интерактив плакат
презентация урока для интерактивной доски (младшая группа) по теме

Сафина Чулпан Накиповна
Максат:коммуникатив үсеш технологиясен кулланып табигать кеше бербөтенлеген аңлату, табигатьнең байлыгы белән горурланырга, аның серләренә битараф булмаска, аны яратырга гына түгел, сакларга да өйрәтү, кеше һәм табигатьнең үзара бәйләнеше проблемалары буенча белемнәрен гомумиләштерү һәм тирәнәйтү

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yazgy_tabigatk_ekskursiya.pptx984.12 КБ
Файл urman_temasy_kechkenlr.pptx1.04 МБ
Файл proekt_koshlar_yaz.pptx1.63 МБ
Файл interaktiv_plakat.pptx2.33 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Язгы табигатькә экскурсия Максат: сезонлы үзгәрешләрне табигый шартларда күзәтүне оештыру. Балаларның кошлар, үсемлекләр турындагы белемнәрен ныгыту. Туган якның уянып килүче табигатенә мәхәббәт уяту. Алдан әзерлек яз турында шигырьләр , халык сынамышлары укыла. Барышы: -балалар, тирә-ягыгызга карагыз әле, табигать ничек үзгәргә? Елның нинди вакыты килеп җитте? Табышмак буенча табыгыз әле: -нинди матур ай килгән Яшел күлмәген киеп. әйлән- бәйлән уйнап йөри ул безнең белән биеп. (яз) -кайсыгыз яз турында шигырьне искә төшерә? Бала: елгада бозлар кузгалды Елмая, көлә кояш Урманнар буйлап атлады Ям ь ле, күңелле яз. -Балалар, игътибар итегез әле, тирә-юнь ничек үзгәрде? -Кояш көннән-көн күбрәк үзенең җылы нурларын җир өстенә сибә, кояшлы көннәр күбәйде Тере булмаган табигатьтәге үзгәрешләр тере табигать белән бәйләнгән. Көннәр җылыта башлау белән агачлардагы бөреләр дә бүртә, яфрак ярарга җыеналар.Җир ачылган урыннарда беренче яз чәчәкләрн тишелеп чыга:үги ана яфрагы, күкебаш, умырзая.(Таптамас өчен сукмактан гына йөйрергә кирәклеге искә төшерелә). Агачларның яфраклары күренә башлый.Әйдәгез, каен агачы янына барыйк әле. (Ботакларын сак кына бөгеп исниләр, бөреләрен, алкаларын күзәтәләр). Нинди төстә:(ачык яшел төстә, ябышкак).Каенның алклары нәрсә соң ул?(чәчәкләре). Балалар, игътибар итегез әле каен суына. Ни өчен ага ул? (Агачта черек барлыкка килгән).

Слайд 2

Мин сезгә хәзер В. Беретевның “ каеен ни өчен елый”дигән шигырен укып китәм. Нигә елый соң бу каен? Һичкем аңлата алмый. Кемнәр соң хәтерен калдырган, Беркем җавап таба алмый. Тирә-якта яз булса да Елый каен.Барын да әйтер иде ул,теләккәе булса аның. Нигә елый бу каен Җавбын хәзер беләм. Бер усал, тәрбиясез малай Кәүсәсен кисеп киткән. - Балар, әйдәгез каенны кызганыйк,тынычландырыйк, яраны ямап куйыйк.(Бакча замаскасы белән сылап куялар). Балалар,сез җылы яктан кайткан кошларны күрдегезме? (кара каргалар, сыерчыклар, карлыгачлар).Ә карабүрекләр, песнәкләр кайда? (Песнәкләр урманда, карабүрекләр салкынрак якларга киткәннәр). Ничек уйлыйсыз, хәзер аларга җимлек кирәкме?(Ни өчен? (җавап) Кошлар бала чыгару өчеен оя эзли, кайберләре үзләре ясыйлар. Сыерчыклар кешеләр ясаган ояларга урнаша.Ә урман кошлары агач куышлары эзләп табалар, куакларда оя коралар.

