"Балтач юллары"
план-конспект занятия по обж (старшая группа)

Танып белү белем өлкәсе буенча зурлар төркеме өчен “Балтач юллары” темасына шөгыль конспекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл baltach_yullary.docx20.41 КБ

Предварительный просмотр:

Танып белү белем өлкәсе буенча зурлар төркеме өчен

 “Балтач юллары” темасына шөгыль конспекты

Максат: Балтач юллары буйлап юл йөрү кагыйдәләрен саклап һәм үтәп йөрү.

Бурычлар:

- юл билгеләрен таный һәм әйтеп бирүләренә ирешү, юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен ныгыту.

- Балтачның истәлекле урыннарына кызыксыну уяту, дуслык хисләре тәрбияләү.

- урамда йөргәндә игътибарлы булырга, юл йөрү кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү.

Сүзлек өстендә эш: җәяүле кичүе, автобус тукталышы.

Җиһазлар: серле тартма, Балтач турында рәсемнәр, пазллар, юл билгесе, җәяүле кичүе, кызыл флаглар.

Кулланылган әдәбият:

1. Обучение детей в дошкольных образовательных организациях правилам безопасного поведения на дорогах/учебно-методическое пособие для педагогов дошкольных образовательных организаций/сост.: Р.Ш.Ахмадиева, НС.Аникина, Л.Р.Габдурахманов, Р.Н. Минниханов, В.Н.Попов, - Казань, ООО “Фолиант” , 2017.

2. «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юлларда үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү дәресләре циклы», Методик күрсәтмәләр, 2010 кулланып эшлим.

3. Русско-татарский английский словарь по безопасности дорожного движения/ Р.Ш.Ахмадиева, Л.Р.Габдурахманов, и др.; Казань: ГБУ «НЦБЖД», 2017.-204 с.

Барышы:

Кереш өлеш: Исәнмесез, балалар! Ничек кәефләрегез?

-Балалар, игътибар итегез әле, өстәлдә серле тартма тора. Карыйбызмы нәрсә икәнен? (өстәл янындагы коробкага киләләр. Коробка эчендә Балтач рәсемнәре).

-Балалар,  бу рәсемнәрдә нәрсә күрәсез?

-Кайсы район күрсәтелгән?

-Без кайсы районда яшибез? (рәсемнәрне тактага магнит белән ябыштыралар)

-Балалар, Балтачның үзәгендә бик матур бик матур урын бар – ул Балтач ял паркы. Сезнең анда булганыгыз бармы? Мин Сезгә шунда барырга тәгъдим итәм. Сез ризамы?

1.  (Экранда 1 слайд : Балтач ял паркы) Балалар, “Балтач” ял паркы кайда урнашкан? (үзәктә). Ә ничек барып җитергә була балалар бакчасыннан паркка? (балаларның җаваплары: машина белән, автобус белән, җәяү барырга була). Балалар, әйдәгез без башта җәяү барыйк, әгәр арып китсәк берәр транспортка  утырырбыз.

-Балалар, без җәяү юлның кайсы өлешеннән барабыз? (тротуардан)

-Ә машина юлыннан барырга ярыймы?

- Юлдан барганда флагларны да тотып барырга онытмыйк.

-Әйдәгез, сәяхәтебез күңелле булсын өчен шигырь сөйләп барабыз. Урамнарны күзәтеп

Үткәннәрне кисәтеп

Чатта тора светофор

Сакта тора светофор.

Янып тора 3 күзе

(тротуар буйлап шигырь сөйләп баралар). (Экранда  2 нче слайд: тротуар)

- Балалар, игътибар итегез, безнең тротуарыбыз бетте. Хәзер безгә юлның икенче ягына чыгып юлны дәвам итергә кирәк. Юлның бер ягыннан икенче ягына кайдан һәм ничек чыгабыз? ( “пешеходный переход”“җәяүле кичүе” аша) 

- Балалар игътибар итегез, әле, җәяүле кичүе янындагы юл билгесен кайсыдыр шаяны каплап куйган. Әйдәгез, менә бу юл билгесен төзесәк нинди билге икәнен белербез.

2. “Юл билгесен төзе” (ике командага бүленеп “Җәяүле кичүе” билгесен төзиләр. )

-Нинди юл билгесе бу?

- Кабатлыйк әле “Җәяүле кичүе”.

- Әлеге юл билгесе - җәяүле кичүе икәнен кисәтүче билге.

