Йомгаклау шөгыле . Китапханәгә сәяхәт.
план-конспект занятия (подготовительная группа) на тему

Сибгатуллина Гульназ Шамилевна

Бурычлар:

1.        Балаларда китапханәче хезмәтенә карата ихтирам, китапханәдә үз-үзеңне тота белү сыйфатлары тәрбияләү.

2.   Китапханә белән турыдан-туры таныштыру аша балаларда күзәтүчәнлек, игътибарлылык, эзлекле фикерләү сәләтен үстерү.

3.  Балаларга китапханәче һөнәренең мөһимлеген аңлату. Сүзлек: редактор, китап төпләү, китап бастыру. Җиһазлар: «Китапханәче» рәсеме.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kitaphanege_seyahet.docx23.24 КБ

Предварительный просмотр:

Йомгаклау шөгыле

Тема:  Китапханәгә сәяхәт.

Бурычлар:

  1. Балаларда китапханәче хезмәтенә карата ихтирам, китапханәдә үз-үзеңне тота белү сыйфатлары тәрбияләү.
  2. Китапханә белән турыдан-туры таныштыру аша балаларда күзәтүчәнлек, игътибарлылык, эзлекле фикерләү сәләтен үстерү.
  3. Балаларга китапханәче һөнәренең мөһимлеген аңлату. Сүзлек: редактор, китап төпләү, китап бастыру. Җиһазлар: «Китапханәче» рәсеме.

     Эшчәнлек барышы:

  1. Табышмак:

Тавышсыз, кулсыз булса да, Күп сүзле, күп рәсемле. Нинди тылсымлы әйбер ул? Син, дускай, беләсеңме? (Китап)

  1. Китапханәгә экскурсия:
  • Китапханә ни өчен кирәк?
  • Ул нинди заллардан тора?
  • Киштәләр нинди бүлекләргә бүленгән? Ни өчен?
  • Китапханәдә үзеңне ничек тотарга кирәк?
  • Китапханәче нинди эшләр башкара?
  1. Мәкаль: Эчтәлеге буенча фикер алышу.

Китап укысаң - белемең артыр, укымасаң – белгәнең дә онытылыр.

  1. Зиһен уены «Кайда, нәрсә, ничек?»
  • Китапның гомере озын булсын өчен, нәрсә эшләргә кирәк?
  • Китапка язар өчен башта нәрсәләр кирәк?
  • Язучы, шагыйрь китап өчен нәрсә яза?
  • Редактор нишли?
  • Кем китап бастыра?
  • Китапның битләрен нишләтәләр? (Ябыштыралар, төплиләр)
  • Рәссам нишли?
  • Кайчан китап әзер була? (Тышлап, исем кушкач)
  • 5. Тел көрмәкләндергеч «Тап».

Тап-тап-тап — кызыклы китап.

Тап-тап-тап - калын китап. Тап-тап-тап - рәсемле китап. Тап-тап-тап - бу минем китап.

Тап-тап-тап - миңа бир китап.

  1. Мәкаль. Эчтәлеге буенча фикер алышу. Китап - кешенең дусты.

     7. Шигырь уку: Х.Шабанов. “Кадерлә син китапны».

     8.Нәтиҗә.



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Беренче кечкенәләр төркемендә йомгаклау шөгыле.

Максат. Сөйләм телен үстерү, төсләрне, геометрик фигураларны кабатлау, әвәләү күнекмәләрен, вак моториканы ныгыту, ярдәмчеллек, игътибарлылык  тәрбияләү....

Г. Тукай иҗатына багышланган проектында йомгаклау шөгыле

Г. Тукай иҗатын өйрәнеп беткәч уздырылган йомгаклау шөгыле конспекты....