Слайд 3

ТәрбиячеӘ нинди кошлар беренче булып безнең якларга кайта, табышмактан табыгыз әле: Иртә яздан килә ул Барлык коштан кара ул Суалчан ярата, Аның исеме – (карга) Балар кошлар бала чыгаргач аларны ашатканда бик күп зарарлы бөҗәкләрне юк итә.Әйдәгез, күзәтик әле, сез нинди бөҗәкләрне күрәсез?( балалар җавабы). Алар ни өчен уяна?(Берәр бөҗәк күзәтелә). Төсе нинди? Ничек йөри?(Кырмыс- ка, камка, күбәләк). Аларны тотарга ярыймы? Менә тартмага ябылган конгыз нәрсә ди: Утыртты мине тартмага Бик тәртипсез бер малай Тартмада миңа бик кысан- Ярыймы инде шулай!? Малай дөрес эшләгәнме?(Юк). Сез нәрсә эшләр идегез? Тәрбияче: Балалар, әйдәгез, уйнап алыйк.(“Күке” уены уйнала) Экскурсия ахырында нәтиҗә ясала. Төркемдә яки өйдә экскурсиядән алган тәэсирләрне рәсемгә төшерергә тәкъдим ителә. Хәрәкәтле уен”Күке” Максат: Күкенең үзенчәлекле кош булуын аңлату һәм хәрәкәт активлыгын үстерү. Уен барышы:Күке сайлана. Калган балалар түгәрәкә парлап басалар-кошлар Һәм оялар булалар.Күке түгәрәкнең тышкы ягыннан йөгерә, түгәрәкнең тышкы ягында торган баланың җилкәсенә кагыла,”кү-кү”ди.Күке белән кош түгәрәк Тышыннан кара-каршы якка йөгереләр. Парның алдында торган бала кош була һәм түгәрәкнең тышкы ягына баса, урыны буш кала.Күке шул урынны ала алса, теге кош күке бла.Уен шулай дәвам итиә.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Кечкенэлэр төркеме Тема: Урман белән танышу. Бурычлар: туган якта үсүче үсемлеклр: чыршы, өрәңге, каен белән таныштыру. Бөҗәкләр турындагы күзаллауны киңәйтү. Үзләре яшәгән җирлектәге кыргый хайваннар, аларның үзенчәлекләре белән таныштыру эшен дәвам итү. Хайваннар дөн ь ясына, барлык тереклек ияләренә, табигат ькә карата кызыксыну сак караш тәрбияләү.әйләнә-тирәнең матурлыгына соклана белү . Шушы максаттан без балалар белән табигат ьк ә экскурсия оештырдык. Балалар агачларны, алардагы матур төсләрне күреп сокландылар. Безнең кечкенәләр төркеме балалары өчен уен һәм күреп белү күберәк хас. Балалар урман турында әкиятләр, шигыр ь ләр тыңларга бик яраталар. Урман, андагы җәнлекләр турында төгәлерәк күзаллаулар барлыкка килсен өчен хикәяләр укыганда иллюстра цияләр кулландык . Балаларның иг ъ тибарын табигат ь тәге үзгәрешләргә юнәлттек. Экскурсиядән алган кичерешләрен “Тылсымлы картинаны тез” дидактик уены белән ныгыттылар.

Слайд 2

Цель: уточнять и расширять представления детей о лесе. Прививать любовь к растениям, животным, насекомым надо уже с раннего детства. Ребенок должен научиться осознавать, что нельзя разрушать муравейник, убивать лягушек и разорять птичьи гнёзда, топтать и рвать цветы. Для наших детей младшей группы, наиболее значимы игровые и наглядные формы обучения. Дети очень любят слушать короткие рассказы воспитателя, в течение дня мы неоднократно рассказываем им, что такое лес, кто в нём живёт, о происходящих в нём изменениях в соответствии с сезонами.

