чеби: менә тубым юлга тәгәрәде.

Тәрбияче: балалар юл кырыенда уйнарга ярыймы? Юк.Ә кайда уйнарга ярый? Ишек алдында, уен мәйданында.Ишеттеңме чеби? Әйе, рәхмәт сезгә

Тәрбияче: Балалар ,әйдәгез әле "Цыпленок» дигән русча уен уйныйбыз(зурлар,кечкенәләр бергә уйныйлар)цып-цып цыпленок мой, ты скорей беги домой, курица волнуется :нет цыпленка моего ,нет его, нет его. Цыпленок: я здесь)

Тәрбияче: балалар , әйдәгез бу авыл кунакларын  автобуска утыртып озатыйк.(ишектән керү кагыйдәләрен искә төшерә) Балалар бергәләшеп китәләр.

ШӨГЫЛЬ ТӘМАМ.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Юлда йөрү кагыйдәләре

Балаларны юлда йөрү кагыйдәләре белән таныштыру...

Конкурс совместно с родителями "Сез юл кагыйдәләрен беләсезме?"

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары һәм аларның әти-әниләре, әби-бабалары белән үткәрелгән бәйге....

“Юлда булсаң-бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!”

Мероприятие с родителями по ПДД...

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган кичә

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган кичә...

Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча КВН

Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча КВН...

Тема: “ Исән-имин йөрим дисәң, Бел син юл кагыйдәсен!”)

Юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәлэренеңөйрәтү буенча күңел ачу иртәсеплан-конспекты.(Зурлар төркеме).Тема: “ Исән-имин йөрим дисәң,Бел син юл кагыйдәсен!”( Яки Шүрәле маҗаралары)...

ТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.” (Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)

КВНТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.”(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)...