-Менә без тиешле урыннан юл аша чыгып дәвам итә алабыз.

- Балалар, карагыз әле, әнә теге бала ниндидер хәлгә юлыккан бугай! Аңа ярдәм итәбезме?

3. “Юлдагы ситуацияне» чиш. (Экранда 5,6, 7 нче слайд: “Дорожная ситуация”)

- Нәрсә күрәсез?

- Нәрсәне дөрес эшләми?

- Балалар, сезнең белән юлда йорергә дә куркыныч түгел, сез шундый күп беләсез.

-Балалар арыдыгызмы? Игътибар итегез әле, без кая килеп җиткәнбез? (слайдта “автобус тукталышы” билгесе һәм тукталыш рәсеме.)

- Бу нинди билге?

- Әйе, дөрес. Бу автобус тукталышы билгесе. Монда авобус туктый.

- Димәк, без моннан сәяхәтебезне автобуста  дәвам итә алабыз. Әнә автобуста килеп туктады.

Балалар автобуска утыра.

-Балалар автобуска утыргач нәрсә эшләргә кирәк? (каеш эләктерергә кирәк).

4.  Әлеге уенны без рус теләндә уйнарбыз. “Да-да-да-да”, “нет-нет-нет” уены уйнау.

Кататься с горки на санках, если горка выходит на проезжую часть дороги (нет).

Ездить на велосипеде по дороге задом наперед (нет).

Уступать место в транспорте старшим (да).

Переходить дорогу на красный свет светофора (нет).

Высовываться из окна во время движения транспорта (нет).

Перебегать улицу перед близко идущим автомобилем (нет).

Играть в футбол но проезжей части дороги (нет).

Входить в автобус в заднюю дверь (да).

Разговаривать с водителем во время движения (нет).

Вот в светофоре горит красный свет. Можно идти через улицу? Нет.

Ну, а зеленый свет горит, вот тогда можно идти через улицу?Да.

 Старушка - преклонные очень года. Ты место ей уступишь? Да.

- Менә балалар, юл кагыйдәләрен дөрес үтәп, исән-имин “Балтач” ял паркына да килеп җиттек.  

Йомгаклау. – Балалар, Сезгә Балтач юлларында йөрү ошадымы?

-Юлда йөргәндә нәрсә авыр булды?

-Әнә еракта коелган агачлар яфраклары бар. Шулардан букет ясыйк балалар, көзге табигатькә сокланыйк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: “Балаларның юлларда һәм урамнарда үз-үзләрен тотуы. Велосипед һәм аннан файдалану"Эшне үтәде: Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә

Программа эчтәлеге :Белем бирүче: Балаларны велосипед һәм аннан ничек файдалану, аны буеңа һәм яшь үзенчәлегенә карап сайларга өйрәтү. Велосипед өчен кирәкле юл билгеләре  белән танышт...

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә Харис кызы Тема: “Елмаюга ни җитә – елмаю боз эретә”

Максат:         Балаларда халык әсәрләре аша ярдәмчеллек һәм ягымлылык хисе тәрбияләү,тылсымлы сүзләр куллануны активлаштыру. Балаларда халык авыз иҗаты ә...

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә Харис кызы. Уртанчылар төркеменә әхлак тәрбиясе бирү буенча перспектив план.

Максат:Балаларга иң гади әхлак кагыйдәләрен системага салып өйрәтү, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү, бер-берсе белән дустанә мөнәсәбәт урнаштырырга өйрәтү, әйләнә-тирәгә сакчыл караш тәрбияләү...

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә Харис кызы Тема: “Авыл урамына сәяхәт” (Өлкәннәр төркеме.)

Максат:балаларны җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләр белән таныштыруны дәвам итү.Җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләр хәрәкәт итүче транспортка юл читеннән каршы бару, юлны аркылы чыгу тәртибен аңлату....

Адымнар нык, юллар имин булсын.

Барыбызның да максатыбыз уртак - нәниләребез сау - сәламәт, таза, нык, акыллы булып үссеннәр иде. Шушы максаттан чыгып без әти-әниләр белән төрле чаралар, күңел ачулар үткәрәбез....

"Юллар имин булсын!"

Зурлар төркемендә юлда йөрү кагыйдәләре өйрәтү...

"Туган ягым - Балтачым"

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен танып-белү буенча чара. Максат: Балаларга туган телдә үзара һәм өлкәннәр белән бай, эчтәлекле аралашу барышында Балтач бистәсе турында белемнәрен арттыру ...