Слайд 3

Для более точного представления о лесе и его обитателях, свои рассказы мы сопровождаем иллюстрациями. Мы читали ребятам не только короткие рассказы, но и стихи, потешки о животных, птицах, насекомых, растениях. В процессе работы мы рассказывали малышам, что лес – это место, где растет много-много деревьев, кустарников, трав, цветов, грибов. В лесу живёт очень много разных зверей, птиц, насекомых. Лес в разное время года очень красив. Основу в рассказах о жизни леса и его обитателях, составляют сезонные изменения, происходящие в лесу. Свои впечатления от весеннего леса ребята демонстрировали в дидактической игре «Собери волшебную картину», в процессе которой развивались не только тактильные умения, познавательные процессы, но и речь малышей. В процессе работы мы познакомили детей с лесом и его обитателями. Рассказали детям о том, какие изменения происходят в лесу в соответствии с сезоном. Свой интерес к миру природы дети выражали в продуктивной и игровой деятельности.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

МИНИСТЕРСТВО ОБРАЗОВАНИЯ И НАУКИ РТ ГОСУДАРСТВЕННОЕ АВТОНОМНОЕ ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ ДОПОЛНИТЕЛЬНОГО ПРОФЕССИОНАЛЬНОГО ОБРАЗОВАНИЯ « Институт развития образования Республики Татарстан» Кафедра дошкольного образования Проект в младшей группе Тема: «Птицы – наши друзья» Выполнила: Сафина Чулпан Накиповна воспитатель первой квалификационной категории МБДОУ Большешинарский детский сад « Эллуки » Сабинского муниципального района марта 2018 г.

Слайд 2

Тип проекта : краткосрочный. ( 1 неделя) Вид проекта : познавательно- исследовательский. Участники : дети, воспитатели, родители второй младшей группы. Проблема : недостаточный уровень знаний дошкольников о птицах, их классификации; отсутствие представлений о том, как беречь, ухаживать, не причинять вреда птицам. Цель: формировать у детей обобщённое представление о птицах как живых существах, живущих на земле, на воде, которые умеют летать в воздухе, и имеющих типичное строение, приспособленных к определённым климатическим условиям; формировать желание детей заботиться и беречь птиц. Задачи: - расширение представлений детей о птицах (летают, поют, клюют, вьют гнёзда, выводят птенцов); - формирование желания беречь и заботиться о братьях наших меньших; - формирование умений: наблюдать, сравнивать, анализировать и отражать результаты наблюдений в разных видах творческой деятельности ; - развивать познавательную активность, мышление, воображение, коммуникативные навыки; - повышение уровня педагогической культуры родителей через привлечение к совместной деятельности с детьми (изготовление кормушек, скворечников).

Слайд 3

Методическая работа по проекту : -формировать потребности в изучении детской литературы, мотивации к самообразованию в вопросах познавательного образования детей дошкольного возраста; -повышать профессиональный уровень в области методики приобщения детей к наблюдениям и рассказыванию; -развивать способность к самоанализу собственной педагогической деятельности; -внедрять новые формы организации детской деятельности, строить образовательный процесс на основе ФГОС. Взаимодействие с родителями: -Участвовать в изготовлении кормушек для птиц. Участие в акции «Птичья столовая». Формы и методы работы: -совместная образовательная деятельность; - игры-ситуации; - беседы; - выставки рисунков и поделок; - просмотр мультфильмов; - консультации. Необходимые условия реализации проекта: - интерес детей и родителей; - материальное обеспечение проекта; - методические разработки; дидактический материал: -«Зимующие и перелётные птицы» -«Птицы в картинках», лото «Птицы», -Разрезные картинки.

Слайд 4

Предполагаемый результат: - усвоение и систематизация знаний детей о птицах; - формирование осознанного действенного отношения к птицам; - желание заботиться о пернатых; - понимание их значимости в жизни людей; - родитель, активно участвующий в проекте, способен воспитать у детей любовь и бережное отношение к птицам; - выставки детских работ на тему «Птицы»; -кормушки для птиц. Этапы реализации проекта 1 этап – подготовительный - Обсуждение цели и задач с воспитателями, детьми, родителями. - Создание необходимых условий для реализации проекта. Подготовить иллюстрации, соответствующую литературу, подборка консультаций для родителей. - Обоснование, предсказание путей реализации проекта. - Разработка и накопление методических материалов. II этап – основной (практический) -Внедрение в воспитательно-образовательный процесс эффективных методов и приемов по расширению знаний дошкольников о птицах. III этап - заключительный -Обработка результатов по реализации проекта

Слайд 5

План реализации проекта. Раздел программы Содержание деятельности. Сроки Социаль- но- коммуни- кативное развитие Игры драматизации по программным произведениям. Настольно-печатные игры: Лото «Птицы» Разрезные картинки, Узнай и назови 2х одинаковых птиц. Дидактические игры: «Кто где живёт» «Летает, плавает, бежит» «Узнай по следу» «Узнай по голосу» 12.03.18- 17.03.18 Речевое развитие Беседы о пользе птиц в природе, о том , что хищные птицы—это «санитары» полей, лесов, степей. Пословицы и поговорки о птицах. Приметы с птицами. Отгадывание загадок. Чтение стихов, рассказов о птицах. “Кошлар безнең канатлы дуслар” Кашапова М.Ф. “Иң татлы тел-туган тел” 114 бит Бармак уены : “ Кошлар ” , “Сыерчыклар, каргалар килде”. УМ.(2-3 яшь) 83, 86 битләр. Х.Вахитның “Уңган сыерчык” шигерен уку. Ә. Кари “Кошлар туйдырам” шигырен уку "Исәнмесез кошкайлар", - дигән темага шигырь кичәсе

Слайд 6

Физичес- кое развитие Подвижные игры на площадке. « Хәрәкәтле уен: «Оясыз кош». “Чыпчык һәм балалар” 58 бит. К.В.Закирова “Уйный-уйный Үсәбез Хәрәкәтле уен“Ябалак.” - Изготовление и вывешивание кормушек для птиц. Подкормка птиц. Познавательное развитие Совместная образовательная деятельность «Птицы—наши друзья» Рассматривание альбомов: «Всё о птицах» Просмотр видеофильмов из серии «Уроки тётушки Совы». Дидактические игры : «Гнездовья птиц», «Идем в гости к Мудрой Сове» Участие в акции «Птичья столовая» Целевые прогулки. Наблюдения за птицами. Наблюдение и сравнение следов на снегу под кормушками . Наблюдение и сравнение птиц на кормушках. Рассматривание проблемных ситуаций. Почему птицы могут летать по воздуху, а человек нет? Какие птицы не умеют летать? Почему? Кто разносит семена деревьев? Художественно- эстетическое развитие Рассматривание картины «Грачи прилетели», «Птицы прилетели» Конструирование «Домик для птиц» Рисование « Сыерчык оясы » Лепка.» Кошлар оя коралар »

Слайд 7

Использованная литература: К.В.Закирова . Уйный-уйный үсәбез. Казан “ Мәгариф ” нәшрияты , 2005. М.Ф.Кашапова “Иң татлы тел – туган тел”. Казан “Мәгариф”. 2004. К.В.Закирова “Балачак аланы” Казан “ РИ Ц ”. 2011. Ф.В.Хәзрәтова , З.Г.Шәрәфетдинова, И.Җ.Хәбибуллина “Туган телдә сөйләшәбез” (методик кулланма 2-3). Казан “Татрстан китап нәшрияты”. 2012. Ф.В.Хәзрәтова , З.Г.Шәрәфетдинова, И.Җ.Хәбибуллина “Туган телдә сөйләшәбез” (методик кулланма 3-4). Казан “Фолиант”. 2013. З.М.Зарипова, Л.Н.Вәҗиева, Р.С.Зөфәрова, Н.А.Меньшова, З.Җ.Минһаҗева, М.Ф.Кашапова “Уйныйк әле, балалар”. Казан. 2011 . М.Ф.Кашапова “Иң гүзәл тел – туган тел”. Казан “Школа”. 2009. Г.З.Гарафиева “Сөмбеләне кем белә?”. Казан “Тарих”. 2003.

Слайд 8

Приложение "Исәнмесез кошкайлар ", - дигән темага шигырь кичәсе (Досуг « Здравствуйте , птицы » ) Алып баручы : Исәнмесез, кадерле балалар . Без бүген кошларның нинди файда китерүләре , " Исәнмесез кошкайлар ", - дигән темага шигырь кичәсен үткәрергә җыелдык. Җир шарында – 9000 гә якын төрле кош яши . Безнен республикада исә жәй көннәрендә 200дән артыграк , ә кышын 40 лап төр кошны очратырга була . Мәсәлән, чыпчык , тукран , песнәк, божыр , көртлек, карабүрек, саескан , ала карга, күке, кызылтүш һәм башкалар . Алар безнең якларда кышлыйлар . кыш көне без канатлы дусларыбызны онытмыйбыз . Алар өчен жимлекләр ясыйбыз . 1 нче бала: Песнәк тәрәз каршында , Түше сары лимон күк . Кара бүрек башында Юри киеп куйган күк. 2 нче бала: Уйнаклый да талпына , Шакып ала: тук, тук, тук! Оныткансыз мине ди , Нигә бүген жим юк , юк ! Жыр “ Сыерчык ” ( М.Мозаффаров көе ) Алып баручы : Балалар , сез беләсезме, ни өчен песнәк файдалы кош дип санала ? Чөнки бер песнәк жәйге айларда көненә 500-600 зарарлы бөҗәк ашый . Ә сез беләсезме кайсы кошны “Урман табибы ” дип атыйлар ? Балалар : Тукранны ! 3 нче бала: Тукран һәр агач саен Тук-тук-тук сугып карый , Кошчыкның очлы борыны Кирәкле эшкә ярый. 4 нче бала: Агач корытучы кортларны Эзләп, чокып бетерә. “Урман табибы ” булып , ул Илгә файда китерә. Алып баручы : Яз житкәч , кошлар туган жирләренә кире әйләнеп кайталар . Иң беренче булып яз хәбәрчеләре - кара каргалар очып кайта . Безнен якны сагынып кайтучы кошларның кайсыларын беләсез ?

Слайд 9

Балалар : Кара карга, сыерчык , тургай , торна, карлыгач , сандугач ... 5 нче бала: Язын ерак-ераклардан Очып килде кара каргалар . Тал башында зур бер оя Төзеп куйдылар алар . 6 нчы бала: Кояш нурын сипте җир өстенә, Исте йомшак жылы жилләре. Кошлар кайта сагынып Туган үскән жирләрнә. 7 нче бала: Көннәрен юлда үткәреп, Куанышып очалар . Канатларын күтәреп Яз китерә ич алар . 8 нче бала: Исәнмесез, кошкайлар , Безнен якын дускайлар . Карлыгачлар , актүшләр, Сандугачлар , тургайлар Жыр “Яз җитә ” Алып баручы : Әйдәгез, балалар , бер уен уйныйбыз . Уен ”Уз ояңны тап” Уен барышы : балалар музыка астында зал буенча “ очып ” йөриләр . Музыка туктагач , Һәрберсе боҗра эченә кереп басарга тиеш . Кемгә “ оя ” җитмәде, уеннан чыга . Тәрбияче 1-2 боҗраны алып куя. Уен дәвам итә. Алып баручы : Балалар , хәзер мин сезгә кошлар турында табышмаклар һәм башваткычлар әйтәм , ә сез җавап бирегез : - Колга башында йорты , Эчендә тора җырчы . ( сыерчык ) - Гөрли-гөрли җырлый ул , Кызыл читек кия ул , Күлмәкләре күгелҗем, Татулыкны сөя ул. (күгәрчен ) -

Слайд 10

Бер кошым бар: тынмый , Агачка оя кормый ; Өе – җирдә, Җыры – күктә. ( тургай ) Алып баручы : Дөрес, балалар . Иртә язда басу һәм далалар өстендә – биектә бер кош оча . Ул нинди кош икән ? Балалар : Тургай! Алып баручы : Тургай, канат кага-кага , өздереп сайравы белән һәркемне таң калдыра . Шулай сайрап , ул игенчене кырга чакыра . Яз көне кыр казлары да биектән очып үтсәләр , иген уңар , - ди халык . 9 нчы бала: Нинди якты уйлар уйлап , Кыр казлары , кыйгак-кыйгак . Болын буйлап , кырлар буйлап Кайта безгә язны зурлап ! Бию “ Кыр казлары ” ( кызлар башкаралар ). Алып баручы : Балалар , без яз башында нинди кошка оя ясап куябыз ? Балалар : Сыерчыкларга . Алып баручы : Әйе, сыерчыклар - безнең иң яраткан кошларыбыз . Аларның матур итеп сайравын без сокланып тыңлыйбыз . Сыерчыкларның файдасы гаять зур , алар бөжәкләрне, лайлач әкәм-төкәмнәрне ашап , зур файда китерәләр. Кошлар үсемлекләрнең орлыкларын тараталар , чәчәкләрне серкәләндерәләр. Шулай итеп без бүген кошлар турында сөйләштек . Балалар канатлы дусларыбызга без ничек булышырга тиешбез ? Балалар : Канатлы дусларыбызны сакларга , аларнын ояларын туздырмаска , күкәйләрен ватмаска , кыш көннәрендә җимлекләр ясарга кирәк . Алып баручы : Дөрес балалар . Без канатлы дусларыбызга булышырга тиешбез . Ә алар безне үзләренең матур сайраулары белән сөендерерләр.

Слайд 11

Бер кошым бар: тынмый , Агачка оя кормый ; Өе – җирдә, Җыры – күктә. ( тургай ) Алып баручы : Дөрес, балалар . Иртә язда басу һәм далалар өстендә – биектә бер кош оча . Ул нинди кош икән ? Балалар : Тургай! Алып баручы : Тургай, канат кага-кага , өздереп сайравы белән һәркемне таң калдыра . Шулай сайрап , ул игенчене кырга чакыра . Яз көне кыр казлары да биектән очып үтсәләр , иген уңар , - ди халык . 9 нчы бала: Нинди якты уйлар уйлап , Кыр казлары , кыйгак-кыйгак . Болын буйлап , кырлар буйлап Кайта безгә язны зурлап ! Бию “ Кыр казлары ” ( кызлар башкаралар ). Алып баручы : Балалар , без яз башында нинди кошка оя ясап куябыз ? Балалар : Сыерчыкларга . Алып баручы : Әйе, сыерчыклар - безнең иң яраткан кошларыбыз . Аларның матур итеп сайравын без сокланып тыңлыйбыз . Сыерчыкларның файдасы гаять зур , алар бөжәкләрне, лайлач әкәм-төкәмнәрне ашап , зур файда китерәләр. Кошлар үсемлекләрнең орлыкларын тараталар , чәчәкләрне серкәләндерәләр. Шулай итеп без бүген кошлар турында сөйләштек . Балалар канатлы дусларыбызга без ничек булышырга тиешбез ? Балалар : Канатлы дусларыбызны сакларга , аларнын ояларын туздырмаска , күкәйләрен ватмаска , кыш көннәрендә җимлекләр ясарга кирәк . Алып баручы : Дөрес балалар . Без канатлы дусларыбызга булышырга тиешбез . Ә алар безне үзләренең матур сайраулары белән сөендерерләр.

Слайд 12

Совместная работа с детьми Аппликация скворечник Подвижная игра «Летает, плавает» Рисование скворечник Конструирование «домик для птиц»

Слайд 13

Совместная работа с родителями

Слайд 14

Совместная работа с родителями

Слайд 15

Досуг «Здравствуйте, птицы»


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Табигать һәм кеше бер бөтен Максат:коммуникатив үсеш технологиясен кулланып табигать кеше бербөтенлеген аңлату, табигатьнең байлыгы белән горурланырга, аның серләренә битараф булмаска, аны яратырга гына түгел, сакларга да өйрәтү, кеше һәм табигатьнең үзара бәйләнеше проблемалары буенча белемнәрен гомумиләштерү һәм тирәнәйтү

Слайд 2

Табигать ул – тиңсез хәзинә, Шаулы урман, челтер чишмә дә. Яшел болын да ул , зәңгәр күк тә , Сакла аны , аңа син тимә !

Слайд 3

Очкан күбәләк тә , сайрар кош та, Кырмыска ул , шөпшә, ярканат . Агач утырт , гөлләр үстер, Табигатьне , дустым , син ярат !

Слайд 4

Су кебек үк кирәк сезгә һава , Зәңгәрсу күк,иркә җилләр дә. Зарарланса һава,пычранса, Авырмыйча тагын нишләргә?! Һавадагы сафлык,һавадагы пакьлек Калсын иде килер буынга ! Моның өчен күп тә кирәк түгел, Кирәк түгел галим булырга !

Слайд 5

Әйе, болар барысы да өстән килгән , Кеше дигән көчтән килгән ! Уйлап куям : Җир йөзендә яшәүчеләр Эчкән чишмәләренә дә Тирес аудара микән? Йоклый торган түшәкләрен Дегетләп ята микән? Ашый торган ашларына Мунчала сала микән ? Балалары бишегенә Тимер-таш ата микән? Шулайдыр дим , юкса алар Табигатьне аңламаслык Туңга әйләнмәс иде . Җир- су рәнҗер дәрәҗәдә Үк вәхшиләнмәс иде . (Р.Фәйзуллин )

Слайд 6

Табигатьнең матурлыгын Килә саклап каласы. Аның белән дус торасы, Сау-сәламәт буласы: Без -табигать баласы!

Слайд 7

Сандугачлар бизсә бакчамнан Ят күрсә җиремне торналар , Нишләрмен кипсәләр күлләрем, Корыса күкеле урманнар ? Тургайлар очмаса биектә, Тозланса саф сулы чишмәләр, Саекса илемдә елгалар , Киләчәк буыннар нишләрләр?

Слайд 8

Яшәсен бу җирдә хайваннар да, Үсемлекләр үссен шаулашып . Кояш көлсен,күктә ай елмайсын . Яшик җирдә куәт,көч алып . Яшәсен Җир! Яшәсен һава! Яшәсен су! Яшәсен үсемлекләр! Хайваннар да! Яшәсен бар да!

Слайд 9

И күңелле җәй көнендә , Табигать кочагында . Менә шуны истә тоту Кирәктер шул чагында . Агачларны сындырмагыз , Кош оясын ватмагыз , Суларны да пычратмагыз , Пыяла , чүп атмагыз . Эссе чакта,коры чакта Урманда ут якмагыз . Табигатьул - безнең әни, Табигатьне саклагыз !


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Интерактив җихазны балаларның иҗадый сәләтен сынлы сәнгать аша үстерү өчен кулану.

Статья подготовлено для выступлдения на городском методическом объединении воспитателей и педагогов ДОУ г. НижнекамскаИнтерактив җихазны балаларның иҗадый сәләтен сынлы сәнгать аша үстерү өчен кулану....

Большой интерактив с Ромашкой

Всероссийская детская эстафета безопасности "Дорога - символ жизни"...

методич.разработка для интерактив.доски

автоматизация зв.Л .презентация...

Тематический интерактив для детей и родителей "Месяц Январь - Зимы Государь"

Сценарий тематического досуга для детей и родителей о Рождестве, Святках, Колядках, Крещеннии...

Статья в журнале "Интерактив +"

Статья в журнале "Интерактив +"...